Зөфәр Зәйни улы Рәмиев – филология фәннәре докторы, әдәбиятчы, текстолог
XX гасыр башы әдәби хәрәкәтенә шигырь, баллада, поэмалары белән катнашкан шагыйрьләрнең саны ике йөздән артык. Болар арасыннан, билгеле ки, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай, шулай ук шигъриятебезнең классиклары Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафурилар иҗаты искермичә яшәвен күреп, тоеп торабыз. Нәҗип Думавиның үзенчәлекле иҗат мирасы турында да шуны әйтергә була. Озак еллар буе аны бәяләүдә хөкем иткән субъективлык, тенденциозлык, шөкер, соңгы заманнарда шактый дәрәҗәдә кимеп китте һәм, моның нәтиҗәсе буларак, Думавиның поэзиясендә классик шагыйрьләребезгә якынайта торган якларның сәнгатьчә чагылышын күзәтергә мөмкин булды.
Бүген, Тукаебызның 110 еллыгын билгеләп үткәндә, табигый, безне аның каләмдәшләре белән шәхсән дә, иҗат мәйданында да нинди бәйләнештә торуы да кызыксындыра. Дөрес, Тукай белән С.Рәмиев, М.Гафури, Дәрдемәнд, С.Сүнчәләй, З.Бәшири арасындагы мөнәсәбәтләр, махсус алып, нечкәләп тикшерелмәсә дә, шактый ачыкланган, күп кенә фактик материал фәнни фикерләүгә кертелгән инде. Ә менә Тукай белән Думавиның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен ачыклаган мәгълүматлар бөтенләй барланмаган диярлек. Шушы хәлне истә тотып, мин, Тукайның ачык һәм яшерен имзалары, аноним әсәрләре мәсьәләләре белән кызыксынган, Думавиның 1985 елгы бертомлы әсәрләр җыентыгын төзүче (проф. Р.Ганиева белән берлектә) кеше буларак, Тукай һәм Думави мәсьәләсе тирәсендә дә гәп корырга уйладым.
Нәҗип Думави Тукай белән бер үк елда диярлек, Беренче рус революциясе тәэсирендә шигърият мәйданына килеп керә, төрле-төрле матбугат органнарында, мәсәлән, «Өлфәт», «Азат», «Йолдыз», «Бәянел-хак» кебек газеталарда, аеруча, «Казан мөхбире»ндә еш басыла. Аның әсәрләре ерак Җаек шәһәрендә чыккан, Тукай җигелеп эшләгән «Фикер» газетасында һәм «Әлгасрелҗәдит» журналында чыгуы да мәгълүм. Иҗтимагый гаделсезлек күренешләрен тасвирлаган «Хөррият булмаса», «Эч поша, күңел болгана», «Мөслимәләргә хитаб» шигырьләре, «Дөнья барышы һәм ислах», «Кизел», «Безләр нишлибез?» кебек шактый тирән эчтәлекле мәкаләләре, басылып чыкканда, һичшиксез, Тукай кулы аша узганнар. Гомумән дә, бу чорда ук Тукай яшь татар шагыйрьләре иҗаты белән танышып барган.
Биредә без моңа дәлил булган бер генә фактны китерәбез:
«Әлгасрелҗәдит»нең 1907 елгы 2нче (15 февраль) санында Лермонтовның бер эпиграммасыннан файдаланып язылган «Шагыйрьгә» шигыре нәшер ителә. Әсәргә Тукай «Бу сүзләрне язып «Гасрел-жәдит»кә, Итәм тәкъдим Нәҗип берлән Мәҗиткә» дигән икеюллык өсти. Нәҗип белән Мәҗитнең кемнәр булуы ачык: алар – Нәҗип Думави белән Мәҗит Гафурилар. Бу юлларда әлеге ике шагыйрьне якын итү, иҗат юнәлешләрен хуплау чагыла. Р.Гайнанов сүзләре белән әйтсәк, каләмдәшләренә шагыйрь булуның үтә җаваплы эш икәнен аңлатырга тели. Ике айдан соңра «Фикер» газетасында нәшер ителгән «Шигырьләребез» дигән мәкаләсендә исә Тукай, аларны ук күздә тотып: «Безнең 17нче октябрьдән соң мәйданга чыккан ике бөек шагыйрьләребез үрнәкне шул мәрхүм Акмулладан алганнар булырга кирәк, чөнки шигырьләрен галибән шул казакъ бәхре илә язалар», – дип әйтә. Бу чыннан да шулай. М.Гафурида да, Н.Думавида да казакъ әдәбияты тәэсире ачык сизелә. Н.Думавиның беренче басылган шигыре «Кыргызларга» дип аталган, ярым казакъча язылган.
