Күптән түгел шәһәремезнең 3 нче мәсжед имамы, (күңелен алла белсен) халык эчендә ишан аты алган Габдерәкыйп хәзрәт Уральски шәһәренә якын Җимбите базарына кунакка (тугърысын әйткәндә, корсагын тултырып, кесәсен калынайтып кайтырга) барган иде. Җимбите халкы, читтән кәлән кунакларны, хосусән хәзрәтләрне сыйларга бик юмарт булганлыкларыннан, Габдерәкыйп хәзрәтне дә бик хөрмәт иткәннәр.
Габдерәкыйп хәзрәткә буннан әүвәл без һич зарар китермәгән идек. Аның бер ничә вакыйгаләрен аерым ачык белсәк тә, бәгъзе мөнәсәбәт илә сөкүт әйләмеш идек. Шулай була торса да, ул үзе, белмим, бездән нә зарар күрмештер, безә каршы сугыш флагы күтәреп мәйданга чыкмыштыр.
Менә Җимбите базарындагы даими мөхбиремез язадыр: Габдерәкыйп хәзрәт мәҗлесләрдә «Фикер» гәзитәсене бик кабахәт ляфызләр илә сүгеп йөрде. Һәм бәгъзе мәҗлесләрдә ушбу сүзләрне сөйләде: «Әүвәл — алла, икенче мин риза түгел, «Фикер» гәзитәсен укымаңыз»,— дип.
Бу сүз ничек була, бу сүз бит мин алладан бер генә дәрәҗә ким дигән сүз була түгелме? Нәмруд та халыкны, мин күк алласы илә сугышам, дип ышандырган; имде бу заманда да алай ышандыру мөмкин булырмы икән, хәер, кара халык бәлки ышаныр да, әмма, «ликөлле Фиргавен Муса» кабиленнән* (* «Һәр Фиргавен — Муса түгел» дигән шикелле.), һәр заман батыйльне сүндертүче хак сөйләүчеләр була кәлмештер. Хосусән заманымызда андаен ялган вә ифтира илә халыкны ышандыручыларны күрсәтүче хак вә тугъры юл илә баручылар күбәймештер. Әүвәл — алла, икенче мин дигәнчә, әүвәл — мин, икенче — шәригем алла дисә дә барыбер улыр иде. Нә исә варсын, һөнәрләрен күрсәтә торсын, яңа фикерлеләр дә калышмасалар кирәк.
Хосусән — бигрәк тә.
Сөкүт әйләмеш — эндәшми тору.
Мөхбир — хәбәрче.
Ляфыз — сүз.
Батыйль — ялган.
Ифтира — яла ягу.
Шәрик — иш; бу урында ярдәмче.