ТАТ РУС ENG

Вәли-Барҗылы Мансур Бара–бара… кайту

Еракка китеп кара!
М. Әгъләмов

Үз ярларына сыеша-сыя алмыйча җәелеп аккан олы дәрьялар янында басып торганыгыз, бөтен рухыгыз һәм җаныгыз-тәнегез белән җилкенә-җилкенә шул шаулы дәрьяның дулкыннарына ияреп, күңелегездән каядыр ерак тарафларга ашкына-ашкына, очына-очына басып торганыгыз һәм бу илаһи минутларны озакка, гомер буена истә калдырырга теләгәнегез бардыр сезнең…
Әллә инде кечкенәдән әнә шундый тынгысыз җанлы су буенда үскәнгә һәм шигърият белән, күңелгә тулган моң-музыка белән әсәрләнеп яр буенда ялгызым йөргән бик күп язгы кичләр булганга, әллә бүтән төрле бер-бер сәбәп бар, тәгаен генә белмим, ни өчендер поэзия һәм музыка миңа һәрчак киң сулы әнә шундый олы дәрьяларны хәтерләтә, гел шуларны искә төшерә.
Еллар үткән саен мондый күзаллауны тормыш ныгыта гына бара. Ерак Көнчыгышта, мәшһүр Тын океан ярлары буенда яшәгәндә, океан кебек көчле һәм җанга якын, кадерле олы дәрья булып минем түш кесәмдә туган халкымның поэзия китаплары йөрде. Күңелемә, йөрәгемә әнә шул ике олы дәрья бер булып, берьюлы тәэсир итте. Анда яшәгәндә, Сибгат ага Хәким, Равил Фәйзуллин иҗатлары турында каләм тибрәтергә керешкәч, туган якны сагыну, җирсү хисе һәм әдәбиятыбыз мохитен юксыну тойгысы өстәлемдә яткан ак кәгазьгә әлеге олы дәрьялардан күчкән табигый һәм рухи көч белән бергә түгелде, бергә ташыды…
Менә хәзер дә мин олы дәрья — диңгез буенда басып торам.
Кара диңгезнең куәтле дулкыннары шаулый-шаулый ярга килеп бәреләләр. Алар серле ымнары белән үз телләрендә нидер сөйлиләр, нидер әйтергә телиләр төсле… Дулкыннарның тынгысыз тибрәнешенә вакытлыча туган ягыннан аерылган йөрәкнең кичерешләре дә кушыла бара…
Ә кулымда заманыбызның талантлы шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның әле яңа гына басылып чыккан китабы. (М. Әгъләмов. Киләчәккә кайту. Шигырьләр, балладалар, поэмалар. — Казан, 1987.) Иң башта, яңа китапны кулга алганчы ук, М. Әгъләмовның моннан егерме ел элек язган шигъри юллары хәтергә төшә: «еракка китеп кара»… Без, күпләгән татар укучылары, шагыйрьнең әлеге канатлы сүзләрен моңарчы бик еш файдаланган, төрле җай белән кулланган идек. Инде менә хәзер шагыйрьнең үз китабына карата да бик туры килә түгелме ул юллар? Чыннан да, бу очракка да туры килә алар — шагыйрьнең китабы туган җирдән бик еракта укыла ич. Бирегә үзебезнең Казаннан алып килдем мин аны!
Әйе, чыннан да бик ерак җир бу! Ераклык турында монда безнең туган як белән ике арада яткан ике мең чакрым юл сөйли… Ераклык турында диңгезнең өскә ишелеп килә торган дулкыннары искә төшерә… Без ияләшмәгән биек таулар, текә кыялар да атлаган саен игътибарны үзләренә җәлеп итеп ят җир, ят төбәк тойгымын — ераклык тойгысын көчәйтәләр…
Ләкин икенче бер яктан алып карасаң, бөтен планетаның, бөтен Җир шарының үзәге дә кебек тоела монда. Әнә шуны раслагандай, әйләнә-тирәдә планетаның төрле кыйтгаларыннан килгән күп төрле милләт вәкилләре мәш килә, безнең өчен ят тоелган аһәңнәр ишетелә. Үзара әңгәмәләр вакытында күп кенә халыкларның мөһим проблемалары калкып чыга, байтак уртак мәсьәләләр ачыклана.
Халыкара мөнәсәбәтләр куерып киткән тынгысыз урынга әверелгән Урта диңгезнең янәшәдә генә булуы да күңелдәге уртак борчуларны көчәйтә… Теплоход белән диңгез эченәрәк кергән чакларда күзгә ешрак күренә барган хәрби кораблар да кешеләрне, замандашларны планетабызның иң кайнар кичерешләренә якынайта.

Онытма, Европа,
Бу минем илем —
Яртысы Азиядә, яртысы синдә;
Димәк, Европа, Татарстанның
Яртысы Азиядә, яртысы синдә;
Димәк, Европа, минем өемнең
Яртысы Азиядә, яртысы синдә;
Димәк, Европа, минем миемнең
Яртысы Азиядә, яртысы синдә…

Мөдәррис Әгъләмовның әнә шундый сискәндергеч көчкә ия булган юллардан башланып киткән поэмасы безнең Татарстан кешеләренең генә түгел, ә бәлки күңелләре һәм уй-хисләре белән дөнья өчен борчылып яшәүче миллионнарның рухи халәтен чагылдыра. Ишетәсез, тоясыз микән — үзенең югары культурасы һәм купшы яңа модалары белән, бик күп бөек ачышлары һәм даһи укымышлылары белән мактанырга, горурланырга ярата торган Европа белән шагыйребез нинди кырыс тонда сөйләшә:
— Онытма, Европа!
Әмма без, бүгенге кешеләр, бу кырыслыкның сәбәбен яхшы беләбез. Европа егерменче гасырда гына ике олы кырылышны — ике дөнья сугышын кабызып җибәрде. Шуның аркасында дистәләгән миллион халыкның җаны кыелды, чәчәктәй гомере өзелде! Җир йөзендә моннан да зуррак җинаятьнең булуы мөмкинме?! Безнең уйлавыбызча һәм шагыйрь фикеренчә, бүген Европа барыннан да элек әнә шул турыда уйларга тиеш!
М. Әгъләмовның яңа китабы, шулай итеп, башыннан ук заманыбызның иң хәвефле кичерешләре эченә алып кереп китә. Җыентыкны ачып җибәргән әлеге поэма да гомум билгеле булган дежур сүзләр сөйләүче публицистик әсәр генә түгел. Европа белән ялкынлы сөйләшүгә шагыйрьнең авылдашы Шәйхинең дә, Шәрифәнең дә язмышлары килеп тоташа. «Үтерелгән бу кыз бала — ул минем сеңелем», «Үтерелгән бу ана — югары оч Миңнеш…»
Европаның бүгенге кешеләре дә поэманы укучыга реаль күзаллана:

«Париж урамыннан атлап килүче француз егете, ул элмәк
Безнең өстә…
Без синең белән күрештек Татарстан башкаласы
Казанда, айлы кичтә»,
«Чех кызы, исәнме!
Фучикны тудырган
Мәһабәт халыкның
Бер кызы — Казанда
Сәхнәгә калыктың…»

Әйе, Мөдәррис Әгъләмов поэзиясе дигән дәрьяның агымы сине бик тиз үзенә ияртә. Үзенә ияртә дә китаптагы тәэсирле шигырьләр, мавыктыргыч балладалар, драматик эчтәлекле поэмалар белән очраштыра. Аларда халык тормышы, кешеләр яшәеше киң һәм үзенчәлекле шигъри чагылыш таба. Китаптагы әсәрләрдә күпләгән кешеләр гомерен алып киткән олы даулар да, алардан соң мәңгегә күз яшьле булып калган тол хатыннар да, ятим балалар да яши:

Ә аның шикелле илемдә
Меңләгән хатыннар үлгәндер.
Онытма, кешелек,
Ул минем
Әнием иде бит,
Бердәнбер!

Биредә тагын ирләр һәм хатын-кыз мәхәббәтенең, егет һәм кызлар мәхәббәтенең күп төрле төсмерләре дә:

«Йортка кертү… Ярага тоз салган
Шушы әче сүзләр өченме?
Сөеп яшәмичә, үз иреңне
Төнлә чыгып эзләр өченме?»

Монда шулай ук ир-атларның һәм хатын-кызларның һәркайсыныкы аерым трагедия дәрәҗәсенә күтәрелгән бәхетсезлеге дә: «Акча салып, хатлар язып тордым. Шуның белән гөнаһ сипләгән. Балалардан оялырга иде. Балалардан… нәрсә җитмәгән? »
Әсәрләрдә бүгенге яшь җаннарның үзара мөнәсәбәтләреннән туган тетрәндергеч халәтләр дә бар:

«Сорама — ник болай, ник алай?
Ярып бак җанымны урталай.
Ярып бак, курыкма, эчкә кер!
Тапмассың син анда шик-мәкер».

Китапта урын алган поэзия әсәрләрендә халык яшәешенең мәгънәле күренешләре белән очрашасың, аларны бөтен рухың белән кичерәсең. Әнә шул очрашулар вакытында шагыйрь иҗатының бер зур үзенчәлегенә дә игътибар итә барасың. Ул үз шигъриятендә тормышны үткәнгә, бүгенгегә һәм киләчәккә бүлмичә — аны бер итеп, бербөтен итеп карый. Күренешләр, вакыйгалар кайчан һәм кайда гына барсалар да, шагыйрь аларны бер үк яшәешнең чагылышы итеп күз алдына китерә. Укучы алдында чорларга, дәверләргә бүленмәгән зур бер тормыш җанлана. Гүяки төрле чорларның төрле кешеләре безнең алда бер тормыш кичерәләр, көрәш һәм уй-хисләре белән тулы бер гомер үткәрәләр.

Давыллары хәтта берсен-берсе
Сүндермичә барган ялганып;
Әнә шулай Моабитка җиткән
Тукайлардан төшеп калган ут.

«Ут» исемле шигырьдә дә шулай бер-берсенә тоташкан давыллар бербөтенлекне, бер үк процессның дәвам итүен чагылдыра. Ягъни патша Россиясе чорында якты идеал өчен көрәшкән Тукайның һәм фашистлар тоткынлыгында кешелек ныклыгы күрсәткән Җәлилнең көрәше — асылда бер күренеш, дигән фикер үткәрә шагыйрь.
Инде без аңларга теләгән әлеге сыйфатны тагын да ачыграк күзаллау өчен авторның Володя Ульяновка багышланган «Син ул булып кара» шигыренә мөрәҗәгать итик.

Һәр яшь кеше үз дигәнчә бара,
Үз дигәнчә якты юл сала…
Син ул булып юлга чыгып кара
Тик бер генә тапкыр булса да.
…Егерменче гасыр бетеп бара,
Килер гасырга мин ышанам,
Бүген менә барып җитү кирәк,
Кайту кирәк Кокушкинодан…

«Бүген менә барып җитү кирәк» — шигъриятнең образлы теле белән әйтелгән бу сүзләр нинди мәгънә бирә? Кинәт чыккан буран аркасында Кокушкинога бара алмыйча торуын гына әйтергә телиме биредә автор? Бары тик шуны гынамы?
Һичшиксез, иң беренче, иң гади мәгънә биредә әнә шул — юлга чыга алмый тору: «Аты да юк хәзер. Чор атлары — Бульдозерлар әнә юл сала». Ләкин без әлеге шигырьне укый-укый бик яхшы итеп аңлый, төшенә барабыз: бу әсәр зуррак нәрсә турында, кешенең олырак сәфәре — рухи сәфәре турында. Әсәрнең исеме дә әнә шуңа ымлый, «Син ул булып кара» ди.
Димәк, биредә бүгенге яшь кешенең һәм, гомумән, безнең замандашыбызның Ульяновка таба юл тотуы хакында, тормышта, яшәештә аның сыман була алу хакында сүз бара.
Ә инде шигырьнең моннан соң килгән юлы «Кайту кирәк Кокушкинодан» хәзер безгә шактый җиңел аңлашыла. Биредә инде сүз Ульяновка барып җитә алган, ягъни халыкка һәм партиягә үзен аның кебек фидакарьләрчә, тулысынча, багышлый алган кешенең бүгенге чор эшләренә тотынуы, аларны тормышка ашыра башлавы хакында бара.
Күрәсезме, «бару» һәм «кайту» сүзләре аша, бер шигырь аша шагыйрь төрле чорларны, төрле кешеләрне ничек оста тоташтыра. Гүя алар барысы бер заман, бер дәвер кешеләре! Гүя без бүген яшь Ульянов белән бер елларда яшибез!
Әйткәнебезчә, монда Мөдәррис Әгъләмов иҗатына аеруча хас булган бер үзенчәлек, бер сыйфат зур роль уйный. Шагыйрь биредә сәнгать көченең чорлар һәм еллар каршында искерми, тоныкланмый торган дәрәҗәсенә ирешә. Ул кеше күңелендәге искә төшерү, уйлану һәм киләчәк турында хыяллануны — кыскасы төрле вакыт яссылыкларын, бер шигъри давыл итеп туплый. Элегрәк без күреп үткән «Ут» шигырендәге сыман, дөресрәге, аннан да ныграк укмашкан, берләшкән хәрәкәт, процесс барлыкка килә.
Мондый бербөтенлек тойгысы кешеләр тормышында, социаль реальлектә генә чагылмый. Шагыйрь аны бөтен тереклектә, бөтен табигатьтә нечкә тоя. Үз тирә-ягындагы табигать гүзәллегенә исе китеп, сокланып торганнан соң шагыйрь «Үзе бәхет бит ул» исемле әсәрендә болай ди:
 
Юк, түгел бу кошлар җыры гына,
Түгел кәккүк авазы гына.
Сине җиргә, күккә, тирәлеккә
Бәйли торган җепләр сузыла.

Әнә, күрәсезме, нечкә тойгылы кеше ничек итеп табигый бөтенлекне сиземли. Шул табигый гармония, бөтенлек уртасына ничек матур һәм ипле итеп үзенең кайнар хисләре, тирән кичерешләре белән бергә кереп урнаша, шунда ипле яши башлый. Менә шушы күренеш, әнә шундый бөек берлекне, бөек бөтенлекне, олы гармонияне нечкә тою Мөдәррис Әгъләмов поэзиясен гаять камил, тәэсирле, көчле итә.
Ә «Шигърият» дигән әсәрендә шагыйрь шушы күренешне ничек тоюын болай тасвирлый:

Тамырлардан актарылып менде,
Мине өскә,
Өскә әйдәде…
Күтәрелим дисәм, җиргә мине
Ычкынмаслык итеп бәйләде.
Яфрак булып яуды иңнәремә,
Карлар булып җанга иңде ул…
Шуннан бирле шаулый, шаулый, шаулый —
Табигатьме? Әллә минме ул?!

Безнең уйлавыбызча, китаптагы барлык әсәрләрдә диярлек алга сөрелгән бербөтенлек тойгысы — яшәешнең үткәнгә, бүгенгегә һәм киләчәккә бүленмичә каралуы, шулай ук китапка исем итеп куелган төшенчәгә җавап — иң калку һәм иң ачык булып шагыйрьнең «Бары хәтер» шигырендә әйтелә.
Анда М. Әгъләмов башта: «Хәтер һич тә үткен генә түгел, Хәтер — синең киләчәгең дә» дигән поэтик идеяне үткәрә, нигезли дә шуннан соң менә мондый чагыштыру ясый:

Юккамыни, бишегендә сыман,
Орлык ята гөл чәчәгендә.

