«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген…»
Классик язучыларның туган көннәрен билгеләп үтү — әдәби хәрәкәткә билгеле бер йогынты ясый торган факторларның берсе ул. Елдан-ел бу өлкәдәге чаралар төрлеләнә, оешканрак рәвеш ала. Бәйрәмнәрне үткәрүдә яңа йолалар, традицияләр туа. Шундый яңа традицияләрнең берсе итеп, мәсәлән, Габдулла Тукай туган көнне — 26 апрельдә Шигырь бәйрәме үткәрүне күрсәтергә мөмкин. Бу көнне шагыйрьләр Тукай һәйкәле янына җыелган халык алдында үзләренең шигырьләрен укыйлар, артистлар һәм укучы балалар Тукай әсәрләрен башкаралар. Шушы ук шигъри митингта республиканың Тукай исемендәге бүләгенә лаек булган лауреатлар беренче тапкыр халык алдына чыгалар. Шигырь бәйрәменең радио һәм телевидение аша тапшырылуы әлеге чараның масштабын тагын да киңәйтеп җибәрә, әһәмиятен арттыра. Тукай һәйкәле янында башланган поэзия бәйрәме кичен язучыларның Тукай клубында дәвам итә, шигъри эстафета китап магазиннарына, культура сарайларына күчә. Поэзия бәйрәмен соңгы елларда Казанда гына түгел, татар язучылары яшәгән башка шәһәрләрдә дә үткәрү йолага кереп бара.
Тукай исеме белән бәйле шигъри иҗат бәйрәме бөек шагыйрьне искә алу, аны олылау белән генә чикләнми. Аның бүгенге Татарстанның әдәбияты-сәнгате ирешкән казанышлар турында сөйли торган гомум культура күренешенә әверелүен раслый торган тенденциясе дә шактый көчле булуын әйтергә кирәк. Республиканың әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә КПСС өлкә комитеты һәм Министрлар Советы тарафыннан һәр елдагы казанышлар өчен бирелә торган премиясе нәкъ шушы көнне — Тукай туган көнне игълан ителә. Ел тәмамлану белән иҗат оешмалары, фәнни учреждениеләр шул елдагы иҗат эшенә йомгак ясыйлар. Тукай бүләгенә лаек кандидатураларны сайлыйлар. Өлкә газета битләрендә, радио, телевидениедә тәкъдим ителгән кандидатларның иҗаты турында берничә ай дәвамында сөйләшү бара. Шушы ягы белән дә Тукайның иҗат бәйрәме хәзерге әдәбият һәм сәнгать белеме белән тоташып, кушылып китә, әдәбият-сәнгать тәнкыйте торышына билгеле бер йогынты ясый.
Фашистлар тарафыннан үтерелү көнендә Муса Җәлилне (25 август) искә алу да — яңа традицияләрдән. Бу көн хезмәт ияләренең фашизмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Җәлилчеләр үтерелгән көнне Берлинда, Плетцензее төрмәсе диварлары янына җыйналган немец антифашистлары фашизм корбаннарының исемсез каберләренә кызыл чәчәкләр куялар… Шундый ук кызыл чәчәкләр белән ул көнне Казандагы Җәлил һәйкәле дә бизәлә. Шушы уңай белән Германия Демократик Республикасы матбугатында һәм бездәге газеталарда мәкаләләр басыла. 1968 елдан башлап Җәлил туган көнне комсомолның Татарстан өлкә комитеты ике елга бер тапкыр яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүгә хезмәт итә торган иң яхшы әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең авторларын Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкли.
Тукай, Җәлил юбилейларын бөтен союз күләмендәге иҗат бәйрәме итеп үткәрү буенча шулай ук матур традицияләр туды һәм ул традицияләр хәзер үстерелә, баетыла бара. Юбилейларга хәзерлек уңае белән шагыйрьләрнең әсәрләре күп төрле телләргә тәрҗемә ителә, төрле телләрдә аларның җыентыклары басыла. Әдәби мирасларын барлауга һәм томнарын фәнни хәзерләүгә игътибар көчәя. Шагыйрьләрнең яңа әсәрләре җырга, музыкага салына, әсәрләренә яңа иллюстрацияләр ясала. Тукай, Җәлил үзләре яңа иҗат ителгән әдәби-сәнгать әсәрләренең геройлары булып әвереләләр. Башка шәһәрләрдән һәм төрле республикалардан юбилей кичәләренә, фәнни конференцияләргә кунаклар чакырыла. Шагыйрьләрнең туган һәм яшәгән-эшләгән якларында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә. Мондый юбилейлар бөтен халык бәйрәменә — тугандаш совет халыкларының һәм күп милләтле совет әдәбиятларының интернациональ дуслык бәйләнешләре ныгуын чагылдырган әдәбият һәм сәнгать бәйрәмнәренә әвереләләр.
1966 елда Тукайның 80 еллыгы, әнә шундый олы интернациональ бәйрәм буларак, бөтен ил күләмендә үткәрелүен, Тукай җиренә кунакка килгән Гафур Голәм, Сабит Муканов, Семен Липкин кебек әдипләрнең кайнар дуслык сүзләрен күпләр хәтерли торгандыр. Җәлилнең 60 еллыгы да ил күләмендә үткәрелде. Казандагы, Мәскәүдәге тантаналы кичәләрдә катнашучылар Константин Симонов, Эдуардас Межелайтис, Кайсын Кулиев кебек язучыларның, Җәлилнең тоткынлыктагы көрәштәш дусларының, Моабит дәфтәрен саклап калган бельгияле Андре Тиммермансның, Җәлил турында ГДРда тикшеренүләр алып барган публицист-журналист Леон Небенцальның сөйләгән сүзләрен кызыксынып тыңладылар. Бу көннәрнең үзләрен инде тарихи әдәби күренешләр буларак искә алырга була, чөнки вакыт агышы моннан соң Тукай, Җәлилнең яңа юбилейларын көн тәртибенә куйды. Хәзер инде 1966 елгы бәйрәмнәрне генә түгел, 1976 елгы Тукай, Җәлил юбилейларын да истәлек итеп сөйләргә, бу бәйрәмнәр уңае белән туган фикерләрне уртаклашырга мөмкин.
