ТАТ РУС ENG

«Тәрҗеман»ның  кязибе  

Үзенең нәфесе эстәдекенчә милләти әгъфаль идеб фаидә казанмайа үгрәнмеш «Тәрҗеман» бабай 85 нче номерлы гәзитәсендә, бер-ике сәтыр ап-ачык ялган гыйбарәләр илә, белмәм нә сәбәптәндер, безә һөҗүм итмәк эстәмеш.
У димеш ки:
Муазәнәсезлек шу дәрәҗәйә варды ки, гәзитәләрең берендә шәригатьтә мәстурият    юктыр, кадын-кыз    ачык йөрмәк ляземдер фикере язылып, дигәрендә хәҗ шәрифең мәгънәсез бер шәй улдыгы тәрсим-рәсем илә игълан иделде.
Уиләме, «Тәрҗәман» бабай, сүзеңездә яңылмый йөрмисез? Юхса, гәзитәләрнең чугалмасына хөсед идеб, берәр бең мөштәриеңез кәмүр занилә бездән укучыларымызый нәфрәт итдермәкме эстәйүрсез?
Без каю номерда шәригатьтә мәстурият юк дидек вә каю гәзитәмездә хәҗ шәрифең мәгънәсез улдыгыны яздык? Бөйлә сарих кязиби истигъмалә нә өчен хаҗәтеңез дөшде?
Әйе, белеңез ки, без тиешлечә хиҗабең вә хәҗең фарзыйтилә каилез: мөселманларың хөррә кадынларый кәнизәк кадынлардан имтияз    улынмасы кадәр хиҗаб заруридер.
Хәҗ исә һәр мөселман улан коллара фарыздыр. Бунларый без асла инкяр итмәдек. Фәкать, сезең кеби бушбугазларың гәзитәсенә парә исраф идәрәк фаидә өмид идән кеби, Хиҗазә мәгъфирәт тарызы кидеб, тиешсез йирләрә бөек мәбләгъ быракыб    килдекләрене тәрсим әйләдек.
Йә, сез нә япдыңыз, бакалем: дөньяда бөтен мәгърифәт ике нөсхә «Ха-ха-ха» журналында тупланып бетдеме имеш? Юхса Сөләйман ака илә Иван аканың мөкяләмәсе тукталды да, анлара башка дөньяда мәгърифәтле    затлар   калмады    дәгъвәсендәме    булыныйурсыз?
Бөйлә дәвам идәр исәңез, намеңез «карагруһ дистәсе»* (яки бюрократия хадимәләре) арасында языларак тарихларда калачагыны якын белеңез. Әгәр дөшенер исәңез, сүзен татарчасы будыр. