ТАТ РУС ENG

Гүзәл  бер хәкыйкать 

«Бәянел хак»ның 50 нче номерында «Кабих бер иф тира» сәрләүхәсе илә* (* «Кабахәт бер яла» исеме белән.)  кабих гыйбарәле бер лакыйрди язылып, гүя «Бәянел хак» идарәсеннән безгә: «Гәзитәңезне җибәреп торыңыз; мөхәррир кычкырышына идарә гаепле булмаса кирәк» сүзләре язылган мәктүб килгән ялган икәнене исбатка тырышылмыштыр.
Хәер, безгә бәйлә мәктүб килде, әмма «Бәянел хак» идарәсеннән килде. Без башканы белмибез. Әгәр ышанмасаңыз, мөхәррирләреңездән Әхмәтҗан абзый яки Мөхәммәтҗан абзый килеп карасын. Яисә секретарь Габдерәкыйп Габдерәкыйпов килеп карасын. Кайсыгыз язгансыз — шунда беленер, һәр нә исә (Һәр   нә   исә — ни   генә   булмасын.), килүеңез бушка китмәс, язган язуыңызның карасын пычак берлән кырып алып китәрсез. Бездә сезнең «Бәянел хак» чыга башлагач та мөбадалә теләп (Мөбадалә   теләп — алмаштыруны   (бер-беренә    үз   газеталарын җибәреп торуны) теләп.) язган мәктүбеңез дә бар, кирәк булса, анысын да биреп җибәрермез.
Тагы безне хулиган-фәлән дип кимсетмәкче булгансыз. Сезнең бу эшеңез — гәзитәмезне «Бәянел хак» вә мөхәрриремезне Әхмәтҗан Сәйдәшев дип атамак кабиленнәндер (Кабиленнән — шикелле.). Вәхаләнки (Вәхаләнки — чынлыкта.), безнең гәзитәмез «Бәянел хак» вә мөхәрриремез Әхмәтҗан Сәйдәшев түгел икәне сезгә һәм бөтен дөньяга бик ачык мәгълүм бер хакыйкатьтер. Бинаән галәйһи (Бинаән галәйһи — шуңа күрә.) безне хулиган дип атамакыңыз — үзен эләктерә башлагач: «Урламагыз, урламагыз!» — дип кычкыра торган карак сүзе төслүк бер сүздер. Бик кызык сез, Әхмәтҗан абзый, үзеңездән чыккан нәҗесне (Нәҗес — шакшы.) кеше өстенә сылап, җиңел генә котылмакчы буласыз. Тукта әле, иптәш, «Фикер»нең һәйьәт идарәсе (Һәйьәт идарә — редколлегия, редакция.) үлмәгән.
Алай юкны-барны лыкылдасаңыз, әллә нәрсәләр ишетерсез. Сез үзегез дә, «Фикер» идарәсеннән һәр нәрсәне көтәмез һәм бу кадәр тәрәкъкый кыйла (Тәрәкъкый кыйла — алга китә.) алмас дип уйлаган идек, тәрәкъкый итте бит, дип язасыз. Дөрест. Шулай шул. Тәрәкъкый дә итәмез, һәр нәрсәне көттерәмез дә. Бөтен мөхәррирләр иң көчле, иң куәтле баш бюрократия берлән талашып ятканда, без бер бетерешкән бюрократ Әхмәтҗан бабайдан куркыйкмени? Тагы язармыз, тагы басармыз, — без мөһаҗим улмай, анчак мөдафигъ улдыкымыз җәһәттән хәкыйкан бәхтиярез* (* Һөҗүм итүче   (сугышны   башлаучы)    булмыйча,   тик каршы торып аны кире кагучы булуыбыз белән чын бәхетлебез.).

Комментарий язарга


*