Яшь язучылар белән ихлас әңгәмәләр вакытында кайчак шаяру катыш шундый сорау куела: безнең чорда ничек итеп бөек булырга? Юк, очраклы сөйләшү уңаеннан шаяру аша гына килеп чыкса да, җитди мәсьәлә бу! Безнең фикер сөрешебез дә хәзер нәкъ менә шушы проблемага килеп терәлде.
Тормыш агышы китереп чыгарган һәр сорауга җавап бирүдә үткәннәр тәҗрибәсе зур ярдәм итә. Биредә дә шулай эшлик — тарихи мисалларга мөрәҗәгать итик. Безгә иң якын булган бөек шагыйребез Тукайны мисалга алыйк. Аны бөек иткән төп сәбәпләр нинди соң?
Әйе, шагыйрьнең яшәү еллары тарихи яктан халыкның милли аңы уяну чорына туры килү аңа бөеклек баскычларына атларга ярдәм иткән. Бишенче елгы революция дулкыны аңа һәм тагын бик күпләргә рухи көч, рухи канат биргән. Галимнәребез язуынча, бусы — бәхәссез хакыйкать.
Әмма Тукайны бөек иткән, шул ук чорда яшәгән һәм талантлы булган башка бик күпләрдән аерып куйган тагын бүтән сәбәпләр дә бар бит әле. Алары ниндиләр соң?
Биредә мин ул сәбәпләрнең икенчесе итеп Габдулланың шәхси язмышы авыр булуны, аның йөрәгендә кечкенәдән үк бихисап кайгы-хәсрәт, аһ-зар җыйнала килүне; дөнья зурлыгындагы әнә шул газаплы тойгылар дәрьясының бер кеп-кечкенә кеше күңеленә күпләп тула, йөрәгенең моңнан тулыша баруын әйтер идем.
Әнә шулар инде табигать тарафыннан талант бирелгән Габдуллага чын халык улы булырга — милләтнең иң тирән, иң газиз кичерешләрен нечкә тоярга, аларны халыкчан моңлы итеп җырларга булышкан… Кыскасы, шагыйрьнең йөрәге кечкенә яшьтән үк язмыш тарафыннан халык йөрәге белән бер итеп ялгап куелган. Халыкның иң авыр хәсрәтләре сөзелеп-сөзелеп әнә шул учакка — шигъри йөрәккә тупланган! Иҗат чоры башлангычтан киң массаларга тәэсир итә алырдай көчле һәм ялкынлы җырлар булып бәреп, ташып чыгар өчен!
Бусы — икенче сәбәп, шагыйрьнең шәхси язмышы булды. Ләкин бөеклек өчен әле тагын бер момент зур әһәмияткә ия. Әнә шулай күпне кичергән шәхеснең замана тормышында яшәү рәвеше, аның көн итү, гомер итү принциплары нинди булу хакында сүз бара.
Тукайның яшәү рәвеше нинди булган соң? Туры Тукай. Менә шушы ике сүз аның бөтен яшәү рәвешен ача да сала? Тукай үз тормышында гаделлектән, дөресен, турысын әйтүдән башка бүтән бернинди максатны да белми! Аңа бернинди хәйлә, алдын-артын уйлап тору, төрле якны үлчәп, салкын акыл белән исәп-хисап ясау хас түгел! Тормыштагы теге яки бу күренеш аның сизгер һәм керсез йөрәгендә нинди тибрәнеш тапса — шул моң, шул тирбәнеш туп-туры килеш, бары тик көчәеп, зур тәэсир алып дөньяга чыга. Ата башлаган вулкан сыман булып — туры сүз, туры хис, тугры йөрәк яшәеше бәреп чыга.
Әйе, үз чорының авыр шартларында яшәгән Тукайдан матди яктан өстен кешеләр күп булган. Кечкенәрәк буйлы һәм ярлы Тукай янында алар кәпрәеп, үзләрен дөнья хуҗалары санап йөргәннәр! Борынны югары чөеп!
Ә Тукайны нәрсә тоткан соң аларга баш июдән, алар янында ялагайланып, бил бөгеп йөрүдән? Шәхси тәкәбберлек кенәме?
