ТАТ РУС ENG

Вәлиулла И. Тукайның дөнья кыйммәтлелегенә кагылышлы ихлас фәлсәфәсе

Тукай «мин»енең дөньяга төрлечә мөнәсәбәте

Габдулла Тукай иҗатының олуг үзенчәлеге — лирикасының искиткеч бер ихласлыкка корылган булуында күренә. Тукай лирик-шигьри «мин»енең ихласлыгы, самимилеге, ачыклыгы күзгә тиз ташлана. Дөньяга, тирә-юнь яшәешкә, зур яки нәни мәсьәләләргә кагылышлы рәвештә Тукай «мин»е барысын да яшермичә әйтеп бирергә тели кебек.
Без Тукайда да Сәгыйть Рәмиевтәге, һәм, мөгаен, һәрбер олы шагыйрьләрдәге кебек үк, дөньяны ярым кабул итүне — ярым кире кагуны да, җәмгыятькә булган тәнкыйди карашны да, аны яхшыга үзгәртергә омтылуны да, бу барып чыкмаган очракта туучы хис-тойгыларны да, Мәңгелек Ямьгә ымсынуны да, мөселманнарча Бер Аллага сыгынуны да таба алабыз.
Ихлас Тукай «мин»е дөньяны ярым кабул иткәндә үзенең ни дәрәҗәдә шатлануын беркемнән дә яшерми: ул самими соклана, сөенә яки горурлана белә һәм башкаларны да моңа игътибар иттерә! Шушы вакыт ул үзен шатландырган нәрсәләр турында искиткеч ихласлык белән сөйли. («Хөррият хакында», «Яз», «Бәйрәм бүген»). Әгәр инде Тукай «мин»е дөньядагы берәр нәрсә тарафыннан рәнҗетелер ул шундый ук ихласлык белән үзенең Үпкәсен, Зарын, Әрнүен белдерергә ашыга («Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма», «Кемне сөяргә кирәк?», «Киңәш» һ.б. шигырьләр). Хис-тойгыларның мондый бирелеше белән, һәм алар тәэсиреннән туган үзенчәлекле ихлас фәлсәфәсе белән Тукай «мин»е безне һәрвакыт үзенә тартып тора да.
Тукай өчен дөньяның гүзәллеге, тартып торучы көче, кыйммәтлелеге, күп кенә шагыйрьләргә хас булганча, барыннан да элек табигать аша ачыла. Әгәр «Ай һәм Кояш», «Җир йокысы», «Кышка бер сүз», «Карлыгач», «Җәйге таң хатирәсе», «Җәй көнендә», «Яз хәбәре» шигырьләрен карап үтсәң, моңа ышанасың. Табигатькә сокланганда, Тукай дөньяви чынлыкка да мәдхия әйтә…
Шунсы куанычлы: Тукай «мин»е табигатькә сокланып кына калмый, ә үзе өчен кадерле, мөһим күренешләрне сурәтләп тә бирә. Шуның белән ул безгә үткәндә калган табигать матурлыкларын күз алдына китереп бастырырга булыша.

Шат үләнлекләр, тәбәссемдә (Тәбәссем — елмаю, көлемсерәү.) чәчәкләр, ләкләкләр;
Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.
Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене
Күктә аккошлардай ак күчмә төркеме.
Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.
(«Җәйге таң хатирәсе»).

Гомумән, табигать гүзәллекләрендә кеше «мин»енә уңай караш табыла… Шушы вакытларда кеше үзен бар дөнья белән гармоник бөтенлектә тоя һәм ниндидер тирән сораулар да куймый. Һәм, бәлки, бу дөрестер. Чөнки, кем бәхетле — ул бәхет эзләми… Ә олы сораулар кую ул бәхет эзләү белән бәйләнгән бит… Менә тагын бер дөньяга мәдхия әйткән шигырь юллары:

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу?  Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген,
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын,
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
(«Бәйрәм бүген»)

Бу юлларда төрле чаклары булган дөньяви тормышка олы бер гимн чагыла. Бәйрәм — дөньяви яшәештә ләззәтле мизгелләр булуына изге, олы ишара Бәхеткә кагылышлы рәвештә бәйрәмнең үз үзенчәлеге бар. Ул — кеше «мин»енең Бәхет Чыганагына кайткан вакыты һәм бу вакытта күпмедер чакка булса да, кеше күңелендәге теләсә нинди җәфа, борчылу, курку, ачыргалану юылып алына төсле…
Чыннан да, кайбер вакытта дөньядагы яшәеш гүзәл, гармонияле, кайгы-хәсрәтсез булып күз алдына килеп баса. Һәм бу вакыт Сәламәт Акылга корылган Сәламәт Яшәешкә ышана башлыйсың…
«Иртә» шигыре шул турыда сөйлидер төсле:

Иртә дөнья җанлана.
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, багьлар (Багь — җимеш бакчасы.) бакчалар
Нурга гарык булганнар.
Торды халык, уянды:
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.
Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә!

