Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлекләре әгъзасы,
декоратив-гамәли сәнгать рәссамы
Светлана Гарбузова
үзенең әнисе – Татарстанның халык рәссамы
Софья Кузьминыхның
татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган күн мозаикасы техникасында башкарылган хезмәтләре турында сөйли
(Казандагы Г.Тукай әдәби музее, 5 март, 2013 ел).
2012 һәм 2013 елларда Софья Кузьминых Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат итеп тәкъдим ителде. 2013 елның апрелендә Татарстан Президенты Указы белән әлеге дәрәҗәле бүләккә лаек булды.