Тукай, Җәлилләрнең чираттагы юбилейлары ил күләмендә шундый ук тантаналы һәм киң итеп 1976 елда үткәрелде. Бәйрәм көннәре февральдә Җәлилнең тууына 70 ел тулуны билгеләү белән башланды һәм 16 мартта л Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында тантаналы кичә белән тәмамланды. Җәлил бәйрәме чынында ел буе дип әйтерлек дәвам итте: республика һәм үзәк нәшриятларда Җәлил җыентыклары, шагыйрьгә багышланган әдәби һәм фәнни китаплар, газета-журналларда Җәлилгә багышланган мәкаләләр ел дәвамында басыла торды. Гази Кашшаф, Фәһми Акчурин тарафыннан төзелгән «Муса Җәлил» фотоальбомы (Муса Джалиль. Фотоальбом (на татарском и русском языках). Казань, 1976.). Татарстан китап нәшриятының укучыларга зур бүләге булды. Фотоальбомның яңа басмасы, үткәндәгесе белән чагыштырганда, материалларның байлыгы һәм тулылыгы белән дә, сәнгатьчә-полиграфик эшләнеш дәрәҗәсенең камилләшә төшүе белән дә нык кына аерылып тора.
Юбилей көннәрендә шагыйрьнең сеңелесе Хәдичә Җәлилованың истәлекләре дә тулыландырылып басылып чыкты (X. Джалилова. О моем брате. Воспоминания. Казань, 1976.). Әдәбият фәне яңа китаплар белән баеды. Муса Җәлил иҗатына караган библиографик күрсәткечләр моңа кадәр дә күренгәли торды. Әмма аларның күпчелеге шагыйрь иҗатын популярлаштыру рухында булып, Ә. Кәримуллин тарафыннан төзелгәне генә (А. Каримуллин. Муса Джалиль. Библиография (1919—1961). Изд-во КГУ, 1961.) фәнни максатларны күздә тота иде. Анысына да тулылык җитми иде. Соңгы елларда Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә хезмәткәрләре Җәлил әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның мөмкин кадәр тулы библиографик күрсәткечен төзү белән мәшгуль булдылар. Шагыйрьнең юбилей елында бу библиографик күрсәткеч тә басылып чыкты (Муса Джалиль. Библиографический указатель (1919—1973). Составители: Н. Ахметзянова, Р. Камалова, А. Каримуллин. Изд-во КГУ, 1976.). Анда 1919—1973, елларда татар, рус, СССР халыклары телләрендә һәм чит ил басмаларында чыккан М. Җәлил әсәрләре, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында 2691 материал теркәлгән. Библиографиянең соңгы казанышларына нигезләнеп төзелгән әлеге күрсәткеч Җәлил иҗатын өйрәнүчеләргә, аның иҗаты белән кызыксынучыларга кыйммәтле һәм бай чыганак буларак хезмәт итәчәк. Бу күрсәткеч шагыйрь иҗатын өйрәнүнең гаять киң колач алуын, шагыйрьнең дөнья күләмендә популярлыгын күрсәтү ягыннан да әһәмиятле. Шушындый бай һәм тулы библиографик күрсәткечләрне башка татар классиклары турында да хәзерлисе иде.
Җәлил юбилеен Р. Мостафин үзенең яңа китабы белән каршылады (Р. Мустафин. Муса Джалиль. Очерк о детстве и юности поэта. М., «Детская литература», 1977). Моңа кадәр чыккан китапларында ул төп игътибарын шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә юнәлтә иде. Р. Мостафинньщ «Муса Җәлил» исемле яңа китабында исә шагыйрьнең балачагы һәм яшьлек еллары турында сүз бара. Бу китап шулай ук киң укучылар массасына адресланып, әдәби-популяр формада язылган. Әмма биредә үзгәлек тә күзгә ташлана: элекке китапларның композициясендә автор образы беренче пландарак торса, биредә алгы планга Җәлил үзе чыга.
И. Зәбиров, Үзбәкстанда яшәгән хәлдә, Җәлилнең тормышына һәм иҗатына караган материалларны җыйнау белән байтак еллар дәвамында шөгыльләнеп килә. Шагыйрь юбилеена Ташкентта И. Зәбировның Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган документаль очеркы басылып чыкты (И. Забиров Рядом с Джалилем. Ташкент, “Еш гвардия”, 1977.)
Бу очерк та әдәби-популяр характерда язылуы белән үзенчәлекле.
Фәнни монографияләр сафын Йолдыз Исәнбәтнең Җәлилнең татар музыкасы белән күпьяклы бәйләнешләрен тикшерүгә багышланган китабы (Ю. Исанбет. Муса Джалиль и татарская музыка. Казань, 1977.) тулыландырды. Биредә бай фактик чыганаклар җирлегендә Җәлилнең татар музыкаль культурасы белән бәйләнешле гаять зур һәм нәтиҗәле эшчәнлеге ачыла. Бу хезмәтнең музыка белгече тарафыннан язылуы һәм бай архив материалларына нигезләнүе аның әһәмиятен тагы да күтәрә.
Җәлилнең 70 еллыгына «Мелодия» фирмасының грампластинкалар язу буенча Бөтенсоюз студиясе ике пластинка чыгарды. Аның берсенә Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов укуында шагыйрьнең шигырьләре язылса, икенчесенә татар совет композиторларының Җәлил сүзләренә язган җырлары, Н. Җиһановның «Җәлил» симфония-поэмасы тупланган. Җәлилгә багышланган рәсем күргәзмәсе Татарстан рәссамнарының һәм һәйкәлчеләренең герой-шагыйрь образын иҗат итүдәге уңышлары белән таныштыра… Җәлилгә багышланган сувенирлар, значоклар, конвертлар чыгарылды.