Бәхет — Чын Яшәеш, диләр Рухи Укытучылар. Һәм бу дөньяда табылган Бәхеткә дә кагыла аладыр…
Билгеле, дөнья шатлык, рәхәтлек, ләззәтлекләрдән генә тормый. Анда еш кына күңелсез айлар, авыр мизгелләр була… Әмма нәрсә соң ул дөньядагы авырлыклар яки җәфаланулар? Җавап: кеше җәфаланулар аша Җир өстенә килеп яшәгәне өчен бурыч түли, диләр (Мәсәлән, дөньяның иң атаклы күрәзәчеләренең берсе — болгарлы Ванга). Ләкин, тагын шунысы да бар: Изге Китапта — Коръәндә — табигатьтәге күп кенә катаклизмнар, катастрофалар кешеләрнең гөнаһлары белән бәйләнелгән, диелгән. Димәк, табигать гүзәллекләре, дөньяның тынычлыгы, иминлеге җитәрлек дәрәҗәдә кешеләрнең үзләреннән тора. Кешеләр үзләрен тиң тотса, күп кенә табигать катаклизмнары, бәла-казалары булмыйча калыр иде (Гөнаһ кеше җәфалануларының төп, беренчел сәбәбе булмаса да…).
Тукай өчен хас нәрсә ул, Рәмиев төсле үк, дөньяга, җәмгыятькә тәнкыйди карый. Бу аның олы оптимизмын күрсәтәдер дә… Тукайның тәнкыйди шигырьләрендә «дөньяны милләтне, кешеләрне яхшыракка үзгәртергә мөмкиндер» дигәнрәк фәлсәфә ята. Тәнкыйди шигъри әсәрләр Тукайда аз түгел: «Государственная Думага», «Дөнья бу, йа!», «Безне урынсыз яманлыйлар», «Нәрсәдән?», «Муллалар», «Хассият», «Сибгатуллин», «Сайфия», «Әхлаксызлык» һ.б. Шуның белән Тукай җәмгыятьне, дөньяны кимчелекләрдән азат итүгә өлешен кертә, һәм камилләшкән, изгеләшкән дөньяда яшәеш матуррак, бәхетлерәк булыр дип уйлый. Һәрхәлдә, ул изге кыйммәтләрне саклап, яклап калырга тели кебек.
Әмма, вакыт-вакыт Тукай «мин»е Рәмиев «мин»е төсле үк, дөньяны, җәмгыятьне, кешеләрне яхшыга үзгәртүе авыр икәнен тоя… Дөнья ул һәрвакыт яхшы гына була алмый икән… Һәм нәкъ бу вакыт аның күңеле Әрнүгә, Үпкәгә, Ачыргалануга килә дә. Бу халәт, мәсәлән, Тукайның түбәндәге шигырьләрендә ачык күренә: «Күңел», «Тәрәддед һәм шөбһә», «Үкенеч», «Сәрләүхәсез», «Өмидсезлек», «Үтенеч», «Тәләһһеф», «Өзелгән өмид», «Читен хәл»…
Тукайның дөнья һәм андагы яшәешкә кагылышлы рәвештә барлыкка килгән фәлсәфи лирикасында аеруча күзгә ташланган, еш очраган хис-тойгылар алар: дөньяга, җәмгыятькә, кешеләргә Соклану, Тетрәнү, Үпкәләү, Әрнү, Аптырау, Өметләнү… Тукай үз күңелен «күп вакыт моңлы күңел», ди. («Буш вакыт» шигыре)..
Чөнки, Тукай өчен дөньяның кыйммәтлелеге аның кешенең бәхетле тормышы өчен яраклы булуында бит. Әмма, дөньяда, җәмгыятьтә, кешеләр аралашуында еш кына Илаһи беренчел вәгъдәлеккә хыянәт сизелә… Әйтерсең лә, кайчакларда кешеләр югары күзаллауларга нигезләнгән чын мәгънәсендәге Сәламәт Изге Тормыш корудан баш тарталар. Моны сизгән, тойган, уйлаган Тукай «мин»е җәмгыятькә, дөньяга карата Үпкә-тәнкыйть, Әрнү — тәнкыйть кичерә…
Мондый Үпкә-тәнкыйтьле фәлсәфәгә корылган шигырьләрне язылу хронологиясе тәртибендә күзәтеп узарга булыр иде. Бу хронология күрсәткәнчә, башта искиткеч дәрәҗәдә самими булган Үпкә — тәнкыйть тора-бара ниндидер Олылык һәм Сабырлык та ала.
Менә 1906 елны язылган «Кемне сөяргә кирәк?» исемле шигырь. Монда Тукай «мин»е әлеге сорауга җавап бирергә алына. Бу аңа искиткеч әһәмиятле тоела. Чөнки, ул үз эчендә яшәүче сөю хисенең кем өчен булганлыгын белергә тели. Чыннан да, кемнедер сөю, аңа яхшылыклар эшләү, һәм җавап сөюе алу — ул яшәүнең югары мәгънәсе, кыйммәте кебек. Тукай «мин»е үз-үзенә һәм күзалланган тыңлаучыга мөһим сорауларын бирә:

Белү мөмкин — кирәк кемне сөяргә?
Үзең аусаң да, аудармый сөяргә?

Тукай «мин»е үз сөюенең изге мәгънәсен аның үз сөюенә тиң җавап сөюе булуында күрә. Шуңа күрә, ул мондый ихлас сорау куя:

Бу дөньяда сине кем иркәли соң?
Бәлаләрдән сине кем киртәли соң?
Синең соң хәсрәтең кемнәргә хәсрәт?
Гамеңнең кәсрәте кемнәргә кәсрәт?

