1950 елда мин Сибгат Хәким кебек мәшһүр шагыйрьләр укып чыккан Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Шунда ук әдәбият казанында кайный башладым. Әнгам Атнабаев, Гөлшат Зәйнашевалардан соң сүнеп калган әдәби иҗат түгәрәген тергездек. Үзәгендә Барлас Камалов, Хисам Камалов, Суфиян Сафуанов, Диләрә Зөбәерова, Газиз Мехәммәтшин, Роберт Әхмәтҗанов, Марс Шабаев, Ләбиб Айтуганов, Энҗе Гыйрфановалар торган түгәрәгебез ул елларда шаулап-гөрләп торды. Үзебезнең бер утырышыбызга, кыюланып, шагыйрьләрне чакырдык, һәммәбезгә билгеле шагыйрь Сибгат Хәкимнең килүе безне бигрәк тә шатландырды. Ул безнең шигырьләрне укып, өйрәнеп килгән иде. Чын шагыйрь авызыннан ишетелгән җылы сүз безне канатландырды, аның тәнкыйть фикерләрен дә без үзебезгә олы игътибар итеп кабул иттек. Ул көнне без яраткан шагыйребезнең яшь иҗатчыларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган изге шәхес икәнен аңладык, һич тә курыкмыйча, икеләнмичә, шигырьләребезне күтәреп, Сибгат абыйга йөри башладык.
Хәрәкәтләре салмак. Сүзгә саран. Мактамый. Ошаткан шигыренә + (плюс) билгесе куя. Ошатмаганнары турында бер сүз дә әйтми, үзең аңлап аласың…
Иң беренче шигырьләрне «Совет әдәбияты» журналында чыгаручы да — ул. Тәүге китапка фатиха бирүче дә — ул. Секцияләрдә, җыелышларда, докладларда безнең иҗат турында фикер әйтүче дә — ул. «Совет әдәбияты»ның редколлегия члены буларак, һәр шигырь Сибгат Хәким иләгеннән үтә иде. Аның таләпчән иләгеннән үтә алган шигырь дә, автор да бәхетле!
1958 нче елда безне — Ләбибә Ихсанова, Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев һәм мине СССР Язучылар союзына әгъза итеп алдылар. Миңа рекомендацияне Сибгат абый үзе бирде.
Үзеннән соң әдәбиятка килгән яшьләргә ярдәм итү — остазыбызның гомере буена дәвам иткән асыл сыйфаты иде. Ул безне, илленче елларда поэзиягә килгән яшьләрне, гомеренең соңгы көннәренә кадәр югалтмады, әсәрләребез турындагы фикерләрен телдән дә, матбугатта да әйтә килде.
Язучылар союзының яшь авторлар белән эшләү бүлегендә эшләгән елларда Хәсән ага Туфан һәм Сибгат абыйның ярдәменә таяндык. Бергәләп киңәшеп, матбугат битләрендә әдәби язмалары белән күренгән яшь иҗатчыларны барлап, аларның исемлеген төзедек. Сәләтле яшьләрне барлау максатыннан чыгып, районнарда зона конференцияләре үткәрдек. Барган урыннарда мәктәпләрдәге әдәбият түгәрәкләренә дә керәбез, укучылар иҗатын тикшерәбез. Сибгат абый шул чараларның барсында да диярлек бик теләп катнашты. Шулай итеп, бөтен Татарстанны диярлек йөреп чыктык. Анда табылган иң сәләтле авторларны югалтмыйча, алар белән даими эш алып бардык.
Безнең яшь авторлар белән эшләү тәҗрибәсе РСФСР Язучылар союзы секретариатында тыңланды. Гариф Ахуновка һәм миңа отчет белән чыгарга туры килде. Без, алдыбызда яткан исемлеккә таянып, яшьләргә — журнал, Чаллыда Язучылар союзы бүлеге оештыру кирәклеген исбат иттек. Сибгат абый да үзенең абруйлы сүзен әйтте. Нәтиҗәдә Чаллыда Язучылар союзы бүлеге ачу турында карар кабул ителде. Журналның зарурлыгы да карарга кертелде.
Журнал чыгаруны таләп итеп, Сибгат абый, Мансур Вәлиев һәм мин РСФСР Язучылар союзы секретаре С. В. Михалковка кердек. Ул безне бу мәсьәләдә яклавын әйтте, шунда ук Үзәк Комитетның пропаганда бүлеге мөдире М. Тяжельниковка шалтыратып, татар делегациясен кабул итүне үтенде. Әмма мөдир безне кабул итүдән баш тартты. Журналның очы тагын югалды.