«Җәлил көннәре»нә апрельдә «Тукай көннәре» кушылып китте. Тукай бәйрәме дә шундый ук күтәренкелек һәм тантана белән ел ахырына кадәр дәвам итте. Тукай җыентыклары, шагыйрь турындагы китаплар чыга торды. «Тукай турында хатирәләр» җыентыгы (Тукай турында хатирәләр. Төзүчеләре И. Нуруллин, Р. Якупов. Казан, 1976.), И. Нуруллинның «Тукай» китабы (И. Нуруллин. Тукай. М., «Молодая гвардия», 1977.), Н. Лаисовның Тукай лирикасын өйрәнүгә багышланган монографиясе ( Н. Лаисов. Лирика Тукая. Казань, 1976. әнә шундый хезмәтләрдән иде.
Тукай һәм Җәлил көннәрендә кешеләр күңелендә чын бәйрәм рухы өстенлек итүе табигый һәм аңлаешлы иде. Бөек шәхесләрнең иҗатларына янә мөрәҗәгать итеп, кешелекле уй-тойгыларының күп телдә сөйләшкән замандашлар күңелендә дә аваздашлык табуын күрү, үткән белән бәйләнгән тарихи күперләрнең ныклыгын тою, әлбәттә, Тукай һәм Җәлил иҗатлары белән хаклы горурлану хисе уята.
{mospagebreak}
Иҗат әһелләренә, шулар исәбеннән әдәбиятчыларга да, Тукай һәм Җәлил юбилейлары гади бәйрәм генә түгел, ә күп көч салуны сорый торган тырыш хезмәт тә, эшләнгән эшнең күләмен һәм сыйфатын бәяли торган имтихан да. Әдәбият галимнәре бәйрәм рухын тудыруда, артистлар шикелле, турыдан-туры катнашмасалар да, сәхнәдә күренмәсәләр дә, аларның да бәйрәмдә билгеле бер өлешләре бар. Галимнәр язучыларның юбилейларына хәзерлек эшен күп элек башлыйлар һәм еш кына бәйрәм вакытында да, бәйрәмнән соң да дәвам итәләр. 1976 елгы юбилейлар уңае белән дә әдәбиятчыларга шактый күп кенә эшләр башкарырга туры килде.
1976 елгы иҗат бәйрәмнәренә хәзерлекнең гомумән берничә ел алдан башлануын әйтеп үтәргә кирәк. СССР Язучылар союзы идарәсендә Тукай һәм Җәлил юбилейларын үткәрү буенча шагыйрь Михаил Луконин председательлегендә Бөтенсоюз юбилей комиссияләре оештырылуын, Татарстанда 1974 елдан ук Республика дәүләт юбилей комиссияләре эшли башлавын искә алу да (Җәлил комиссиясе председателе — КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев; Тукай комиссиясе председателе — ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары М. X. Хәсәнов) бу юбилейларның «дәүләт югарылыгында» хәл ителүен һәм хәзерләнүен аңлатып тора булса кирәк. Республика юбилей комиссияләре тарафыннан хәзерләнгән һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы тарафыннан расланган юбилей планнарында Тукай һәм Җәлилнең иҗат бәйрәмнәрен хәзерге заман таләпләре югарылыгында үткәрү буенча гаять күп төрле чаралар билгеләнде һәм бу эшкә республикадагы барлык иҗат оешмалары, һәртөрле культура-фән учреждениеләре җаваплы итеп беркетелде. Тукайның 90 еллыгына Арча районы Кырлай авылында Тукай мемориалы комплексын төзүне планлаштыру әнә шундый дәүләт югарылыгында хәл ителгән җитди һәм әһәмиятле чараларның берсе булды. Комплексның үзәге — Кырлайдагы Тукай музее. Бу музейның оештырылуы Тукайның тормышын һәм иҗатын пропагандалауга гына түгел, фәнни өйрәнүгә дә көчле импульс бирер дип ышанасы килә.
Юбилей планнарында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты коллективына да җаваплы бурычлар йөкләтелде. Шулардай иң әһәмиятлеләре — Җәлил һәм Тукай иҗатына багышланган фәнни конференцияләр үткәрү, Җәлилнең һәм Тукайның дүртәр томлык әсәрләр җыелмасын хәзерләү. Фәнни конференцияләрне үткәрүгә институт алдан ук чамалап торса да, Тукай һәм Җәлил сайланмаларын чыгаруны планлаштырмаган иде. Әдәбият секторының бөтен көче татар әдәбияты тарихының күп томлык җыелмасын хәзерләүгә юнәлтелгән иде. Шуңа күрә дә Тукай һәм Җәлил әсәрләр җыелмасын хәзерләү институт коллективы өчен көтелмәгәнрәк хәл булып чыкты, аның алдына катлаулы бурычлар куйды, юбилейның якынаюы исә мәсьәләне тиз арада хәл итүне сорады. Институт җитәкчелегенә һәм әдәбият секторына байтак оештыру чараларын хәл итәргә, планнарга үзгәрешләр кертергә кирәк булды. Тукай, Җәлил юбилейларына хәзерлек мәсьәләсе берничә тапкыр институтның Гыйльми Советында да каралды, бу мәсьәлә 1975 елның 30 октябренда институтның ачык партия җыелышында да тикшерелеп узылды. Классикларның яңа фәнни җыелмасын хәзерләү шушы өлкәдә гаять зур кимчелекләрнең әлегәчә яшәп килүен ачты. Иң зур кимчелек — текстологиянең бездә фән буларак артта калуы, байтак мәсьәләләрнең теоретик яктан эшләнмәве, шушы өлкәдәге тәҗрибәнең гомумиләштерелмәве иде. Практик яктан да хәлләр шәптән түгел иде. Текстология буенча кадрлар хәзерләнмәү үзен аеруча ачык сиздерде.
Тукай, Җәлил җыелмаларын үз вакытында чыгару өчен институттагы көчләрдән тыш, читтәге көчләрне дә файдаланырга туры килде. Әдәбият тарихын язу белән шөгыльләнгән галимнәрне вакытлыча шушы эшкә күчерергә кирәк дип табылды. Г. Ибраһимовның V — VI томнарын төзү белән мәшгуль булган Рашат Гайнанов Тукай томнарын хәзерләүгә беркетелде. Шундый күп төрле чаралар нигезендә, әдәбиятчыларның һәм нәшрият редакторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 1975—1976 елларда Җәлил әсәрләренең дүрт томлыгы, 1975—1977 елларда Тукай әсәрләренең дүрт томлыгы дөнья күрде.
Тукай әсәрләренең дүрт томлыгы беренче тапкыр 1955—1956 елларда институт тарафыннан чыгарылган иде (төзүчеләре — X. Хисмәтуллин, Я. Агишев, фәнни редакторы — Г. Халит). Тукайның тууына 70 ел тулу уңае белән хәзерләнгән бу әсәрләр җыентыгы үз чоры өчен Тукай әсәрләрен чыгаруда әдәбият фәне ирешкән казаныш булды. Әдәбиятчы галимнәрнең күмәк хезмәте дүрт томлыкны, 1943 һәм 1948 елларда чыгарылган ике томлыклар белән чагыштырганда, фәнни яктан камилрәк итеп чыгарырга мөмкинлек бирде. Әмма бу текстологиядәге соңгы сүз түгел иде. Андагы кимчелекләрне үз вакытында тәнкыйть тә билгеләп үтте (Ә. Исхак, Г. Ишмөхәммәтов. Күңелсез кимчелекләр. «Казан утлары», 1969, 2 сан.). Бу басмадан соң үткән егерме ел вакыт эчендә Тукай иҗатын өйрәнү буенча да, текстология өлкәсендә дә байтак үзгәрешләр, яңалыклар туды. Рус әдәбият белемендә һәм башка әдәбиятларда текстологиянең алга китүе татар әдәбияты классикларының әсәрләр җыелмасын хәзерләгәндә дә югары критерийлар белән эш итәргә, алардагы уңай казанышларны файдаланырга мөмкинлек бирде. Хәзерге басмада томнарның бүленеше, жанр принциплары нигездә үткәндәгечә калса да, үзенең текстологик яктан эшләнеше буенча ул бөтенләй яңа басма буларак аерылып тора. Текстология өлкәсендәге бай тәҗрибәсе һәм шул чор матбугатын яхшы белүе Р. Гайнановка Тукай шигырьләрендә һәм Тукай әсәрләренә бәйле яшәп килгән байтак төгәлсезлекләрне күрергә һәм төзәтергә ярдәм итте. Р. Гайнанов, шагыйрьнең үзе исән чакта чыккан әсәрләренә нигезләнеп, төрле сәбәпләр аркасында элекке басмаларда киткән текст хаталарын төзәтүгә иреште. Аерым әсәрләрнең язылу вакытларын ачыклау буенча да зур эш башкарды. Шул сәбәпле, элекке басма белән чагыштырганда, әсәрләрнең хронологик урнаштырылу тәртибендә байтак аерымлыклар күзгә ташлана. Мәсәлән, Тукайның «Балалар күңеле» исемле җыентыгына кергән шигырьләре 1956 елгы басмада, җыентыкның тышлык битенә «1910 ел» дип куелуыннан чыгып, 1910 ел датасы белән билгеләнгәннәр иде. Хәзерге басмада алар 1909 елга күчкән. Андый күчешләр олылар өчен язылган шигырьләрдә дә күзәтелә. Татарстан үзәк дәүләт архивында Матбугат эшләре комитетының басылып чыккан китапларны теркәү дәфтәрен табу, Казанда басылган һәр китапның дөньяга чыгу вакыты һәм тиражы күрсәтелгән булуы төзүчегә Тукайның аерым әсәрләренең язылу һәм басылу вакытын төгәлрәк күрсәтергә ярдәм иткән. Әсәрләрнең беренче басылу вакытларын ачыклауда да кайбер яңалыклар булуын әйтергә кирәк. Мәсәлән, «Бишектәге бала», «Шиллердан» дигән шигырьләргә 1956 елгы басмада бирелгән аңлатмада: «1907 елда, «Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 нче дәфтәр» исемле җыентыкта басылган»,—дип кенә күрсәтелгән булса, хәзерге басмада: «Әлгасрел-җәдит»нең 1907 елгы 4 нче (15 апрель) санында басылган»,— дип, беренче басылу чыганагы һәм вакыты төгәл күрсәтелгән. «Җавап», «Милләтчеләр», «Алтын әтәч» һ. б. шигырьләрнең язылу вакытлары да ачыкланган.
Комментарийларда Тукай әсәрләренең язылу һәм басылу вакытларын ачыклау буенча гына түгел, ә әсәрләрнең язылу тарихларына караган яңа күзәтүләр дә байтак (И. Нуруллин. Яңа табышлар, кайбер югалтулар. «Социалистик Татарстан», 1977, 13 октябрь.).
Томнарның композицион төзелешендә дә кайбер яңалыклар бар.
1956 елгы басмада Тукайның өйрәнчек шигырьләре «Искәрмәләр» өлешендә генә китерелгәннәр иде. Хәзерге басмада алар беренче томның ахырында, искәрмәләрдән алда — «Кушымта (өйрәнчек шигырьләр)» исемле аерым бүлектә бирелделәр. Рус фәнни басмаларында да шушы принцип кулланыла.