Юк, ул гына түгел! Зур шәхесләрнең бөтен зурлыгы да әнә шунда — ялагайлыкка һәм хәйләгә таянуда түгел, ә үзеңнең намуслы һәм халыкка тугры йөрәгеңә таянуда! Чөнки тугры йөрәк гәүдәне дә туры итә, тоткан юлыңны да туры итә!
Без сабак алырдай тагын бер асыл сыйфат бар Тукайда. Әнә шул тугры йөрәк җырын, тугры йөрәк хисен — кайнар килеш, әз генә дә суынырга ирек бирмичә — халыкка, укучыга җиткерә ул! Шунда ук бастырып чыгара, хисләренә киң дөнья күрсәтә.
Искә төшерик: теге яки бу вакыйга уңае белән тәэсирләнеп, Тукай кичтән шигырь яза, ә икенче көнне ул әсәр матбугатта басылып чыга. Димәк, әлеге вакыйганың шагыйрь йөрәге аша үтеп тагын да ачыкланган мәгънәсе халыкка шундук барып җитә. Әлеге иҗтимагый күренеш халык күңелендә тагын да ныграк үзләштерелә яисә инде кире кагыла. Һәрхәлдә, Тукайның туры сүзе укучыны битараф калдырмый!
Әнә шуңа күрә, һәрдаим үзен халык белән, аның көрәше белән бәйләнештә сизеп яшәгәнгә, шул бәйләнеш җебен көчле сизгәнгә, Тукай күп, бик күп яза. Ул инде үзен яшәүнең, тормышның бер поэтик двигателе, моторы сыман тоя башлаган, күрәсең!
Шагыйрьнең кайсыбер елда алтышар, җидешәр китап бастырып чыгаруы да юктан түгел. Ул, дөнья вакыйгалары белән бер сулышта яшәгәнгә күрә, бүтәнчә эшли алмый, бүтән сүлпәнрәк ритмда яза һәм бастыра алмый! Аңа, Тукайга, Тукай ритмы, Тукай кайнарлыгы һәм Тукай кызулыгы кирәк!
Менә шундый кайнар дулкын — бәләкәй чагыннан алып гомер соңына кадәр дәвам иткән кайнар дулкын — шагыйрьнең бөеклеген билгеләүче иң мөһим факторлардан берсе.
Инде хәзер үзебезнең чорга һәм Тукай яшендәге шагыйрьләребезгә кайтыйк. (Сүз уңаеннан искәртеп үтик: бездә әле иллегә җиткәч тә яшь булып йөрүче «өйрәнчекләр» бар!)
Тарихтан мисал алып, бөек шагыйребез Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты аша, без бүгенге яшь шагыйрьләргә якты маяк булырдай көчле учак, көчле үрнәк күрдек.
Бүген әнә шул маякка таба — иҗатның шундый көчле учак сыман балкып торуына таба баруны, хәрәкәт итүне каян һәм нәрсәдән башларга соң?
Минемчә, биредә безгә тәрбия өлкәсендәге бер ялгыш карашны төзәтүдән башларга кирәк. Без балага бәләкәй вакыттан ук барысын да бирәбез, ә аның үзеннән сорарга онытабыз. Аның үзеннән сорауны кирәк дип тә санамыйбыз… Без балага ашарга да бирәбез, кием дә бирәбез, үсә төшкәч белем дә бирәбез,— кыскасы, барын да бирәбез! Ә бит ул үзе дә — тере, ул үзе дә безнең кебек үк кеше, җан иясе! Шулай икән, алайса нигә соң аны һәртөрле актив хәрәкәттән, кечкенә булса да көрәштән читтә калдырабыз? Аны нәрсә өчен дә булса тырышу, көрәшү процессына тартмыйбыз?
Баланы пассив хәлдә тоту,— минемчә, безнең бүгенге тәрбия процессының шактый зур кимчелеге. Бигрәк тә шәһәр җирендә, ир балалар тәрбияләгәндә, физик хезмәт чагыштырмача азрак кулланылган җирдә, без тиешле шартлар булдыру — беренче чиратта баланың үзеннән активлык сорый торган мохит булдыру хакында бик җитди итеп уйланырга тиеш. Көчле, матур шәхесләр тәрбияләү кебек зур бурыч бүген бездән әнә шуны таләп итә!
