ТАТ РУС ENG

Тукай иҗатын яңа дәреслекләр буенча өйрәнү

Tatar-inform.ru фотосыTatar-inform.ru фотосы

(Рус төркемнәренең V–IX сыйныф әдәбият дәреслекләренә күзәтү)

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) нигезендә рус телле аудиториядә татар әдәбиятын укытуның максаты – үз халкының һәм җирле халыкның телен, әдәбиятын, мәдәниятен яхшы белгән; һәр яктан камил, милли горурлык хисләренә ия гражданнар тәрбияләү.

Габдулла Тукай иҗатын, аңа нисбәтле әсәрләрне, культура объектларын, сәнгать әһелләренең тормышын һәм алар тудырган образ яки әсәрләрне өйрәнү әлеге максатка ирешүдә әһәмиятле урын алып тора. V–IX сыйныфларның һәркайсында Тукай иҗатына басым ясала, шагыйрьнең аерым әсәрләре мәҗбүри үзләштерелергә тиешле әсәрләр (уку минимумы) исемлегенә кертелгән. Укытучыга, Габдулла Тукайга бәйле дәресләр комплексын төзегәндә, эстетик, эзлеклелек, психологик принципларны, әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнүне, күләме ягыннан кечкенә әсәрләргә мөнәсәбәт булдыруны исәпкә алып эш итү сорала. Коммуникативлык принцибының үтәлешенә аерым игътибар бирелә. Бу – рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенә алуын; матур әдәбият әсәрләренең ни турында булуын сорауларга нигезләнеп сөйли алуын, үз фикерен ачык әйтә белү мөмкинлеген; әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүен күз алдында тотып башкарыла. Укучыларның әсәрне кабул итү дәрәҗәсен һәм әдәби фикерләү үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларның төркемнәргә бүленеп эшләве (дифференциацияләү); татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдаланырга тиешлеге (интеграцияләү) дә искә алына.

Габдулла Тукай иҗатын һәм шәхесен өйрәнү дәресләренә якынрак килик тә, эзлеклелек принцибыннан чыгып, шагыйрь иҗатына бәйле сәгатьләр (темалар) комплексына сыйныфлап күзәтү ясыйк.

Шуңа игътибар итү мөһим: ФДББСка нигезенләнгән дәресне планлаштырганда, мөгаллим кулында әлеге линия буенча төзелгән укыту-методик комплекты тулаем булса уңышлы. Комплект берәмлекләре берсен-берсе тулыландыра, куелган максатка ирешүдә һәм принципларны нәтиҗәле гамәлгә ашыруда төп шарт булып тора.

Һәр сыйныфтагы кебек үк, V сыйныфта да Г.Тукай иҗаты халык авыз иҗатыннан соң тәкъдим ителә. Бу – шагыйрьнең үзе, сүзе халыкка, аның фольклорына ни дәрәҗәдә бәйле булуны күрсәтә. Укучылар халык әкиятләрен укый, әлеге төр әсәрләрнең аерым авторларга да бәйле булуын белә, ягъни автор әкиятләре хакында мәгълүмат ала. Шуннан соң Г.Тукайның «Су анасы» әкият-поэмасыннан өзек тәкъдим ителә. Шагыйрь­нең тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача гына белешмә алгач, укучылар «Су анасы» әкият-поэмасын үзләштерүгә күчә, электрон дәреслектән текстны актёр укуында тыңлый. Дәрестә кеше һәм табигать арасындагы бәйләнешләр, Су анасы мифик образы, малай образының бирелеше һәм аңа салынган мәгънә турында мәгълүматны аңлау максаты куела. Моның өчен пассив лексикадагы сүз һәм сүзтезмәләрнең, фразеологизм­ның тәрҗемәсе, дәреслектә һәм эш дәфтәрендә биремнәр тәкъдим ителә. «Шигъри әсәр», «әкият-поэма» теоретик төшенчәләре ике телдә (татарча һәм русча) бирелә, «әкият-поэма» төшенчәсе ятлана. Сорау-биремнәр, сыйныфның әзерлегенә бәйле рәвештә, вариатив кулланыла. Болар барысы да дәреснең уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабында башкарыла. Рефлексия өлешендә укытучы алдагы дәрескә күпер сала.