Озак та үтми Чаллы язучылар оешмасы ачылды.
Әнә шулай Сибгат абый яшь талантлар өчен чын мәгънәсендә борчылып, янып яшәде. Синең кайгыңны, борчуыңны үзенеке кебек кичерә (тыштан сиздермәсә дә), үз хәсрәтен беркайчан да чыгарып селкеми, эчендә саклый.
Бер тапкыр да кычкырып көлгәнен ишетмәдем. Аның белән рәхәтләнеп җор, кызык сүзләр әйтеп шаярырга да мөмкин, ул авыз чите белән генә елмаеп куяр.
Аның үзе белән дә кызык хәлләр булгалады…
Кышкы салкын көннәрнең берендә Сибгат абыйның башыннан бүреген салдырып китәләр. Берничә көннән язучылар арасында бу вакыйга мәзәк булып таралды:
«Сибгат абый авыз эченнән генә үзенең «Башка берни дә кирәкми» дигән җырын көйләп, урамда йөри икән. Шул вакыт кемдер, арттан килеп, бүреген салдырып ала. «Хәсән, шаярма…» — ди Сибгат абый һәм, бик тә әкрен хәрәкәтләр белән, артына борыла. Караса — бүректән җилләр искән… Бүректән колак каккан шагыйрь «Башка берни дә кирәкми» дип, җырлый-җырлый, юлын дәвам итә…»
Бу мәзәкне, уңайсызланып, башта аның үзенә ишеттермичә генә сөйләп йөрдек. Тора-бара, кыюланып, үзе алдында да сөйләргә батырчылык итә башладылар. Сибгат абый һич тә үпкәләмәде, гадәтенчә, авыз чите белән генә елмаеп тыңлады да, Шәүкәт белән миңа күрсәтеп: «Менә болар чыгара аны…» — дип куйды.
Сибгат абыйны тагын бер кызык иткәнебез искә төште. Бер вакыт Шәүкәт малаеның бәләкәй уенчык гармунын портфельгә салдык та Аккош күленә, Сибгат абый дачасына юнәлдек. Ниятебез дачаларның берсенә Мәскәүдән кайткан авыру шагыйрь Әхмәт Фәйзине күрү иде. Сибгат абый аның янына алып керергә вәгъдә биргән иде.
Урман эченнән яшеренеп кенә килдек. Күрәбез: сукмакта, уйланып, Сибгат абый йөри. Гармунны алып, «Фазыл чишмәсе» көен бераз гына уйнап җибәрдем дә шып туктадым. Сибгат абый көй ишетелгән якка карап тын калды… Аптырап, ялгыш ишеттем бугай дип, янә юлын дәвам итте. Мин яңадан бер аккорд биреп алдым. Сибгат абый, көйне ишетеп янына килгән Мөршидә апага: «Тегеләр маташтыралар, ахры»…— дигәч, без урман эченнән чыгып, шул ук көйне уйный-уйный, аның алдына килеп бастык… Сөйләшкәнчә, ул безне Әхмәт Фәйзи янына алып китте. Анысы — үзе бер истәлек.
Әлегә кадәр беркемгә дә сөйләнмәгән, Сибгат абый, Шәүкәт Галиев һәм мин — өчебез генә белә торган бер серебез бар. Хәзер инде сөйләргә дә ярыйдыр.
Бердәнбер көнне Язучылар союзының мин эшләп утырган бүлмәсенә Сибгат абый килеп керде. Без Шәүкәт белән ни турындадыр сөйләшеп утыра идек.
– Киттек…— диде аз сүзле Сибгат абый, кая барырга икәнен дә әйтмичә. Без инде аның холкына гадәтләнгәнбез, берни дә сорашып тормыйча, артыннан иярдек. Союз машинасына утыртып, алып китте безне вокзалга таба.
Барып җиткәнче бер сүз дә дәшмәде.
Платформага чыккач кына: «Чапчахова… сигезенче вагон…» — дип, тагын өч кенә сүз әйтеп куйды. Төшендек: Сибгат абыйның Мәскәүдә, «Советский писатель» нәшриятында китабы чыга, редакторы Галина Георгиевна Чапчахова автор белән очрашырга килә икән.
