ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Тукай әсәрләренең хронологиясенә карата

Кыска гына бу чыгышымны, хронология атамасының асыл мәгънәсе турындагы фәнни фикер-карашларны бәян итүдән башламыйча, бөек шагыйребез әсәрләре укучыларыбызга ничек тәкъдим ителә соң дигән сорауга җавап эзләү рәвешендә генә төземәкче булам. Хәер, хронология дигәндә без Тукай әсәрләренең туу тарихлары, вакытлары хакында да сүз алып барырга тиешбез. Ләкин шунысы бар, шагыйрь әсәрләренең автографлары биз аз санда сакланган, үзе исә әсәрләренең азакларында аларның кайчан иҗат ителүен төгәл теркәп бармаган. Көндәлек матбугатта җигелеп эшләгән, әсәрләре һаман саен чыгып барган Тукай теге яки бу иҗат җимешенең туу вакытын күрсәтелеп басылуны мөһим нәрсәгә санамый, күрәсең. Аннары бит мондый әсәрләрнең туу һәм басылу вакытлары бер-берсеннән әллә ни еракта да тормый. Тукайның 100 еллыгына багышланып әзерләнгән биштомлыкта аның 779 әсәренең һәм дә хатының тексты урнаштырылган, әмма аларның 67 сенең генә иҗат ителү вакыты күрсәтелә алган. Моннан ун ел чамасы элек безнең институтның өлкән фәнни хезмәткәрләре Фатыйма Ибраһимова һәм Әнисә Алиевалар «Тукайның тормышы һәм иҗат хроникасы»н төзегәндә дә әлеге хрониканы башлыча әсәрләрнең басылу тарихларына нигезләнеп кенә эшләргә мәҗбүр булдылар. Кызганычка каршы, бу бай фактик материалга таянып тудырылган хезмәт һаман да әле басылмый тора. Хөкүмәт карары буенча, Тукайның 110 еллык юбилеена чыгарылырга тиеш булып та, редакцияләнгән килеш ятып калды (2003 елда гына басылып чыкты.).
Тукай хронологиясендә икенче мәсьәлә — басмаларында әсәрләренең иҗат ителү һәм басылу вакытлары исәпкә-санга алыну-алынмау мәсьәләсе. Шагыйрь вафатыннан соңгы 86 ел эчендә тышлыгына «Г.Тукай әсәрләре» дип язылган күләмле басмалар, әсәрләре җыелмалары 8 мәртәбә басылды: 1914, 1918, 1926 елгылар, өчтомлык, академик басма, беренче һәм икенче дүрттомлык, биштомлык. Баштагыларында әсәрләрне урнаштыруда хронологик принцип өстенлек итмәде, текстлар жанр, мөндәриҗәгә карап төркемләнеп бирелде. 1929-1931 елларда чыккан өчтомлыктан башлап инде әсәрләрне хронологиягә буйсындырып урнаштыру төп принципка әверелде. Шулай ук Академик басмада, беренче һәм икенче дүрттомлыкларда бу нәрсә ничегрәк чагылыш тапканлыгын сөйләп, аңлатып тормам, сүз соңгы басма — биштомлыкка нигезләнеп кенә алып барылыр. Шунсы да бар. Монда элеккеге басмаларында ук традициягә әверелгән моментлар очравын да онытмыйк, ягъни мәсәлән безнең сүзебез биштомлыкка «бәйләнү» дип кабул ителмәсен иде.
Югарыда Тукай әсәрләренең күбесендә язылу даталары куелмаганлыгын әйткән идек. Бу нәрсәне истә тотканда, Тукай томнарында әсәрләрне тезеп чыгу зур кыенлык тудырмый да кебек. Вакыт агышына — еллар, айлар, көннәр тәртибенә туры китереп эш итәсең дә чыгасың. Ләкин гамәлдә хәл итәсе моментлар шактый гына. Бар журналларда басылган текстлар, бар газеталарда нәшер ителгәннәре. Тегесе дә, бусы да бер үк көнге саннар булырга мөмкин бит. Гадәттә журналга материаллар әзерләүгә күбрәк вакыт китә, шунлыктан да журналларда чыкканнар баштарак урнаштырылалар. Монда ул кадәр үк нечкәләп торуга ихтыяҗ да юктыр, бәлкем. Гади укучы күзеннән чыгып фикер йөрткәндә диюем. Ләкин биштомлыкта чагылыш тапкан икенче бернәрсә турында бүген сүз кузгатмый узу һич тә мөмкин түгел. Бу — вакытлы татар матбугаты битләрендә басылмыйча, Тукайның шигырь мәҗмугалары аша гына укучыга барып ирешкән әсәрләре мәсьәләсе. Биштомлыкка шиксез Тукайныкы дип кертелгән тезмә текстлар — 375 исемдә. Болардан 110 ысы Тукай исән вакыттагы бер генә журналда да, газетада да нәшер ителмәгән була. Аларны ничек урнаштырырга соң? Элгәреге басмаларда төзүчеләр четерекле хәлдән чыгу өчен бу китап-мәҗмугаларның кайсы елда басылуына карадылар, әйтик , «Күңелле сәхифәләр» 1910 елда чыккан икән, анда беренче мәртәбә дөнья күрүче 13 әсәр шундагы тәртип буенча иң соңгы чиратта — 1910 елгы газета-журналларда басылган шигырьләрдән соң гына тәкъдим ителде. Әмма икенче дүрттомлыкны һәм биштомлыкны төзүче Рашат Гайнанов моның белән канәгатьләнеп калмады һәм бу заман китаплары чыгу вакытларын тагын да конкретрак күрсәтү юлын эзләде. Һәм тапты да. Бактың исә, Татарстан Республикасының милли архивында «Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетының дөньяга чыккан барлык басма әсәрләрне теркәү дәфтәре» (420-фонд) саклана икән. Анда Казанда басылган һәр китапның тиражы, форматы һәм, безнең өчен, XX гасыр башы әдәби мирасын текстологик ысул белән өйрәнүчеләр өчен аеруча мөһим мәгълүмат — чыгу датасы күрсәтелгән. Рашат Гайнанов, аларны тикшереп чыгып, Тукай китапларының кайсы елда гына түгел, кайсы айда һәм көндә икәнлеген дә документаль төгәллектә ачыклый алды. Мәсәлән, «Энҗе бөртекләре» 1909 елның 26 мартында, «Күңелле сәхифәләр» 1910 елның 12 апрелендә, «Әдәбият» шул ук елның 9 июлендә теркәлү узган. Р.Гайнанов, әлеге табышларына нигезләнеп, мондый шигырьләрне инде китапның чыгу датасына төгәл туры китереп урнаштырды. Бу, һичшиксез, күптомлыкларда Тукайның иҗат хроникасын дөресрәк бирүгә ирешүдә зур адым булды. Әмма Тукай җыентык-мәҗмугаларындагы әсәрләрне басмаларда тагы да төгәлрәк урнаштыру мөмкинлеге калды әле. Менә атаклы «Китмибез!» шигыре. «Теркәү дәфтәре» аша 1908 елның 6 гыйнваренда узган «Габдулла Тукай шигырьләре»ндә (икенче кыйсем, титул битендә: 1907) беренче тапкыр басылган ул, һәм, шушы фактка таянып, төзүче аны 1907 елгы шигырьләр соңында — иң ахырда, «Әльислах» газетасының 1907 елгы 10 декабрь санында чыккан «Безне урынсыз яманлыйлар» әсәреннән соң урнаштыра. Басмада шигырьгә язылган искәрмәләрнең үзендә үк аның Россия Дәүләт Думасының 1907 ел маенда булган вакыйгалар тәэсирендә, май ахырларында язылган булырга тиешлеген әйтә. Алай булгач, ул инде шактый алдарак — «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» шигыреннән соң китерелергә тиеш. Тукайның иң беренче мәҗмугасында күренгән «Шүрәле» белән дә шундыйрак хәл. Ул басмада «Әльислах»ның 1907 елгы 5 ноябрь санындагы «Бер манигы тәрәкъкыйга»  шигыреннән соң килә.  Тукай Гыйльметдин Шәрәфкә язган хатында болай ди:  «Тарафыгызга тагы да «Шүрәле» вә «Тәрбиятел әтфаль»гә» сәрләүхәле шигырьләремне күндердем». Бу хат кайчан язылган, дисез. Ул Җаектан Казанга 1907 елның 5 июлендә җибәрелгән. Тик төзүче, бу фактны яхшы белә торып, «Шүрәле»не, ни өчендер, 1907 елның 5 ноябреннән соң гына урнаштыра.
Тагын бер кызыклы мисал. Басмаларда Тукайның «Балалар күңеле» мәҗмугасының беренче җөзьэсендәге әсәрләр 1909 елгы шигырьләр ахырында бирелә. «Теркәү дәфтәре»ндә бу мәҗмуга турысында 1909 елның 23 ноябре датасы тора. Димәк, мондагы шигырьләрне «Япун хикәясе» артыннан ук урнаштыру зарур. Аннары шунысы да бар. Ф.Сәйфи-Казанлы моннан алтмыш ел элек, әлеге шигырьләргә аңлатмалар һәм искәрмәләр язганда, Тукайның ул заманда Татар мәдәнияте йорты янындагы китап палатасында саклана торган бер кулъязмасына да мөрәҗәгать итә. Балалар өчен язылган әсәрләрнең текстлары бу кулъязмада булуын әйтеп, ул аларның язылу вакытларын да күрсәтә. Бу шигырьләр октябрьнең икенче яртысында, төгәлрәк әйтсәк, 15—31 октябрьләрдә язылганнар икән. Шунысы гаҗәп, биштомлыкта бу факт, кулъязмасы булу, язылу даталары күрсәтелгәнлек дәшми узыла. Төзүчене хәзерге вакытта бу кульязманың югалган булуы шикләндергәнме, әллә бу факттан хәбәре юкмы — без моны белмибез. Минемчә, киләчәктә моңа игътибар итәргә тиешбездер. Ф.Сәйфи-Казанлы бу шигырьләрнең язылу даталарын үзеннән генә уйлап чыгармаган бит.
Киләчәк дигәндә, мин аны Тукайның яңа, академик типтагы басмасын әзерләү белән бәйләп карыйм. Бу киләчәкне якынайтасы иде. Булачак фундаменталь хезмәттә Тукай әсәрләре хронологиясенең тулысы белән фәнни принципка куелышына ирешергә кирәк. Шул чакта гына без Тукай иҗаты эволюциясен дөрес күзалларбыз, гомумән бу олы мирасны бөтен тирәнлегендә, байлыгында аңларга мөмкинлек туар.


1999

 

(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)



 

Комментарий язарга


*