ТАТ РУС ENG

Тукай шигырьләрен укыганда

«Дустларга бер сүз». Тукай 1905 елгы революцияне шатланып каршы ала. Ләкин XIX йөз татар әдәбияты әсәрләрен укып, барлык мәсьәләне дә мәгърифәт хәл итәчәк дип ышана торган яшь шагыйрьнең тәҗрибәсе, хәзерлеге шулай да җитәрлек булмый әле. Шуңа күрә 17 октябрь патша Манифестының һәм соңрак чакырылган Дәүләт думасының революцияне туктату өчен бер чара гына булуын ул башта аңлап җиткерми. Аның карашынча, Дума чакырылу белән төп мәсьәләләр хәл ителергә тиеш иде: халыкка бирелгән азатлыкны Дума конституция белән беркетәчәк, крестьяннар Дума ярдәмендә җир алачак. Шулай булгач, төп бурыч халыкны агарту, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү, милләтне һәрьяклап алга җибәрүгә кайтып кала.
Әнә шундый карашта тору иң элек яшь шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты тематикасын, ягъни нәрсә турында язуын билгели.
Тукай бу чорда азатлыктан файдаланырга, халыкны йокыдан уятырга, наданлык һәм караңгылыкка каршы көрәшергә чакыра. Моның өчен, үзара талашларны бетереп, берләшергә һәм җиң сызганып эшләргә кирәк, дип белдерә.
1905 елда революциянең беренче җиңүләре белән рухланып, Тукай «Дустларга бер сүз» дигән шигырен яза. Татарларны Манифест биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга чакыра:

Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,
Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр;
Бу хөррият — Манифесте государьдыр,—
Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.

«Китмибез!» Тукайның революцион-демократик карашлары «Китмибез!» исемле шигырендә аеруча тулы гәүдәләнгән. Татар халкының законлы таләпләренә каршы рус карагруһчыларының (монархияне, самодержавие тәртипләрен саклап калу
өчен теләсә нинди чаралар куллана торган оешмаларның әгъзалары.): «Рәхәт яшисегез килсә, Төркиягә китегез»,— дигән мыскыллауларына җавап итеп, патриот шагыйрь горур рәвештә болай ди:

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!

Тукай, әнә шул рәвешчә, Төркия чынбарлыгын тәнкыйтьләү белән бергә, Россиянең халыкны мохтаҗлыкка һәм газапка дучар иткән җәмгыять строен фаш итә.
Шигырьдән аңлашылганча, Төркиягә китәргә теләмәү туган илдәге хәлләр белән килешеп яшәү дигән сүз түгел. Шагыйрь ачыктан-ачык болай дип белдерә: «Иң бөек максат безем (безнең): хөр мәмләкәт — хөр Русия!»— ягъни патша самодержавиесе изүеннән котылган демократик Россия.

«Пар ат». Тукайның дөньяга, әдәбиятка карашындагы үзгәреш һәм иҗатында реализмның өстенлек алуы шулай ук поэзиясендә дә лириканың көчәюенә китерде. Мисал өчен, бу чорда язылган шигырен карап узыйк.
«Пар ат» шигырендә Тукай үзенең Уральскидан Казанга килүен тасвирлый* (*Бу — шагыйрьнең хыялындагы сәяхәт кенә: шигырь Уральскида язылган һәм «Фикер» газетасының 1907 ел 6 май санында, ягъни Тукайның Казанга килүеннән күп элек басылып чыккан.).
Шагыйрь, пар атка утырып, үзенең «торган» шәһәреннән, ягъни Уральскидан, Казанга юнәлә. Кич, тынлык, сагыш.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Чөнки күп еллар яшәгән шәһәрдән, андагы дус-ишләрдән аерылып китү җиңел түгел. Юлда очраган авыл һәм шәһәрләр, аларның кешеләре дә күңелдәге сагышны баса алмыйлар.
Әмма бервакыт шагыйрьнең эчке халәтендә кискен үзгәреш була. Чөнки йокымсырап кына барганда, кучерның мондый сүзләре ишетелә: «Тор, шәкерт! Життек Казанга, алдымызда бит Казан». Казан — аның күптәнге хыялы, күңеленә якын, газиз шәһәр. Чөнки:

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан (белем), монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…

Күренә ки, Тукайның үзенә генә хас шәхси кичерешләре аркылы олы хакыйкать — Казан шәһәренең күп гасырлардан бирле татар халкының мәдәният үзәге булуы әйтелгән.

