ТАТ РУС ENG

Ахун хәзрәтләрнең сатылулары   

Бай: — Хәзрәт,  кыз балаларны русча укытырга вә качмаенча йөртергә ярыймы?
Ахун: — Юк, юк! Кыз-хатынга уку хәрам. Хосусән русча уку хәрам; соңра да хиҗаб, әлбәттә, фарыз!
Бай: — Безгә бирәчәкеңез улан 180 сумны зәкяттән исәпләп, дога идүеңезне үтенәмез.
Ахун: — Бәрәкалла! Бик яхшы, алла кабул итсен.
Бай: — Тәкъсир, янә бер сүз сорар идем.
Ахун: — Рәхим идеңез.
Бай: — Тәкъсир… ә… ә… без ресторан илә сәүдә итмәкче идек. Шунда кызлар тотмакмыз; шәрган ничек булыр икән?
Ахун (исәпләп торып: «180 сум агызны бер якка да бордырмай»): — Дөрест ул! Чөнки сиңа кәсеп, синең аңардан башка кәсебең юк. Дөрест, дөрест! (Йөз сиксән сум гайрәте илә.) Дөрест!

Хосусән — бигрәк тә.
Хиҗаб — хатын-кызның ирләрдән качуы, йөз яшерүе.
Фарыз — һичшиксез тиеш (эш).
Бәрәкалла — алла юмарт.
Тәкъсир — руханиларны олылау сүзе.
Шәрган — шәригатьчә.

Комментарий язарга


*