Бу сорауларның кискен куелышында ук инде Тукай «мин»е үз сорауларына ниндирәк җавап буласын белеп тора кебек. Аның бу сорауга уңай җавап бирмәслеге ачык: ул бер-берсен чынлап сөйгән кешеләрне күрми…

Тырышма, эзләмә юкны әрәмгә,
Табылмас — юк! Әрәм җәһдең (Җәһед — тырышлык, тырышу, күп көч кую.), әрәм ла.

Тукай «мин»е үзенең кискен сораулары белән күзалланган әңгәмәдәшен югалтып калырга мәҗбүр иткәч тә, үзенең чын җавабын әйтергә җөрьәт итә. Һәм бу ахыргы җавап күзалланган тыңлаучы, әңгәмәдәш өчен юату һәм яхшылык эшләү булып яңгырый:

Сиңа, дустым, бу ахыргы сүзем:
Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең!

Чынында исә, монда үз сүзләренә нык ышанганлыктан бигрәк, кешеләргә карата тирән Үпкә — тәнкыйть сизелә… Тукай «мин»е, билгеле, кешеләрнең бер-берен сөюләрен тели (!), әмма бу олы, саф теләкне кешеләрнең кире кагуы аны үзенчәлекле каршы реакциягә, җавапка этәрә.

 



{mospagebreak} 

Үзен кимсетелгән төсле сизүче Тукай «мин»е «мин дә инде башка берәүне дә чынлап торып сөймәм, үз-үземне генә яратырмын» дигән мәгънәдәге тәнкыйди, иронияле фәлсәфәсен белдерә…
Тукайның дөньяга һәм кешеләргә карата Үпкә — фәлсәфәсе башка шигырьләрендә дә дәвам иттерелә. Чөнки, Тукай «мин»е бер вакытта да дөньяның гаделсезлекләренә, ваклыкларына, әшәкелекләренә күнегеп бетә алмый, ул дөньяга һәм кешеләргә салкын акыл аша, цинизм аша карарга өйрәнә алмый. Тукай «мин»е һәрвакытта дөнья эчендәге, кешеләр арасындагы гаделсезлекләргә, бозыклыкларга гаҗәпләнүче, аптыраучы, аларны кабул итә алмаучы саф, якты җан булып кала.
Тукай иҗаты ахырына якынлашкан саен андагы Саф Үпкә ниндидер бер Тыныч Әрнүгә, Олы Ачыргалануга әверелеш ала бара. Ул дөньядагы начарлыкларның, җәфаларның еш кына котылгысызлыктан туганын аңлауга килә (Дөнья булгач, барысы да булырга мөмкин…) Тукай «мин»е кайвакыт, хәтта, хәсрәт кеше тормышында беренче урынны алып тора дип белдерергә җөрьәт итә! Шуңа күрә дә, хәсрәтнең котылгысызлыгы каршысында кеше Юатылуны еш кына Моңда, Моңлануда табарга мәҗбүр. «Сәрләүхәсез» шигырендә Тукай болай дип белдерә:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

Күренгәнчә, монда Тукай «мин»енең дөньяга вакыт-вакыт кабынган (ул тискәре караш күрсәткәндә) Үпкәсе монда Тыныч Ачыргалануга әверелеш алган. Ул кеше белән кайгы-хәсрәтнең вакыт-вакыт котылгысыз янәшәлеге турында Ачыну аша белдерергә мәҗбүр:

Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы.
Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры,
Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә
Яшерен генә янып яткан хәсрәт тулы.
Мискин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә.
Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел,
Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!
 
Шулай итеп, кеше һәм кайгы янәшәлеге — Тукай «мин»е өчен дә салкын бер нәтиҗә… Моннан чыгып, вакыт-вакыт яки даими кайгы чыганагы булган, Мәңгелек Ләззәт була алмаган дөньяга мөнәсәбәт тә уңай гына була алмый кебек. Тукай «мин»е үзенең Бәхеткә сусавында Яктырак, Яхшырак дөньяларга ымсынырга мәҗбүр…
«Өмидсезлек» шигырендә тирә-юньдәге камилсезлекләрдән арыган Тукай «мин»е тирә-як дөньяви мохитны кире кагуның иң югары ноктасына җитә төсле:

Тәндә җан, чык та тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!

