Зиннур Шакиров, Оренбург “Туган тел” Татар иҗтимагый үзәге рәисе.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын җир өстен сафландыручы һәм уңыш бирүче язгы ләйсән яңгыры, йә булмаса, биек дулкыннар алып килеп ярларны чистарта торган диңгез давылы белән чагыштыралар. Ә без, оренбурглылар, бөек Тукайны икенчерәк, үзебезчә чагыштырабыз.
Тукай… Бу исемне әйткәндә без апрель аен һәм язгы апрель лалә-тюльпаннарын искә төшерәбез. Билгеле, бу очраклы түгел. Тукай апрельдә туган һәм шушы айда якты дөнья белән бәхилләшкән. Тормышы да язгы лаләләр гомере сыман кыска булган. Ә Тукайның шигърият дөньясы ичсез-чиксез лаләләр болыны шикелле бай һәм матурлыкка күмелгән.
Дөрестән дә, язны аерып булмый тукайдан, ә апрель бөек Тукаебызны биргән илаһи ай.
Тукай Оренбургта булмаган. Ләкин аның бөтен иҗаты Оренбург белән тыгыз бәйле. Тукайның иң беренче шигыре дә 1905 елның 15 сентябрендә әдәби җыентыкта Оренбург шәһәрендә басылып чыга. Шушы көннән башлап Тукай шигырьләре Оренбург газета-журналларында даими рәвештә басыла.
Ул вакытта чыгып килгән “Вакыт” газетасы битләрендә генә дә Тукайның йөздән артык әсәре басылган. Монда шагырьнең шигырьләре, фельетоннары, публицистик мәкаләләре бар, аның иҗаты иҗаты турында язмалар да урнаштырылган. “Вакыт” газетасының мөхәррире, язучы Фатих Кәрими Тукайның иҗатын пропагандалауга зур урын биргән.
Габдулла Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Ул барлыгы 27 ел яшәгән шагыйрь. Нәни “Апуш”ка 5 ай да тулмый, аның әтисе үлеп китә, ә дүрт яшендә ул әнисез кала. Ә аннан соң язмыш аны кулдан-кулга, өйдән-өйгә, авылдан-авылга күчереп йөртә. Ятимлек, ярлылык, җәберсетелү, салкын кунак йортының “номер”лары – шулай фаҗигале тормышының соңгы көннәренә кадәр.
Оренбург халкы аны аеруча ихтирам иткән һәм яратып укыган, хәер, ул хәзер дә шулай.
1907 елны Тукай Уральскидан Казанга күчеп кайта. Казанга кайткач та, Тукай Оренбург белән элемтәсен өзми- аның шигырьләре газета-журнал битләрендә өзлексез рәвештә басылып тора.
1913 елның кышында Казаннан Оренбургка хәвефле хәбәрләр ишетелә. Тукай авырып киткән. Оренбург җәмәгатьчелеген бу хәл зур борчуга сала. “Вакыт” газетасы шагыйрьнең шигырьләрен тагын да ешрак бастыра башлый. Оренбургтан Казанга махсус хәбәрче җибәрелә. Ул Тукайның хәле турында көн саен редакцияга хәбәр итеп тора һәм алар шул ук көнне даими рәвештә газетаның беренче битендә басыла.
Һәм менә хәсрәтнең иң зурысы- Казанда 27 яшьлек татар шагыйре Габдулла Тукай вафат булган. 4 апрель көнне (иске стиль белән) “Вакыт” газетасында некролог басыла.
Шушы кайгылы хәбәр чыкканнан соң редакция адресына дөньяның төрле почмакларыннан телеграммалар һәм хатлар килә башлый. Петербург, Мәскәү, Харьков, Мимферополь, Уфа, Тамбов, Саратов, Көнгер, Красноуфимск, Верхнеуральск, Екатеринбург, әстерхан, Семипалатинск, Әндиҗан, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләреннән, Польша һәм Төркиядән кайгы телеграммалары алына. Хатын-кызлардан кайгы хәбәрләре бигрәк тә күп килә. Билгеле, бу очраклы булмый, чөеки Тукай үз иҗаиында татар хатын-кызлары язмышына зур урын биргән шагыйрь бит.
Халык Тукайга багышлап язган шигырьләрен җибәрә, киңәш-тәкъдимнәрен әйтә. Әйтик, “Вакыт” газетасының 1913 ел 30 апрель санында Семипалатинск шәһәреннән берәү Тукайга һәйкәл куярга кирәклеген яза. Шагыйрь истәлеген мәңгеләштерүдә бу беренче тәкъдим була.
Бөтен телеграмма һәм хәбәрләрне “Вакыт” газетасы гына урнаштырып бетерә алмый. Кайберләре Казанда чыга торган “Кояш” газетасына тапшырылып, шунда басылып чыга. Тукай бу газета белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр элемтәдә торган була.
Оренбургның алдынгы карашлы рус җәмәгатьчелеге дә бу вакыйгалардан читтә калмый. Ул көннәрдә “Оренбургский край” газетасы битләрендә Тукайның рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре басылып чыга.
Тукай Оренбургта булмаса да, безнең як халкы кечкенәдән аның шигырьләрен укып үскән. Тукай диеп телләре ачылган нәниләрнең.
Якташыбыз, элеккеге безнең кадерле укытучыбыз (хәзер инде ул мәрхүм) Гөлсем апа Хәсәнованың Тукай турында истәлеге гыйбрәтле. Гөлсем апаның балачагы Уральск шәһәрендә үткән һәм ул яшь Габдулла белән бәйле мизгелләрне яхшы хәтерли. Менә аның безгә сөйләгәннәреннән бер хатирә:
“Алты яшьләр чагым иде. Әни мине. Чәйнек тоттырып, Шәрәфетдин Агдиевлар йортына җибәрде. Типография каршындагы бу йортта Габдулла Тукай яши иде һәм мин чәйнекне аңа бирергә тиеш идем. Кердем, чәйнекне Габдулла абыйга бирдем, ә үземнең күзем өстәл өстендәге чәчәкле кәгазьләрдә (ул елларда афишаларны шундый кәгазьләргә басалар иде) Габдулла абый минем кая караганны сизде дә берничә бит кәгазьне алып, миңа сузды: “Мә, сеңлем, чәчәк ясарсың”,-диде. Мин аның кулыннан ул кәгазьләрне тартып диярлек алдым да чыгып йөгердем. Рәхмәт әйткәнемне-әйтмәгәнемне хәтерләмим”.
Габдулла Тукайның исеме хәтерләрдә генә түгел, тормышта да мәңгеләштерелгән. Оренбург өлкәсенең Северный районында Тукай исемен йөрткән куналык бар. Богырысланда мәдәният йорты һәм бер урам Тукай исемен йөртә. Оренбург җәмәгатьчелеге сөекле шагыйренә багыышлап юбилей кичәләре оештыра. Шундый кичәләр йлкә һәм шәһәр күләмендә Тукайның 70, 80, 90, 95, 100 еллык юбилеена багышланып зур танатана белән уздырылды. Ел саен “Тукай көннәре” үткәрелә.
Әйе, без Тукайдан ерагая барган саен, Тукайның бөеклеге арта бара. Тукай белән халык аерылгысыз. Һәм халык аның исемен үзе белән киләчәккә алып бара.
Ә Оренбург җәмәгатьчелеге өчен Тукай бүген дә иң олы, иң кадерле шагыйрь.
(Чыганак: Шәһри Казан, 1996 ел, 26 апрель).