Күрәсезме, шагыйрь безнең игътибар үзәгенә «орлык» дигән төшенчәне китереп куйды. Орлык — ул үткәннең нәтиҗәсе. Орлык — ул киләчәкнең башы. Шулай булгач, димәк, үткән белән киләчәк бер үк орлыкта очраша, кавыша, алар бер тән, бер җан булып яши!
Ә социаль тормышны, кешеләр яшәешен алсак — анда орлык хәлендә без үзебез түгелме соң?! Һәр яңа буын кешеләре үткән һәм киләчәк өчен әнә шундый орлыклар кебек бит!
Менә шул гаять мөһим мәгънә М. Әгъләмовның яңа китабындагы иң уңышлы әсәрләрдә үткәрелә. Без ияләнгән рәвештә өчкә аерып: үткән, бүгенге һәм киләчәк дип йөрткән бүленешне шагыйрь үзенең иҗатына бөтенләй бүтәнчә итеп — бер үк күренешкә, бер үк вакыйгага өч яктан төшкән яктылык кебек итеп файдалана. Әнә шулай өч яктан — үткәннән, бүгеннән һәм киләчәктән төшкән яктылык — аңа бик күп күренешләрне, вакыйгаларны, шәхесләрне социаль һәм фәлсәфи яктан тирән, масштаблы яктыртырга, күп төрле бәйләнешләрдә, катлаулы диалектик халәттә һәм торышта күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шагыйрьнең уңышлы әсәрләрендәге күренешләр һәм вакыйгалар, үзәккә алынган шәхесләр әнә шуңа күрә зур масштабка һәм киң полифоник эчтәлеккә ия. …Шагыйрьнең яңа китабы…
Басылып чыккан һәр китабы әдәбият өчен вакыйгага әверелгән шагыйрьләр була. Мөдәррис Әгъләмов та,— һичшиксез, безнең поэзиябезнең әнә шундый шагыйре. Кайчандыр күңелебезне кайнаткан уйларны яңадан өскә калкытыйк, искә төшерик… 1970 елда басылып чыккан «Кыңгырау» исемле китап дөньяга Мөдәррис Әгъләмов дигән өр-яңа шагыйрь тууын ышанычлы поэтик аһәң белән игълан итте… 1973 елда исә яшь шагыйрьнең «Учак урыннары» басылып чыккан. Ул елларда әдәби җәмәгатьчелек, поэзия сөюче яшьләр арасындагы кайнар-кайнар әңгәмәләр әле һаман да күңел түрендә… 1978 ел — М. Әгъләмовка иң җитди китапларыннан берсен — «Исәнме, йөрәк»не бүләк иткән ел. Шагыйрьнең дөньясы иң тирән һәм иң югары кайнарлыкта ачылган китап! Һәм инде менә 1987 елда—«Киләчәккә кайту»…
Шагыйрь турында Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми һ. б. үзләренең зур фикерләрен язып чыкканнар. Аларның сүзләрендә олы өмет, ышаныч ачык чагыла. Югарыда атап үтелгән китаплар, чыннан да, поэзиянең җитди юлын лаеклы дәвам итүне раслый, М. Әгъләмовның шигъри дәрьясы куәтле булуны күрсәтә.
Ләкин тормышның һәр өлкәсендәге кебек Мөдәррис Әгъләмов поэзиясендә дә еллар узу белән үзгәрешләр бара.
Шагыйрьнең китапларын янәшә куеп, яңадан һәм кат-кат укып карау шуны күрсәтә.
Беренче һәм аннан соңрак дөнья күргән китаплар безгә шагыйрь йөрәгеннән ургылып бәреп чыккан хисләр ташкыны турында сөйли. Шул хисләрнең яшәеш күренешләре белән аралашкан кардиограммасын сурәтли. Әнә шул хисләр, шул ялкынлы күңел халәте беренче чор әсәрләренең бөтен асылын һәм эчтәлеген тәшкил итә.
Ә инде безнең кулдагы соңгы китаптагы күпчелек әсәрләрнең эчтәлеген күңел халәте, йөрәк хисләре генә тәшкил итми. Биредә инде олы дөнья — чын һәм зур яшәеш күренешләре тулы көчләренә сөйлиләр, күрсәтеләләр, ягъни поэтик эчтәлек күбрәк вакыйгалар, реаль күренешләр аша ачыла.
Шагыйрь иҗатында барган бу үзгәреш тенденциясен, иң дәлилле итеп, китапка кергән поэмалар, балладалар раслый. М. Әгъләмовның моңа кадәр чыккан җыентыкларында бер генә эпик әсәр дә юк иде. Ә монысында шагыйрьнең үзе тарафыннан эпик әсәр дип жанры билгеләп куелганнары гына да дүртәү. Асылда, шулай ук эпик характерда булып, махсус билгеләнмәгәннәре дә шактый.
Ләкин «Киләчәккә кайту» китабын укыган вакытта эпиклык көчәю белән бергә икенчерәк төрле үзгәрешләрнең дә урын алуын сизми калу мөмкин түгел. Шуңа күрә менә хәзер, шагыйрьнең поэмалары турында сөйләшүгә күчкәнче, күңелне тырный торган әнә шул үзгәрешләр хакында да уйланып алырга кирәк.
М. Әгъләмовның беренче китапларындагы һәр шигырьдән ташып торган кайнар хис вулканы, кызганычка каршы, биредәге байтак кына әсәрләрдә суына төшкән. Җыентыкны ачып җибәргән беренче бүлектән соң андый шигырьләр һаман ешрак очрый башлый. Ә инде 65, 66 нчы битләрдә урын алган «Синең әкиятең» һәм «Тупыл» шигырьләре, 110, 113 нче битләргә урнаштырылган «Барыбер» һәм «Әгәр бер кызны яратсаң» әсәрләре бу күңелсез, күренеш хакында аеруча ачык сөйли. Менә бер өзек китерик:

Яңа йортлар булып калка шәһәрдә,
Алып чыга океаннарга, галәмгә —
Шул мәхәббәт тудырган бер могҗиза
Яхшылыкка хезмәт итсә әгәр дә,
Чәчәк атар иде дөнья… Кешегә
Янамаса үлем коралы булып.
…Күләгәсе кара булып төшсә дә,
Ак булып калыр барыбер ак болыт.

«Барыбер» дигән шигырьдән китерелгән менә бу юлларны хәтта М. Әгъләмовныкы дип ышанасы да килми. Беренче китаплардагы көчле хисләр, бер генә буш юл да бастырмый торган шагыйрь кая китте соң әле? Менә шуның ише шоп-шома һәм безгә, укучыларга, бер генә яңалык та китерми торган юллар ничек итеп килеп кергән аның китабына? Ә бит шигырьдә сүз мәхәббәт турында бара. Кешеләр өчен иң изге, иң кадерле булган хис хакында… Укучыларны зур кичерешләргә ымсындырган мондый җитди мәсьәләләргә шагыйрьнең җиңел карашын, әлбәттә, гафу итүе кыен. Әйе, кызганычка каршы, йомшак әсәрләр дә байтак кына урын алган бу җыентыкта. Без башта сүз алып барган тирән фикерле шигырьләр янәшәсендә алар, андый әсәрләр, бигрәк тә ачык булып күренәләр. 64 нче биттә «Урманнарга кереп китә идең…», 72—75 нче битләрдә «Хәерле юл!», «Җиргә иминлек теләп», «Тукай көне», «Үрләр дәшә киләчәккә» дигән шигырьләр бар… Укучы хәлне күз алдына дөрес китерсен өчен, шагыйрьнең «Хәерле юл» дигән шигырен озын булса да тулысынча китерик:

Керде январь… Илем туфрагына
Тәңкә-тәңкә карлар төшкәндә,
Тик бер теләк: бөтен планетада
Икмәк булсын һәрбер өстәлдә.
Керде январь… Юк, кайтмасын кеше
Таш гасырдан чыккан чагына;
Яхшылыкка юллар ачсак әгәр,
Яманлыкка юллар ябыла.
Керде январь… Ул бит безнең өчен
Ак карлары белән кадерле…
Алып барсын сугышларсыз чорга,
Хәерле юл аңа, хәерле!
Керде январь… Ул гадәти сыман,
Ул гадәти, әмма асылда —
Тагын бер адымга капка ачу
Егерме беренче гасырга.
Керде январь… Шатлык алып килсен
Җир шарында барлык өйләргә;
Кешелеккә язсын тагын мең ел
Искә алып аны сөйләргә.
Керде январь… Дәвам итсен безгә
Сугышларсыз яшәр дәверне.
Ак канатлы бураннары белән
Хәерле юл аңа, хәерле!

Укучыга шигырь дип тәкъдим ителгән бу язманы, мөгаен, һәркем һәм әнә шулай бик озак дәвам итә алыр иде. Дәвам итүен итә ала, ләкин һәркем булдыра алган дәрәҗәдәге иҗат инде бүген безне канәгатьләндерми. Андый әсәрләр безнең күңелләрдәге көчле рухлы ихтыяҗларга җавап бирә алмый. Биредә шагыйрьнең көчле йөрәк хисе юк, күңеленең тулып ташуы юк! Ә алар булмагач, гадәти, тыныч халәттәге кешенең гадәти тыныч сүзләре генә укучының игътибарын җәлеп итә алмый. Гәрчә анда матур-матур теләкләр белдерелсә дә!
Менә шушындый озын һәм көпшәк шигырьләрне укыганда инде бүтән әсәрләрдәге чын поэзиянең бәясен аңлый башлыйсың. Һәм менә шушындый әсәрләр белән очраша-очраша соңгы елларда ни өчен безнең шигырь китаплары азрак тарала башлауның да серенә төшенәсең… Чыннан да, барыбыз да белеп, аңлап торган элементар нәрсәләрне шигырь рәвешенә кертеп, көйгә салып сөйләп чыгу кемгә кирәк соң?!
Әйе, танылган шагыйрь китабын рухланып, зур өметләр белән кулына алган укучы, кызганычка каршы, биредә яхшы әсәрләр белән бергә эче буш булган язмаларга да юлыга… Тик менә ни өчен андый әсәрләр Мөдәррис Әгъләмов кебек шагыйрьләр китабына да үтеп керә соң? Бу да безнең поэзиядә талымсызлык көчәюгә бер мисалмы? Соңгы елларда шагыйрьләребез арасында калын китап чыгарырга, зур күләмле поэма язып аны һичшиксез бастырырга теләү киң таралыш тапты. Әнә шундый калын китап белән озын поэма авторы булу иҗат эшендәге ниндидер бер дәрәҗә, югары баскыч кебек карала башлады хәзер.
Шулай икән шул: озаграк вакыт дәшми торсак — яхшының яхшы икәнен, начарның начар икәнен әйтми яшәсәк — безнең яхшы дигән кайбер шагыйрьләребезнең китапларына да йомшак әсәрләр үтеп керә башлый, таләпчәнлек кимүнең билгеләре китапларда бик тиз күренә икән.
Шагыйрь М. Әгъләмов үзенең «Урманнарга кереп китә идең» дигән юллардан башланган шигырендә болай дип яза:

Гөлләр йөгерә, гөлләр кая чаба?
Кая таба чаба тугайлар?..
Бик күп нәрсә калды җырда гына…
Сөйләргә дә ярый…
Ни файда?..

Ә бит табигатьнең әкренләп һәлак булуы хакында безнең танылган шагыйребез тирәнрәк, укыган кешенең үзәге өзелерлек итеп яза ала иде. Ул вакытта инде бу шигырь ахырындагы шикелле битараф, тыныч һәм начар тенденция белән килешүне белгерткән «Сөйләргә дә ярый… Ни файда?» дигән сүзләр тормас иде. Андый шигырь язылган очракта ул инде безне тетрәндерер, озак вакыт исебездән чыкмас, күп нәрсәгә күзебезне ачар иде! Ә биредә шагыйрь хәтта үзенең битарафлыгы укучыга да күчүдән курыкмыйча «ни файда?» ди…
Китаптагы кайбер әсәрләр (мисал өчен, 115 нче биттәге «Безнең җыр» шигыре) хәтта бүтән авторларның шигырьләренә дә охшап китәләр:
 
Син аны үзенә диеп
Ышанып кабул иттең…
Еракка алып киттең дә
Озын гомерле иттең.

