Көз җитте. Мәдрәсәләремездә укулар башлана. Уку дигәч тә, чын уку дип уйланмасын. Безнең бәхетсез мәдрәсәләремез, һаман шул укытучы битлеген киеп, култык астына китаплар кыстырган булып, 25 җирдән аш ашагач, абыстай янына корсагын күтәреп кайтып җитү авыр булганлыктан гына мәдрәсәгә туктап, бераз хәл җыяр өчен генә бер чирек сәгать 5—6 кабат мендәр өстендә утырып, бераз хәл җыйгач чыгып китә торган мөдәррисләр (Мөдәррис — дәрес бирүче (мулла).) кул астыннан һәмишә чыкмагандыр.
Шәкертлеремез, хөррият кояшы туып дөньяны яктырткач, борынгы истибдад (Истибдад — деспотизм.) караңгылыгында кеше төсле булып күренгән мөдәррисләрнең кем икәнлекләрен таныдылар. Шул мөдәррисләрнең, укытамыз дигән булып, шәкертләрне һич чыга алмаслык наданлык урманына кертеп адаштырганнарын аңладылар, һәм шәкертләрнең тәхсиле кәмаләт вә гыйлемнән (Тәхсиле кәмаләт вә гыйлем — камиллек һәм гыйлем табу.) максудлары бер такым сыра мичкәсе булган байларның этләре хөкемендә бер хайваннары булу булмаенча, азат, сәрбәст (Сәрбәст — ирекле.), һәр байдан бай, үзенә үзе һәр падишаһтан артык падишаһ була алулары икәнлеген төшенделәр.
Инде ул шәкертләрнең шул аңлауларын вә үзләренең хөр икәнлекләрен белү хисләрен күңелләреннән кисеп ташланмаган тәкъдирдә, алар һаман бөтен көчләре, тешләре вә тырнаклары илә үзләрен шул залим мөдәррисләрнең вә надан, зур корсаклы байларның кулларыннан коткарырга тырышачаклардыр. Шәкертләр бу көннән алып үзләренең милләт эчендә иң кадерле, иң дәрәҗәле бер затлар икәнлекләрен аңлап вә аңлатып, үзләренең иң түбән теләнчедән дә түбән бер мискиннәр түгеллекләрен күрсәтәчәкләрдер. Инде шәкертләр бер саран байның күз карашларын тәгъкыйб итеп (Тәгъкыйб итү — күзәтү.): «Безгә ничек карар икән, мәрхәмәтле карармы икән, мәрхәмәтсез карармы икән, алафранка (Алафранка (а ля франка) — французча (Европача).) киенгәнемне күрсә, ашка чакырырмы икән?» — дип калтырап тормаячаклардыр.
Алар, бу хурлыкларны күргәнче, нинди кәсеп итсәләр дә, үзләрен үзләре кул көчләре берлә туйдырачаклардыр.
Милләт образауный (Образауный (образованный) — белемле.) кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан (Шәхси мәнафигъ — үз интереслары.) вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган, милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәббияләргә (Мөрәбби, мөрәббия — тәрбияче.), чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә (Сәляхият — сәләтлелек, талант, булдыклылык.) мохтаҗ. Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, хамисез (Хамисез — яклаучысы булмаган.), мәлҗаэсез (Мәлҗаэсез — сыена торган урыны булмаган.), фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннәргә, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәкъкыйләренә (Тәрәкъкый — алга китү, прогресс.) сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнәргә, бардакханәдән (Бардакханәдән чыкмаган — фәхешханә белән бәйләнеше булмаган.) чыкмаган яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ.
Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр. Болардан башка безнең гомеремез бер дә бәйрәмсез, гомерлек мәшгулият (Мәшгулият — бер дә буш тормау, нинди дә булса шөгыле булу.) яки бер дә җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле үтәчәктер.
Яшьләргә, баягы хәзрәтләрнең мендәр өстендә ял иткәннәренә генә канәгатьләнмәенчә, уку кирәк. Бу — аларның иң мөкаддәс, иң беренче вазифаларыдыр.
Бу — безнең һәртөрле чалмалы бурлаклар тырнагыннан азат булуымызга вә бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң беренче вә иң тугъры юлдыр.