Ул Байназар Әлменовның «Су анасы» әкият-поэмасына нигезләнеп ясалган «Су анасы» картинасын өйрәнүгә ба­гыш­лана. Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр иҗат иткән рәссам турында белешмә бирелә һәм, сорау-биремнәргә, терәк сүзләргә нигезләнеп, картина буенча фикер алышу оештырыла.

V сыйныфта Г.Тукай иҗатын өйрәнү «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре буенча дәвам иттерелә. Сигез өлешкә бүленгән өзекне, әсәргә нисбәтле «Бәләкәй Апуш» картинасын (авторы – Хаҗиморат Казаков), Г.Тукайның Кырлайдагы музее турындагы белешмәне үзләштерүгә алты сәгать вакыт каралган. Яңа сүзләр һәм сүзтезмәләр сүзлекчәгә төшерелгән, дәреслектә һәм эш дәфтәрендә сораулар һәм биремнәр урнаштырылган, «автобиографик әсәр» һәм «мемориаль комплекс» теоретик төшенчәләре тәкъдим ителгән. Дәреслектә өстәмә уку өчен Рабит Батулланың «Тукай-Апуш» әсәреннән өзек тә урын алган. Методик әсбапта әлеге дәресләрнең эшкәртмәсе тәкъдим ителгән, эш төрләре аңлатылган, тестлар бирелгән.

VI сыйныфта, халык җырларын өйрәнгәннән соң, укытучы укучыларга җыр сәнгатенең тарихы турында сөйли. Көе – халыкныкы, сүзләре – авторныкы яки киресенчә булырга мөмкин җырлар турында мәгълүмат бирә. Шуннан соң Г.Тукайның «Туган тел» шигыре (өч телдә: татарча, русча, инглизчә), «Туган авыл» шигыре (көен композитор Алмаз Монасыйпов иҗат иткән) җыр текстлары буларак өйрәнелә. Соңгысы электрон дәреслектән Зөһрә Сәхәбиева башкаруында тыңлана. Лирик геройның туган теленә, бала чагы узган туган ягына мәхәббәте ачыла, Алмаз Монасыйпов турында белешмә бирелә. Теманы өйрәнү барышында, дәреслектәге һәм эш дәфтәрендәге сорауларга җавап бирелә һәм биремнәр эшләнә. Методик әсбапта, дәрес эшкәртмәсеннән тыш, укытучы өчен кызыклы гына өстәмә мәгъ­лүмат та бирелә. Моннан күренгәнчә, Г.Тукай халык җырларын бик яраткан, аларның тарихи әһәмиятен өйрәнгән, үзе дә бик матур җырлый торган булган. 1910 елда ул, халык җырларын һәм бәетләрне туп­лап, «Халык моңнары» дигән җыентык төзеп чыгарган. Шагыйрь бу хакта үзе болай яза: «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр кече атна кичләрдә бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кыйлына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне бетергәнче яргач, тагын җырлый идем. Мәдрәсәдә үк мине «җырчы», диләр иде».

Алга таба, V сыйныфта үзләштерелгәннәрне куәтләп, Тукайның чираттагы әкият-поэмасы – «Шүрәле»не өйрәнү күздә тотыла. Барлыгы өч сәгатькә исәпләнгән дәресләрдә әкият-поэмадан өзекләр өч өлешкә бүлеп бирелә. Электрон дәреслектә әсәрнең актёр укуындагы варианты бар. Дәресләрдә укытучы кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы, Шүрәле мифик образы турында сөйли, әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелешен, аларга салынган мәгънәне аңлата. Б.Әлменовның дәреслектә урын алган «Шүрәле» картинасы буенча биремнәр башкарыла. Методик әсбапта укытучы өчен Тукайның тормыш һәм иҗат биографиясенә нисбәтле шактый бай мәгълүмат бирелгән.