Үткән басмада да иске әдәби телдә язылган шигырьләренең бер өлеше том ахырында «Кайбер шигырьләрнең хәзерге татар әдәби телүенә юлга-юл тәрҗемәсе» исемле бүлектә урнаштырылган иде. Әмма әлеге принцип эзлекле рәвештә үткәрелмичә калды: шундый шигырьләрнең бер өлеше том эчендә хронологик тәртиптә бирелде. Хәзерге басмада иске әдәби телдә язылган барлык шигырьләр бергә тупланып, юлга-юл тәрҗемәләре белән аерым бүлек итеп том ахырында урнаштырылдылар. Әмма әлеге принцип биредә дә бөтен томнар күләмендә эзлекле тормышка ашырылмаган. Өченче томдагы иске татар телендә язылган мәкаләләр юлга-юл тәрҗемәләре белән томның эчендә урын алганнар. Киләчәктә, күрәсең, бу мәсьәләне төгәлрәк хәл итәргә кирәк булыр. Хронологик принцип нигез итеп алына икән, аны ахыргача эзлекле итеп башкарып чыгу отышлырактыр.
Яңа басмада тагын бер яңалык бар: Тукайныкы булуы ихтимал шигырьләрне аерым бүлек итеп бирү. Икенче томда әнә шундый ун шигырь тәкъдим ителгән. Ф. Сәйфи-Казанлы төзегән өч томлыкның (1929—1931) икенче томында да «Тукайга нисбәт ителгән шигырьләр» аерым урнаштырылганнар. Мондый бүлекнең булуы фәнни яктан бик тә отышлы. Чөнки ул, дәлилләү өчен фактлар җитмәгәнлектән, Тукайныкы анык булган шигырьләрдән Тукайныкы булуы ихтимал шигырьләрне аерып куя. «Ихтимал» шигырьләрнең киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүе исә игътибарны күбрәк туплый һәм аларның Тукайныкымы яки түгелме икәнлеген төгәлрәк ачыкларга ярдәм итә. «Ихтимал» шигырьләрнең язмышы басмадан басмага ачыклана барырга тиеш. Хәлбуки, бу принцип бездә әлегәчә фәнни эзлекле алып барылмый. Ф. Сәйфи-Казанлы төзегән басмадан соң хәзерге басмага кадәр «ихтимал» бүлеге юкка чыкты. Шуңа күрә дә әлеге басмада «ихтимал» бүлегенең торгызылуын яңалык дип кенә түгел, ә фәннилекнең арта баруын раслаучы күренеш итеп тә санарга мөмкин. Хәзерге басмада «ихтимал» бүлеген шигырьләр белән генә чикләмичә, проза, публицистикага караган әсәрләр белән дә тулыландырганда тагы да отышлырак булыр иде. Төрле газета-журналларда имзасыз басылган һәм Тукайга нисбәт ителгән шигырьләрне дә, төп бүлеккә урнаштырганга кадәр, шушы «ихтимал» бүлеге аша уздырганда әйбәт буласы икән.
Тукай томнарын хәзерләү процессында Р. Гайнанов шагыйрьнеке булуы ихтимал байтак яңа әсәрләр туплаган иде. Аларның бик аз өлеше генә хәзерге дүрт томлыкта урын алды. Дүрт томлыкның редколлегиясе җыйналган яңа материалларны яңа бер том (бишенче том) итеп бирү мөмкинлеге турында сүз кузгатса да, юбилей комиссиясе өстәмә томны юбилейдан соң ашыкмыйча хәзерләп бастыруны нигезлерәк санады. Чынлап та, мондый мәсьәләдә җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисү — бер генә яктан түгел, җиде яктан дәлилләү зарури.
Тукайныкы дип тәкъдим ителгән әлеге яңа материалларның, ныклап тикшергәндә, барысы да Тукайныкы булып чыкмавы да бик ихтимал. Әмма ничек кенә булмасын, Р. Гайнановның эзләнүләре шул хакыйкатьне ачты: бик нык өйрәнелгән дип исәпләнгән Тукай иҗаты әдәбиятчылар тарафыннан тагын да төплерәк һәм конкретрак тикшерүне сорый икән. Редколлегия членнарының да томнарны хәзерләүдәге тырышлыкларын билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, Тукай томнарын басарга хәзерләү вакытында редколлегия членнары (Г. Халит, С. Хәким, А. Әхмәдуллин, М. Шабаев, Р. Гайнанов) еш кына җыйналып, томнарның композициясенә, комментарий принципларына, аерым шәрехләүләргә кагылышлы мәсьәләләр уңае белән күп тапкыр сөйләшүләр үткәрделәр. Мондый сөйләшү, бәхәсләр әсәрләрне нәшриятта редакцияләү вакытында да дәвам итте. Фәнни редактор Гали Халит, нәшрият редакторы Рәис Даутов, төзүче Рашат Гайнановлар кайвакыт шигырьдәге бер сүз яки бер тыныш билгесе буенча гына да сәгатьләр буе сүз алып баралар иде.
Кыскасы, Җәлил томнары да, Тукай томнары да коллектив тырышлык белән хәзерләнделәр. Шуңа күрә дә рецензиядә (И. Нуруллин. Яңа табышлар, кайбер югалтулар. «Социалистик Татарстан», 1977, 13 октябрь.) әлеге дүрт томлыкның институтта хәзерләнүенә күз йому, «яңа басманы хәзерләүчеләр» дип үтә абстракт гыйбарә белән генә чикләнү сәер тойгы калдыра.
