XX гасыр башы татар җәмәгатьчелеге киеренке тормыш белән яши. Иҗтимагый тормышта барган уяну хәрәкәте халык тормышының бар якларына үтеп керә. Әдәбият һәм 1905 елгы вакыйгалардан соң барлыкка килгән вакытлы матбугатактив көчләргә әйләнәләр, үзләрен халык язмышы өчен җаваплы санаган язучы һәм шагыйрьләр дә халыкны аң-белемле итү эшенә тартылалар.
Тукай шагыйрь генә түгел. С.Рәмиевкә хатларының берсендә ул үзе дә «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит», — дип яза. Мансур Хәсәнов та аны «Тукай шагыйрьлек талантын көрәшче кыюлыгы, гражданлык батырлыгы, җәмәгать эшлеклесе каһарманлыгы белән аерылгысыз рәвештә бергә куша, гомерен тулысы белән халык бәхете өчен көрәшкә багышлый!»* (* Хәсәнов М.Тукайның бөеклеге. — Казан утлары. — 1986. — №4. — 6 бит.) — дип күрсәтә.
Әйе, Тукай татар халкы тормышында уяну дәвере булып саналган. XX гасыр иҗтимагый һәм сәяси вакыйгалардан читтә кала алмый. Бигрәк тә ул чор шартларында татар халкының яшәү-яшәмәү мәсьәләсе булып әверелгән мәктәп-мәгариф һәм мәгърифәт эшләрендә үзен җаваплы хис итә.
Татар революцион демократлары турында әйтәбез икән, алар арасыннан иң күренеклеләре итеп Г.Тукай (1886-1913), Галиәсгар Камал (1879-1933), Мәҗит Гафури (1880-1934) һәм Шакир Мөхәммәдовны (1865-1923) атап әйтергәкирәк. Аларның дөньяга, җәмгыятькә һәм иҗтимагый тормышка мөнәсәбәтләрерус революцион-демократик фикере йогынтысы астында формалаша. Г.Тукай, М.Гафури үзләре үк укытучылар булып эшлиләр, фәнни-популяр хезмәтләр һәммәктәп дәреслекләре язалар. Г.Камал һәм Ш.Мөхәммәдов мәктәптә эшләмәсәләр дә, революцион-демократик педагогика идеяләрен пропагандалауга үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Алар арасыннан иң эзлеклесе булып Г.Тукай тора.
М.Гафури һәм Г.Камал исә, халыкка революцион хезмәт итүгә теләктәшлек күрсәтсәләр дә, иҗтимагый һәм әхлакый прогресска мәгърифәт һәм мәдәният аркылы бару юлында торалар.
Җәмгыять тормышындагы үсеш-үзгәрешләрне аңлатуда татар революцион-демократлары идеалистлар булып калалар. Алар үзләрен барлык хезмәт ияләренең — эшче-крестьян һәм интеллигенциянең, вак буржуаз катлавының — идеологлары дип саныйлар.
Тәрбиянең максатын алар халык бәхете өчен көрәшчеләр әзерләүдә күрәләр. Мәсәлән, Тукай тәрбия эшенә алдынгы карашлы кеше, халык өчен янып йөрүчеформалаштыруны йөкли. Мондый кешеләр хәзерләүдә әйдәп баручы рольне мәктәп үтәргә тиеш. Үзенең «Хиссияте миллия», «Ана мәктүпләре» кебек педагогик язмаларында ул шул турыда сөйли.
Революцион-демократик юнәлештәге педагоглар төрле елларда чыккан «Фикер», «Уклар», «Әл-гасрел-җәдит», «Азат», «Азат халык», «Карчыга», «Әл-ислах», «Туп», «Яшен», «Ялт-йолт» газета-журналлары тирәсенә тупланганнар. Алар яшьләргә дөньяви белемнәр бирү тарафдарлары буларак чыгыш ясыйлар. Тукай фикеренчә, фән һәм белем белән коралланган кеше көчле һәм үз хокукларын яклый алырдай кеше була. Татар милләтенең артталыгын да Тукай халык арасында фәнни һәм техник белемнәрнең начар таралган булуында күрә.
«Яшьләргә… уку кирәк. Бу аларның иң мөкатдәс, иң беренче вазыйфаларыдыр.
