Шәһәремезнең яшь интеллигентләре, Уральскидә иң әүвәл мәртәбә итеп, әдәбият ахшамы (Ахшам (акшам) — кичә.) ясарга ният иткәннәр. Әдәбият ахшамы татар халкын «Фәзаилеш-шөһүр», «Тишекбаш», «Мөһиммәтел мөслимин», «Бәдәвам» китапларыннан башка, хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар илә таныштырачак вә күрештерәчәктер. Әдәбият ахшамы карт аталарымызның чын йөрәгеннән чыккан «Тәфкилеф», «Әллүки», «Сакмар суы» көйләрен, үлгән җиреннән яңадан терелтеп, туган вә туачак балаларыбызның күңеленә яңга-яңга милләт хисләре, истикъбаль (Истикъбаль — якты киләчәк.) дәртләре салырга хезмәт итеп, милләт балаларының үлгән күңеленә, саба җиле шикелле, рух өрәчәктер.
Әдәбият ахшамы үзебезнең көйләребез, үзебезнең моңлы мотивларымызны кабахәт фәхешханәләр почмагыннан түгел, үзебезнең яшь зыялыларыбыз авызыннан ишеттерәчәктер.
Әдәбият ахшамы татарларны гомердә булмаган Зәркум батырлар, Дию батыр, Аждаһа баһадирлар берлә түгел, бәлки булган һәм кыйлган начар мөгамәләләре йөрәкләремезне ярып, бәгырь канымызны эчкән Ишан батыр, Мулла батыр, Ахун баһадирлар берлә таныштырачактыр.
Милләт балалары, «Бакырган» ахырын укыганда, Әхтәм сәхабәнең (Сәхабә — Мөхәммәт пәйгамбәрнең замандашы булып, аны күргән кешеләрне шулай дип атаганнар.) башын кискән Кабил батырга каршы барырга дәртләнгәннәре шикелле, әдәбият ахшамында милләт вә тәрәкъкый (Тәрәкъкый — алга китеш, прогресс.) сәхабәләренең башын кискән вә аларның бара торган изге юлларына Искәндәр коймасы корган, һәртөрле мыегын кырган, баш такырайткан, чуашлар киеме кигән һәм шул килешләре берлә генә мөселман булган манигы тәрәкъкыйләргә (Манигы тәрәкъкыйләр — алга китүгә тоткарлык итүчеләр.) каршы төшәргә дәртләнәчәк вә һәвәсләнәчәкләрдер.
Шуның өчен дә татар кардәшләремезгә милли музыка вә җырулар тавышын ишеткәндә: «Ах, Дәҗҗал чыккан икән инде!» — дип пич башына менеп, колакларына мамык тыгып, күзләрен бәйләп, өстләренә дә 9 кабат юрган, 5 кабат толып ябынып «Кяһәф» сүрәсе укып ятмаска тиештер.
Үз халкымызның зарарына тырышкан һәрбер чалмалы бурлакны (батюшка) гөнаһ кичерүче, гөнаһсыз санап, шул ук халкымызның файдасы өчен җан бирергә хәзер булган һәр тар чалбарлы, һәр билсез кыска киемлене дә фасикъ (Фасикъ — бозык, динсез.), азган дип хөкем итәргә тиеш түгелдер.
Шулай ук халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул үк мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган (Шамил булган — үз эченә алган.) шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер.
Бер дә исеңез китмәсен: Мәккәи мөкәррәмәдәге (Мәккәи мөкәррәмә — изге Мәккә шәһәре.) кәгъбә янында гөнаһ кыйлу мөмкин булган шикелле, Киевтәге монастырь янында сәваплы эш кыйлу мөмкиндер.
Шуның өчен дә теге җырлаучыларның берсе мәсҗедтә вә берсе «Казан» миһманханәсендә (Миһманханә — кунакханә, гостиница.) яки башка бер урында булуында бер хикмәт тә юктыр.
Мәсҗедтә ишаннар гына халык күрмәгән арада күзләренә төкерек сөртеп җылыйлар, әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр.