Дөнья кире кагыла кебек… Чөнки, анда саф мәхәббәт, дуслык, иптәшлек өчен мөмкинлекләр күренми төсле. Анда еш кына гаделсезлек, әшәкелек, бер-береңә хыянәт хөкем сөрә… Мондый дөньяда сафлыкка, мәхәббәткә чакырып шигырьләр иҗат итүнең мәгънәсе бармы икән соң?
Тагын бер кат әйтеп үтәргә кирәктер: Тукай лирикасы дөньяга, андагы кайбер шартларга риза булмаган шигырьләрдән генә тормый. Аның иҗатында, мәгълүм, дөньяны яратып, сокланып, үз итеп кабул иткән шигырьләр җитәрлек! Күпмедер дәрәҗәдә болай дияргә дә була: дөньядагы шартларны, камилсезлекләрне тәнкыйтьләп, аларга Үпкәләп, Әрнеп Тукай «мин»е дөньяның, җәмгыятьнең үз чын бәхетле асылына кайтуын тели. Ул шигъри әсәрләре белән җәмгыятьне, дөньяны «дәвалый», «пакьләндерә» яки шуңа ашкына! Башка сорау: мөмкинме бу? Һәрхәлдә, дөньяви бәхеткә алгысучылар моны мөмкин дип тоялар…
Монда бер нәрсәне янә аңлап узарга кирәк: шагыйрьләр күңелендә дөньяви чынлыкны кабул итү һәм кире кагу еш кына янәшә яши… Аларда бер үк вакытта төрле фәлсәфи эчтәлеккә ия шигъри әсәрләр табарга булыр иде. Ьәм, гомумән, бу даимисезлек кеше табигатенә хас нәрсә түгелмени?!. Билгеле бит: әгәр кешегә дөньяда рәхәт булса, яхшы булса, ул дөньяви чынлыкка мәхәббәт йөртә, әмма, әгәр аның шәхси тормышында җәфа-кыенлыклар башланса, һәм ул аңардан чыгу юлын яки чарасын дөньяда таба алмаса, ул Аллага сыгына, Мәңгелек Тормыш мәгънәсен уйлый, Соңгы Чынлыкны эзләп табарга алгысый…
(Әгәр кеше кайгыда гына түгел, ә шатлыкта да Алланы уйласа, Алла аны беркайчан да ташламас иде… Бу — Рухи Укытучылар фикере).
Һәркем өчен дә аерым бер вакытта, мизгелдә дөнья яки Ахирәт тормышы кадерлерәк булып тоелырга мөмкин. Исламның бер хәдисен искә төшерергә була: «Әмирләрегез миһербанлы, байларыгыз юмарт, эшләрегез киңәшле булса, сезгә җир куенында булуга караганда җир йөзе хәерлерәк; әмирләрегез явыз холыклы, байларыгыз саран, эшләрегез хатыннарыгыз тирәсендә барса, җир йөзендә яшәүгә караганда җир куены сезгә хәерлерәк булыр».
Тукай да бер яктан дөньяви тормыш белән мавыга кебек («Яз галәмәтләре», «Тәүлек», «Бәйрәм бүген», «Җәйге таң хатирәсе», «Безнең гаилә»). Икенче яктан Тукай үз яшәешен абсолют Чынлык белән үлчәргә алгысый… Соңгысы, мәсәлән, «…гә (Ядкяр») шигырендә ачык укыла ала:

Итмә үз тормышны; тап башка җиһан, башка хәят;
Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят.
Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш;
Чөнки мәңгелек очалмас, йортта күп асралса кош.
Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь (Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь — бетмәс-төкәнмәс байлык — шагыйрьлек таҗы) мәңгегә булмас сиңа,
Ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.

Милләткә хезмәт итүнең югары мәгънәсе

Болай дип әйтергә мөмкин: Тукай үз Бәхет хис-тойгысын еш кына татар милләтенең алгарыш алуы, иминлеге, сәламәтлеге белән үлчәгән! Бу, һичшиксез, дөрес фикер. Тукай үзе дә ул турыда ачыктан-ачык белдерә килгән. Мәсәлән, «Милләткә» дигән шигырендә ул болай ди:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, милләтемне.

Тукай — халкына үз-үзен кызганмыйча, фидакарьләрчә хезмәт иткән сирәк шәхесләрнең берсе. Бу аның шигъриятендә дә, ул язган мәкаләләрдә дә, ул алып барган иҗтимагый тормышта да бик ачык чагыла. Шуңа күрә, Тукай — чын мәгънәсендә халык шагыйре, милләт шагыйре…
Мәсәлән, «Милләтчеләр» шигырендә ул халыкка шундый фидакарьләрчә хезмәт итү турындагы якты идеяне күгәрә. Ни өчен? Чөнки, милләт юлы — бигрәк тә колонизациягә эләккән милләт юлы — катлаулы, сикәлтәле, авыр, ә милләтне алга җибәрергә алынган милләтчеләр яки үзләрен милләтче диючеләр арасында төрле кешеләр бар… Милләт өчен тырышамы соң алар чынында?! Шигырьдән өзек:

Милләтчеләр сине фәкать алдый гына,
Дигән булып: «Җанланасың син тиз менә».
Алданма син! Калган акчаң өчен алар
Укыйлар ич баш очыңда ясин генә!

Сүз монда, димәк, милләт мәнфәгатьләре дип үз мәнфәгатьләрен үткәрүче кешеләр турында бара. Һәр заманда булган, күпсанлы мондый адәмнәр «эшчәнлеге» аркасында милләт алга китә аламы? Юк. Чөнки:

Лебед (Лебед – чарасыз.) сиңа терлер өчен корбан кирәк,
Җитми мыр-мыр хәтем — чын, саф Коръән кирәк;
Көймә бата, йота торган балык өчен
Фида булган мөрәүвәтле (Мөрәүвәтле — үз-үзен кызганмаучы, башкаларга ярдәмчел.) бер җан кирәк.

Димәк, бары тик фидакарь, үз-үзен кызганмаучы, корбаннарга барырга әзер булган, сәяси флюгер булып калырга теләмәгән кешеләр генә милләтнең алгарышын, иминлеген тәэмин итә алалар:

Биһүдәдер! (Биһүдәдер — буш, мәгънәсез.) эштер — сорыкорттан көтмәк гыйлаҗ,
Син бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ;
Хак тәңренең каршысында килешмидер
Тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ!