Бу көннәрдә бик егн ишетелә торган җыр сүзләрен хәтерләткән мондый юллар инде М. Әгъләмов китабына кермәскә тиешләр иде.
Логика аксаган һәм сүзнең, фикернең мәгънәсе чуалып китә торган әсәрләр дә очрый. Китапка әйбәт исем биргән «Киләчәккә кайту» дигән шигырьнең үзендә дә — шагыйрь әйтергә теләгән поэтик мәгънәнең күп катлылыгын төшенгән хәлдә — логик эзлеклелек җитеп бетмәвен әйтергә кирәк. Әсәрдәге эчтәлек тирәнлеген бит буталчык һәм томанлы фикерле юллар түгел, ә ачык шигъри күзаллаулар бәйләнеше тудыра!
«Киләчәккә кайту» китабын укыганда, шундый кызыклы бер халәт кичерәсең, гүя бу китапка ике төрле шагыйрьнең шигырьләре, әсәрләре килеп эләккән дә аларны ни өчендер бергә аралаштырып биргәннәр. Бүлеп куймаганнар. Әле генә без сүз алып барган байтак кына уңышсыз әсәрләр гүя ниндидер бер билгесез авторныкы. Тиз-тиз һәм шоп-шома иттереп кенә шигырь коеп куя торган шагыйрьнекеләр.
Ә китапның беренче бүлегендәге шигырьләр, аннан соңгы бүлекләрдәге уңышлы әсәрләр һәм балладалар белән поэмалар — болары инде безнең танылган шагыйребез Мөдәррис Әгъләмовныкылар! Аларны инде һичкемнеке белән бутап та, беркемгә биреп тә булмый! Бер китап менә шундый ике тойгы уята… Ике төрле шагыйрь белән очраштыра…
Поэмалар… Балладалар… Алар безнең укучыга нинди рухи азык бирә? Бүгенге шигырь сөючене алар нәрсә белән куандыра?
Җыентыкны ачып җибәргән «Онытма, Европа» поэмасы хакында алда сүз булган иде инде. Хәзер «Көтүче малай» дигән әкият-поэмага тукталып узыйк.

Борын заманнарда түгел,
Борын төбендә генә.
Аваз салып кара малай
Якты дөньяга килә.

Әкият-поэма әнә шулай, чыннан да, халык әкиятләренә охшап, җиңел һәм җитез агышта, мавыктыргыч вакыйгалар белән күңелне кызыктыра-кызыктыра башланып китә. Күрәсезме, беренче юлларда ук дөнья белән контраст бирелә: якты дөнья һәм кара малай. Бу инде укучыга кайбер нәрсәләрне әкрен генә сиздереп, аның күңелен сагайтып куя… Әсәр шулай әкият рәвешендә бара, ләкин анда бик тә тормышчан эчтәлек ачыла. «Көн үсәсен көн үскән, Ай үсәсен ай үскән» кара малайның язмышы җиңел түгел. Кара малай — ятим малай… «— Кеше булмас, бәхетсез, — ди Түбән очның Фәхриясе. — Ятим артса, бәхет кими, — ди Аръякның Наҗиясе». Авыл кешеләрендә кара малайга карата әнә шундый караш урнаша. Аның күп кенә балалык шуклыкларын да җиңел генә үткәреп җибәрмиләр әлеге апалар, усал телләре белән нәтиҗә ясап куярга ашыгалар…
Көннәрдән бер көнне авылдагы бу баладан котылыйк дип, кара малайны көтүче итеп куялар. Ул маллар туплап кырга чыга… Ә анда: «Сайрап җибәрмәсенме бер Туган якның сандугачы ».

Шунда үсмер телсез кала,
Җиргә бага, күккә бага.
Көтелмәгән кодрәт белән
Моң бәрелә күкрәгеннән.

Поэманың менә шушы өлеше игътибарга лаек. Чөнки биредә сүз без исемнәрен яттан белгән бик күп бөек кешеләрнең язмышларындагы мөһим борылыш турында бара. Кечкенәдән үк тормыш авырлыгын татый-татый үскән җаннарның халык өчен бик тә кадерле шәхескә әйләнеп китүе бу! Халык күңелендә ни барын, андагы моңны, аның рухи халәтен якты йолдыз сыман балкытучы алар. Шагыйрь биредә хезмәтнең иң югары ноктага күтәрелгәнен — иҗади яссылыктагысын ала. Ләкин менә бу җырчы егет язмышында безнең илебезнең бик күп хезмәт каһарманнары да үзләрен — үз язмышларын танырлар. Чөнки шагыйрь яшәү диалектикасын нечкә тоя: зур шәхесләрнең зур каршылыкларны җиңә-җиңә генә зурлыкка ирешүен сәнгать чаралары аша оста тасвирлый.
Әсәрнең ахыры ничек бетә соң дисезме? Авылдашлары, басуга эшкә чыккан әлеге усал телле апалар, радиодан кара малайның җырлавын тыңлыйлар:

«…Һәммәсен дә рухландырды
Шушы җирнең бер бәндәсе».

Тормыш авырлыклары каршында кешенең сынмавы, киресенчә, аларны җиңә барып, үз яшәве аша рухи батырлык, башкаларга якты үрнәк күрсәтүе, кешенең бөеклеген раславы — М. Әгъләмовның башка поэмаларында да шигъри фикер үсеше әнә шул юнәлештә бара. «Көтүче малай» поэмасында без күреп үткән кара малай язмышы «Акмулла арбасы»нда тагын да югарырак баскычка күтәрелә. Биредә шәхеснең көрәше тагын да көчәя, конкретлаша, һәм шул ук вакытта аның масштабы да киңәя.
Ләкин бу поэма һич тә бер Акмулла турында гына түгел. Чөнки М. Әгъләмов башта ук эчтәлекне киң һәм ерак тарихи фонда иңли, кузгалып киткәндә үк фикер сөреше зур чорлар фонында бара. Поэманың һәр юлы әнә шул сәбәпле үткәнгә дә, бүгенгә дә карый:

Шигырь язып Тукай булмакчылар,
Акмулла ул, әйе, тикмәгә
Үзе белән йорт салырга — корал,
Сабак өчен китап йөртмәгән.

Бүген әдәбият белән шөгыльләнүче бик күпләргә үрнәк булып еллар аша бара, тәгәри бирә Акмулла арбасы… Ул арба өчкә бүленгән: аның беренче бүлегендә шагыйрь үзе утырып йөргән, һәм тагын —

«Янәшәдә ике бүлек кирәк
Шагыйрь булыр өчен иң элек:
Кара эшне сөю — беренчесе,
Икенчесе китап — җылы сүз». 