1908 елда төп язышучысы Тукай булган «Яшен» журналы Думави иҗатын сызып ташламаса да, кайбер әсәрләрендә чагылган җитешсезлекләрне язып чыга (3нче сан). «Нәҗип Ломовой шигырьләре» дип атала бу сатирик рецензия, авторы исә – ниндидер «Бичура». Шул ук псевдоним иясе бераздан, 5нче санда, «Җавап» дигән репликасын да бастыра. Боларда Н.Думавиның «Төн» шигырендәге уңышсыз сүз ясаулар, «Авыру төя»дәге натуралистик сурәтләр, «Йоклыйлар»дагы авторның позициясе кискен тәнкыйть ителгән. Әлеге «Нәҗип Ломовой шигырьләре»нең тексты Тукай әсәрләренең беренче дүрттомлыгына да кертелгән иде. Басманың соңгы томына урнаштырылган Г.Тукай әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның кыскача библиографиясенә керештә Мәсгудә Бурнашева «хәзергә билгеле булган псевдонимнары» арасында «Бичура» имзасын да телгә ала. Шул том чыккан елны ук Рөстәм Башкуров «Нәҗип Ломовой шигырьләре»нең томга кертелүен «игътибарга лаеклы факт» дип санаган хәлдә, анда авторлыкны дәлилләү булмауны күрепме, рецензиянең Тукайныкы икәнлеген расларга алына. Аныңча, төп дәлил-факт – рецензиядә китерелгән өч җырның икесе Тукай тарафыннан җыелып, 1910 елда «Халык моңнары» исемендә чыгарылган китабының «Пешми калган җырларының нәмүнәләре» бүлекчәсендә дә күренүе, берсе исә (эпиграмма) Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясендәге бер җырга охшаш. «Бичура» М. Һадиның «Псевдонимнар сүзлеге»ндә дә Тукайныкылар рәтендә саналган иде. Ләкин Р. Гайнанов төзегән басмаларда бу текст урын алмады, һәм ул читләштерелү сәбәпләрен язып та чыкмады кебек. Күптән түгел Ф.Ибраһимова, М.Бурнашева исемлегенә һәм Р.Башкуров дәлилләренә таянып, әлеге рецензияне Тукайныкы итеп каравын белдерде. Аның тагын бер дәлиле: Тукай үлеменнән соң «Ялт-йолт»та Бичура имзасы очрамый. Ләкин соңгы факт дөреслеккә туры килеп бетми. 1913 елның 20 мае номерында «Бичура»ның «Карт үпкәләр» дигән рецензиясе бар. Кыскасы, «Бичура» имзасын Тукайныкылар арасына кертер өчен дәлилләр җитенкерәми шикелле. Н.Юзиевның «Тукай шигырьләреме?» исемле мәкаләсендәге фикергә кушылып, әлеге имзаны ачыклау өчен уйланасы, эзләнәсе бар дип әйтергә туры килә. Киләчәктә «Бичура» имзасының Тукайныкы булуы ачылса, шагыйрьнең Думави иҗатына карашы конкретрак төс алачак. Бу урында тагын бер факт искә төшә: «Чүкеч» журналының 1909 елгы 73нче (август) санында «Өй анасы»ның дүрт юллы шигыре бар.
Менә ул:
Салам бит ул хәзер дөрли, качан да булса ут капса.
Анардан ким түгел Тукай да һәм әбелхәят какса.
Ләкин бик күпкә бармый шул, салам дөрли дә көл була,
Тукай да күп юанмыйча көчек Галигә кол була.
«Әй анасы» имзасының иясе Думави Тукайга ни сәбәпле соң бу сүзләрне әйтергә булган? Минемчә, берара «Чүкеч»нең секретаре, «мыраулаучы» З.Бәширинең йогынтысына бирелү сизелә кебек бу юлларда (Вәрәки авылына мөгаллимлеккә урнашканда да Думави нәкъ менә З.Бәширине алмаштырган бит!). Икенчедән, Думави «Яшен»дә чыккан «Бичура» имзалы текстларны да Тукайныкы итеп кабул иткән булырга мөмкин. Тукай Думавиның бу сүзләрен ничек кабул иткән — бу турыда бертөрле хәбәр-хәтер юк. Хәер, Тукайда үчләшү, кинә саклап йөрү гадәте булмаган да. Әнә ул «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабы төзи. Шул чакта ни рәвешле эш итүе хакында Сәгыйть Сүнчәләйгә юллаган хатында яза: «С.Р.нең вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә кирәк. Минем бу көннәрдә генә басылып чыккан «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабымны күргәндерсез, бәлки. Мин анда Нәҗип Думавиның «Сугыш», Бәширинең «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым» (1911 ел, 1 гыйнвар).
Тукайның вакытсыз үлеменә карата татар матбугаты битләрендә иллеләп шагыйрь һәм шагыйрәнең шигырь-мәрсияләре, бихисап мәкалә һәм истәлекләр, тәгъзияләр басылды. Болар арасыннан үзенең үткенлеге, тәнкыйди рухлыгы белән Н.Думавиныкылар да игътибарга лаек! Мәсәлән, «Ялт-йолт»ның 1914 елгы 81нче (2 октябрь) санында «Яңа стильдә тәнбиһ» исемле фельетон белән чыгыш ясап, шагыйрь Җамалетдин Юмаевның «Яшерен мәхәббәт» дигән озын мәкаләсенә «Тукайның Мәхбүбәсе булган туташка һөҗүм» ясалуга үзенең нәфрәтен белдерә, һәм бу мәсьәләдә «Ил» газетасындагы Гаяз Исхакый фикере белән теләктәшлеген дә әйтә. Җ.Юмаев кебекләргә «тәнбиһ итәр өчен ломовойларча җиңне сызганып, авызларына сугып, тешләр төшерергә кирәк. Шул вакытта гына алар аңлый алалар» дип яза ул, чамадан тыш кызып китеп. Думави Г.Ибраһимовның Тукай турындагы кайбер фикерләренә дә каршы чыккан.