«Татарстан» поезды килеп туктады. Сигезенче вагоннан чыккан пассажирларны күзлибез. Без Чапчахованы, икебез дә белмибез. Ә Сибгат абыйның аның белән очрашканы бар. Пассажирлар чыгып беттеләр, ахры, ә Чапчахова һаман күренми. Ниһаять, үзенә таныш гәүдәне күреп алган Сибгат абый, безгә генә ишетелерлек итеп:
– Әнә…— диде дә редакторын каршы алырга юнәлде.
Тыныч кына аның белән исәнләште дә машинага алып килде.
Редактор — шофер янында урын алда, без артта утырабыз. Озак кына сүзсез баргач, Сибгат абый редакторына мөрәҗәгать итә:
– Хәлләрегез ничек, Галина Георгиевна?
Шул сорауны көтеп арган кунагыбыз үзе турында сөйләп китә.
Барып җиткәнче Сибгат абый тагын бер сорау бирергә өлгерә:
– Мәскәү нихәл?
Әлбәттә инде, Мәскәүнең хәлләре әйбәт. Шул хакта сөйләп алгач, мөлаем ханым:
– Болай ук каршы алырсыз дип көтмәгән идем, бик зур рәхмәт сезгә,— дип, шатлыгын әйтергә ашыга.
«Татарстан» гостиницасына килеп туктадык. Сибгат абый бер читтәрәк басып калды, без редактор ханымның, паспортын алып, рәсми кәгазь тутыруын күзәтәбез. Шул вакыт игътибарлы Шәүкәт миңа төртә: — Кара әле, моның фамилиясе Чапчахова түгел бит…
– Ә исеме?
– Анысы туры килә килүен: Галина Георгиевна…
Уянган шикне тикшереп карарга ниятләдек.
– Гафу итегез, Галина Георгиевна, сез командировкага Язучылар союзына, Сибгат Хәкимгә килгәнсездер бит?
Ханымның күзләре шар булды:
– Нинди язучылар? Нинди Хәким? Мин бөтенләй башка оешмага… — Уңайсызланудан нишләргә дә белмибез…
– Зинһар, гафу итегез… Без… ялгышканбыз…
Бер читтә басып торган остазыбыз янына барып, мәсьәләне аңлатып бирдек.
Сибгат абый, авыз чите белән елмаеп та тормыйча, бер генә сүз әйтте:
– Киттек…
Язучылар союзына әйләнеп кайтсак, безне чын Галина Георгиевна Чапчахова каршы алды. «Нигә каршы алмадыгыз?»— дип, ул да үпкәсен белдерми, Сибгат абый да баштан кичкән хәлләрен сөйләми.
Хыял ярдәмендә тудырылган хикәядә дә алай ук булмас: редактор ханымны озатырга өчәүләп төшкәч, күзләребез маңгайга менде: шул ук вагонда теге без хөрмәтләп каршылаган Галина Георгиевна! Күрде бу безне, аңлады хәлләрне, безгә карый да көлә, карый да көлә!.. Ә без, редактор ханым сизмәсә ярар иде дип, теге танышыбыздан читкәрәк шылабыз. Ике Галина Георгиевна китеп барды. Без, көләргәме, юкмы дип, аптырап, бик җитди кыяфәттә басып торган остазыбызга карыйбыз да шундук төшенеп алабыз: көлмик, беркем дә белмәсен, үзебездә генә калсын…
Соңыннан Чапчахова үзе сөйләгән: теге ханым поезда кайтканда безнең хәлләрне аңлатып биргән, икәүләп рәхәтләнеп көлешкәннәр… Мин Галина Георгиевнаны шуннан соң Мәскәүдә берничә тапкыр күрдем, сөйләштем, әмма ул, безнең белән бергә сүз куешкан кебек, баштан узган әлеге вакыйганы искә төшермәде.
Олы шагыйрь, асыл кеше Сибгат Хәкимне олысы-кечесе ихтирам итә иде. Гомумән, шагыйрь буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та аның абруе укучылар, язучылар арасында гына түгел, югары урыннарда утыручы абзыйлар каршында да зур иде.
Эшләп арганнан соң Казансу буенда уйланып йөрергә яраткан шагыйрь еш кына өлкә комитетның ул вакыттагы беренче секретаре Ф. Ә. Табеев белән очрашкан һәм кискен мәсьәләләрдә аның белән бәхәскә кергән. Кайнар сөйләшүләрнең берсеннән соң, Сибгат абыйның: «Әйттем әле үзенә!» — дигәне хәтердә калган. Бер заманны рәсми абзыйлар Хәсән Туфанның туган тел турындагы шигырьләренә бәйләнә башладылар. Сибгат абый бу мәсьләдә Хәсән аганы ихлас күңелдән яклавын сөйли иде.