Шундый шигъри тәгъбирләр аша безнең алда халыклар хәтеренә озак кереп калган зур шәхес образы гәүдәләнә. М. Әгъләмов үзе дә аның белән чын мәгънәсендә рухланган, чын илһам кичереп язган!
М. Әгъләмовның яңа китабындагы поэмалар арасында иң уңышлысы — укучыга иң тирән фәлсәфи һәм әхлакый эчтәлек алып килгәне — «Тукайдан хатлар» поэмасы. Бу әсәр шагыйрьнең олы проблемалар күтәреп, аларны оста, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә хәл итә алуын раслый.
Тукай… Соңгы елларда шунысы уйландыра: бүген бу кадерле исемне әйткәндә без һәрчакны да Тукайның гаять тирән мәгънәле тормышын, дөнья караңгылыгы белән кискен рәвештә бәрелешкән тетрәндергеч язмышын исебездә тотабызмы? Без, бүгенге рәхәт тормышта яшәп, әлеге исемне еш кабатлаучылар, Тукай язмышының, Тукай шәхесенең иң асыл, иң төп сыйфатларын онытмадыкмы — аларны хәтердән чыгармадыкмы? Без бүген Тукай юлына, Тукай рухына тугрымы? Һәм инде ахыр килеп: әдәбияттагы хәзерге иҗатчыларны егерме җиде яшендә якты идеал өчен көрәшә-көрәшә һәлак булган япь-яшь Тукай белән янәшә куеп карау ниндиерәк нәтиҗәләр бирер иде икән?
Бүгенге поэзия һәм аның тормыштагы роле турында уйланган саен һәрвакыт диярлек әнә шундый сорауларга килеп чыгасың. М. Әгъләмовның «Тукайдан хатлар»ы да күп төрле фикерләр кузгата. Төрле чорларны, төрле елларны, төрле шәхесләрне бергә колачлый торган уйлар, хисләр алар.
Поэма өчен реаль җирлек булып Тукайның төрле елларда төрле кешеләргә язган хатлары хезмәт итә. Унөч хаттан алынган унөч өзек поэма бүлекләренә рухи кереш, ачкыч ролен үти.
«Тукайдан хатлар» белән танышканнан соң, күңелдә туган иң тәүге тәэсир, иң беренче фикер шундый: әсәр бөек шагыйрь образын аңлауда, күзаллауда алга таба атлаган зур бер адым булып тора.
Биредә, моңа кадәр бу темага язылган байтак иҗат җимешләреннән аермалы буларак, Тукай образы бер үк вакытта үз чорының конкрет җирлегендә дә һәм күп чорлар, күп гасырлар өчен хас булган, искерми торган мөнәсәбәтләр — әхлакый һәм фәлсәфи конфликтлар эчендә дә карала. Әсәрдә реаль Тукай образы белән лирик герой образы (ул да шагыйрь) бергә кушылу әнә шундый киң масштаблылык, монументальлек хасил итә.
Төрле чорлар һәм геройлар белән ялгануның матур нәтиҗәсе буларак, әсәрдә гәүдәләнгән Тукай образы гаять үсә, күтәрелә. Әлбәттә, Тукай үзенең кыска гына гомере белән дә шигъри бөеклекнең гасырлар буена искерми торган үрнәген биреп калдырды. Бу факт үзе М. Әгъләмовка күпмедер дәрәҗәдә булышкан дияргә мөмкин… Ләкин ничек кенә булмасын — поэманың төп уңышы: халык шагыйренең зур һәм җанлы образын тудыруда.
Тагын шунысына да игътибар итик: күп гасырларга халык шагыйре булып калырдай андый образның нигезе өчен дә Тукайның үз сүзләре җирлек хасил итә, «Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы». Менә бу юлларда халыкның чын шагыйре булып туган моңлы җанның бар булган бәхете дә реаль тормыштан, бүгенге көннән генә канәгать кала алмыйча гел алга, гел матурлыкка ашкынган, шуңа күрә әле үзен бүгенге җиһанга ят итеп тойган нечкә күңелле трагик язмышлы җан да! Барлык зур шагыйрьләр язмышы өчен диярлек хас шушы үзәкне дөрес тотып алу, Тукай хакында шигъри фикер йөрткәндә аны нигез итү — поэмага уңыш китергән көчләрнең зурысы.
М. Әгъләмов күп кенә олы шагыйрьләрнең әнә шундый мәңгелек бәхетләрен һәм шул бәхет белән бергә, янәшә үк, икесе бер бөтен булып йөргән мәңгелек трагедияләрен поэмасында реаль тасвирлый.
Әсәр Тукай гомереннән, аның ялкынлы хатларыннан кузгалып китә дә, сәнгатьнең бөек көче ярдәмендә, халкыбызның Тукайга хәтле булган уллары язмышын да, аннан соң яшәгән моңлы җаннар тормышын да бергә колачлый, һәм шуның аркасында үзәккә, уртага куелган Тукай образының эчтәлеге гаять тирәнәя, киңәя.

Тукай ераклашкан заманда
Азмыни ул көлеп йөрүчеләр
Тик шүрәле кытыклаганга.

Күрүебезчә, поэмада «Тукайдан ераклашу» дигән сүз ул һич тә вакыт узуны, күп еллар үтүне генә белгертми. Бу сүз — чын, олы шагыйрьлекнең үзәк юлыннан читләшү, шуннан ераклашу дигән сүз. Мондый хәлләр һәрбер чорда булырга мөмкин. Әнә шуңа күрә поэманың багышлау өлешендә үк укучының хәтеренә сеңәрлек итеп болай диелә:

Тик сорала шигъри матурлыктан
Матурлыкта булсын батырлык!

