«Борһане тәрәкъкый» гәзитәсенең 52 нче номерында «Надан шәкерт» имзалы бер кеше «Борһане тәрәкъкый»дән башка һәммә татар гәзитәләрен кагып килә дә шулук арада «Фикер»нең сәяси баш мәкалә язмаганнан зарлана.
Дөрест шул, «Фикер» гәзитәсе көн саен, сәгать саен мәсләк алыштыра торган яки, «Таң» гәзитәсенең баш мәкаләләрен күчереп, башын — аякка, аягын башка әйләндереп язуга гына әһәмият биргән гәзитә түгелдер.
«Фикер» гәзитәсе, милләтемезнең ирләрен вә хатыннарын әүвәлән укытмыйча, белдермичә, аларга җен шәһәре төсле мәҗһүл булган революция фикерен толковать итмидер.
«Фикер» гәзитәсе социализмның мөкәддәс икәнен беләдер. Белсә дә, заман икътизасынча гына хәрәкәт итәдер.
Инсан тар гына бер кисмәк эчендә вакытында тыштагы кеби йөгерү-сикерүләргә кодрәте килмәгәне шикелле, моның кеби тар бер заманда да иҗраэсе намөмкин булган эшләрне фәкать хыялламактан башкага хәле килмидер, безнең мәкянга ихтыяҗымыз заманга ихтыяҗымыз илә бер дәрәҗәдә икәне мәгълүмдер.
Әувәл милләт укысын, белсен, француз, нимсәләр кадәр күзе ачылсын. Шундыйн соң Карл Маркс мәзһәбенә яки ортодокс мәзһәбенә керергәме — анысын үзе белер.
«Фикер» гәзитәсе: укыйк, ди, белик, ди, мәктәпләр салыйк, ди, ир вә хатын мөсави булсын, ди, социализмны чынлап аңларга әүвәлән мәктәп вә мәдрәсәләр кирәк, ди.
Социализм никадәр мөкаддәс булса да, уку вә укытудан алда түгел, ди. Һәм халыкка аңлатуы жиңел булган вә үзе дә заманга муафикъ булган җәмгыяте хәйрияләр ачыйк, ди; мөтәмәддин милләтләр әүвәлән укып тәрәкъкый итеп, андин соң гына шул һәр тәрәкъкыйнең мөнтәһасе булган социализмны мәйданга чыгарырга тырышалар.
Тукта әле, без дә алар юлыннан барыйк, Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк. Халыкның, укый торгач, үткенләнә торгач, шул социализм фикеренә барып төшмичә хәлләре юктыр. Социализм кеби бер мөкаддәс мәзһәбкә кергәндә, матурланып, кеше булып, галим вә мәгърифәтле булып керик. Без надан көенчә социалист булып мәйданга чыксак, койрыгына тутый кош җоннары кыстырган ала карга төсле, бөтен дөньяны көлдерербез. Без «таң»чыларның, шул мәсләккә кереп, татарларга: менә дөньяда шундый мәзһәб тә бар дигәннәренә рәхмәт укыймыз һәм үз юлларында сабитлекләре өчен ябылуларын вә куылуларын тәкъдир итәбез.
Ләкин һәммә мөхәррирләремезнең шулар сүзен сөйләп, ябылып, асылып бетүен яратмыйбыз. Ул чакта милләтемез бөтенләй ятим кала, димез, сәфил кала, хур була, димез.
Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр.
Әгәр безнең мәктәпләр вә мәдрәсәләремез хәзер булмыйча, кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр.
Зинһар дип әйтәм, әүвәл, һәртөрле тәдбир берлән, мәдрәсәләр ачып яки балаларымызны төркем-төркем башка милләтләр мәдрәсәсенә җибәреп укытыйк. Аннан каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын.
Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз.
Сәрләүхә урынына язылган «һәркимиң кәндинчә вардыр ля мәхаль әндишәси» мәкале буенча, «фикер»челәрнең дә үзләренең күз тотып чыккан бер мәсләкләре бардыр.
*Һәркимиң кәндинчә вардыр ля мәхаль әндишәси – һәркемнең, һичшиксез, үзенчә фикере, төшенчәсе бар.
Борһане тәрәкъкый — үсеш, алга китеш билгеләре.
Мәсләк — тоткан юл, юнәлеш.
Мәҗһүл — билгесез, таныш түгел.
Заман икътизасы — заманнын кушуы.
Инсан — кеше.
Иҗраэсе намөмкин булган — тормышка ашырылуы мөмкин булмаган.
Мәкян — урын, җир, дәрәҗә.
Нимсә — немец.
Мәзһәб — юл, юнәлеш.
Мөсави — ир белән тигез.
Җәмгыяте хәйрия — фәкыйрьләргә материаль булышлык күрсәтүче оешма.
Тәрәкъкый итү — алга китү.
Мөнтәһа — ахыр чиге.
Мөтәмәддин — мәдәниятле, культуралы.
Сабитлек — нык тору.
Мөхәррир — әдип, язучы.
Сәфил — түбән.
Тәдбир — чара.
Сәрләүхә — баш, исем.