Әмма әдәбият ахшамында, иншалла, безнең татарлар да күзләренә төкерек, маңка сөртмичә ук әсәрләнеп жыласалар кирәк. Кыскасы гына, милләтнең тәрәкъкыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә сәваплы вә хәерле бер эштер.
Зинага чакыра торган музыка хәрам булса да, алга китәргә, тәрәкъкыйгә чакыра торган музыка мөстәхәб (Мөстәхәб — эшләнүе гүзәл эш.), хәтта ваҗиб (Ваҗиб — эшләнүе мәҗбүри эш.) уктыр.
Китапча иттереп әйтсәк, «мөкаддимәи хәер хәердер (Мөкаддимәи хәер хәердер — изге эшнең башлангычы да изге.)».
Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору — ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, осуле җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк имеш!
Инде татарлар арасында аз вакытта күп нәрсә белдергән осуле җәдиткә инкяр иткән, аз заманда күп җиргә алып бара дип, поездга (ахыр заман алдыннан чыга торган атсыз арбага) утырмаган кешене һичбер таба алмассыз.
Татарлар әүвәлдәрәк хатын-кызга язу өйрәтергә ярамый дип, «Таләбел-гыйльми фәризатен галә көлли мөслимин вә мөслимәтин»* (* Белем алу һәрбер мөселманга — иренә дә, хатынына да — мәҗбүридер.) хәдисен дә сүгеп маташтылар.
Бара-бара ул сүгүләренең дә урамда ыштан салып йөрү шикелле бер оят вә килешмәгән эш икәнлеген аңладылар.
Андин соң, үзләренең хатыннарын күрәселәре вә күрсәтәселәре дә килмәгәнлектән, мискинәләрнең өстләреннән бикләп чыгып, Лут пәйгамбәр заманындагы форма илә, мыексыз җегетләр артындин селәгәйләрен агызып йөргән сартларга ияреп, безнең татарлар хатыннарына бөтен мәхлукат (Мәхлукат — җан ияләре.) файдаланган якты кояшны күрсәтү хәрам дип тә талаштылар. Хәмедләр улсын (Хәмедләр улсын — шөкерләр булсын.), инде алар, акрын-акрын, чапанның ат җабуы шикелле бер нәрсә икәнлеген белделәр. Хәзер татарлар үзләренең сарт түгеллекләрен дә яхшы ук төшенделәр.
Инде без өмид итәбез ки, шаять, татарлар тик үзләренең файдалары өчен генә, тик үзләренең сәгадәт вә икъбальләре (Сәгадәт вә икъбальләре — бәхет һәм якты киләчәкләре.) өчен генә ясалачак әдәбият ахшамына да ул кадәр сыртлары берлә тормаслар.
Әле безнең татар кардәшләр 3 яшьлек бала хөкемендә генәдер. 3 яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр.
Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәгез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзеңез өчен яхшы булыр, дисәң: «Э… э… кирәкми, э… э…»,— дип киреләнәләр.
Ә ишаннар мискин сакаллы сабыйларның кулларыннан һәммә тәтиләрен («иннәмәл хәятет дөнья лягабен вә ләһүен вә тәфахир» иләх* (* Дөнья тормышы — уен, көлке, мактану һ. б.) аяте Кәримәсен (Аяте Кәримәсен — «Коръәннең кнн күңеллелек, юмартлык күрсәткән аяте» мәгънәсендә.) исеңезгә төшереңез), һәммә уенчыкларын алдап алып бетерәләр. Аларны, оҗмах исемле бакчага алып барабыз, дип кызыктыралар.
Әгәр безнең сакаллы балалар тәтиләрен бирмәсәләр, ишаннар ул нарасыйларны, алайса җәһәннәмгә салабыз, сезне җәһәннәмдәге бүкиләргә ашатабыз, дип куркыталар.
Бала, мискин, ни эшләсен, ышана да тәтиләрен биреп бетерә. Нә исә (Нә исә — ни дисәң дә.), сөйләсәң сүз күп булыр. Яшәсен әдәбият ахшамы! Яшәсен милләт!