ТАТ РУС ENG

Сальмушев Рафаэль Габдулла Тукай турында әтиемнең истәлекләре

Әтиемнең васыяте

Апрель — Тукай ае! Апрельдә ул җиһанга килгән, апрельдә мәңгелеккә күчкән.
Апрель миңа тагын бер авыр көнне искә төшерә, бу айда шулай ук минем әтием дөньядан китеп барды. 106 яшенә җитеп үлде. Г.Тукайның үзен күреп, сөйләшеп йөргән соңгы шаһит иде ул. Яше 100дән арткач, Г.Тукай белән очрашкан көннәрен еш искә алды. Бөек шагыйрь белән күрешкәннәрен оныкларына горурланып сөйли иде.
Безнең әти 1907 елда бик яшьли Казанга килә. Төрле мәдрәсәләрдә укып белем ала. 1917 елга кадәр монда яши. Ул елларда татар милләте, әдәбияты, мәдәнияте алгарыш ала. Әтием шушы тарихи вакыйгаларның тере шаһиты була.
Аның бөек шагыйрь белән таныш булуына үзем дә горурланам. Аларның икесен дә Ходай апрель аенда җир куенына иңдерде.
Әтинең Г.Тукайны белүе һәм күрүе безнең нәселдә телдән-телгә сөйләнер. Гаилә китапханәсендә Г.Тукайның бик күп әсәрләре саклана. Алар арасында әтиемнең сөекле шагыйребез турындагы истәлекләре дә бар.
Г.Тукай бөтен халыкларның уртак шагыйре. Аның әсәрләре мәңгелек.
Тукай каберенә халыкның сукмагы өзелми, дөньяның төрле якларыннан кайткан кешеләр, кунаклар аның каберенә, һәйкәленә һәм музеена килүне, аңа олы мәхәббәтләрен белдерүне намус эшләре итеп саныйлар. Ул үзенең бик кыска гомерен дә зур итеп, мәгънәле итеп яшәгән. Халыкның иҗтимагый һәм сәяси, әдәби һәм шигъри тормышында ул катнашмаган бер генә өлкә дә булмаган.
Әтигә озын гомер юлында халкыбызның мәшһүр шәхесләреннән Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, С.Максуди, С.Рәмиев, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнашны күрергә насыйп булган, ул Габдулла Кариев һәм Кәрим Тинчуриннар белән якыннан аралашкан.
Милләтебезне агартуга күп көч куйган, дөньяви мәктәпләр оештыруда актив катнашкан мөгаллим буларак, тормышта бик авыр юллар кичәргә туры килә аңа. Тыйнак булды ул, тормыш авырлыгыннан зарланмады.
Актык минутына кадәр акылында булды. Үләсенә бер көн кала: «Тукай әсәрләрен балаларга укыгыз, ул әдәбиятыбызның, бөек вәкиле», — диде. Үләсе көнне барыбызны җыеп, кочаклап саубуллашты. — Әгәр мине Г.Тукай күмелгән (Казанның Яңа Бистә зираты) тирәдә күмсәгез, мин бик бәхетле булыр идем, — диде соңгы сүзендә.
Әтиемнең кабере Г.Тукай күмелгән урыннан ерак түгел. Аның васыятен үтәдек. Бу дөньядан киткәндә бик тыныч китте ул, нәкъ Г.Тукай әйткәнчә:
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә…
Әтием, урының җәннәттә булсын!

 

                                                                                       Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Беренче истәлек

Мин Казанга килгән елларда милләтебезнең уянган чагы иде. Бик күп газета-журналлар чыга башлады.
Укуы авыр, авылдан ярдәм юк диярлек, гаиләбездә кеше күп. Җәй көне байларга ялланып эшлим. Сәүдәгәрләр белән Түбән Новгородка ярминкәләргә бара идем. Шул елларда Казанда «Шәрыкъ» клубы ачылды (хәзерге Татарстан урамы, 8 нче йорт). Һәм бик тиз арада алдынгы карашлы татар яшьләренең яраткан урынына әверелде. Бу клубта ашханә, китапханә, 300 кешегә исәпләнгән тамаша залы бар иде. Клубның халык уены коралларыннан оештырылган оркестры булдырылгач, оркестр белән Вәли Апанаев җитәкчелек итә башлады. Монда шәкертләр хоры да эшләп килде. Солтан Габәши дә, яшь булуына карамастан, оркестрда уйный иде.
Мин укыган «Таибия» мәдрәсәсе «Шәрыкъ» клубыннан ерак булмаса да, шәкертләргә бу клубка йөрергә рөхсәт юк. Без качып кына Габдулла Тукайны күрергә бара торган идек. Хәтеремдә: ул вакытта мондый чараларда катнашучы бердәнбер татар кызы Фатыйма Гомәрова сәхнәдә Г.Тукайның «Анам кабере янында» дигән шигырен укыды. Сәхнәдә кабер күренеше ясалган, ул, имеш, чардуганлы. «Шәрыкъ» клубында лоджия шикелле урын булып, анда Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Һ.Максуди утыра торган иде.