Бу юллар аша гына да әсәрнең бөтен ялкынын һәм рухи үзәген чамаларга мөмкин. Бер үк вакытта әлеге сүзләр төрле чорларда төрле хәйләләр белән шигъриятнең ялкынлы гражданлыгын киметергә теләүчеләргә карата кискен каршы төшү булып та яңгырый. Тукайлык, аның юлына тугрылык — чын шигърият, көчле шигърият — ул һәрвакыт Матурлык белән Батырлыкның бербөтен булган ялкынлы гармониясе дигән сүз.
Әсәрнең тагын бер уңышы шунда: бөек шагыйрьнең бөек батырлыгын ул үз халкының авыр һәм катлаулы көрәш процессында ача. Бу көрәш — самодержавиегә каршы, социаль гаделлек, чын ирек, рухи яңарыш өчен көрәш. Автор үз әсәрендә халык тормышын шактый киң планда тасвирлый, социаль күренешләрне һәм тенденцияләрне бар катлаулылыгында аңлый:

Исереге дә шул, аегы да,
Казаны да шул ук,
Җаегы да.
Баер өчен җанын фида кылыр
Җае гына чыксын,
Җае гына…

Поэманың «Учак сүнеп, тимер калачак» һәм «Җирдә апрель» дип исемләнгән бүлекләре халыкның революцион көрәшен югары шигъри дулкында сурәтләү белән аерылып торалар. Аларда бер яктан, «Ничә гасыр буе агып килгән чүп тыгылган. Азмы шакшылар?!» булса, икенче яктан, «Син агымны туктатырмын димә, Актарылып чыкса, бер бәреп!» — дигән юллар.
Шагыйрь Тукай әнә шул ташкын, көрәш эчендә, шуның уртасында булуы белән бөек һәм көчле!

…Үз дигәнчә бара халык һаман,
Үз дигәнчә бара кешелек.
Казан өязендә кыссаң аны,
Ул Җаектан чыга бүселеп.
Син сөрәсең аны мәсләгеннән,
Ә ул урап бөтен Җир шарын,
Бер гасыр да узмый, кире кайта
Эзләп тамырын, эзләп туфрагын.
Нишләтергә мөмкин бу халыкны
Җылаганда хәтта җырласа?
Ул барыбер кайта сөргеннәрдән,
Җырда кайта — ни дә булмаса.

Әйе, М. Әгъләмов менә шундый шигъри юллар белән тагын бер мәртәбә раслый: шагыйрь үз халкының язмышы белән аерылгысыз береккәндә генә, аның олы көрәше эчендә генә олы шәхес, чын гражданин булып җитлегә ала!
Тукайның апрель аенда — бөек уяну вакытында башланып, апрельдә өзелгән гомере дә тоташтан язгы ташкын! Тормышны, дөньяны чистартучы, сугаручы куәтле язгы ташкын ул — Тукай һәм Тукай рухы! Поэма бездә шул ышанычны ныгыта.
«Тукайдан хатлар». …Әсәрнең исеме шулай куелган. Моның да сере, хикмәте бар. Юк, бу поэма шагыйрь хатлары турында гына түгел. Поэмада Тукайның бүгенгә төбәлгән йөрәге, күңеле. Поэма — Тукайны бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерергә тырышу. Тукай рухын бүгенгә ялгарга, кушып җибәрергә омтылу.
Шулай итеп, шагыйрьнең яңа китабын уку процессында төрле дәрәҗәдәге шигъри әсәрләр белән очрашабыз. Күргәнебезчә, аларның бер ишләре безне мавыктыра, дөнья һәм яшәеш турында яңа хис-кичерешләргә алып килә. Ә икенчеләре исә «урта кул поэзия» дип йөртә торган дәрәҗәдә генә язылганнар. Ягъни артык тир түкми, авырлык күрмичә — җиңелчә, шома гына. Кайчакта «газета шигырьләре» дип тә йөртелә торган югарылыкта гына…
«Синең кулда каләм» дигән шигырьдә М. Әгъләмов үзенең поэтик декларациясен болай белдерә:

Үз сукмагың!
Үзең салдың,
Беркем көчләп кертмәгән.
Карасы бетсә, каның бар —
Халкың тапшырган каләм.
Атаң-бабаң беркайчан да
Уракка кичекмәгән.
Син дә кырда. Синең кулда
Халкың тапшырган каләм.

Менә бу юлларны укыган вакытта без шулай да чын шагыйрь, элекке китаплары аша без белгән шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка ныграк ышанабыз. Чөнки әлеге юллардан ихласлыкны, фидакарьлекне, үз эшеңә, үз иманыңа тугрылыкны сизмичә, тоймыйча калу мөмкин түгел. Аларда ярсу хис, кайнар йөрәк авазы! Шигъри чагыштырулар да иң җитди халәттә, максимализм дәрәҗәсендә. «Язарга караң бетсә — каның бар», «Атаң-бабаң уракка кичекмәгән, син дә үз кырыңда шулай бул!» Иҗатка мондый караш, билгеле, укучының өметен арттыра.
Ә инде М. Әгъләмовның «Соңгы чиктә» дип исемләнгән һәм китапны ябып куючы шигыре безнең күңелгә тагын да хушрак килә:

Ахыргача! 
Ахыргача барам! —
Юк калмады көчне саклар чама.
Чорлар аша хәбәр китерергә
Янып егылачак атлар чаба.
Яңа гасыр әнә капка ача —
Ахыргача барам,
Ахыргача!

Әйе, әлеге ялкынлы юллар нәкъ менә без белгән шагыйрь юллары! Нәкъ менә Мөдәррис Әгъләмов кайнарлыгы! Шуңа күрә, без аның ахыргача, хисләрне сүрелдермичә барачагына ышанабыз. Очраклы шигырьләр белән юлдаш булмас дип тә ышанабыз…
Чөнки… Чөнки «синең кулда — халкың тапшырган каләм! »


1988

 

(Чыганак: Вәли-Барҗылы М. Күңелем кошы: Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары  өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004)



 

Комментарий язарга


*