Бу безнең һәр төрле чалмалы бурлаклар тырнагыннан азат булуыбызга вә бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуыбызга иң беренче вә иң тугры юлдыр. Укымак-дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр»* (* Тукай Г. Сайланма әсәрләр, 3 т. — 90-91 б.), — дип яза ул.
Сүз алып бара торган юнәлеш вәкилләре туган телдә укыта торган мәктәпне яклыйлар, балага аңлашылмаган гарәп телендә дәрес бирүне тәнкыйтьлиләр. Алар татар телен гарәп, фарсы һәм төрек алынмаларыннан чистарту өчен көрәшәләр. Бу хәл туган телдә әдәбият үсешенең халыкны агарту, белемле итү чарасы булуын аңлаган патша хөкүмәтенә бер дә ошамый.
Патша цензурасының басымы, өстен катлауларның күрмәмешкә салышуларына карамастан, татар әдәбияты халык массалары арасында тиз таныла. Тукай татарның әдәбияты, лаеклы әдәби теле барлыгын исбат итеп язып чыга* (* Тукай Г. Сайланма әсәрләр. 4 том. — Казан, 1956. — 73 б.).
М.Гафури, Г.Тукай, Г.Ибраһимов кебек укымышлылар татар теленең фәнни нигезләрен эшләү буенча актив эшчәнлек алып баралар. 1911 елда М.Гафури «Шура» журналында татар теленең төрле алынмалар белән чуарланган булуын тәнкыйть иткән мәкалә белән чыгыш ясый. Фән һәм техника үсеше белән бәйле рәвештә, башка телләрдән яңа сүзләр, яңа терминнар керүен инкарь итмичә, ул киң катлам хезмәт ияләре аңлардай әдәби тел кирәклеге турындасөйли.
Г.Тукай шулай ук татар теле грамматикасын эшләүдә катнаша. 1911 елда ул татар теленең нечкәлекләренә төшенеп җитмичә яңа грамматик категорияләр кертергә тырышучылардан көлеп, «Татарчага сарыф, нәхү язучыларгаихтар» мәкаләсен яза.
Үзе гарәп, фарсы һәм төрек телләрен яхшы белсә дә, Тукай татар телен бөтен яңгырашы, нечкәлекләре белән ярата. Үз вакытында рус дворяннарын француз теле алдында баш игәннәре өчен тәнкыйть иткән К.Д.Ушинский кебек, Тукай да татарның югары катламының гарәп, төрек телләренә иярүләрен кискен гаепли.
Татарның үз телендә ул балалар өчен «Шүрәле», «Су анасы», «Япон әкияте» кебек гүзәл әсәрләрен иҗат итә.
1909 нчы елны Тукай татарча «Яңа кыйраәт» исемле беренче дәреслеген бастырып чыгара. Бу дәреслектәге дидактик материал иске мәктәпләрдәге кебек ятлап алуга түгел, ә аңлы рәвештә кабул итүгә исәпләнгән. Китапка,фәнни-популяр характердагы материаллар белән беррәттән, халык авыз иҗаты әсәрләре дә тупланган.
Шагыйрь яшьләрне тәрбияләү эшендә аларның әһәмиятен яхшы аңлый.
1911 нче елны Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле тагын бер дәреслеге чыга. Методик яктан дәреслек югары дәрәҗәдә булуы белән сыйфатлана; материаллар җиңел үзләштерелә торганнан авыр үзләштерелә торганга бару принцибында бирелгән.
Киләчәктә Тукай китапның икенче кисәген дә төземәкче була, әмма үлем шагыйрьгә хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Патша хөкүмәте «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кебек китаплар халыкның сәяси аңына тискәре йогынты ясый, дип бәяли. Революцион-демократия юнәлеше педагоглары туган тел белән бер үк вакытта рус телен дә өйрәнү зарур икәнлеген күрсәтәләр. М.Гафури, Ш.Мөхәммәдов, Г.Тукай шул турыда халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Кызганычка каршы, хөкүмәтнең рәсми русификаторлык һәм миссионерлык сәясәте аркасында, татар һәм башкортлар арасында рус теленә карата тискәре мөнәсәбәт яшәп килә. Реакцион көчләр бу карашны үз максатларында бик оста файдаланганнар.