Чираттагы дәрес, «Шүрәле» әкият-поэ­масына бәйле рәвештә, «Шүрәле» ба­летын, аның авторы композитор Фә­рит Яруллин иҗатын өйрәнүгә багышлана. Әхмәт Фәйзи, Леонид Якобсон турында мәгълүмат бирелә, балеттан өзек карала. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше, Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә турында фикер алышу күздә тотыла. «Балет» төшенчәсенең аңлатмасын  истә калдыру максат итеп куела.

VII сыйныфта Тукай иҗаты бер генә сәгать өйрәнелә. Фольклор үрнәкләре – бәет-мөнәҗәтләрдән соң укучылар шагыйрьнең «Милли моңнар» шигырен үзләштерүгә күчәләр. Бу сыйныфта Тукайның биографиясе тулырак бирелә, «Милли моңнар» шигыре җыр тексты буларак та анализлана, «Тукайлы тормыш» темасына проект эше башкарыла. Текстның беренче, икенче строфалары ятлау өчен дә тәкъдим ителә. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе турында сөйләшкәннән соң, укытучы методик әсбаптан алынган түбәндәге материалны укучыларга җиткерә: «Г.Тукай бу шигырен 1909 елда Казанга кайткач яза. Аның язылу тарихы Казандагы бик якын дусларыннан Сәгыйть Рәмиев белән бәйле. Мөхәммәт Гали истәлекләренә караганда, «Болгар» номерларында яшәгән вакытта, күрше бүлмәләрнең берсендә Тукай җыр ишетә. Тукайга ул моң көчле тәэсир итә. Ирексездән, шагыйрь җыр яңгыраган бүлмәне эзләп китә. Ул Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга. Көйдән әсәрләнгән Тукай: «Аһ, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең җырың минем аяк буыннарына китте», – ди. Сәгыйть Рәмиев аның «Әллүки» булуын әйтә. Шуннан соң Тукай «Милли моңнар» шигырен яза».

VIII сыйныфта Г.Тукайның «Пар ат» шигырен өйрәнү күздә тотыла. Аңа ике сәгать вакыт бирелгән. V–VII сыйныфлардан аермалы буларак, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына да киңрәк тукталу сорала. Тукайның 1895 елда Җаек шәһәренә китүе, җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалашуы, 1907 елда Казанга кайтуы, Казан чоры иҗаты, биредә аның аралашкан дуслары, балалар һәм халык әдәбиятын өйрәнүгә керткән өлеше, театр эшчәнлегенә игътибары, сәяхәтләре, иҗтимагый эшчәнлеге, «Әл-ислах» газетасында эшләве турындагы мәгълүматларга аерым-аерым басым ясала. «Пар ат» шигыре дә тирәнрәк анализ сорый. Аның язылу тарихы, әсәрнең лирик героена хас сыйфатлар, хис-кичерешләре, өметләре, пар ат образының символикасы, табигать, кучер образларының бирелеше, аларга салынган мәгънәне тирәнтен ачу күз алдында тотыла. Тукай иҗаты, «Пар ат» шигыре буенча сүзлекчәдә – сүз һәм сүзтезмәләр, фразеологизмнар тәкъдим ителә, сорау һәм биремнәр урын ала.

Алга таба Бакый Урманченың «Пар ат» шигыренә ясалган иллюстрациясе өйрәнелә, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында мәгъ­лүмат тәкъдим ителә. Теманы өйрәнү «Пар ат» шигыреннән өзек ятлау белән төгәлләнә.