Укымак — дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак — фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак — үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак — үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр — истикъбальләр (Истикъбаль — якты киләчәк.) тугърысында пәйгамбәрлек итмәк. Укымак — хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү угърында (Угърында — юлында («юлына» мәгънәсендә).) ташламак димәктер. Укымак — бүгенге дустлардан киләчәктәге кара көннәр өчен аерылмак димәктер. Укымак — үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр. Укымак — «иҗтиһад мөнкариз» кеби сүзләрдән ха-ха-ха илә көлеп, гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер. Укымак — утыз ел мәдрәсәдә ятып, бер татар баеның эштән чыккан кызы илә бер аулак бүлмәгә кереп яту, соңра шул байның бер асрау малае булып тору дигән сүз түгелдер.
«Укымак» ләфзы (Ләфзы — сүзе.) астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр. Укымак — халыкның бәлешен ашап, канын эчеп, үзеңне симертеп, ел саен бер бай кызы үтереп яки аерып, хайванлык итеп яту дигән сүз түгелдер.
Беләмен ки, безнең шәкертләремез бу мәгънәләрнең барчасын аңлаганнардыр, алар шуңгар күрә үзләрен теләнче ясап чыгара торган, тугърысын әйткәндә, теләнче фабрикасы булган мәдрәсәләренә ләгънәт укып чыгып киткәннәрдер.
Шәкертләремезнең бу хәрәкәтеннән милләт әллә нинди зур өмидләр вә сәгадәтләр көтсә дә — урынлыдыр; яшьләремезне кайда укытырга вә ничек укытырга икәнен белсәк, милләт өчен җаннарын корбан итүчеләр вә үзләренең бил бәйләп керешкән юлларыннан, әллә нинди куркынычлар, әллә нинди хәвеф-хәтәрләр очраса да, кайтмый торганнар һәм шулай булырга сәляхиятлеләр дә анчак (Анчак — бары тик.) яшьләремездер.
Без шәкертләргә, үземезгә кирәк кадәре динемезне вә әдәбиятымызны аңлагач, вакыт кичермичә, хөкүмәтнең реальныйларына вә гимназия казаннарына кереп пешеп, кеше булып чыгарга кирәк. Русларның үз балалары кайсы мәктәпләрдә укыса, безгә дә шуларның итәкләренә ябышып керергә тырышырга тиештер.
Хәзер дә милләткә чынлап, риясыз, нифакъсыз (Риясыз, нифакъсыз — ялагайлык, икейөзлелектән башка.) хезмәт итүчеләр шул мин теләгән юл илә укыган яшьләремездер.
Без яшьләремезне Бохарага җибәрсәк — ишәк, Истамбулга җибәрсәк — полицейский вә шпион булып кайтачаклары моңгарчы кайтканнары илә сабит вә мөдәлләлдер (Сабит вә мөдәлләлдер — исбат ителгән, дәлилләнгән.).
Әле Мәкәрҗә базарында да җыелышлар, шурая өммәтләр (Шураи өммәт — бер пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкы. Бу урында мөселман динендәге халыкларның киңәшмәләре (шул ук «Иттифакыль-мөслимин»не төзегән Мәкәрҗә съезды) күздә тотыла.) булып үтте. «Мөсадәмәи әфкярдән барыйкаи хәкыйкать зоһур идәр»* (* Фикерләр бәрелешүеннән хәкыйкать яшеннәре туар.) дигән шикелле, шул җыелышларыннан берәр төрле файда чыгып китсә, шаять, без шәкертләргә дә гомеремездә, элек дәфга уларак (Элек дәфга уларак — беренче тапкыр буларак.), чын гыйлем илә сәламләшеп, гыйлемнең алдына тез чүгеп, кулларын үбеп, моңарчы гыйлем дип, гыйлемгә табан-табанга зыйд (Зыйд — кире, каршы.) вә кире нәрсәләр берлән баш катырып йөргәнемез өчен гафу үтенер көннәр җитәр.
Тырышыңыз, карендәшләр шәкертләр, тырышыңыз! Муллаларның мендәр өстендә корсак шиңдереп утыруларына гына канәгать итмәгез. Бөтен өмидемез, бөтен риҗаэ вә илтимасымыз аячак сезгә гаиддер* (* Үтенеч һәм сорауларыбыз бары тик сезгә генә юнәлгән.).