Ике мәхәллә кешеләре арасында бер өү сатып алу хакында низагъ чыкдыгы сәбәпле, дәгъва торгызучының бере тарафыннан 23 нче сентябрьдә шәһәрнең голямасе «Казан» миһманханәсенә чакырылып, бу эшнең шәригать җәһәтенчә ничек идеке хакында мөназарә булып узды. Ахунд М. Төхфәтуллин бәйгы шираэдә тәмам ризалык шарт итдекене* сөйләсә дә, мәшһүр Гайнетдинемез, сүзгә каршы төшәрәк, ахунд М. Төхфәтуллин закон кагыйдәсенә тарта, ул шәригатьне боза, дип кычкырышмакчы булган, диләр. Әлбәттә, Гайнетдин хәзрәткә бер тәнкә яуса, һәр нәрсә шәригать була. Моның хакында «Уклар» журналындагы бәет бик тугъры киләдер.
Бәет
Карагыз сез безем хәзрәт миенә:
Миендә мәгърифәт дәрде биимә?…
Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә:
Кымыз, шурпа, бәлеш, тәнкә, тиен дә.
Ахыры «Уклар» журналының 4 нче номерындадыр, бу хосуста тәфсыйль «Фикер»нең киләчәк номерында язылыр.
*Сату-алу мәсьәләсендә бер якның өстенлеген тану өчен фикер алышучылар арасында фикер берлеген шарт итеп куйганлыгын. Голяма — укымышлылар, галимнәр.
Өү — өй.
Миһманханә — гостиница, кунакханә.
Мөназәрә — фикер алышу.
Мөртәсәм — рәсемләнгән.
Хосуста тәфсыйль — хакта җентекләбрәк.