«Туган җиремә». Тукайга Казан үзе генә түгел, бәлки аның тирә-ягы да, аның балачагы үткән авыллар да кадерле. Бу тойгыларын ул «Туган җиремә» исемле шигырендә белдерә.
Туган җирнең нәрсәсен ярата соң ул? Урманнарын, болын-кырларын, инеш-чишмәләренме? Әлбәттә. Ләкин аңа тагын авылның көтүчеләре дә, этләре, үгез, сыер һәм сарыклары да кадерле. Шагыйрь хәтта болай ди:

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

Татар поэзиясенең Тукайга кадәрге дәверләрен искә төшерик. Ул заманнарда җир өстендә була алмый торган ниндидер идеаль, ниндидер илаһи мәхәббәт яисә Алланы зурлау, аны сөю күпчелек очракта шигырьгә лаеклы тема итеп санала иде. Г. Кандалый язма поэзияне күктән җиргә төшерде, җирдәге матурлыкны җырлый башлады. Ләкин ул бу матурлыкка әле алдынгырак карашлы мулла күзе белән карый иде. Тукай исә алга таба тагын бер зур адым ясады. Ул дөньяга, аның матур, ямьсез якларына халык күзе белән, крестьян күзе белән карый башлады. Менә ни өчен аңа авылның бөтен нәрсәсе матур булып күренә. Менә ни өчен ул элегрәк заманнарда мөмкин булмаган нәрсәне эшләде: шигырьгә чабата һәм ыштыр кебек бик «түбән», бик «ямьсез» нәрсәләрне кертеп җибәрде. Тормышның гади, көндәлек күренешләре дә аның иҗатында югары поэзия булып яңгырый башлады.

«Өзелгән өмид». Тукайның реакция еллары лирикасында иң элек моңсулык, сагыш, кайгы-хәсрәт тойгыларының арта төшүе күзгә ташлана.
Бу хәл, билгеле, иң элек 1905 елгы революциянең җиңелүе һәм шушы революциягә багланган өметләрнең җилгә очуына бәйләнгән иде. Коллык, изү, җәбер-золым яңадан кайтты. Кем, нинди көч боларга чик куяр? Шушы сорау Тукай алдына бөтен җитдилеге белән килеп басты. Тиз генә җавап бирү исә җиңел түгел иде.
Ләкин кайгы-хәсрәт авазларының көчәеп китүе, ара-тирә өметсезлек тавышының ишетелеп куюы Тукай лирикасының сәнгать ягыннан түбәнәюе түгел иде. Киресенчә, реакция елларында шагыйрь үзенең бик күп энҗеләрен тудырды. «Өзелгән өмид» шигырен генә алып карыйк.
Шигырь «Күз карашымда хәзер үзгәрде әшъялар (әйберләр) төсе» дигән сүзләр белән башланып китә. Үткен күзле һәм сизгер йөрәкле шагыйрь генә шундый нечкә һәм төгәл поэтик образ тудыра ала. Чынлап та бит моннан 4-5 ел элек революция кабызган өмет уты яктысында тормыштагы һәрнәрсә шагыйрьгә матур булып күренгән. Хәзер исә, андый ут сүнгәч, эңгер-меңгердә шул ук тирәлек, шул ук әйберләр бүтән кыяфәттә күренә башлаган.

И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!

Моңлы сазы сына, үзе сүнә, аерылу сәгате бик якын. Кайдан бу авыр тойгылар? Нидән бу өметсезлек?
Беренче карашка, биредә шәхси сәбәпләр өстенлек итә. Яшь вакытлары үткән, каләменнән «саф мәхәббәт чаткысы» очмый башлаган. Сөюе дә, күрәсең, җавап тапмаган: «Алтын ярым, салкын ярым, елмаюың белән тормыш юлым яктырта алмадың»,—ди шагыйрь. Ләкин шул ук вакытта аның газаплары үз шәхси хәленә генә кайтып калмый. Милли агачларга кунып, сандугач булып сайрар иде, «барысы корган — бер генә юк җанлысы, яфраклысы». Димәк, Тукайның җан ачысы милләтенең, шул милләтнең иң зур өлешен тәшкил итүче хезмәт халкының авыр хәлен күреп торудан килә.

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы,—

дип, шагыйрь әрнеп әйтә икән, бу инде бер Тукай тойгысы гына булып калмый. Гасырлар буе монархия кулы астында яшәп, үз ватанында үзе ят булган татар халкы моны үз кичерешләре итеп кабул итә.
«Өзелгән өмид» шигырендәге лирик тойгының куәтлеле-генә таң калырлык. Үлгән әнисенә төбәп әйткән түбәндәге юлларны, мәсәлән, тетрәнми укып булмый:

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.

Игътибар итегез: таш — каты нәрсә. Әмма ул — үзен дөньяда ятим хис иткән олы җанлы шагыйрьнең анасы каберенә куелган таш. Шуңа ул «бар күңелләрдән йомшак». Шуңа тамган күз яше исә һәм ачы, һәм татлы. «Күңелем кошы», «алтын ярым, салкын ярым», «син сынасың, мин сүнәмен» кебек метафора-эпитетларны карагыз тагы. Кыскасы, урынлы сайланганга һәм шагыйрьнең йөрәгендә кайнаган тирән, көчле һәм зур кичерешләр белән сугарылганга, һәр сүз тетрәтә, укучы күңеленә гаять көчле тәэсир итә.

Тукайның реакция еллары иҗатында мондый шигырьләр аз түгел. Аларда шагыйрьнең шәхси хәсрәте тегеләйме-болаймы халык язмышына барып бәйләнә. «Сәрләүхәсез»(мәкалә яки әдәби әсәрнең исеме. Биредә «исемсез» мәгънәсендә) дигән шигырендә ул турыдан-туры болай ди:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

Шагыйрьнең иҗаты әнә шул «ачы хәсрәт көен» көйләве белән халык күңелен җәлеп итте дә. Чөнки ул шигъриятне уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү, тормышны матурлау һәм җәмгыятькә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый.

Реакция төне илне озак каплап ята алмый иде. Чөнки 1905-1907 елларда Россиянең алга таба үсешен тоткарлый торган киртәләр аударылмады, революция халыкның көткәннәрен бирмәде. Шуңа күрә, иртәме-соңмы, халык яңадан кузгалырга, илдә революцион хәрәкәт яңадан көчәергә тиеш иде. 1911-1912 елларда әнә шул көн килде. Эшчеләрнең стачка көрәше башланды, ул көннән-көн куәтләнә барды. Крестьяннар да хәрәкәткә килде. Болар Тукайның да дөньяга карашына һәм иҗатына тәэсир итми калмады. Ил күләмендә барган хәрәкәткә шагыйрьнең шәхси тормышындагы вакыйгалар да кушылды. Тукай иҗатының соңгы чорын аңлауда боларның да әһәмияте зур.
Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм Сембер (хәзерге Ульяновск) ягына барып кайтуын искә алмаганда, Тукай Казаннан күп чыгып йөрмәде. Тик гомеренең соңгы елларында гына ул берничә зур сәяхәттә булды.

1911 елның язында Тукай Әстерханга бара. Аның бу сәяхәте иҗаты өчен эзсез калмаган булса кирәк. Юл истәлекләреннән чыгып язылган «Сайфия» (дача) шигыре әнә шул турыда сөйли. Бу — изүчеләр һәм изелүчеләр арасындагы каршылыкны, икенче төрле әйткәндә, социаль контрастлар темасын яктырткан классик әсәр.
«Иделдә сәяхәтем хатирәсе» дигән аңлатмадан чыгып, шигырьнең язылу тарихын якынча болайрак күз алдына китерергә мөмкин.
Тукай пароход белән Әстерханга төшеп-бара. Шул ук пароходка утырып, бер бай үзенең дачасына юнәлә. Байның өстендә иң кыйммәтле, иң затлы кием. Кулында зонтик. Үзен бик эре, бик тәкәббер тота. Кешеләргә кимсетеп, түбәнсетеп карый.
Бу бай, күрәсен, шагыйрь күңелендә төрле уйлар, авыр тойгылар уяткан, һәм аның шул уй-тойгылары шигырьгә әверелгән.
Байның бөтен кыланышы, мәсәлән, шагыйрьгә хезмәт ияләрен мыскыллау булып күренә.

Килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы,
Яллый ул, әлбәт, пароход, ансы — байлар юргасы.

Пароход пристаньнарга туктый. Анда әлсерәп йөк ташыйлар. Сәләмә киемле кешеләр җыелып тора. Күбесе хәер сораша. Бай аларга күз дә салмый, пароходның тизрәк кузгалуын көтеп, ерактагы тауларга, урманнарга карый. Тагын бер строфа туа:

Ярда торган ач халыкка йөз дә бормый, туп-туры
Юргалый ул шунда тиз-тиз, кайда бай сайфиясе.

Ихтимал, бай зонтигын эсселектән генә ачкандыр. Әмма бусы да шагыйрьгә байның кыланышы — кояштан качуы булып күренә. Түбәндәге строфа барлыкка килә:

Бу тупаслыктан көлеп торса кояш, күктән карап,
Нурны каплый «эссе!» дип бай — кулда бар шәмсиясе (зонтик.)!

Һаман бер тема үстерелә: тәкәббер бай һәм ач халык. Хәзергә әле шагыйрь шул теманы яктырта торган шигъри детальләрне үзе күргәннәрдән чыгып сайлаган. Ләкин ул булачак күренешкә дә күңел күзе ташлый.

Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ  авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе (кәеф ачу урыны, дача.)

Шушы килеш Тукай социаль контрастны күрсәтүдә югары ноктага җитте. Әмма ул, моның белән генә дә чикләнмичә, «Бай киенгән франт-шикларча халык тирсе белән» дип, байның бай, ә ярлының ярлы булу сәбәбенә дә ишарә ясый. Әнә шул «халык тиресе» дигән метафора буржуазиянең рәхәте хезмәт ияләренең көченнән файдалануга корылган дигән фикерне гаять төгәл, кыска һәм үткен итеп әйтеп бирә.

