ТАТ РУС ENG

Аю һәм Ссыльный

Себердә административный порядок буенча сөрелгән Ссыльныйны бер җиргә утырттылар. Аңгар шул утырган урыныннан бер дә кузгалмаска фәрман бирделәр, ә ашарга азык бирергә оныттылар. Ссыльный күп заман шул җирдә утырып көтте: ашарга бирмәсләрме? Шундин соң күрде ки, эшне теләсәң ничек әйләндерсәң дә, үләргә генә туры килә. Бу, һаман бертөсле, тоташ күңелсезлекне ташлап, аз гына тәбдиле һава өчен, күзләре кайда караса, шул якка йөрергә тотынды. Бер йөз ярым чакрым кадәр җирне баткак буенча китте.
Моны һәртөрле чебен-черкиләр тешләп, талап, яртылай үлгән хәлгә китерделәр. Бара торгач, зур бер суга җитте. Анда бер челнок табып, шуңгар утырып китте. Ташлы, каты бер җиргә килгәч, челнок ватылды, бичара Ссыльный бата башлады. Әҗәле җитмәгәнгә каршы, шундагы остяклар килделәр дә моны тартып чыгардылар. Бу аларга рәхмәт укыды да тагы юлына китте. Бара-бара, Сибириянең чын кап-кара тайгасына (тайга — бик йомшак, баткак җир) барып җитте. Монда моны бер Аю күрде дә, дәрхаль килде дә төртеп тә екты.
Монда инде мискин Ссыльныйга үләргә генә тиеш иде, ләкин, тагы күрәчәк күпкә каршы, Аю тук иде.
Аю әүвәл үзенең табышын кармалап карады: симез микән?
— Ну,— ди Аю,— мин һәртөрле начар нәрсәләрне ашаган идем, әмма мондыйны бер дә күргәнем юк иде. Тире дә сөяк, хәтта кабып карарлык җире дә юк.
Ссыльныйның йөзенә текәлеп карады. Ә теге — яткан җирендә тыныч кына ята, күзләрен бер ноктага терәгән, гүя хисаптагы дүрт гамәлле мәсьәләне күңелдән решайт итә.
—    Әйт әле, зинһар,— Аю гаҗәпләнде,— син нинди кеше соң, миннән бер дә курыкмыйсың?
Ә табыш җавап бирә:
—    Менә сиңа кирьк булса! Мин бит сәяси сөрелгән кеше!
Аю бу сүзнең хикмәтен аңлый алмады. Бераз шашкан шикелле торып, алгы тәпиләре берлә колак артын кашып алды да тагы гаҗәпләнде:
—    Әй, синдә ни өчен бөтенләй ит юк? Минемчә, бу кадәр арык булу бик килешсезлек бит.
—    Тфү, нинди зиһенсез! — табыш ачуланды,— мин әйттем инде сиңа, мин сәяси сөрелгән кеше дип.
Аю моны кызганды. Шулкадәр кызганды ки, хәтта аның җонлы йөзе буенча  күз яшьләре тәгәрәп  китте.
—    Тукта әле, хәсрәтле, ди, мин сиңа хәзер шундый симез Чалдон* китереп бирим, рәхәтлән ашап.
Аю шул сүзне генә әйтте дә, шул тирәдәге бер мужик өенә барып, күз ачып күз йомганчы, бер мужикны китереп тә җиткерде. Аю үзе агачлар артына яшеренеп, бу ике кешенең ни эшләгәннәрен карап тора.
Ә безнең Ссыльный, Себер мужигын ашау урынына, аңгар социализм фикерен сөйләп, аның зиһенен нурландыра башлады.
Ссыльный мондый сәяси сүзләрне сөйли башлагач та, теге мужикның исенә бюрократларның һәр ссыльный социалистны тотучыга награда бирүләре төште. Мужик тиз үк җон шикелле җиңел, арык социалистны күтәреп алды да награданы алырга йөгерде. Боларны читтән тамаша итеп торган Аю «тфү!» дип төкерде дә үзенең юлына китте.
Аю уйлый: ничек мондый кешеләр дә дөньяда торалар икән? Странно!

Тәбдиле һава — һава алмаштыру.
Челнок — көймә.
Дәрхаль — шунда ук.
* Сибириядә Себер мужигын чалдон диләр.  (Г. Тукай искәрмәсе.)

Комментарий язарга


*