Тукай өчен бу милләткә фидакарьләрчә хезмәт итү турындагы фикер буш сүз генә түгел, дидек. Бу аның бөтен гомере, тормышы, хәтта, үлеме белән дә исбатлана… Гомумән, Тукайның бу ягы турында күп һәм тәфсилләп язарга булыр иде…
Әмма шушылай итеп милләт өчен яшәү, аңа хезмәт итү, хәтта аның иминлеге өчен җитәрлек корбаннарга да бару нәрсәне аңлата ала?..
Дөресендә, рухи-фәлсәфи яктан карасаң, татар милләтенә хезмәт итәргә омтылу ул кешенең Илаһи чынрак тормышка омтылуын чагылдыра ала… Юкка гына Ватан темасы, милләт темасы изге, югары мәгънәле темалардан саналмыйдыр. Һәм юкка гына Ватанына, халкына фидакарьләрчә хезмәт итүчеләр ил-халык Хәтерханәсендә мәңгегә урын алып калмыйлардыр!..
Шушы урында Рухи Укытучы Рамана Махаршиның милли көрәшкә, ватанпәрвәрлеккә кагылышлы җавапларын искә төшерергә булыр иде… Аңардан инглиз колонизаторларына каршы көрәшүче һинд милләтчеләре: «милли бәйсезлеккә омтылу дөресме?» дип сорыйлар.
Рамана Махарши җавап бирә: «Әйе, аерым бер максатлар хакына алып барылган туктаусыз сәяси эшчәнлек кеше күңелен, рухын киңәйтә, димәк, индивидум тора-бара үз иле белән, халык белән кушылу таба. Шәхеснең мондый кушылуы, үсеше хуплана һәм аның асылы да тулысынча фидаи эшчәнлек».
Рухи Укытучыга тагын бер сорау бирәләр: әгәр милли бәйсезлек зур көрәшләр һәм корбаннар аша килә икән, көрәшче уңышка очрагач та бүләкләнергә тиеш түгелме?
Рамана Махарши җавабы: «Юк, көрәш дәвамында шәхес үзен Югары Көчкә (Аллага) буйсындырырга тиеш, һәм аның Көчлелеген, Мәгърурлыгын һәрвакыт анда тотарга кирәк һәм беркайчан да күңелдән чыгармаска кирәк. Башкача ничек соң ул илһам ала ала?..»
Шулай итеп, милли бәйсезлек өчен алып барылган көрәш эгоистик чикләнгәнлектән, үз-үзеңне генә яратудан коткаручы, рухны җитәрлек киңәйтүче, Аллага илтүче изге бер эш-гамәл булып күз алдына килеп баса…
Үз милләтенә, аның фәлсәфи-әдәби бәйсезлегенә армый-талмый хезмәт иткән олы шагыйрь — Тукай өчен дә бу шулай кала.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
(«Үз-үземә»)

— дигәндә ул үз Бәхетен милләт Бәхете белән үлчи…

Тукай «мин»енең Мәңгелек Ямьгә алгысуы.

Суфичылык хакыйкате

Тукайның үтә нечкә һәм чиста җаны дөньядагы начарлыкларга башкаларга караганда күбрәк игътибар бирергә мәҗбүр. (Монда — ятим балачак, милли-дини изелгәнлек, үпкә авыруы, гаиләсезлек һ.б.)
Ахыр чиктә, Тукайда җәмгыятькә, дөньяга булган ярым кире кагулы мөнәсәбәт үз эчендә зур үзгәреш ала. Дөньяга, җәмгыятьтә булган беркатлырак Үпкә («Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма»), андагы җәфаларның котылгысыз булуын тоюдан барлыкка килгән Әрнү («Сәрләүхәсез») соңгы чиктә Тукай «мин»ен үзен дөньяга ят итеп сизү, дөресрәге, бәлки, дөньядан өстен Чынлыкка омтылу моментына да илтеп чыгаралар кебек… Шагыйрә (Лена Шагыйрьҗан) әйтмешли:

Ул яккан ут, ул йоткан ут
Җанда ич — мичтә түгел…
Ул ничек калсын өзелми,
Ул хәтле нечкә күңел?!
(«Ядкарен» укып Тукайның…»)

Атаклы «Өзелгән өмид» шигыре моңа иң ачык мисал булып торадыр да. Бу шигырьдә дөньяви яшәештә чын мәгънәсендә бәхетле була алмауга Ачыну да, Әрнү дә, Үпкә дә, Зарлану да, Иңрәү дә һәм шул ук вакытта үз ярым бәхетсезлегеңне яки бәхеглелегеңне Бәхилләү дә бар. Тукай «мин»е үзен бәхетсез итеп тоярга мәҗбүр иткән сәбәпләрне санап чыга: монда «күз яше дә кипми егълап вафат булган әни» дә, «һәр ишектән кертми куучы мәхәббәт сакчысы» да, «корыган милли агачлар» да… Гомумән, Тукай «мин»е дөньяга мөнәсәбәтле өметләренең өзелгәнен тоя…
Шуңа күрә, «мин» шигырьдә олуг Чынлыкка — Илаһияткә — омтылу юлында үзенең метафизик Сикерешен ясый:

