Звериноголовскидә вакытлы аптик ачылды. Сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч күптерә торган, сару кайната торган вә башка төрле дарулар сатыладыр.
Аптик иясе бер мөсафир хаҗи исемләнмеш кешедер. Даруларының бәгъзесе Азия балчыгы, Африка үләне, Амрика ташы вә Аурупа агачларының әкәләләреннән гыйбарәттер.
Аптикчеләр: хаҗи исеме таккан бер мөсафир, фатир сахибәсе, татар микробы, өй корткасы.
Шул ук фатирда һәртөрле сөйдергеч имнәре, боздыргыч тылсымнары, туздыргыч дәвалары, саранча догалары, васыйлян бөтиләре, «Бәянел хак» гәзитәләре табарга мөмкиндер. Мөштәриләр сакаллы сабый вә җаһилә хатыннар улып, сатучыларның сүзенә камил ихлас илә ышанмаклары шарттыр.
Хилафынча булса, мәзкүр дарулар әсәр итмәячәктер.
Сахибә — ия — хуҗа хатын.
Васыйлян — кавыштыру.
Мөштәри — сатып алучы.
Җаһилә — надан (хатын-кыз).
Хилафынча — киресенчә.
Мәзкүр — шул, әлеге.
Әсәр итмәү — тәэсир итмәү.