«Көзге җилләр». Яңа революцион күтәрелеш чорында Тукай иҗатына килеп кергән үзгәрешләрне карап китик. Беренче яңалык шул: аның поэзиясендә киләчәккә өмет белән карау, оптимизм көчәя.
Икенче яңалык Тукайның буржуаз җәмгыятькә хас төп каршылыкка тагын да зуррак игътибар бирә башлавыннан гыйбарәт. Сүз байлык һәм ярлылык, хезмәт һәм капитал, изүчеләр һәм изелүчеләр арасындагы каршылык турында бара. Без бу юнәлештәге омтылышны Тукайның реакция еллары иҗатында ук күргән идек инде («Яратырга ярый»). Әнә шул теманы дәвам иттереп, шагыйрь күп кенә классик әсәрләр иҗат итте.
Менә аның «Көзге җилләр» исемле шигыре.

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

Шигырь шулай башлана да түбәндәгечә тәмамлана:

Көзге төн, ямьсез, караңгы… Өй түрендә җил җылый;
Җил — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

«Җил» белән башлана, «җил» белән тәмамлана, һәм шигырь үзе дә «Көзге җилләр» дип атала. Димәк, җил, шигъри образ буларак, шигырьдә әһәмиятле эш башкара. Шул уңай белән бер халык җыры искә төшә:

Йөгереп китәрдәй булам,
Кайтып җитәрдәй булам,
Көзге ачы җилләрдә
Туган-үскән илләргә.

Кемдер бәхет эзләп читкә киткән дә, теләгенә ирешә алмыйча, туган җирен сагынып тилмерә. Аның эчке халәте, билгеле, кояшлы көн кебек, ачык, якты, җылы була алмый. Күңеле суык җилле көзге көн кебек. Менә ни өчен бу җырга көзге ачы җилләр образы килеп кергән. Тукайда да шул ук хәл. Аның да күңеле әрни, ачлыктан интегә торган иле, халкы өчен өзгәләнә. Шуңа күрә көзге төн, көзге җил аның эчке кичерешләренә янәшә куелган.
Шигырьдә җил генә дә еламый.

Иң сөекле эшче әүладым (балаларым) бу ел ач калды,— дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

Хәтта кешенең җанын алучы иң шәфкатьсез фәрештә — Газраил дә елый.

Бу ачлыкның, бу бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсә? Әгәр шагыйрь шул сорауга аңлатма бирергә керешсә, билгеле, шигырь шигырь булудан туктап, мәкаләгә әверелер иде. Шигырьдә ул сорауга, әлбәттә, җавап бар. Тик бу җавап шигырьдәге образ-сурәтләргә сеңгән. Хикмәт, күрәсең, корылык аркасында иген уңмауда гына түгел. Чөнки бер төркем кешеләр ачлыкны бар дип тә белмиләр. Менә нәрсә ди шагыйрь:

Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре*,
Һәр ишеткән җан җыларлык — андагы тәкбир җылый.

*(Корбан бәйрәмендә Алланы олылау сүзләрен (гарәпчә) көйләп әйтүне тәкбир әйтү дип атаганнар).
Байлык һәм ярлылык, изүчеләр һәм изелүчеләр арасындагы каршылык түбәндәге строфада аеруча төгәл һәм оста итеп әйтелгән:

Куйса монда корткалар (карчык) төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип, анда назлы нечкә бил җылый!

Күренә ки, Тукайның илдәге ачлык уңае белән туган газаплы кичерешләре яшәп килүче стройны гаепләү акты булып яңгырый. Моңа шагыйрь отышлы поэтик чаралар, аерым алганда, каршы кую алымын оста куллану белән ирешкән.

