— Аллаһе әкбәр!
Хаҗи Исмәгыйль Габидин бик суфи кеше иде.
Ул үзе генә түгел, аны һәммә кешеләр дә шундый суфи (Суфи — бик динле, изге булып күренергә тырышучы.) вә тәкъва (Тәкъва — гөнаһ эшләрдән сакланучы, диндар.) кеше дип йөртәләр иде. Ул нинди генә эш эшләсә дә, иң әүвәл алладан ярдәм сорый, андин соң бисмилла әйтә, андин соң гына эшкә тотына иде: Әле хаҗи түгел, простой Исмәгыйль абзый үзенең яше 30 га җиткәч, чәчен тап-такыр иттереп кырды да, аллаһе тәгаләнең әмере буенча, җир йөзенең иң мөкаддәс, иң кадерле җире булган Мәккәи мөкәррәмә (Мөкәррәмә — кадерле, хөрмәтле.) шәһәренә Кәгъбәтулланы тәваф кыйлырга китте (Кәгъбәтулланы тәваф кыйлырга — Кәгъбә тирәсендә әйләнеп йөрергә, хаҗ кылырга.).
Мәккәи мөкәррәмәдән Исмәгыйль абзый ямь-яшел чалма киеп кайтты, һәм кешеләр дә инде аны, хөрмәтләп, «Хаҗи абзый!» дип кенә эндәшә башладылар.
Исмәгыйль абзый инде, Мәккәи мөкәррәмәне күрмәк шәрәфенә дә наил булгач (Шәрәфенә наил булгач — бәхетенә ирешкәч.), бөтенләй гөнаһ кыйлмаска, халис (Халис — чын.) саф мөселман булырга вәгъдә дә иткән иде.
Ләкин елгалар ком өстеннән аккан шикелле, адәмнең гомере дә гөнаһ өстеннән ага шул. Әлбәттә, кайчан да булса елга болганып, болганчыкланып китәр дип, Исмәгыйль уйлый иде. Һәм Исмәгыйль абзый, кырык яшенә җиткәч, яңадан 10 ел эчендә кыйлган гөнаһларының кичерелүен теләп Мәккәгә юнәлде.
Вакъта ки (Вакъта ки — бервакыт.) Исмәгыйль хаҗига 50 яшь җитте. Исмәгыйль хаҗи тагы, өченче мәртәбә, изге паласлар алып барган бер кәрванга менеп, янә Мәккәгә китте.
Боларның юлы әллә нинди комлы, ташлы сахралар аркылы бара иде.
Бервакыт бу сәфәрдә хаҗи Исмәгыйль йоклады, йоклаганда төш күрде. Төшендә дә шул кичә күргән, 3 нче көн, 4 нче көн күргән ком сахрасы иде. Менә бер заман кисәктән бу ялангач сахра һәйбәт яшел үләннәр, матур-матур чәчәкләр берлән капланып китте, һава да хуш җөфар, сирин, каләнфер исләре берлә исләнеп китте. Бу үзгәрешләрдән куркып сәҗдәгә егылган хаҗиның алдында, гүя аллаһе тәгалә хәзрәте имеш, бер зат пәйда булды.
Аллаһе тәгалә моңар: «Шатлан, Исмәгыйль»,— дип хитаб итте (Хитаб итү — эндәшү.). Алланың бу үзенә махсус хитабыннан, яз көне тамган су тамчысы тавышы төсле, рәхәтле бер тавыш ишетелгән төсле булды.
— Йа алла, ни кыйлсаң да кадыйрсың колыңа, кодрәт синеңдер,— дин, Исмәгыйль сәҗдәдән башын күтәрергә кыймыйча гына җавап бирде.
Аллаһе тәгалә монгар:— «Син минем берлән еш-еш сөйләшәсең, синең: «ийякә нәгъбеде вә ийякә нәстәгыйнь»* (*«Сиңа гына буйсынабыз һәм синнән генә ярдәм сорыйбыз (Коръәннең «Фатиха» дигән беренче сүрәсеннән дүртенче аять).) дип, миннән ярдәм сораганыңны һаман ишетәм, мин синең тавышыңны бүтәннәрнең тавышыннан да күбрәк ишетәм. Менә шуның өчен мин синең берлән сөйләшергә килдем»,— диде.