Әдәбият өлкәсенә күчеп, яшь язучыларны дөрес тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә дә нәкъ шулай. Югарыда күреп узуыбызча, хәзергә әле алар үзләрен бер нәрсә өчен дә җаваплы дип санамыйлар. Аларның яшәвендәге һәм иҗатындагы сүлпәнлек, эленке-салынкылык — бары тик менә шул халәт нәтиҗәсе генә. Социаль, мораль һәм рухи җавапсызлык кешене дә, иҗатчы шәхесен дә шулай сүрәнәйтә, акрынайта, әкренләп сүндерә.
Менә шушы зур сәбәпне аңлаганнан соң, безгә яшь язучылар белән эшләүнең киң колачлы практик чаралар комплексына күчәргә кирәктер. Нинди чаралар турында сүз бара соң? Иң элек, кабатлап әйтеп үтик, ул чаралар барыннан да алда — яшь язучының үзеннән эш һәм әсәр сорый торган конкрет чаралар булырга тиеш! Аның үзеннән эш таләп ителсен!
Мәсәлән, дисезме?
Мәсәлән, менә болай. Соңгы елларда илебез мәктәпләрендә балаларга әдәбият укыту, әдәби әсәрләр аша әхлакый һәм рухи тәрбия, югары гражданлык тәрбиясе бирү проблема булып өлгерде, бик тә актуальләште. Әдәбиятның тормыштагы роле нык үсү, аңа ихтыяҗ нык арту, ә чынбарлыкта ул ихтыяҗның үтәлеп җитмәве проблеманы тагын да үткенәйтә.
Безнең яшь язучыларыбыз үзләренә конкрет эш итеп шушыңа алынсалар — ничек яхшы булыр иде! Аларның күбесе республикабыз башкаласы Казанда яши һәм, күрүебезчә, үзендә бернинди дә җаваплылык тоймыйча яши. Ә бит Татарстандагы 39 районга һәм шәһәребездәге 7 районга берәр яисә икешәр яшь язучы беркетелеп, алар урындагы мәктәпләрдә әдәби әсәрләр өйрәнүдә иҗатчылар буларак ярдәм итсәләр — һәммә яктан һәм һәркемгә файда булыр иде. Беренчедән, гомерләрендә әле язучы күрмәгән кечкенә балалар әдәбият кешесе белән аралашыр иде, аларга чын әдәбият рухы якынаер иде. Икенчедән, конкрет бер проблеманы уңай хәл итү өчен тырышу, кайбер урыннарда хәтта шуның өчен көрәшү безнең яшь язучыларыбызны кеше һәм шәхес буларак ничек ныгытыр, үстерер иде! Аларга язу өчен никадәр тормыш материалы булыр иде!
Әле бит мәсьәләнең тагын бер ягы бар: урыннардагы әдәбият түгәрәкләре күп җирдә сүлпән эшли, балаларны эстетик һәм әхлакый тәрбияләүдә аларның эшчәнлеге тиешле роль уйнамый. Ә бүген Казанда яшәүче яшь язучы теге яки бу райондагы, авылдагы әдәби түгәрәк өчен җаваплы булса, шуның өчен янып йөрсә — шулай ук күп яктан файда бит!
Урыннардагы мондый эшчәнлек үз әсәрләребез, үз китапларыбыз таралуга да искиткеч булышыр иде. Югыйсә алда күреп узган төсле: без әле хәзергә үзара зарланышудан бер адым да уза алмыйбыз. А. П. Чеховның «Алтынчы палата» хикәясендәге кебек, сүзебезне чынга ашыру өчен практик яктан берни дә эшләмәүче мескен интеллигентлар хәлендә әле без!
Уйлар яңадан да учак янына алып килә…
Бүгенге тормышта халкыбыз алып барган көрәш учагы…
Әдәбият-сәнгатьнең иң көчле әсәрләре аша барган көрәш уты…
Чын талантларның көчле учак сыман балкый торган иҗатлары…
Болар барысы да бүген безнең алда бер һәм бик зур учак булып гәүдәләнә… Яшь язучыларыбыз кабызган учак та һичшиксез сүрелмәс дип ышанабыз.
Ләкин шулай да аларның үзләрен бу сорау бүген ешрак бимазаласын иде. Намус ялкыны булып ул аларны ешрак борчысын иде:
«Учагым сүрелмиме?»
«Учагың сүрелмиме?»
1987
(Чыганак: Вәли-Барҗылы М. Күңелем кошы: Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004)