Өч гасыр дәвамында күрсәткән рәхимсезлекләре өчен оялыпмы, тарих, ниһаять, татарларга да мәрхәмәтлек күрсәтә: аз гына арада, беркадәр генә булса да, ирек биреп ала. 1905 елгы бөтен Россиядәге кубарылыштан соң кысулар, тыюлар кабат әйләнеп кайта кайтуын, ләкин ул арада милләт хәтерендә пыскып яткан изге өмет — милләтне азат итү өмете дөрләп кабынган була инде.
Милләт, Тукай сүзләре белән әйтсәк, «хөр яшәү даулашлары»ннан файдаланып калырга ашыга. Хөр яшәү даулашларын башлап йөрүчеләрне Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакыйлар кебек берсеннән-берсе талантлы шәхесләр үстерә. Әдипләр, җиң сызганып, эшкә керешәләр. Уку-укытуны үзгәртеп кору өчен көрәш, ачалар, әдәбият дәресләре турында фәнни хезмәтләр язалар, дәреслекләр төзиләр, икътисадка караган мәкаләләр, китаплар чыгаралар, төрле фиркаларда катнашалар. Барысы да бер максат өчен — милләтне милләт итеп яшәтү хокукын раслау өчен эшлиләр. Бу максат матур әдәбиятның да төп темасына әйләнә. Әдипләр әхлак турында язсалар да, дуслык, мәхәббәт, кеше холкы турында язсалар да барыбер милләт язмышына да күз салгалыйлар.
Милләт хөрлеге өчен берләшү язучыларның яшәү мәгънәсенә әйләнә.
Бу юлда, шөбһә юк, без җан бирербез:
Ниһаять, милләткә дан һәм шан бирербез,—
дип яза Тукай.
Әдәбият фәнендә күпләр өчен уртак теләк булган максатка идеал диләр. Халык шул зур теләкне тормышка ашыру максатыннан чыгып берләшергә тиеш иде.
Берләшү бу чорның милли идеясе булды.
Ләкин сәяси теманың — үз жанры, матур әдәбиятның үз темасы бар. Бер үк сәяси теманың барлык әдипләр әсәрләрендә күп мәртәбә кабатлануы, әдәбиятны прокламациягә, яки публицистикага якын жанр итеп үзгәртергә тиеш иде кебек. Әгәр бу чорда иҗат ителгән әсәрләргә бөтен бер күренеш итеп күз ташласак, милләт темасы, чыннан да логик эзлекле тезмә булып, ярдәмче темаларга таркала.
Милләт азатлыгы — кыйбла. Аңа ирешү өчен бөтен халыкның тырышлыгы, ягъни берләшүе кирәк.
Ә берләшү өчен фәкыйрь, хокуксыз халыкта илгә мәхәббәт хисен уяту шарт.
Фикере коллыктан арынган кешеләр генә «бу юлда җан бирерлек» итеп туган илен ярата ала. «Фикер» газетасына бирелгән мәкаләсендә Габдулла Тукай болай яза:
«Безнең уйларыбыз борынгыдан бирле тоткын иде… Тоткын идек, өметсез идек. Ул читлекләрне ватарга, иркен сулыш алып очарга уңай чак килде».
Менә шундый шактый коры һәм хиссез эчтәлек. Ләкин әдипләр аңа җан өрү чарасын табалар: күренешләрнең, күз алдында яткан өске катламы астыннан тирәндәге аскы катламны казып чыгаралар.
«Туган җиремә» шигырендә Габдулла Тукай туган җирнең ямъсезлеген санап китә: «Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине…», «Бәрсә дә дулкыннарың…», «Алды дүрт ягымны ялкын…», «Ак оек, киндер, чабата, ыштырың!..» Әйе, хәерчелек… Ләкин шагыйрь аларга каршы матурлыкны куймый, бер якта — ямьсезлек, бер якта матурлык дип аермый. Ул милләтнең күз алдындагы өстен катламын бер якка этәреп куя да аста, тирәндә яткан катламын өскә чыгара. Ә анда, тирәндә, милләтнең хәтере ята. Язмыш хәтере, хис хәтере:
Җөмләтән (Җөмләтән — барчасы.) изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
Шагыйрьнең көлемсерәп әйткән бу сүзләрендә туган илгә карата моңсу мәхәббәт хисе, гасырлар буена хәерчелектә, кимлек-хурлыкта яшәгән бабаларны кызгану хисе дә ята. Бу сүзләрдә, шундый шартларда яшәргә мәҗбүр булып та, ата-бабаларыбызның үзләренең гореф-гадәтләрен, телләрен саклап калулары өчен рәхмәт хисен күрү дә кыен түгел. Туган илгә мәхәббәтне өскә калкыткан саен, аның эчтәлеге тирәнәя, байый бара. Милләтнең хәтер катламы өске катламны аңлата, аңа мәгънә бирә. Үз чиратында өске вакыйгалар катламы да үзенә булган җылы карашка битараф калмый, ул да безгә мәрхәмәт белән җавап бирә:
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде (Гаркъ итмәү — батырмау.);
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде (Харкъ итмәү — яндырмау.).
