ТАТ РУС ENG
MENU

Камыт бавы илә мулла корсагы  

Бер мужикның сәфәрдә, һәр ни сәбәп илә булса да, камыт бавы өзелгән.
Бу мужик шулай камыты илә азапланып ятканда, икенче мужик килеп: «Нихәл, иптәш, каешың өзелдемени?» — диер.
Әүвәлге мужик: «Әйе шул, өзелде шул»,— диер.
Икенче мужик, кызганып: «Ах, әгәр бу камыт бавын мулла корсагының тиресеннән ясаган булсалар, гомер буенча өзелмәс иде»,— диде.

Комментарий язарга


*