Тукай, Җәлил әсәрләренең фәнни җыелмаларын хәзерләү татар әдәбияты классикларының әсәрләрен фәнни хәзерләүнең һәм бастырып чыгаруның байтак практик мәсьәләләрен көн тәртибенә куйды. Аларның бер өлеше, конкрет Тукай Һәм Җәлил әсәрләренә караганнары томнарны хәзерләү процессында хәл ителделәр. Байтагы исә көн тәртибенә баскан килеш кала бирделәр. «Хәл ителделәр» дигәннәренең дә башка язучыларның томнарын төзегәндә төрлечәрәк «хәл ителүләре» мөмкин. Чөнки төзүче, гомуми инструкция булмау сәбәпле, күп очракта ихтыяри эш итә. Сүзләр язылышының, томнардагы композициянең, аңлатмалардагы принципларның унификацияләнмәгәнлеге татар әдәбияты классикларының әсәрләрен бастырып чыгаруда төрлелеккә юл ачты.
Шушы өлкәдәге бурычларның зурлыгын һәм хәл ителәсе мәсьәләләрнең актуальлеген искә алып, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторында (1976 елның 20 маенда) төрлелеккә татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басуга хәзерләү буенча махсус текстологик группа оештырылды. Җиде кешене берләштергән бу төркем якындагы биш елда Г. Камал һәм Һ. Такташ әсәрләренең өч томлыкларын, М. Гафури әсәрләренең дүрт томлыгын хәзерләү белән шөгыльләнәчәк. Махсус текстологик төркемнең оештырылуы текстологиягә караган һәртөрле инструкцияләрне төзү эшен дә җиңеләйтәчәк һәм тизләтәчәк.
Текстологик төркем Г. Ибраһимов, Тукай, Җәлил әсәрләрен матбугатка хәзерләү буенча тупланган тәҗрибәгә таяну белән бергә, бу өлкәдә рус текстологлары ирешкән казанышларны өйрәнүгә дә җитди игътибар итә. Мәсәлән, М. Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институтының тәҗрибәсе үрнәгендә 1977 елның мартында институтта текстологик комиссия оештырылды.
Моннан соң татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басарга хәзерләү буенча төзелгән инструкцияләр шушы комиссиядә расланганнан соң гына үз көчләренә керәчәк. Төзүченең каноник текстка нигез итеп алынган автор редакциясен сайлавы да, төрле вариантларны һәм кулъязма нөсхәләрне чагыштыру нәтиҗәсендә кирәк дип табылган төзәтүләрне кертүе дә моңа кадәр бары тик текстолог карамагына тапшырыла, барысын да төзүче үзе генә хәл итә иде. Яна инструкция нигезендә хәзер бу процесска текстологик комиссия дә турыдан-туры катнаша. Текстолог тарафыннан билгеләнгән каноник текст редакциясен дә, текстка кертелергә тиеш дип табылган һәр үзгәрешне дә текстологик комиссия карый һәм раслый. Текстолог, төрле вариантларны һәм кулъязма нөсхәләрне чагыштырып, алардагы үзгәрешләрне билгеләгән текстологик паспорт төзи. Бу яңа өлге дә М. Горькийныц әсәрләр җыелмасын хәзерләүче рус текстологлары үрнәгеннән файдаланып эшләнде. Болар — татар әдәбияты классикларының әсәрләр җыелмасын фәнни яктан тагын да камилрәк итеп чыгарырга ярдәм итәчәк оештыру чараларының бер ишесе. Әмма оештыру чаралары никадәр вакытлы һәм яхшы булмасын, текстологик эшнең камиллеге һәм фәнни дәрәҗәсе һәртөрле инструкцияләрнең төзелүе, аларның күплеге белән генә билгеләнми. Камиллек, барыннан да бигрәк, текстология өлкәсендә эшләүче кадрларның квалификациясенә, аларның әдәби сүзне нечкәләп тоюларына һәм язучының сүзне кулланудагы индивидуаль үзенчәлекләрен сиземләүләренә, бу авыр, катлаулы эшне чын күңелдән яратып-бирелеп башкаруларына бәйле.
{mospagebreak}
Тукай һәм Җәлил юбилейларын фәнни конференцияләр белән дә билгеләп үтү традициягә әйләнде дияргә мөмкин. Бу яктан 1946 елда Тукайның тууына 60 ел тулуга багышлап үткәрелгән фәнни сессия үзенә күрә яңа өлге һәм үрнәк башлангыч булды. Әлеге сессия Тукай иҗатын комплекслы итеп өйрәнүгә нигез салды: беренче тапкыр буларак Тукай иҗаты шулай төрле яктан анализланды, төрле белгечләр тарафыннан тикшерелде. Сессия материаллары соңрак аерым җыентык булып басылып чыкты. Бу үрнәк Тукайның 80 еллыгына багышланган фәнни конференция уңае белән дә кабатланды. Рус телендә басылып чыккан «Габдулла Тукай» җыентыгы (Габдулла Тукай. (Материалы научной конференции). Казань, 1968.) шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә шундый коллектив хезмәтләрнең әһәмияте зур булуны раслады.
М. Җәлилгә багышлап үткәрелгән фәнни конференциянең традициясе әле алай ук бай түгел. Беренче башлап ул 1966 елны — шагыйрьнең 60 еллык юбилеена багышлап үткәрелде. Конференция ике «баскычлы» итеп оештырылды: башта ул Казан дәүләт университетында ике көн дәвам итте, аннары юбилей тантаналары Мәскәүгә күчкәч, конференция үзенең эшен Мәскәү дәүләт университетында дәвам итте. Утырышларда галимнәрнең утызга якын доклады тыңланды. Анда шулай ук Җәлилнең көрәштәш дуслары Р. Хисаметдинов (Ош шәһәреннән), Г. Фәхретдинов (Ташкенттан), Ф. Солтанбеков (Каршы шәһәреннән) һәм немец публицисты, Җәлилнең яшерен көрәш сәхифәләрен өйрәнүче Леон Небенцаль (Берлин) чыгыш ясады. Мәскәү университетының Җәлил укыган йортында доклад сөйләгән шагыйрь Кайсын Кулиевның чыгышы шулай ук хәтердә уелып калырлык иде.