Биредә, форсаттан файдаланып, аның ике һөҗүви миниатюрасын укып китмәкче булам.
«1) Г.Ибраһимовның шәкли әүвәл белән нәтиҗә бирә торган кыяслары:
Дәгъва: Тукаев шагыйрь түгелдер.
Дәлилләр: Чөнки ул китап теле белән яза иде.
Кем дә кем китап теле белән генә язса, ул шагыйрь түгел.
Нәтиҗә: Бәс, Тукаев та шагыйрь түгел.
2) Дәгъва: Мин зур тәнкыйтьчемен.
Дәлилләр: Чөнки татарларның үз күз алларында бердәнбәр Тукаевларын таптап, изеп ташладым.
Кем дә кем бер-бер халыкның үз күзе алында милли шагыйрьләрен шулай изә алса, ул әлбәттә, тәнкыйтьче инде.
Нәтиҗә: Бәс, мин дә тәнкыйтьчемен».
1915-1916 елларда Нәҗип Думави «Йолдыз» газетасында «Бер мөләхазә», «Аң» журналында «Шәрекътән – Гаребкә» мөнәсәбәте белән» дигән мәкаләләрен бастыра һәм Җамал Вәлиди белән бәхәскә керә. Элек реакцион дип саналган әлеге язмаларга профессор Р.Ганиева тарафыннан яңача бәя бирергә омтылыш ясалганын әйтеп, игътибарны Думавиның Тукай турындагы фикерләренә генә юнәлтмәкче булам. Ул болай ди: «Мәрхүм шагыйребез, чын үзебезнең шагыйребез Тукаев, белмим, бер үлчәүченең куәтеннән куркыпмы, баштарак язган шәркыйлеген югалтты. Лермонтов, Пушкиннар аша Байрон школасына кереп китә язды. Ләкин мескин барып чыккан бер назыйм һәм, әгәр шәркыйлегендә дәвам итсә, зур шагыйрь булырлык барып чыккан бер шәрекъ кабилияте иде. Тормышының садәлеге, хатын-кыздан оялуы, аларга хөрмәт, алар алдында телсез калуы — бары да, әлбәттә, шуның тәэсиреннән иде». Ә мәкаләнең икенчесендә Думави кабаттан Г.Ибраһимовның Тукайны бәяләве мәсьәләсенә кайта һәм: «Бик фәнни итеп үлчәгән бу мөхтәрәм затның үлчәвендә халык шагыйре Тукаев нуль булып калды. Хәлбуки, халыкның үз карашында Тукаев андый үлчәүләргә хәтта сыймаслык зурдыр. Бу яңлышу, бу хата кемдә? Халыктамы, Галимҗандамы? Мин уйлыйм, Галимҗан әфәндедә. Чөнки ул Тукаевны гареб шагыйрьләренә карап, гареб аңы белән үлчәде», – дип яза. Н.Думавиның татар милли әдәбиятының көнчыгыштан килгән традицияләргә һәм багланышларга да нигезләнеп үсәргә тиешлеге турындагы фикере бүген дә актуаль яңгырый.
Югарыда күрдек, Н.Думави бик хаклы рәвештә Тукайны зур шагыйрь, халык шагыйре итеп таныган. 1920 елгы бер язмасында (ул Чистайның «Берлек» газетасында нәшер ителә) бу төшенчә тагын да ачыклана төшкән. Шуннан бер өзек: «Тукайның исемен генә түгел, хәтта аның шигырьләреннән һич югында берәр кыйтгасын ишетмәгән кеше татар арасында табылмас. Тукай халык шагыйре иде. Чөнки аның язган шигырьләреннән бик күбесе матбугатта чыгу белән халык тарафыннан һазым ителә бара иде…
Шагыйрьләр, язган әсәрләренең телләре игътибары белән, аныкы да моныкы, безнеке дә сезнеке дигәндәй йөртелсәләр дә, шагыйрьләр кирәк кайсы телдә язган булсын, үзләренең хиссият вә шигырь кадәресендә һәркемнеке, һәр халык өчен уртак саналыр. Пушкин, Лермонтов, Некрасовларның шигырьләре безгә ничек рухани азык була алса, Тукай вә башка татар шагыйрьләренең дә рус вә башка милләтләргә рухани азык була ала. Ягъни без Тукайны танырга ничек теләсәк, башкалар да аны танырга омтылалар».
Кыска гына күзәтүдән күрдек ки, Н.Думави Тукайның олылыгын таныды, аны һәм милли, һәм гомумкешелек яңгырашына ия булган халык шагыйре итеп санады.
(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)