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

Шуның белән «мин» үзен бу дөньяда читлектә кебек хис иткәнен, һәм аның тарлыгыннан «очып китеп» Азатлыкка юл алганын белдерә. Монда ниндидер Үпкә дә сизелеп китә. Әмма, бу инде үзен кызганырга чакырган Үпкә түгелдер: бу барысын да аңлаган, барысы белән дә килешкән «мин»нең Сабыр Үпкәсе. Тукайның Яктылыкка, Сафлыкка, Яхшылыкка тугры калган «мин»е бу дөньяга Сабыр Үпкәсен белдерә, ул аны орышмый, чөнки начарлыклар өчен ул дөньяны гаепле тоймый. Ул бары тик вакыт һәм пространство чикләреннән Трансценденталь Чынлыкка — Илаһияткә омтылган җанын дөньяви яшәеш кенә канәгатьләндереп бетерә алмаслыгын аңлый…
Шуңа күрә, бәлки, метафизик Сикерешкә омтылу ноктасыннан әнисенә Самими, Назлы Шелтәсен белдерә:

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Шулай итеп, Тукай «мин»е Мәңгелек Тормышка омтыла. Бу дөньяви яшәештә ләззәт, рәхәтлекләр, бәхет хисе булырга мөмкин, билгеле. Әмма, кызганычка, алар һәрвакытта вакытлыча һәм өлешчә генә Тукай «мин»е исә кайта-кайта, вакыт-вакыт Мәңгелеккә — Мәңгелек Ямьгә омтыла:

Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына;
Башны бөксәм — зур җинаятьтер олугъ җан хакына.
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә.
(«Ваксынмыйм»).

Тукай «мин»е Азатлыкны Мәңгелек Ямьдә табарга тели…
Шуны да аңларга кирәк: ул бу Мәңгелек Ямьнең хакыйкый «Мин»гә тиңлеген тоя төсле. «Ваксынмыйм» шигыренең соңгы дәгъвачыл юлларыннан суфи фәлсәфәсе укыла:

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
Вакытын йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.

(Монда шуны әйтеп үтү мөһим: хакыйкый «Мин»гә метафизик Сикереш, һичшиксез, дөньяны кире кагуны аңлатмый. Суфичы ул дөньяви гүзәллекләрне, һәм, гомумән, дөньяви яшәешне кире кагучы түгел! Киресенчә, ул дөньяның гүзәллекләре аша Аллага юл эзли…)
Бу яктан «Сораулар» шигыре дә искә алына ала. Чөнки, анда да Ходайга ялварган җиреннән Тукай суфи Дөреслеге турында уйланып сорый:
 
Йа, хода! нигә төрле-төрле кылдың кешеләрне?
Ни сәбәптән соң мин бөтен түбәннәрдән дә түбән?
Ник мине шат итмәдең, ник кайгы юлдашы иттең?
Этә кайгы диңгезенең башы да, ахыры да миндәме? (Ассызык безнеке — И.В.)

Чыннан да, бәлки, бөтен проблема кешенең үз-үзен белмәүдәдер?! Рухи Укытучылар безгә шуны сөйлиләр:
«Кешенең үз эчендәге Йөрәк төсле балкып торучы Чынлыгы үзе
чиста Ләззәт — Бәхет океаны. Димәк, күкнең чынында булмаган зәңгәрлеге төсле, җәфа-газаплар да чынында юк, алар бары тик уй-фикер җимеше генә (…) Әгәр кеше үзенең Бәхет булып торучы Минен яхшылап тикшерсә, аның тормышында җәфалар бөтенләй булмаячак. Кеше «Мин»нән аерым булган тәнен «Мин» дип фикерләп җәфалана» (Рамана Махарши).   
Бу турыда бөек суфи шагыйрьләре дә үз шигъриятләрендә еш искә төшерәләр: алар да үз-үзеңне танып-белү юлы бәхеткә илтүче юл икәнен икърарлыйлар. Мәсәлән, Руми үз-үзеңне танып-белү турында болай ди:

Когда твоя душа прозрит хоть на мгновенье,
Весь этот мир вещей вдруг станет ей знаком.
И всем желанное нездешнее виденье
В зерцале мышленья появится твоем.

яки:

Зачем томишь ты ум в кругу исканий строгом
И плачешь о тщете излюбленной мечты?
Ведь ты от головы до ног проникнут Богом,
Неведомый себе, чего же ищешь ты?

Аллага ике төрле якынлашырга була дидек: үз-үзеңне, үз эчендәге хакыйкый «Мин»не танып-белү аша, һәм дин-ышану, үзеңне ахыргача Аллаһы Тәгаләгә бирү-тапшыру аша. Билгеле, һәр очракта да кеше «мин»енә үзеннән өстен булган Иң Югары Көчне — Алланы танырга каладыр… (Шунысы да хак: һәр ике юл Ислам традициясендә чагылыш таба. Моның ачык мисалы — «шәригать-тәрикать-хакыйкать» суфи баскычлары…) Әмма, ни генә әйтсәң дә, Тукайга, билгеле, беренче чиратта дини традиция — Аллага Ышану, Сыгыну хас…

 