— Мин синең фәкыйрь колың, әмереңезгә хазирмен (Хазирмен — үтәргә әзермен.), һәм сезнең әмереңез «көн-фәякүн (Көн-фәякүн — «бул» дип әйтү белән үк бөтен нәрсә була.)»,— диде Исмәгыйль.
— Җә, Исмәгыйль, ничек уйлыйсың, дин нәрсәдән гыйбарәт дип беләсең? — диде алла.
— Дин шуның өчен һәм шуннан гыйбарәт: кирәк кем бәндә үзен яраткан тәңресенә гыйбадәт кыйлсын,— дип, Исмәгыйль җавапланды.
Аллаһе тәгалә хәзрәте:— «Дөрест, шулай, минем иң әкрәм (Әкрәм — иң хөрмәтле.) пәйгамбәрем Мөхәммәт тә динне шулай дип уйлый һәм таныйдыр иде»,— диде. Хаҗи (пәйгамбәремез исемен ишеткәч):— «Салиаллаһе галәйһи вә сәлләи»* (* «Алла бөек һәм куәтле, мин аңа табынам һәм тапшырылам».),— дип кычкырып җибәрде. Аллаһе тәгалә дә:— «Осалли вә өсәллиме!»* (* «Табын һәм тапшырыл!») — диде дә шундин соң тагы: — «Дөрест, минем пәйгамбәрем сезгә динне бәндәнең мәгъбуденә (Мәгъбүд — алла.) коллыгы дин танытты, әмма адәмнәр динне бөтенләй моның киресенчә таныдылар. Хәзерге адәмнәрчә, дин алланың адәмнәргә хезмәт итүедер. Шулаймы, син дә шулай уйлыйсыңмы?!» — диде.
Хажи курыкканлыктан:— «Кем-м, минме? ә!» — диде.
— Сез, адәмнәр! Шуларның берсе — син! Сез мине үзеңезнең яллаган хезмәтчеңез төсле хезмәткә кушасыз, һәм шул кушуыңызга алладан истиганәт (Истиганәт — булышлык.), ярдәм сорау дип исем кушасыз. Сез мине яхшы эшләргә кушсаңыз, сүзем дә юк иде; вәхаләнки сез миңа шундый йомышлар кушасыз ки, ул йомышны сез үзеңезнең хезмәтчеңезгә дә кушарга оялыр идеңез.
Менә искә төшерик әле, Исмәгыйль. Кайчан ки син үзеңнең сәүдәңә товарищлыкка Габдулланы алган вакытыңнда, син аның бер явыз мошенник икәнен белдең бит?
Хаҗи шыпырт кына:
— Белдем! — диде.
— Һәм син: «Габдулла бик хәйләкәр кеше, аның берлән, шаять, эш яхшы барыр»,— дип тә уйладың. Уйладыңмы син моны?
Хаҗи шыпырт кына:
— Уйладым! — диде.
— Менә син, бу эшне башлаганда, миннән ярдәм сорадың. Кемгә ярдәм? Габдуллага! Ни турыда? Мошенниклыкта! Ягьни, әйдә, алла белән Габдулла икәүләп минем файдамга мошенниклык итсеннәр, дидең!!! Шулаймы?
Хаҗи, бөтенләй төстән китеп:
— Ярабби, алай уйламадым, мин тик, хәйләкәр Габдулла минем үземне дә алдамасын дип, сиңа сыгынып, ярдәмгә чакырган идем,— диде.
— Ә! Син мине үзеңнең сандыгың янына каравылга куясың икән, рәхмәт инабәтеңә (Инабәт— ышану.); ягъни син миңа: «Кешеләрне алдарга миңа носрәт (Носрәт — ярдәм.) бир. Үземне кешедән алдаттырма»,— диясең икән. Шулай, Исмәгыйль, эткә дә: «Ят кешене тешлә, хуҗаңга тимә»,— дип әйтәләр, син дә үзеңнең аллаңга шулай дисең икән.
Исмәгыйль курку эчендә: «Алла! Алла!» — дип пышылдыйдыр иде һәм үзенең җаны тәненнән очып китәргә хәзерләнгәнен сизә иде.
Тагы да (аллаһе тәгалә сөйли):
— Син бервакытта подсуд эләккән идең, шул заман син үзеңнең минем мәрхәмәтемнән котылуыңны теләмәдең; беләмсең, син миңа ни эшләргә куштың? Син миңа судьяләрне кәкре хөкем итәргә көчләргә куштың. Ай-яй, аллаңны яхшы йомышларга кушасың!