Методик әсбапта әлеге дәресләрнең тулы эшкәртмәләре бар. Анда шулай ук «Пар ат» шигыренең русчага Анна Ахматова тарафыннан тәрҗемә ителгән варианты, Тукай иҗаты буенча төзелгән тестлар, шагыйрьнең Казан чоры иҗаты хакында Ибраһим Нуруллин мәкаләсе дә урын алган. Әсбапта «Пар ат» шигырендә хисләр үзгәрешенә, мәктәптә лирик әсәрләрне өйрәнү үзенчәлекләренә бәйле мәгълүматлар да туплап бирелгән.

Урта звеноны йомгаклап куйган IX сыйныфта Г.Тукайның шулай ук бер генә – «Татар кызларына» шигыре өйрәнелә. Ул дәреслеккә кыскартылып һәм адаптацияләнеп тәкъдим ителә. Русчага Сергей Ботвинник тәрҗемә иткән варианты укытучы өчен методик әсбапка кертелгән.

Әлеге сыйныфта шагыйрь иҗаты турында мәгълүмат шактый тулы итеп бирелә. Казан шәһәрендәге Тукай музееның эшчәнлеге өйрәнелә. Шул уңайдан «Тукай музейлары» яки «Тукай белән бәйле истәлекле урыннар» дигән темага (сайлап алып) проект эше башкарыла. «Татар кызларына» шигыре тирәнтен анализлана. Лирик геройның хисләре, хыял-өметләре ачыклана, шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе турында фикер алышу үткәрелә. Әлеге максатка ирешүдә укытучы өчен методик әсбапта тәкъдим ителгән өстәмә материал һәм дәреслектә бирелгән «Татар кызлары» шигыре турында» дигән язма ярдәмгә килә. Шигырьне анализлау барышында, «антитеза» төшенчәсе өйрәнелә, мәгърифәтчелек хәрәкәте турында V сыйныфта үзләштергәннәр искә төшерелә һәм ныгытыла.

Г.Тукай халкының бүгенгесе караңгы, ә киләчәге һәркемнең ныклыгына һәм активлыгына бәйле булган фаҗигасен тергезә. Бушка, нәтиҗәсез вакыт уздыру хакындагы фикер сәясәтчеләр, сәүдәгәрләр, руханилар, шәкертләр адресына әйтелгән гаепләүдә гомумиләштерелә. Шагыйрь хатын-кызларга ирләр белән тигез хокук даулый. Шигырьдә татар җәмгыятен гыйлем һәм мәдәният ярдәмендә үстерергә чакыру мотивы әйдәп бара.

Ә менә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская иҗатын өйрәнгәндә, актрисага багышланган «Ике кояш» шигырен тәкъдим итү Тукайның алда аталган лирик героеның (шагыйрьнең үзенең дә) өметләре аклануга дәлил булып тора. Шагыйрь, татар театрын оештыру, аякка бастыру кебек идеяләр белән янып йөргән бер заманда, татар хатын-кызлары арасында, спектакльдә уйнау түгел, укый-яза белүчеләр дә бармак белән генә санарлык ХХ гасыр башында, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаядай гүзәл затның сәхнәгә менүенә ихлас сөенә, аңа мәдхия укый.

Шулай итеп, V–IX сыйныфларда бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты сис­темалы рәвештә, әдипкә, аның иҗатына нисбәтле мәдәният-сәнгать әһелләре, аларның әсәрләре, мәдәни объектлар белән бәйләнештә өйрәнелә. Биш сыйныфта программа2 буенча җәмгысе 19 сәгать «Тукай дәресе» (сыйныфтан тыш уку, проект эше, кабатлау дәрес­ләрен исәпкә алмыйча) каралган. Алда әйтелгән максатка ирешүдә бу тулаем канәгатьләнерлек исәпләнә. Ә инде X сыйныфта шагыйрь иҗатына гомуми күзәтү ясала.

 

Рамил Ханнанов, филология фәннәре кандидаты

Комментарий язарга


*