Тукайда Аллага алгысу, сыгыну

Югарыдан карасаң, кеше өчен дөньяда бәхеткә омтылуның иң табигый, иң хакыйкый юлы Ислам дине юлыдыр. Чыннан да, кеше төрле фәлсәфәләр, диннәр, фәннәр белән мавыга ала, үз рух-җанын төрлечә сыный, хәтта төрле тәвәккәллекләргә дучар итә ала; әмма, асылда ул һәрвакытта да Ислам диненең иң төп, иң дөрес, иң табигый юл икәнен танырга мәҗбүр. Ягъни, Ислам дине үзенең хакыйкый дин икәненә шик тудырмый… (Мәсәлән, хәтта атеистик коммунизм вакытында да мөселман-татарлар үлгәннән соң Ислам гадәтләренә нигезләнеп күмеләләр иде…)
Чыннан да, Ислам дине, аның фәлсәфәсе кешегә аның яшәешенең вакытлы гына булганлыгын, иртәме-соңмы мәңгелек булган Аллаһы Тәгалә хозурына әйләнеп кайтасын һәрвакыт искә төшереп тора. Кеше бу фани дөньяда вакытлы кунак кына, аның дөньяга килүе сынау өчен генә. Адәм баласы бу дөньядан соң да, вафат булганнан соң да яшәешен дәвам итәчәк һәм үзенең дөньялыкта кылган эш-гамәлләре өчен яки Җәннәткә керәчәк (бәхет, ләззәт кичерәчәк) яки Тәмугка эләгәчәк (җәфага, газапка дучар ителәчәк)… Ахыр чиктә, шушы Дөреслек кешегә җанының котылуы өчен һәм чынлыкны андау өчен мөмкинлек бирә.
Нәни һәм еш кына көчсез кеше эгосы буларак Тукай «мин»е үзенең Аллаһы Тәгалә колы булганлыгын яхшы белә, билгеле. Бу аның өчен гомерлек Дөреслек булып каладыр да. Һәм ул яшәешенең яхшылануы өчен, күңел һәм җан тойган читенлек халәтеннән китү өчен Аллаһы Тәгаләгә тапшырылырга, сыгынырга тиештер…

Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Оча җилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм: Яңакларны мөкатдәс күз яшемдә энҗели башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңлем: укыйм иман, булам мөэмин;
Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам (Хәлас булу — азат булу.) авыр йөкдин.
Ходайа! син тыйган эшләр тәмам әкътагь вә әбтәр (Әкътагь вә әбтәр — кирәксез һәм яраксыз.), дим;
Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе хак! Аллаһе әкбәр!»- дим.

— ди ул «Тәэссор» шигырендә.

 



{mospagebreak} 

Аллага сыгыну, алгысуның бер моменты булган Коръән уку моменты кешегә җиңеллек алып килә. Чөнки бу Мәңгелек Бәхеткә кайтаручы юлга төшүне аңлата…
Тукайның фәлсәфи шигъриятен нигезләүче дөреслекләр арасында олуг Ислам Хакыйкате, мөгаен, үзәк урынны алып торадыр. Җиңел булмаган, вакыт белән бик авыр шартларда гомер кичергән Тукай — үз вакытында мәңгелек сораулар, мәңгелек мәсьәләләр турында аеруча ихлас, туктаусыз, тирәнтен уйланган кешеләрнең берседер. Әгәр уйлап карасаң, аның шигъриятендә нәкъ менә Хакны, Хакыйкатьне эзләп табарга омтылу көчле. Һәм бу эзләнүләр, фикер-уйланулар, ашкыну-алгысулар юлы аны Ислам Дөреслегенә илтәдер.
Чөнки әйтелгән: «Бәлки, дөньяда һәм ахирәттә ярдәмче бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итәгать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз!» (Коръән тәфсире).
Сүз дә юк, социализм һәм «фәнни» атеизм чорында кайбер әдәбият белгечләренең Тукайдан атеист шагыйрь ясарга омтылулары дөрес кенә түгел, хәтта абсурд та яңгырый иде. Сүз монда Ислам дине кабул иткән халыкның беренче, даһи шагыйре атеист була алмауда гына түгел. Сүз бәлки, Тукай төсле бөек шагыйрьләрнең Илаһәнең барлыгын тоюда, белүдә, тануда…
Мәсәлән, шагыйрьнең еш кына муллаларны, ишаннарны тәнкыйтьләве, сатирада аларның кимчелекләрен нык кына хурлавы аның атеистлыгы турында сөйли алмый бит. Бу бик абсурд фикер булыр иде. Ачык бит: киресенчә (!), шул юл белән Тукай Исламның чын сафлыгын, чисталыгын, дөреслеген сакларга хыялланган, омтылган…
Ул, мәсәлән, «Сорыкортларга» шигырендә түбәндәгечә белдерә:

Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр;
Моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан җанмай?

яки «Шагыйрь һәм һатиф» шигырендә болай яза:

Заманның үзгәрешләренә мин һаман да калканмын;
Чын-чыннан мин тирә-якка утлар чәчәр бер вулканмын.
Түбәнлеккә төшүенә туры диннең аһ-ваһ итәм,
Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм.

яки: «Мөритләр каберстаныннан бер аваз»дагы юллар:

Бу ишанлыклар — фәләннәр бер мәҗүсилек икән,
Нигезе — аслы төпсез бернәрсә икәндер, белмәдем.