Хаҗи, мискин, бер җавап та таба алмыйча, тик: «Алла! Алла!» — дип кенә пышылдый иде.
Аллаһе тәгалә янәдән:
— Син судка яки башка бер төрле авырлыкка төшкән вакытыңда, һәрвакытта хаклык синең якта буламыни? Син шул хәлеңдә әйтәсең: «Йа алла, миңа бу эшне дә отарга насыйп ит!»— дисең, «Йа алла, теге кешедән тартып ал да миңга бир»,— дисең.
Мин беләм ки, син үзеңнең иң түбән хезмәтчеңә дә: «Бар, күршенең сандыгыннан акчасын ал да миңга китереп бир»,— дип әйтмәс идең, һәм син әйтә калсаң да, хезмәтчең карышыр иде, ул әйтер иде: «Хуҗам мине кеше таларга җибәрә, мин бармыйм»,— дип. Һәм сиңа бу сүзне хезмәтчеңә тагы да кушарга оят булыр иде. Менә син хезмәтчеңне җибәрергә оят булган җирләргә аллаңны җибәрәсең. Синең уеңча, синең иң начар хезмәтчең барырга карышкан җирдән аллаң гына карышмый имеш!!! Беләмсең, сезнең уегызча, сез нәрсә, алла нәрсә һәм догаңыз нәрсә? Сезнеңчә, сез — хуҗа, алла — хезмәтче. Ә догаңыз — алланы хезмәтеңезгә кушу өчен ясалган бер хәйлә генә.
Ай-яй, кешеләр хәйләкәр! Аларның һәрнәрсәгә кадыйр хезмәтчеләре бар! Бу начар эш түгел! Синең көнең ни берлә тулган, беләмсең? Менә нәрсәләр: «Йа алла, миңа моны эшлә, йа алла, миңа тегене бир! йа алла, хәзер инде болай ит! Йа алла, тагы тегене дә онытма!» Менә син шуларны аллага гыйбадәт дип атамакчы буласың. Юк! Бу алланың сиңа коллыгы буладыр!
— Алла! Алла! — дип, хаҗи тик сулыш кына ала иде, тавышы-тыны чыкмый иде.
— Тик тор! Беләм мин синең нәрсә әйтәсеңне! Син мин кушкан җирләргә акча чыгарасың һәм үзеңнең Мәккәгә асып куйган ике паласыңны искә төшермәкче буласың. Син хуҗа бит, һәм хуҗага шулай булырга да тиеш. Син бу паласларны, акчаларны миңа бүләк итәсең, тик — минем сиңга яхшы хезмәт иткәнем һәм син нәрсә сорасаң да карышмый биргәнем өчен генә!
Алланың бу хитабы гүяки ике адымлык җирдә генә суккан яшен шикелле яңгырап китте.
— Син үзеңне яраткан тәңреңне шулай кол-хезмәтче ясамакчы булдың.
Бу яшеннең атылуыннан хаҗи Исмәгыйль уянып китте, калтырый-калтырый сикереп торды, үзен әллә нинди салкын тир эчендә күрде.
Бик тын иде, йолдызлар сүнеп бара иде, хаҗчыларның мангал (Мангал — әйбер пешерү өчен кызган күмер салып җылытыла торган савыт.) утлары сүнгән иде. Төяләрнең кыштыр-кыштыр әллә нәрсә чәйнәгәннәре, моңлы-моңлы гына музыкалар ишетелә иде. һавага таң алдындагы тәмле салкынлык төшкән иде.
Хаҗи инде төннең калган кисәгендә йоклый алмады.
Ул көн буенча төшендәге күк күкрәү тавышыннан чукрак кеби булып йөрде.
Хаҗи эченнән генә: «Без үзебез Мәккәи мөкәррәмәгә барабыз. Ә үзебез көн буе йомшак ияр өстендә тирбәнеп барабыз, бу барыбер — әйдә вакытта көн буе йомшак түшәкләр өстендә аунау төслүк; без бу сәфәрдә өйдә вакытта бәйрәмнәрдә арганнан артык армыйбыз. Менә шуның өчен безгә әллә нинди төшләр күренә. Болай иткәнче, Мәккәгә җәяү барырга кирәк»,— дип уйлады. Шуның өчен Исмәгыйль хаҗи инде, бик армак һәм аргач рәхәт-рәхәт йокламак уе берлән, атының тезгененнән тотып, ут шикелле кызган комга тездән бата-бата һәм аягын көчкә тартып чыгара-чыгара җәяүләп китте.
Бу хәлне күргән кешеләр дә, хаҗиның күңеленә яткырып, менә яхшы кеше, менә изге кеше, диләр иде. Бу — гөнаһ җибәрү бит, моның өчен җәяү йөрсәң дә ярый!..
Куна торган җиргә килеп җиткәч, хаҗи арганлыктан аяктан егылды. Кичке намазны укыдылар, һәммә хаҗилар беравыздан: «Алла! Алла!» — кычкырыштылар.
Яңадан йолдызлар яна башлады. Яңадан мангалларда ут күренә башлады, каравылчылар үз урыннарына барып тезелештеләр.
Төяләр йокладылар. Атлар йокладылар. Кешеләр йокладылар.
Тик Исмәгыйль хаҗи гына йоклый алмады.
Аның йокысы да килә иде, тик ул, кичәге куркынычлы төшне тагы күрүдән куркып, йокы берлән көрәшә иде.
Исмәгыйль хаҗи, азапланып, намаз укый торган паласын җәйде дә, йөзен кыйблага юнәлдереп, кулын һавага, йолдызларга таба күтәреп кычкырды:
— Йа рабби! Синең комлы, ташлы сахраларда йөргән колың шул михнәтләнеп йөрүе берлән генә колга охшады, һәм бу колың бу сахралардан килгәндә үзенең янчыгына тутырган алтынын һәм төя өстенә йөкләнгән һәммә кыйммәтле ташларын, асыл затларын, җефәкләрен — барчасын саклый алды, әмма тик бер нәрсәсен саклый алмады, ул исә — турсык берлә суыдыр.
Менә бу колың шулкадәр алтыннар, шулчаклы асыл затлар эчендә хәзер сусап үләдер. Мин хәзер бер җотымлык су өчен шул нәрсәләрнең барчасын бирер идем, мин сахрада үземнең рәхәт-рәхәт йокымнан аерылдым, шул су минем куркынычлы төшләр күрмәвемә файдалы булса иде. Әмер итче, йа рабби! Хәзер шул җирдән бер чишмә чыгарып, миңа сабый балалар йокысын ихсан ит, таки, әллә нинди төшләр күреп, минем тәнем рәхәт яткан вакытта күңелемне болгатып, җанымны тынычсызландырмасыннар!
Йокысызлыктан бөтенләй исергән хаҗи шул сүзләрдән соң намазлык өстенә үк егылды да йокыга да китте.
Моңгар яңадан төш күренде.
Ничек күзен генә йомган иде, тагын шул ук ташлык сахра чәчәкләнеп, яшелләнеп, матурланып китте, ә һава җөфар исләре, роза, ясмин, сирин исләре берлә тулып китте.
Тагы да куркак хаҗиның алдында аллаһе тәгалә үзенең махсус сыйфаты берлән пәйда булды.
Аллаһе тәгалә: — «Мин сине кичә куркыттым!» — диде. Аның тавышында әллә нинди көлү әсәре бар иде.
Аллаһе тәгалә хәзрәте: — «Тагы да синең берлән көлмичә сөйләшми мөмкин түгел, син бик кызык, саф күңелле хаҗи, менә кара тыңлап, үзең дә көләрсең.
Сизәмсең, син кичә үзеңнең догаң берлән нинди эш эшләмәкче булдың! Мин кичә сиңа заһир булып (Заһир булу — күренү.) күрендем. Мин, алла, сиңа күрендем һәм синең берләп сохбәт иттем (Сохбәт итү — гәпләшү.). Менә бу сине тынычсызлый икән. Син бүген минем заһир булуымны үзеңнең догаң берлән тыймакчы буласың. Йокла, хаҗи! Тыныч йокла. Алай тарлансаң, мин сиңа бер дә күренмим алайса!» — дип көлде дә китте.
Хаҗи, йокысы илә бер кабыргадан бер кабыргага әйләнеп ята-ята, йокы арасындамы, төшендәме: «Мәккәгә баргач, паластан башка да саф роза маеннан ясалган шәмнәр яктырырмын әле»,— дип уйлады. Аллаһе әкбәр!