Әйе, аз сүзле, басынкы табигатьле шагыйрь иң кирәк вакытта гына, иң кирәкле сүзне генә әйтә иде. Шигырьләрендә дә шулай.
«Әгәр мине Казан артыннан аерсалар, берни дә яза алмас идем, басып тора торган җирлек кирәк»,— дип язган Сибгат абый блокнот битләренә. Туган авылы Күлле-Кимене ул аерым бер мәхәббәт белән, сабыйларча сафлык белән ярата иде. Казан арты — аның өчен илһам Мәккәсе, иҗат чишмәсе. Үзенең туган җиренә булган сөюен ул безгә дә йоктырды. Безне ул берничә тапкыр үзе белән бергә алып кайтты.
Шагыйрьнең җитмеш еллык бәйрәмен Казанда бик зурлап үткәргәннән соң, 1981 елның 26 декабрендә, Күлле-Кимегә киттек. Сибгат абыйның туган нигезендәге өйдә утырдык. Берәм-берәм туганнары, авылдашлары кереп, олы якташларын тәбриклиләр, үзләре дә шигырь теле белән сөйлиләр. Бер шигыренең герое — көтүче кереп, шундый шигъри юллар тезә башлады — казакъ акыннары бер якта торсын… Кызык, алар бөтен татар халкы таныган үз шагыйрьләре белән шулай сөйләшүне горурлык дип саныйлар. Хәтта мин дә, илһамланып, шул нигездә экспромт яздым:
Бер карасаң, Тукай кебек «ерак»,
Туфан кебек якын син безгә,
Тукай белән Туфан туганлаша
Сибгат Хәким туган нигездә.
Нәселендә — балта осталары,
Шундый бер йорт салдың син безгә:
Күпләр яши шигъри җылы тоеп,
Сибгат Хәким салган нигездә,
Нәселендә — иген осталары,
Күңел нурың чәчтең син безгә,
Тугры Тукай, батыр Муса туар
Сибгат Хәким торган нигездә.
Кол Галиләр, Акмуллалар рухын
Саклап йөрткән ата син безгә.
Ту, шигырем, сөенечтән елап,
Зур осталар салган нигездә…
Әнә шундый зур осталар белән халык алдында чыгышлар ясау безгә бик зур җаваплылык йөкли иде. Бик күп әдәби очрашуларның берсенә аерым тукталасы килә.
1985 нче елның 30 нчы мартында Мәскәүнең Ленин исемендәге стадионында, дүрт мең тамашачы сыйдырышлы «Дружба» залында, татар поэзиясе һәм җыры кичәсе уздырылды. Аны рус шагыйре Николай Доризо һәм Туфан Миңнуллин алып бардылар. Мондый аудитория каршында беренче тапкыр чыкканлыктан (Казанда да мондый очрашу булганы юк), дулкынланам, каушавымны җиңү өчен, Сибгат абыйга карыйм. Ул, гадәттәгечә, үзен бик тыныч тота, шигырен дә үзенә хас тыйнак горурлык белән сөйли. Без дә (Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Г. Рәхим һәм Зөлфәт) Сибгат абый дулкынына көйләнәбез һәм Мәскәүдәге милләттәшләребезнең алкышларын ишетеп, тынычланабыз.
Мәскәүдән кайткач, Сибгат абый нык кына авырып, больницага керде. Мөршидә ападан хәлен белешеп торам. Врачлар «инфаркт булуы ихтимал» дип куркытканнар. Янына да кертмиләр икән. Икенче көнне, больницага барып, кача-поса, ул яткан палатага үтеп кердем. Ике кешелек палата. Танымаслык булып үзгәргән. Иреннәре күгәргән, йөзе сулган. «Үлемнән калдым, Мөршидә булмаса, беткән идем»,— ди. «Сибгат абый, болай булгач, тереләсең инде»,— дип, юатып, кабат керергә вәгъдә биреп, чыгып киттем. Икенче кергәндә, аңа багышланган шигыремне калдырдым. Сибгат абый дәшми генә алып калды. Менә ул шигырь:
Кайчан гына әле башкалада,
Лужникида, меңнәр алдында
Шигырь сөйләдек без…
Хәзер больницада
Мин утырам койкаң янында.
Беләм, аңлыйм: хәлең авыр бик…
Әйдә киттек шигырь кичәсенә,—
авырмыйк!