Икенче истәлек

Шулай бер тапкыр тагын клубка килгәч, Габдулла Тукай:
— Нәрсә, шәкерт, тагын килдеңме тамаша карарга? — диде дә, башымнан сыйпап китте. Бу очрашу күңелгә бигрәк тә сеңеп калган.
Икенче вакыйга да хәтеремда. Качып кына ялгызым очрашу концертына Тукайны күрергә бардым. Кайтсам, мәдрәсә капкасы бикле. Капка өстеннән кергәндә, бер галушым төшеп калды. Шундук городовой эләктереп алмасынмы! Ялынып-ялварып, көчкә калдым.

Өченче истәлек

Мин мәдрәсәне тәмамлап эшли башладым. Егет чагым.
Без Габдулла Тукайның хәле авыр икәнен ишеткән идек инде. Бу 1913 елның яз ае иде. Мин Ак мәчеттән бер апа белән (исемен хәтерләмим), Тукайның хәлен белергә бардым. Ул вакытта Клячкин хастаханәсендә ята иде. Без Тукай белән кул бирешеп күрештек һәм чакырмыйча килүебез өчен гафу үтендек. Ул безгә утырырга тәкъдим итсә дә, басып кына сөйләштек. Хәлләрен сорашып, алып килгән күчтәнәчебезне тапшырдык. Әкрен генә рәхмәт әйтеп, читкә алып куйды. Шактый ябык, хәле шәптән түгел. Безнең хәлләрне сорашты.
Мендәренең зәңгәр тышлыгы хәтеремдә нык уелып калган. Авыруны өзлектермәс өчен без озак тормадык. Бу Тукай белән соңгы очрашу иде.
Шагыйрь бу якты дөнья белән саубуллашкан иртәдә Клячкин хастаханәсен халык уратып алды. Без — яшьләр дә шунда. Озатучылар төркеме зурайганнан-зурая барды. Барчасының күзендә яшь, йөзләрендә моңсулык. Тукай арабыздан китте, ләкин кыска гына гомере белән әдәбият киңлекләрен әйдәүче үзе бер дәвер булып милләт күңелендә калды.

Халыкчан музей

Миңа, (Рафаэль Сальмушевка), Казан үзәгендә, ягъни Иске Татар бистәсендә 30 елга якын гомер итәргә туры килде. Ул елларны һаман да сагынам. Өебезне сүтеп, шәһәребезнең үзәктән ерак бер төбәгеннән фатир бирелгәч, әле дә күнегеп бетә алмыйм: бистә үзенә тарта…
Казандагы Габдулла Тукай музеенда һәркөнне зур җанлылык хөкем сөрә: көн саен төркем-төркем кешеләр экскурсиягә килә.
Республикадагы барлык музейлар арасында Габдулла Тукай музее үзенең матурлыгы, чисталыгы, экспонатларның күплеге белән аерылып тора.
Бу музейның әле ачылу көнен бик яхшы хәтерлим. 1986 елның 11 июне иде. Кояшлы матур көн. Эштән сорадым да, тантанага ашыктым. Иске Татар бистәсеннән Тукай урамында, Юнысов мәйданында зур җанлылык. Элек «Шамил йорты» дип йөртелгән, XIX гасыр азагының матур архитектура һәйкәле булган 74 нче йорт янында йөзләгән казанлылар, читтән килгән кунаклар җыелган.
Өлкән язучыбыз Гомәр ага Бәширов символик тасманы кисте, җыелган халыкны тәбрикләп, Тукайга кунакка чакырды.
Музейның берничә залы бар. «Тукайның балалык еллары», «Тукайның Уральскидагы һәм Казандагы тормышы, иҗади эшчәнлеге», «Тукай — халыклар дуслыгы җырчысы», «Тукай һәм халык иҗаты», «Тукай безнең көннәрдә», «Мемориал» дип исемләнгән заллар. Музейда Тукай премиясе лауреатлары залы да бар.
Биредә елга 600дән артык экскурсия үткәрелә һәм музей белән 10-12 мең кеше таныша.

 

(Сальмушев Р. Габдулла Тукай турында әтиемнең истәлекләре. — Казан: РИЦ “Школа”, 2004. — 16 б.)



Комментарий язарга


*