Ватанның астарын Дәрдемәнд кып-кыска итеп, уйландырырлык итеп әйтә:
«Сөт калыр, ватан китәр!»
Ватанны, кайтару нигезен дә күрсәтә, каныбыздагы ана сөте, ди.
Яңа чорның яңа кыйбласы (идеалы) әдипләрнең дөньяга карашларын да үзгәртте. Хәзер алар тормыш күренешләрен хәрәкәткә китерергә өйрәнделәр, күренешләрнең өске катламына бәя бирү белән генә канәгатьләнмәделәр, аларның күмелеп яткан мәгънәләрен казып өскә чыгардылар. Шулай итеп, моңа кадәр тотрыклы бербөтен дип саналган әйберләр үз эчләрендә хәрәкәткә килделәр. Нәтиҗәдә безгә әллә кайчан таныш, нәрсәләр яңа мәгънә алдылар.
Образ иҗат итүнең гамәле табылды. XX йөз башы әдәбиятының тагын бер гаять дәрәҗәдә әһәмиятле казанышы шуннан гыйбарәт.
Габдулла Тукай иҗатындагы, бу яңалыкны Сибгат Хәким күреп алган. Г. Тукайның дүрт томлыгына язган керешендә ул әдәбият белеме галимнәренә гаять дәрәҗәдә әһәмиятле фикер, фән теле белән әйтсәк, методологик идея бүләк иткән: «Тукай тышкы күренешләрдә түгел, эчтә, юл араларында, тирәндә ята»,— дигән.
Үзгәреш, хәрәкәт турында элек тә язганнар. Борынгы әдәбият яман кешеләрне җәза биреп төзәтте. Җәза бирү, тәүбәне гафу итү шулай ук хәрәкәт иде.
XIX гасыр әдәбияты начар кеше белән яхшы кешене капма-каршы якларга куеп көрәштерде. Начар һәрвакыт җиңелде, яхшы, белемле кеше җиңде. Әсәрдән әсәргә күчеп килгән сюжетның бу өлгесендә дә хәрәкәт күренеп тора. Ләкин хәрәкәтләр өзлексез кабатланулары, тотрыклы өлге булулары белән хәрәкәтсезлек иде. Тотрыклы хәрәкәт күренешнең тышкы үзгәреше булудан уза алмады. Тышкы яманлык тышкы яхшылыкка күчте, аннары көлкегә калды, җиңелде.
Тормышка мондый караш Тукайлар чорында да күпмедер күләмдә сакланып калды әле. Ләкин предмет-күренешләрнең мәгънәсен казып чыгару гамәле, чорның йөзен күрсәтүче үзгәреш, буларак, әдәбиятның түренә үк кереп утырган иде инде.
Иҗат эшенец чорга лаек гамәлен үзләштереп алгач, әдипләребез милләтнең тирән катламында яткан яшәү, иҗат итү көчен эзләргә керештеләр. Халыкны үз куәтенә, дәрманына ышандырдылар. Кешеләрнең, хәтерләрендә җыелып яткан хисләрен дә хәрәкәткә китерделәр. Хокуксызлык, хәерчелек, мескенлек тудырган авыр хисләр астыннан горурлык хисен казып чыгардылар. Кешеләр генә түгел, хисләр дә үзара конфликтка керә башладылар. Ел фасыллары да, предметлар да, хәтта сүзләр дә тынгысызга әверелделәр, мәгънәләрен ачуны көттеләр.
Җил кузгаткан ил корабына җилкән киерүчеләр туды. Әдипләр аңа, ашыга-ашыга, дөрес юнәлеш, эзләделәр. Үзләре дә эзләделәр, эзләшергә бөтен халыкны да чакырдылар. Әдәбиятның кануннарга, яшәү кагыйдәләренә ышандыру чорлары үтте. Яңа чор — проблемалар кую чоры башланды.
(Чыганак: Гайфуллина Р.Ш. Ил корабын җил сөрә: ХХ йөз башы татар поэзиясе. — Казан: Мәгариф, 2001).