Без дә мәңге түгел, бердәнбер көн
Егылырбыз, бәлки, көч бетеп…
Шигырь белән әле көчлеләр без,
Яшик әҗәлләргә үч итеп!
Күкрәкләрең — ялкын, тәнең — кайнар,
Димәк, шигырь яна җаныңда.
Авыргач та сафтан китмибез без —
Без һаман да меңнәр алдында!
Менә бүген күп шагыйрьләр белән
Шигырь кичәсенә җыйналдык,
Сибгат абый, синсез кыен икән,
Җитми синең олуг тыйнаклык…
Беләм, аңлыйм: хәлең авыр бик,
Әйдә киттек шигырь кичәсенә,—
авырмыйк!
Сөенмәсен әле шигърияткә дан таларга,
Мал таларга килгән бәндәләр,
Тор, күтәрел, әйдә, шагыйрь абый,
Юл күрсәтеп, гел-гел алдан бар!
Һөҗүм итә-итә, шигъриятнең
Үрен яулап алган шикелле,
Курск дугасында яраланган
Хәлдә алга барган шикелле,
Киттек, Сибгат абый,
Тор, күтәрел,
Таян ышанычлы иңнәргә…
Хәсән абый да юк… Синнән башка
Без таяныйк тагын кемнәргә?
Сугышта да, тынычта да алган
Яраларың сызлыйлар, беләм,
Телгәләнеп беткән йөрәкләрне
Яшерик тә шигырьләр белән,
Киттек, шагыйрь абый,
Безгә рәхәт
Синең кебек чын ирләр белән,
Яңа җиңү яулаулары җиңел
Синең кебек шагыйрьләр белән.
Киттек, Сибгат абый,
Син — командир,
Мин дә бүген синең взводта,
Юк, куркыныч түгел сезнең белән
Өермәләр, дәһшәт, боз, ут та…
Киттек, шагыйрь абый!
13.4.86.
Әмма күпме генә теләсәк тә, Сибгат абый безнең белән бергә Тукайның йөз еллык юбилеенда да, шигырь бәйрәмендә дә, Кырлайдагы кичәләрдә дә катнаша алмады. Шул авыруыннан аякка басмады.
1986 нчы елның 13 июнендә больницада яткан авыру шагыйрь янына Шәүкәт Галиев белән икәү кердек. Көч-хәл белән әйтелгән сүзләре: «йөрәк авырта…», «Мин нык арыдым инде…», «Кичә Наҗар Нәҗми дә кергән иде», «Моран да килде…».
«Ярый, Сибгат абый, чыгыйк инде»,— дигәч, урыныннан күтәрелгәндәй хәрәкәтләнде, аннары суга үрелде, авызын чылатты… Безне дымлы күзләре белән озатты. Безгә әйткән соңгы сүзләре:
«Эшләгез!.. Бирешмәгез…»
Бу — остазыбызның дөньяда калдырып киткән үзенең шәкертләренә васыяте булган икән. Кояшлы июль безне кадерле кешебездән мәңгегә аерды. Җаны хуш күргән Хәсән Туфан, Сара Садыйковалар янына күмдек. Җылы туфрагына басып, остазыма булган ихтирам сүзләрен шигырь белән сөйләдем:
Атабыз сыман шәхесләр иде
Туфан агабыз, Сибгат агабыз,
Рухи әтиләр китә баралар,
Югалткан саен ятим калабыз.
Изге Туфанга лаек алмашка,
Сибгат абый, син калган идең,
Күпме талантлар фатиха алып,
Хәерле юлга кузгалган иде.
Тәүге җырың да, соңгы җырың да
Халык турында, Тукай турында.
Халкың да синең рухыңны саклар.
Түбән төшерми, биек урында.
Тәннәрдә кала, җаннарда кала
Синең сабырлык, синең җылылык,
Гел сагындырыр әтидәй караш,
Олуг тыйнаклык, гади олылык.
Әйткән идең бер: «Тәнем суынгач,
Китәрмен, ахры, туган ягыма…»
Туган ягыңдай кадерле җиргә —
Киттең син Тукай, Туфан янына.
Тыныч бул, остаз, син киткән тараф,
Юнәлгән ягың — җыр юлы булыр,
Изге шагыйрьләр яткан урында
Ташлар да йомшак һәм җылы булыр…
6 март 1989 ел, Казан.
(Чыганак: Таныш өянкеләр: Сибгат Хәким турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997).