«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш».
Казанның хәзерге Киров һәм Парижская Коммуна урамнарында элек зур бер базар булган. Анда кибетләр һәм лареклар тезелеп киткән. Аны «Печән базары» дип йөрткәннәр. Сатучысы да, алучысы да күбрәк татарлар булган. Ике урам кисешкән җирдә, мәчет янында Мөхәммәтҗан Хафиз дигән уртакул сәүдәгәрнең шкаф кадәр генә ларегы булган. Бу кеше үзенең искелеге, тискәрелеге, фанатиклыгы белән аерылып торган. Казанның иске фикерле сәүдәгәрләре, реакцион руханилары әнә шул Мөхәммәтҗан Хафиз тирәсенә тупланганнар, аның ларегы янына җыелып, гайбәт сатканнар, европача киенгән кешеләрне сүгеп калганнар, һәр яңалыкка «көфер» печате сугып утырганнар.
Тукай моңарчы да «Печән базары» турында күп ишеткән һәм фельетоннарында телгә алган була. Казанга кайткач, аңарда бу базар һәм кадимчеләр штабы — «Көфер почмагы» белән якыннанрак танышу теләге тумый калмаган, әлбәттә.
Шул вакытларда башында Гайнан Вәисев исемле ишан торган дини секта (мәзһәп, өстенлек итүче диннән аерылып, үзенчә дин тота торган кешеләр оешмасы) да шагыйрьнең игътибарын үзенә тарта. Вәисевчеләр үзләрен бозылмаган, саф ислам динен саклаучылар дип игълан итәләр. Үз мәзһәпләрен беркемгә дә буйсынмый торган оешма дип күрсәтергә, хәтта дәүләт законнарын танымаска азапланалар. Бу хәрәкәт үзенә күрә милли-колониаль изүгә каршы протестның бер күренеше иде, әлбәттә. Ләкин ул, пассив протест булып, самодержавиегә каршы революцион көрәштән читкә алып китә иде. Шуңа күрә вәисевчелек нигездә реакцион хәрәкәт иде.
Казан халкының игътибарын җәлеп иткән бер вакыйга да була. Гайнан ишан үзенә ияргән бер сәүдәгәрнең хатынын тартып алган икән.
Тукай, әнә шул хәлләрне, шул вакыйгаларны бергә туплап, сатирик әсәр язу фикеренә килә. Шулар турында уйланып йөргәндә, «Кисекбаш китабы» яки иске «Кисекбаш» дип йөртелгән борынгы бер әсәр хәтеренә килә. Китапны яңадан алып укый, һәм булачак әсәрнең сюжеты оеша.
«Кисекбаш китабы»ның кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең якыннары белән әңгәмә корып утырганда, кеше башы тәгәрәп килә. Дию, бу кешенең гәүдәсен һәм улын ашап, хатынын алып киткән. Хәзер аңа пәйгамбәрдән ярдәм кирәк. Мөхәммәднең гаскәр башлыгы Гали, диюне җиңеп, Кисекбашның хатынын коткарып алып кайта. Мөхәммәд башны тотып өшкергәч, Кисекбаш яшь егеткә әйләнә.
Тукай иске «Кисекбаш»ның шушы сюжет схемасын әсәренә нигез итеп ала. Кисекбашны Гайнан ишан тарафыннан кыерсытылган сәүдәгәр белән алыштыра. Ишанның үзен дию кыяфәтендә Кабан күле төбенә төшереп утырта. Моны без дию сараеның вывескасыннан да күрәбез:

«Монда сакин бужи фирка җания,
Табигыйннар мәзһәбе Гайнания» (Монда: Гайнан иярченнәре мәзһәбе.).

Гали батыр ролен башкаручы да табыла. Анысы — циркта көрәшүче төрек батыры Карәхмәт. Ниһаять, «Кисекбаш китабы»ндагы Мөхәммәд пәйгамбәрне күмәк образ — «Көфер почмагы» алыштыра.
«Кисекбаш китабы»ның сюжеты, хыялый, фантастик сюжет булып, ислам динен пропагандалауга хезмәт итә. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы исә фантастик алымнарга корылган булса да, аның сюжеты реалистик характерда. Беренчедән, вакыйга билгеле бер урында —Казан шәһәрендә бара. Икенчедән, бу вакыйгада катнашучылар, әкияттәгечә киендерелгән булсалар да, гап-гади кешеләр, Казанда яшәүче төрле социаль катлау вәкилләре. Өченчедән, персонажларны әйләндереп алган тормыш күренешләре һәм обстановка гап-гади, көндәлек детальләр ярдәмендә тасвир ителгән. Менә Печән базары. Халык мәш килә.

Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,

Берсе алдый, шунда берсе алдана.

Менә Карәхмәт утырган трамвай белән янәшә Кисекбаш тәгәрәп бара.
Бер көтү эт, һаулап-өреп, аның артыннан чаба, малайлар таш атып кала.
Күренә ки, Тукай, иске «Кисекбаш»ның формасын файдаланып, аңа бөтенләй башка мәгънә салган.
Хәзер әнә шул мәгънәне, ягъни «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасының идеясен ачыклыйк.
Поэмада төп персонаж — Кисекбаш. Димәк, әсәрнең идеясе беренче чиратта шушы образга тупланган.
Кем соң ул Кисекбаш? Нинди социаль катлау вәкиле? Аның кыланышында татар җәмгыятенең нинди сыйфатлары гәүдәләнеш тапкан?
Без Кисекбаш белән иң элек аның «Көфер почмагы» вәкилләренә әйткән сүзләре аша танышабыз.
«Баштан үткәнне сөйлимен, тыңлагыз,— дип башлый ул сүзен,— мин хаҗи — бардым хаҗә туксан тугыз». Димәк, бу кешенең дин белән алыш-биреше булган икән: күп

мәртәбәләр Мәккә шәһәренә хаҗга барган.
Мин гласныйлыкта тормышдым янә
Бу шәһәрнең Думасында ун сәнә (ел), —

ди ул аннары. Ә шәһәр Думасына күпчелек очракта купец-сәүдәгәрләр сайлана торган булган. Безнең Кисекбаш сәүдәгәр түгелме?

Һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым,
Сумына туксан тиенне чәлмешем.

Шулай икән шул, сәүдәгәр икән. Сәүдәгәрнең дә мәкерлесе, табыш өчен һичнәрсәдән дә тартынмый торганы. Әнә бит ул, үзен бөлгән дип игълан итеп, фабрикантларга бирәчәгенең ун процентын гына түләп котылган.

Итә ирдем көн дә бер Коръән хәтем (Коръәнне тулысынча укып чыгу),
Алмышым гомеремдә унбишләп хатын.

Бусы — Кисекбашның гаилә хәле, аның әхлагы, мораль йөзе. Үзе, изге кешеләр кебек, һәр көн Коръән укый. Ә үзе туктаусыз хатын алыштырып тора. Түбәндәге сүзләреннән аның изгелеге ни дәрәҗәдә икәне тагын да ачыграк күренә.

Кич барыр ирдем «Тәтәйләр» рәтенә,
Әүрелеп көндез кеше сурәтенә.

Ягъни төнлә бозык урыннарга йөри, ә көндез үзен тәүфыйклы, динле һәм намуслы кеше итеп тота.
Менә «көферпочмак»чылар Кисекбашка ярдәм итү чараларын эзли башлыйлар. Төрле тәкъдимнәрдән соң Карәхмәткә тукталалар. Озакламый батыр килеп тә җитә. Башны күтәрергә тырышып карый — булдыра алмый. Тагын ябыша, тирли, пешә, хәлдән тая, әмма башны селкетә дә алмый. Моның сәбәбен Кисекбаш үзе аңлата, бер түгел, меңләп Карәхмәт тә күтәрә алмас иде, ди.
Чөнки бар мең пот тәгассыб (искелеккә ябышып яту, фанатизм.) бу мидә.

Бу мидә йөзләп гыйнад (тискәрелек.) амбары бар.
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.
Бу мидә бардыр җәһаләт (наданлык.) ун вагон,
«Мин беләмлек» дәгъвасы (берәр нәрсәне дөрес дип исбат итәргә тырышу, претензия) — бер мең вагон.
«Иске — изге» фикре бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит — кяфер» — егерме склад…

Биредә Кисекбаш образына яңа буяулар, яңа сыйфатлар өстәлде. Ул, һәр искене изгегә санап, яңалык тарафдарларын кяферләргә тиңләүче сәүдәгәр икән. һәрнәрсәне белүче булып шапырынуы (мең вагон!) наданлыгына (ун вагон!) тиң. Искелеккә ябышып ятуы һәм кирелеге, тискәрелеге дә андый-мондый гына түгел, соңгы чигенә җиткән (мең пот фанатизм, йөз амбар тискәрелек).
Бу строфалардан, бу сурәтләү чаралары һәм сәнгать детальләреннән сезгә инде беркадәр таныш тип күз алдына килеп баса. Мәсәлән, Җиһанша хәзрәт һәм Хәмзә бай образлары белән танышкан идегез. Боларның кадимче булуын, татарлар тормышындагы феодализм калдыкларын яшәтергә омтылучы, һәр яңалыкка аяк чалучы икәнлеген күрдегез. Кисекбаш та — кадимче. Ул да яңалыкның явыз дошманы.
Югарыда татарлар тормышында сакланып калган феодализм калдыкларын яклаучыларның нигездә ике социаль катлауга караганы әйтелгән иде. Берсе — реакцион руханилар, икенчесе — иске фикерле сәүдәгәрләр. Кисекбаш соңгысына карый, һәм аның нәсел-нәсәбе Хәмзә байга барып тоташа. Әмма шул ук вакытта Хәмзә бай белән Кисекбашның бирелешендә зур аерма күзгә ташлана. Әгәр Хәмзә бай тормышның нәкъ үзендәгечә тасвир ителгән булса, Кисекбашның кыяфәте дә, кыланышлары да гадәти тормыш-көнкүреш логикасына туры килми.
Киселгән башның тәгәрәп йөрүе, сөйләшүе, фикерләве, әлбәттә, мөмкин түгел. Кабан күле төбендә дию сараеның булуына да без ышанмыйбыз. Арканның бер башын Кисекбашның теленә бәйләп, Карәхмәтнең күлгә чумуы да бездә елмаю уята. Ләкин, моңа карап, әсәр белән кызыксынуыбыз кимеми.
Хикмәт шунда: «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» — иң әүвәл, жанры ягыннан, сатирик әсәр. Аннары, ул — әкият чаралары һәм фантастика алымнары кулланып язылган сатира. Ниһаять, ул — иске «Кисекбаш»ка пародия.
Әсәрне укый башлау белән, без аның жанр үзенчәлеген тоеп алабыз. Шуңа күрә поэмадагы гадәттән тыш хәлләрне, арттыру һәм гиперболаларны, һич гаҗәпләнмичә, табигый кабул итәбез.
Мидә мең пот сыраның пары сакланып калуы, Кисекбашны кызганып, кәләпүшләр, тиреләрнең, он капчыкларының елавы, шәһәр эчендәге Кабан күленә җиде көн, җиде төн барулары, трамвайга тагылган диюнең котырынуыннан Казан кадәр Казанның харап була язып калуы — барысы да табигый тоела, әсәрнең жанрына кулай килеп тора. Шул ук вакытта арттыру һәм гиперболалар искелек тарафдарларын сыйфатлауда әһәмиятле эш башкаралар.
Югарыда без Кисекбашның үз-үзенә характеристика бирүен күреп үткән идек. Үз әшәкелекләрен Кисекбаш үз авызы белән сөйләп бирә. Тормышта, әлбәттә, алай була алмый. Әмма сатирик-фантастик әсәрдә бу мөмкин. Җитмәсә, Кисекбаш үзе турында теләсә кемгә түгел, бәлки искелек штабы булган «Көфер почмагы» «геройларына» сөйли. Башны тыңлап бетергәч, «хазирун», ягъни шунда катнашучылар:

«Аһ, нинди изге баш!»— диләр,
«Тик янә урнына ябышмас»,— диләр.

Әшәкелек җыелмасы һәм изге баш! Бу юллардагы үтергеч сатираны сизми мөмкин түгел. Өстәвенә бу строфа Кисекбашны кадимчеләр белән берләштерә, персонажның типиклыгын тагын да ачыграк күрсәтә.
Шулай итеп, Кисекбаш образында без кадимчеләрдәге, искелекне яклаучыларда күп кенә сыйфатларның гәүдәләнешен күрдек: наданлык, тискәрелек, икейөзлелек, бозыклык, табыш өчен бернинди әшәкелектән дә тайчынмау һ. б., һ. б.
Иске «Кисекбаш»тагы Мөхәммәд пәйгамбәрне «коллектив образ» — «Көфер почмагы» алыштыра дигән идек. Чынлап та, «Көфер почмагы»на җыелган халык әсәрдә бер тән, бер җан кебек сулый, сөйләшә, кайгыра, шатлана. Ара-тирә бу төркем эченнән аерым йөзләр дә күренеп китә, аерым бер кеше тарафыннан әйтелгән сүзләр дә ишетелеп куя: «Зари-зари егълады шәмче Гали», «Чапты китте Миңлебай чатыр-чатыр». Яисә менә Кисекбашка ярдәм итү юлын эзләү эпизоды.

Кайсы әйтә: «Патшадан солдат сорыйк,
Ул диюне җәдрә берлән аттырыйк».
Кайсы әйтә: «Садри Максуди барыр,
Мәсьәләне, бәлки, Мәҗлескә салыр».
Кайсы әйтә: «Камчылы ишан барыр,
Ул диюнең, бәлки, сихрен кайтарыр».

Шуңа да игътибар итик, Кисекбашка теләктәшлек күрсәтүче төркем эченнән аеруча картлар күзгә ташлана. Алар мәсьәләне хәл итүдә җитәкчелек итәләр.
«Ак сакаллар: «Нәрсә булды?»— дип сорый». «Шунда картлар җәмгулыб (җыелып) киңәштеләр». «Уртадан бер күп белекле карт кеше әйтә: «Бу хакта минем фикрем шушы»,— ди».
Башында иске фикерле картлар торган әнә шул төркем татар җәмгыятендәге феодализм калдыкларының гәүдәләнеше булып күренә. Тагын шунысы кызыклы: «Печән базары» «геройлары» патша хөкүмәтенә таяналар («патшадан солдат сорыйк»), Дәүләт думасына өмет баглыйлар (Дума депутаты Садри Максудины искә төшерәләр).
Кисекбашка ярдәмгә Карәхмәтне чакыру шулай ук билгеле бер мәгънәгә ия. Беренчедән, дию белән сугышырга сәләтле кеше ул заманда — цирк көрәшчесе. Икенчедән, театр һәм концертларга каршы булган иске фикерле кешеләр циркка бик теләп йөргәннәр. Бу уңай белән мондый фактны әйтеп китәргә кирәк. Карәхмәт килү белән, татарларның циркка агылуын күргәч, цирк хуҗасы Никитин, моннан файдалану өчен, бүтән көрәшчеләрне Карәхмәттән җиңелергә күндергән. Ләкин көннәрдән беркөнне, ни сәбәптәндер, көрәшчеләрнең берсе, хуҗа сүзен тотмыйча, Карәхмәтне чалкан салган. Түбәндәге строфа «мөселман» көрәшченең хур булуына ишарә:

Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,
Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…

Поэмада тагын Камчылы ишан телгә алына. Бу — шулай ук реаль шәхес. Авыруларны ул камчы орып «дәвалый» торган булган. Поэмада Камчылы ишан, өшкереп, Кисекбашның гәүдәсен кире кайтара.
Ниһаять, дию. Бу образда Тукай дини секта башлыгы Гайнан ишанны күздә тоткан дигән идек. Сарай капкасындагы вывескадан тыш, диюнең портреты да шул турыда сөйли:

Биниһая (иксез-чиксез.) зур башы — гөмбәз кадәр;
Ни сәбәптәндер, башында фәс тә бар.
Салынып төшкән килешсез мыегы —
Бик озындыр, мисле (нәкъ, кебек.) күсе койрыгы.

Карәхмәткә ачуланып әйткән сүзләре дә мәзһәпнең тоткан юлын аңлауга хезмәт итә.

Белмисең, махсус колониям бар минем,
Мәхкәмәм бар, автономиям бар минем.

Дию белән Карәхмәт арасындагы сугыш турында Тукай болай дип әйтү белән чикләнә:

Язмыймын сугыш нә рәсмә (ничек.) булганын,
Кайсысы җиңгәнен йә җиңелгәнен.
Гөрзи төшкәч, кайсы билдән батканын,
Кайсысының маңгаеннан батканын.

Иске «Кисекбаш»та исә Гали батыр белән дию нәкъ фантастик әкиятләрдәгечә сугышалар. Сугыш күренешенең Тукай поэмасына кертелмәве очраклы хәл түгел. Реалист шагыйрьне маҗара үзе кызыксындырмый, ул тормыш чынлыгын ачып бирүдә бер чара гына булып хезмәт итә.
Билгеле, Карәхмәт диюне җиңә. Ул аны, трамвайга тагып, «Печән базары»на алып кайта.
Дию белән «Печән базары» арасындагы каршылыкны ике лагерь арасындагы конфликт итеп карарга ярамый. Бу — бер үк реакцион лагерь эчендәге каршылык. Заманында демократик көчләр, шул исәптән Тукай, вәисевчелек хәрәкәтенә карата тискәре мөнәсәбәттә иделәр. Кадимчеләргә килгәндә, алар да вәисевчелекне өнәп бетермәделәр. Бусы беркадәр аларның наданлыгыннан, үзләренең тар карашларына сыймый торган һәрнәрсәгә дошман күз белән карауларыннан килә. Вәисевчеләр белән «көфер почмакчылар» арасында реаль каршылык та бар, әлбәттә. Соңгылары рәсми дин тарафдарлары булсалар, беренчеләренең дин тотулары үзенчәлекле. Тагын бер нәрсәне искә алырга кирәк: дию образында Гайнан ишанны тәнкыйтьләү Тукайның төп максаты түгел. Бу образ Кисекбашка салынган мәгънәне укучыга җиткерүдә ярдәмче роль генә уйный.
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында иске «Кисекбаш»та булмаган бөтен бер бүлек — дүртенче бүлек арттырылган.
Биредә Кабан күле турындагы легенда телгә алына. Янәсе, Мәскәү гаскәре килгәч, ханнар, вәзирләр, алтын-көмешләрен күлгә ташлап, Казаннан качканнар. Күл буе мәдрәсәсенең шәкертләре күлнең кипкәнен көтеп яталар. Күл кипсә,

Барча байлыкны җыячаклар имеш, һич һөнәрсез бай булачаклар имеш.

Бу урында Тукай яшь буынны физик һәм рухи яктан гарипләндерә торган иске мәдрәсәләргә, андагы уку-укыту тәртипләренә дә бер ук атып уза.
Шулай итеп, без Кисекбашның тирә-юнен, аның даирәсен күрдек һәм Кисекбашка тупланган сыйфатларның күктән төшмәвенә, бәлки әнә шул тирәлек җимеше булуына тагын бер кат ышандык.
Җыеп әйткәндә, шагыйрь үз милләтенең, алга киткән милләт халыклары кебек, үз язмышын үзе хәл итәрлек, алдынгы, белемле булуын тели. Әсәрендә җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне тәнкыйть итеп, күпләрнең битарафлыгына, юк эшне бар итеп йөрүләренә борчыла.
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы барыннан да элек Г. Тукайның никадәр зур сатирик талант иясе булуын раслый.

(Чыганак: Тукай Г. // Мәктәп укучысына ярдәмлек. Төз. Нурания Газизова. «Юлдаш» газетасы китапханәсе. Казан: Раннур, 2001. – 380 б.).



 

Комментарий язарга


*