Җәлил конференциясен гомумән уңышлы үтте дип билгеләргә мөмкин. Ул герой-шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклабрак өйрәнүгә импульс тудырды, Җәлилнең тормышына, иҗатына караган аерым мәсьәләләрне ачыклады. Шул ук вакытта конференциянең соңгы стадиясе тәмамланмыйча калуын да әйтмичә мөмкин түгел. Казан дәүләт университетындагы конференцияне оештыручылар (татар әдәбияты һәм журналистика кафедралары) материалларны бастырып чыгаруга тиешле игътибар бирмәделәр. Университетның нәшрият планына кертелмәү һәм җитәрлек дәрәҗәдә кайгырту, оештыру булмау сәбәпле җыйналган материаллар да эзсез югалды. Нәтиҗәдә Мәскәү һәм Казан университетларында СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты белән берлектә үткәрелгән Җәлил конференциясенең эчтәлеге турында хәзер шул вакытларда теркәлеп калган информацион мәкаләләрдән генә укып белергә мөмкин (Г. Мухаметова. Научная конференция, посвященная 60 летию со дня рождения поэта Мусы Джалиля.—«Известия Академии наук СССР. Серия литературы и языка», 1966, т. 25, вып. 5, стр. 462—464; Ш. Умеров. Поэту-герою посвящается.— «Вестник Московского университета». Филология. 1966, № 5, стр. 90—94.). Кызганыч, әлбәттә. Конференцияләрне оештыруга никадәр күп көч түгелгән, бу эшкә никадәр күп галимнәр җәлеп ителгән, ахыр чиктә барысы да җилгә очкан.
1976 елда Җәлил һәм Тукай конференцияләрен үткәрергә хәзерләнгәндә бу өлкәдәге барлык тәҗрибә искә алынды. Башта ук ике конференциянең дә материалларын матбугатка тәкъдим итү күздә тотылды.
Үткәндәге тәҗрибә файдалы булса да, хәзерге өчен җитәрлек түгел иде. Фәнни конференцияләрне оештырганда заман таләпләрен дә искә алырга, шул ихтыяҗ һәм таләпләрдән чыгып конференция программасын оештырырга кирәк иде. Бездә исә еш кына программа тәкъдим ителгән докладларга нигезләнә һәм шулар белән чикләнә дә.
Оештыру комиссиясе эшкә башлауның беренче адымнарыннан ук сөйләшүләрнең төп юнәлешен ачыклауга игътибарын юнәлтте. Бу конференцияләр Тукай һәм Җәлилгә багышланган булулары белән генә түгел, ә иҗатларының аерым проблемалы аспектларын, аз өйрәнелгән өлкәләрен беренче планга чыгару белән дә үзенчәлекле булырга тиеш — комиссия утырышларында фикер алышу нәтиҗәсендә шундый тәкъдим җиңеп чыкты. Программа төзегәндә шушы фикергә таянылды.
Конференцияне проблематик итеп оештыруга омтылыш никадәр отышлы һәм заман таләбенә яраклы булмасын, сөйләшүнең практик яктан да шулай булып чыгуы еш кына оештыручыларның теләге белән генә дә чикләнми. Ул татар әдәбият фәненең гомуми торышына, Җәлил һәм Тукай иҗатларын өйрәнүнең конкрет дәрәҗәсенә бәйле факторларга да барып тоташа. Бу моментларны да искә алырга кирәк булды. Әйтик, Тукай иҗаты XX гасырның унынчы елларыннан алып өйрәнелеп килә. Аның иҗаты буенча үткәрелгән конференцияләрнең дә материаллары дөнья күргән. Җәлил иҗатын ныклап өйрәнү исә илленче елларның урталарыннан гына башланды. Үзеннән-үзе күренеп тора: Тукай конференциясен проблематик рухта үткәрү таләпләренә ныграк якынайтырга була. Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүнең хәзерге торышы исә сөйләшүгә күбрәк галимнәрне тартып, төрлерәк темаларны яктыртуны таләп итте. Шуңа нисбәтән Җәлил конференциясенең программасы да күп сыйдырышлы итеп төзелде, башка республикалардан һәм шәһәрләрдән дә кунаклар күбрәк чакырылды. Тукай конференциясенә докладларны өлешчә чикләү һәм билгеле бер юнәлештәгеләрен генә сайлап алу кирәк дип табылды. Доклад сөйләргә теләүчеләрнең саны биредә дә аз түгел иде, әмма оештыру комиссиясе аларның өчтән бер өлешен генә конференция программасына тәкъдим итә алды. Шагыйрь иҗатының яңарак мәсьәләләрен һәм аспектларын күтәргән, XX йөз башы әдәбиятының теоретик проблемаларын кузгаткан, бүгенге көнгә ныграк аваздаш булган, тугандаш әдәбиятлар белән дуслык бәйләнешләре, элемтәләре турында сөйли торган чыгышларга хаклы рәвештә өстенлек бирелде.
СССР Фәннәр академиясенең Тел һәм әдәбият бүлеге бюросы, Конференцияләрне координацияләү үзәге Җәлилнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән конференцияне үзләренең гомум планнарына керттеләр һәм аны Бөтенсоюз фәнни конференциясе буларак расладылар. 11—12 февральдә үткән конференциядә утыздан артык доклад тыңланды. Анда Татарстан галимнәреннән тыш Мәскәү, Уфа, Ташкент, Алма-Ата, Вильнюс, Каспийск, Минск, Чабаксар, Дүшәнбе, Фрунзе, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдән килгән әдәбиятчылар катнашты.
Тукайга багышланган фәнни конференция академиянең Бөтенсоюз конференцияләр планында булмаса да, үзенең характеры һәм барышы белән андый конференцияләрдән ким үтмәде. 18—19 майда ике көн дәвам иткән утырышларда егерме доклад тыңланды. Казан әдәбиятчыларыннан тыш Мәскәү, Ташкент, Уфа, Каспийск, Нукус, Йошкар-Ола, Чабаксар, Ленинград галимнәренең катнашуы Тукайның иҗади бәйләнешләрен үзенчәлекле, яңа материалларга нигезләнгән докладларда яктыртырга мөмкинлек бирде.
