ТАТ РУС ENG

Хакны белеп инкяр кылу

(* Дөресен белеп кире кагу.)


Уральск шәһәренең 4 нче мәсҗед имамы Гайниҗамал хәзрәт «Баянел батыйль» гәзитәсенең 41 нче номерында качу хакында бик озын фәтвалар (Фәтва — бер   эшнең  дөреслеге   яки   дөрес   түгеллеге   турында кистереп әйтү.) яздырган, фәтвасында: ят хатынга карау дөрест дип язса да, «Фикер» гәзитәсенең мөхәрриренә ни өчендер бик каты кызып сөйләгән сүзен онытып, качмау хәрам дип сөйли. Шул арада: «Фикер» сахибе (Сахиб — хуҗа.) шәригатьне таптый, ишан алла ерак кыйлсын»,— дип, дога да кыйлып куя.
Менә саташтыру ничек була! Алла хәйлә вә мәкерләреннән җөмләмезне хәлас әйләсен (Җөмләмезне хәлас әйләсен — барыбызны да коткарсын.). Укучылар, сезгә никадәр сөйләсәк тә, кыскачасы шулдыр: бу мулла шәригатьне белми дәгел, беләдер. Ул ялган сөйләүнең дә хәрам идекен, әлбәттә, белсә кирәк. Әмма үзе Шәрәфи тегүче өендә бернәрсә булмады дип җавап биргән. Шәрәфи тегүче өендә булган вакыйга шәһәрдә һәркемгә мәгълүмдер. Ул мәҗлестә хәтта, «Фикер» сахибе ягыннан төшкән өчен, Фәссахетдин карыйны да куып чыгарганнар. Йә, ни өчен шул эшнең башында торып, Гайниҗамал хәзрәт, бернәрсә дә булмады дип, җавап биргән?
Менә шуннан ачык мәгълүм буладыр: Гайниҗамал хәзрәт кебиләр һәрвакыт үз кәефләре яратканча йөреп, алар бәгъзе вакыт шәригатьтә дөрест түгелне дә эшлиләр. Ялган гуаһлык (Гуаһлык итү — шәһитлек итү.) шәригатьтә бик олугъ гөнаһ була торып, Гайниҗамал хәзрәт аны эшләүдән чирканмагач, качу хакында ни өчен дөрестне әйтсен? Гайниҗамал хәзрәт хакны белеп инкяр кыйладыр. Аның кашында (Кашында — каршында.) качмау хәрам, ялган гуаһ булу хәлаль (Хәлаль — яраклы эш.), кымыз хәрам, кеше малын ашау хәлаль. Пиршиннәрне, Макарларны, урыс булсалар да — дуст күрә,   «Фикер» сахибләрене, мөселман булсалар да — дошман күрә. Әле күптән түгел, өйләрен вә өй эчендәге нәрсәләрен килеп яза башлагач, Мортаза байдан   егълый-егълый йөз тәнкә акча барып   алган,  ди.  Ул   йөз   тәнкәне   кызыл   кар   яугач түләрмен дип, бик зур догалар укып, сакалларын селкетеп алган дип сөйлиләр. Әле бер көн генә мәсжедендә халыкка карап егълаган: «Мине «Фикер» сахибеннән ник  мәсхәрә  иттерәсез?» — дигән.  Мәхәллә  халкы  да, хәзрәтләренең монафикъ (Монафикъ — икейөзле.) икәнлеген белмәгәч, нишләсеннәр? — «Фикер»   сахибен   судка   бирмәкче   булганнар. Уйнаш   итү   күңелле,   бала   табасы   гына   читен   дигән шикелле, әүвәлдә «Фикер» типографиясен вату дип сөйләү жиңел булса да, хәзер җаваплаша башлагач, эш читенләшеп, «Илаһым, «Фикер» сахибеннән ерак кыйл, байлар кесәсенә якын кыйл»,— дип егълый-егълый, мәхәллә халкына жаловаться итәргә калды. Ул — шулай: «Дөнья — кулиса, әйләнә дә бер баса». Моннан берничә ел әүвәл урысча    хәрам,    осуле    җәдит хәрам дип йөргәннәр  иде. Анда да  шул  курчак уены  корып,  бәхәсләр чыгарып, ашлар күбәйсен дип котыртып, халыкны уйкуга гына калдыру иде. Хәзер дә шулай ук: үзендә бер  мискинлек вә  муллалык күрсәткән  булып,  халыктан азмы-күпме яумас микән дип, сөйләргә тотындылар.  Инша  алла,  халкымыз  бу гафләт (Гафләт — наданлык.) уйкусыннан уянып, бу ялганчыларның хәйлә вә мәкерләрен  аңласалар кирәк.

Комментарий язарга


*