Әмма Тукай һәм аның тарафдарлары рус әдәбиятының гуманистик идеяләрендә үз фикерләренә аваздашлык күрәләр. 1908-1909 нчы елларда Л.Н.Толстойның 12 әсәре тәрҗемә ителә, татар укучыларына А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, М.В.Ломоносов, И.А.Крылов, И.С.Тургенев, А.Н.Островский, А.М.Горький, Д.Бедный әсәрләре тәкъдим ителә. Шул рәвешле, татар яшьләре үз телләрендә рус классикларының әсәрләрен укырга, прогрессив авторларның гуманистик идеяләрен үзләштерергә мөмкинлек алалар. Шуңа күрә тикшеренүчеләр күп кенә рус авторларын «Башкортстан, Казахстан һәм Урта Азиядә татар теленә тәрҗемәләр аркылы танылдылар»* (* Климович Л. Из истории литератур Советского Востока. —Москва, 1959. — 30 бит.),— дип билгелиләр.
Революцион-демократия юнәлеше педагоглары укытуның үстерелеш методы һәм аңлылык принцибы куллану идеясен күтәреп чыгалар. Алар укучыга өйрәнгән текстларны аңларга, төп фикер һәм идеяне тотып ала белергә ярдәм итүне таләп итәләр. Г.Тукай «Яңа кыйраәт» китабының кереш өлешендә укучыга укылган текстлар буенча сораулар бирергә, аларның эчтәлеген сөйләтергә һәм мөстәкыйль нәтиҗәләр ясарга өйрәтергә кирәклеген күрсәтә. Мондый аңлатмалы уку балага яңа белемнәр бирергә һәм аның дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итә.
Революцион-демократларның мәктәптәге практик эшләреннән дәрес бирү системасын үзгәртүләрен әйтергә кирәк. Бу үз чиратында укытуның сыйфатынһәм темпларын арттыра.
Революцион-демократларның әсәрләре, гомумән алганда, бүгенге көндә дә яшьләрдә әхлак кагыйдәләре тәрбияләүгә ярдәм итә. Алар бигрәк тә хезмәткә омтылыш һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләүгә зур игътибар биргәннәр.
Г.Тукай хезмәтне акыл һәм әхлак тәрбияләү чарасы буларак карый. Хезмәт аркылы гына ул тормышның мәгънәсен аңларга, бәхетле булырга мөмкин, дип саный. Әдәби әсәрләрендә, шигырьләрендә шагыйрь шулай ук тырышып, көч куеп эшләүнең теләсә нинди өлкәдә матур нәтиҗәләргә китерүе турында сөйли.
Революцион-демократия педагогикасы вәкилләре балаларда дуслык, гаделлек,батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәләр. Алар җәмгыятькә лаеклы шәхесне һәрьяклап камил үсешкә ирешкән шәхес буларак күзаллыйлар. Шуңа күрә кешенең физик яктан сәламәтлеген эчке рухи үсешнең алшарты буларак кабул итәләр. Тукайның «Ана мәктүпләре»ндә физиктәрбия бирүнең әһәмиятлелеге мәсьәләсе кузгатыла.
Укучының педагогик тәэсир итү арсеналыннан Тукай беренче чиратта укытучының балага карата урынлы таләпчәнлеге, шәхесенә карата хөрмәт нигезендә формалашкан авторитетын атый. Ул балага карата ягымлы булырга,аның ышанычын казанырга тырышырга киңәш итә.
Габдулла Тукай әнә шулай, үзен-үзе кызганмыйча, иҗтимагый тормышның нәкъүзәгендә кайнап һәм тирән эчтәлекле шигырьләр, үткен публицистик мәкаләләр иҗат итүче генә түгел, ә тормышның мәгънәсен, әдәбиятның әһәмиятен аңлаган яшь буын үсешен кайгыртучы, моның өчен практик һәм әдәби хезмәтен кызганмаган тәрбияче-педагог буларак та күз алдына килеп баса.
(Чыганак: Тукай укулары: Чыгыш материаллары. Апрель, 1999 ел. (Казандагы Г.Тукай Әдәби музее Тукай җәмгыяте). – Казан, 2000. – 161 б.)