Әлеге ике фәнни конференцияне үткәрүгә хәзерлекнең алдан башлануы һәм конференция программасын төзүгә комиссия тарафыннан йогынты ясала торуы үзенә күрә бу өлкәдә яңа башлангычлар тудыруга да сәбәпче булды. Әйтик, башта ук Җәлил һәм Тукай иҗатларын өйрәнүнең хәзерге торышын анализлаган докладлар кирәклеге зарури тоелды һәм аерым иптәшләр социаль заказ тәртибендә шул эшкә беркетелделәр. Бу чара үзен тулысыңча аклады. Киләчәктә дә сөйләшүләрне бер фокуска туплаучы, язучы иҗатын өйрәнүнең торышын йомгаклаучы, гомумиләштерүче докладларны оештыруга игътибар итәргә кирәк.
Конференция эшенә галимнәрдән тыш язучыларны һәм сәнгать әһелләрен тарту хакында да уйларга вакыт. Мәсәлән, шагыйрь Сибгат Хәкимнең Җәлил конференциясендә «Хәзерге татар поэзиясендә Җәлил традицияләре», Тукай конференциясендә «Татар совет поэзиясендә Тукай традицияләре» дигән темага сөйләгән докладлары кызыксынып тыңланды. Җәлил конференциясендә драматург Риза Ишморат, һәйкәлче Бакый Урманче, Тукай конференциясендә рәссам Фәйзрахман Әминев чыгыш ясады. Үзләренең шагыйрьләр образын иҗат итү тәҗрибәләре белән уртаклашкан бу иптәшләр сөйләшүләрне җанландырып җибәрделәр, фәнни темаларның яңа аспектларын кузгаттылар. Тукай, Җәлилгә багышланган конференцияләрнең юбилей уңае белән үткәрелүе аларның характерына, эчтәлегенә тирән эз сала. Хаклы рәвештә фәнни темаларның заманча яңгырашлы аспектларын табуга җитди игътибар ителә. Шушы ук таләпкә бәйле фәннилек һәм яңалык таләбе дә куела. Ә практикада еш кына әлеге таләпләр тулысынча үтәлми. Яңаны ачкан докладлар бик аз булып чыга, байтак чыгышларда моңа кадәр күптән билгеле булган, аксиомага әйләнгән фикерләр кабатлана, фәнни анализны публицистик сөйләү алыштыра. Рәттән егерме-утыз доклад тыңлап утырганда гомуми хакыйкатьне кабатлаулар аеруча күзгә ташлана. Хәзер безгә, күрәсең, конференциядәге докладларның саны артыннан кууга караганда, аның чын мәгънәсендә фәнни булуына ирешү өчен көрәшергә кирәктер. Моның өчен конференцияләрне оештыру эшен дә яңа югарылыкка күтәрергә кирәк.
Конференциянең ни дәрәҗәдә кызыклы булып үтүе, культурабыз тормышында нинди эз калдыруы аны ничек оештыруга нык бәйле. Казан дәүләт университетында Фатих Әмирханның тууына 90 ел тулуга багышланып үткәреләчәк фәнни конференциягә дә зур өметләр багланылган иде. Кызыклы гына докладлар ясалырга тиеш иде. Әмма ул көтелгәнне үк бирмәде. Тарих, иҗтимагый фикер, телгә караган докладлар уңай тәэсир калдырсалар да, әдәбиятка караган өлеше үтә сыек булып чыкты. Күп докладлар тыңланылмады. Казан әдәбиятчылары доклад сөйләргә дип килгәндә конференция үзенең эшен тәмамлап өлгергән дә иде инде…
Соңыннан мәгълүм булды: Мәскәү, Уфадан килергә тиеш булган әдәбиятчы галимнәр чакыру кәгазен соңга калып алганнар икән. Шуңа да аларның кайберләре конференция тәмамлангач, икенче көнне үткәрелгән тантаналы кичәгә генә килеп өлгерә алдылар.
Гомумән, язучыларга багышланган гыйльми мәҗлесләрне оештыруда инициативаның роле кечкенәдән түгел.
Шушы яктан, мәсәлән, апрель көннәрендә Тукай иҗатын өйрәнүгә бәйле яңа бер башлангычның тууын уңай күренеш буларак билгеләп үтәргә кирәктер. Бу — Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты һәм Татарстан дәүләт музееның әдәбият бүлеге тарафыннан оештырылган «Тукайга ядкяр» исемле Тукай укулары. Музей залында үткән бу гыйльми мәҗлестә барысы унбер доклад тыңланды. Зур конференцияләр гадәттә официаль рухтарак үтә, докладлар күп булу сәбәпле еш кына фикер алышуларга вакыт та калмый, хәтта берничә хәзерләнгән доклад тыңланылмыйча калырга мөмкин. «Тукай укулары»ның бу яктан отышлы моментлары булды. Докладчыларга шактый күп сораулар бирелде. Фикер алышу да кызыклы һәм җанлы үтте. Язучы Н. Исәнбәт, әдәбият галимнәреннән Г. Халит, М. Фәйзуллиналар Тукай иҗатын өйрәнүнең әһәмиятле мәсьәләләре турында сүз алып бардылар. «Тукай укулары»нда тыңланган аерым докладларның фәнни әһәмиятен искә алып, редколлегия аларның бер ишесен Тукайга багышлап чыгарылачак җыентыкка да тәкъдим итте.
Тукай һәм Җәлил юбилейлары культурабыз тормышында шундый тирән эз калдырдылар ки, 1976 елны «Тукай һәм Җәлил елы» дип атарга мөмкин булыр иде.
(Чыганак: Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 191 б.).