Бер нәрсә шик уятмый: Тукай үзен мөселман дип саный, һәм яшәеш, чынбарлык сорауларына җавапларны еш кына Ислам аша эзләп табарга ашкына.

Түкмә күз яшь: ярдәмендә
Һәр заманда Алла бар,
Ал җәсарәт (Җәсарәт – батырлык.), алга омтыл,
Һич ялыкмый алга бар!

— ди ул «Киңәш» (Позняковтан үзгәртелгән) шигырендә. Тукайның «Васыятем» шигыре дә, билгеле, аның өчен олы бер нәтиҗә, ышаныч. Бу шигырь үзеңнең кеше буларак чагыштырмача чынлык икәнеңне, ә Алланы Соңгы Чынлык икәнен тану булып тора. Кеше «мин»енә үзенең башы һәм ахыры булмаган Алладан килеп чыкканын һәм Аллага кире кайтасын белү фарыз. Бу Дөреслекне сикереп чыгу була алмый… Дөньяда, билгеле, төрлечә кыланырга була, җитди яшәмәскә дә була, төрле фәлсәфи һәм хисси спекуляцияләр белән шөгыльләнергә дә мөмкин; әмма, үлем алдыннан теләсә нинди кеше, теләсә кем яшәеш мәсьәләсенә мөмкин була алганча җитдирәк, дөресрәк, ихласрак карарга мәҗбүр…

Кайт и нәфсе мотмәиннәм!(Нәфсе мотмәиннәм — тынычлык тапкан күңелем.) Бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә

«Васыятем» шигъри әсәре — «кеше «мин»е — Илаһтан» дигән Дөреслекне тагын бер кат танудыр.

 

Йомгаклау

Билгеле, Габдулла Тукай кебек олуг шагыйрьнең фәлсәфи лирикасын аерым бер идеягә, фәлсәфәгә генә кайтарып калдырып булмый. Моның өчен аның шигърияте артык күпмәгьнәле…
Әмма, мәсәлән, дөньяның кыйммәтлелеге ягыннан карасаң, Тукайның фәлсәфи лирикасы бер Ислам хәдисен хәтерләтә. Анда болай диелгән: «Дөньядагы өчен ахирәттән, ахирәте өчен дөньясыннан ваз кичмәгән һәм халык өстенә йөк булып төшмәгән кешеләр — арагызда иң хәерле кешеләр». Тукайда дөньяга Соклану, Мәхәббәт көчле, аның белән ихлас, тирәнтен «мавыгу» бар, шул ук вакытта аның шигъриятендә Ахирәтнең, Мәңгелек Тормышның әһәмиятлелеген дә тою бар… Димәк, дөньяда аның ак карлары, ләйсән яңгырлары, чәчәкле аланнары белән калган килеш, андагы тормышны һәрьяклап яхшыртырга, матурайтырга омтылган килеш, кеше һәрнәрсәнең чыганагы булган Мәңгелек Тормыш турында вакыт-вакыт, кайта-кайта уйлана, искә төшерә…
Ахыр чиктә, Тукай «мин»енең дөньяның кыйммәтлелегенә кагылышлы фәлсәфәсе үзенең искиткеч дәрәҗәдә ихласлыкка корылган булуы белән игътибарга лаеклы. Нәкъ менә шуңа күрәдер дә, Тукай «мин»е бу дөньядан зарланып Трансцендентальлеккә метафизик Сикереш ясаганда да бездә аны аңламау тойгысы уянмый!.. Без Тукай «мин»енең дөньяга кагылышлы фәлсәфәсенең ниндидер коры поза гына түгеллеген, ә дөнья белән очрашудан туган ихлас нәтиҗә икәнлегенә тирән ышанабыз. Дөньяны ярым кабул иткәндә дә, яки ярым кире какканда да Тукай «мин»е һәрвакыт табигый тоела, аның дөнья турында һәм Мәңгелек турында шаһитлылык биргән фәлсәфәсе, фәлсәфи лирикасы һәрвакыт ышандыра.
Гомумән, Тукай — иң гармонияле шагыйрьләрнең берседер. Аның иҗатында Шатлык һәм Кайгы, Күңеллелек һәм Сагыш, Бәйрәм һәм Матәм, Матурлык һәм Ямьсезлек, Сафлык һәм Бозыклык, Горурлык һәм Хурлык, Өмет һәм Ачыргалану тигез дәрәҗәдә диярлек бирелгәннәр. Аңарда бер яктан абсолют Ачыну да, икенче яктан абсолют Канәгатьлелек тә күзәтелми. Шушы яссылыкта, бәлки, Тукайның чынбарлыкка кагылышлы «фәлсәфилеге» ачыладыр… Ул безне фани-бакыйлыкка кагылышлы рәвештә гармония сакларга өйрәтә, һәм бакый яшәешнең дә, фани яшәешнең дә гүзәллеген, мөһимлеген искә төшерә…
Шулай итеп, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның фәлсәфи шигъриятендә дөньяга «әйе» диюне дә һәм Мәңгелек Бәхеткә омтылу-алгысуны да ачык күрергә була.

Артка бакма, даһием, идеал һаман алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса — Алла ул.
(«Даһигә»).

(Чыганак: Вәлиулла И. Мәңгелек бәхет эзләреннән… Эсселар. — Казан: Школа РИЦ, 2004. — 128 б.).



 

Комментарий язарга


*