Бу сәнә Макарья ярминкәсендә «17 нче октябрь партиясе»нә хезмәт итә торган «Бәянел хак» гәзитәсенең нашире карт бабай һәркемнең номерларына кереп, гәзитәсенә алучы яздырып, акча җыйнап йөрмеш идекене кичән номерларымызда язмыш идек. Имде дәхи бу кешенең пәнҗәи агушына грифтар улан* (* Ерткыч тырнагына дучар булган.) бер сәүдәгәрнең безә агызыннан сөйләдекене язамыз.
Сәүдәгәр номерында ялңыз ултырыр икән, «Бәянел хак» нашире бабай номер ишегеннән кереп сәлам вирер, сәламне алып, исәнлек-саулык сорашкач, бабай сәүдәгәргә гәзитәсенә язылмасыны тәклиф итмәйә башлар, соңра араларында ушбу сүзләр сөйләнер:
Сәүдәгәр: — Бабай, гаеп итмә, гәзитәңезә языла алмаймын, чөнки безнең үдә бабамыз гәзитә укуны яратмый һәм безгә гәзитә укытмый.
Бабай: — Юк инде, хәзер гәзитәне һәркем укый, хәтта хәзер инде гәзитә уку савап саналадыр. Мин бабаңа хат язармын. Кая, языл,— дип, сәүдәгәрнең 2 рубля 50 копеек акчасын җәберләп алмыштыр.
Моның кеби дәхи бик күп кешеләрне алдап, үзенең гәзитәсенә, җәберләп, алучы җыйнамышдыр.
«Бәянел хак» гәзитәсе милләтемезең тәрәкъкыйсенә каршы чыктыгыннан өчен милләтемезә иң зарарлы гәзитәләрдән саналадыр. Бу гәзитәне карагруһ таифәсе генә укырлар. Милләти сәвән вә милләтең тәрәкъкыйсенә иҗтиһад идән кешеләргә бу гәзитәне югалтырга тырышмак ляземдер! Бу гәзитәнең алучысы бер дә улмаса да, анарга казнадан да акча биреләдер. Күптән түгел земство акчасына алып таратыла торган «Бәянел хак» гәзитәләрене Казан губернасында Мулла иле авылында бер җиргә өеп яндырмышлар идеке гәзитә укучыларә мәгълүмдер. Рус халкында буның кеби гәзитәләргә һич илтифат итмиләр. Бу җөмләдән менә «Казан мөхбире» 138 нче номерында язадыр:
Казанда «17 октябрь партиясе»нә хезмәт итәр өчен чыгарыла торган «газета правых»ның мөштәриләре һәм дә укучылары бик аздыр. Бинаән галәйһи бу гәзитәнең мөхәррире урам буенча йөреп мөхәррирләр эзлидер.
21 нче августта Казыйм бикнең конторына кереп, мөштәриләр табып бирергә үтенгән, контордан моңа бер сум биргәннәр икән, мөхәррир ачуланып: — «Сез миңа 20 мөштәри яздырыңыз!» — дип кычкырган һәм дә сүгешә башлаган. Моның болай «17 нче октябрь партиясе»ндәге кешеләрчә кыйлануына контор кешеләре ачуланып, куып чыгарганнар.
Казыйм бик бу партиянең зур кешеләреннән булганы да хәтердә булсын.
Безгә дә, шунлар кеби, һәр алдауга ышанмаска кирәк, алданмаңыз, карендәшләр, гафил улмаңыз…
Кичән — узган.
Тәклиф итү — үгетләү, өндәү.
Чыктыгыннан өчен — чыкканга күрә.
Таифә — партия, төркем.
Иҗтиһад идән — тырышлык иткән.
Лязем — тиеш.
Газета правых — уңнар газетасы.
Мөштәри — язылып алдыручы.
Бинаән галәйһи — шуңа күрә.