[Бер китап сатучы илә алучы арасында]
Сатучы (ящигеннән китабын чыгарып):
— Менә ал, бик яхшы китап: авыл халкы һәм эшчеләр файдасын язган.
Алучы (арты берлә генә торып):
— Кайсы өяздәге авыл халкы файдасын язган? Әгәр безнең өязнекен булса, мин аны укымыйча да беләм, Синдә «Бәдәвам», «Тәкый гаҗәб» булса, мин алыр идем!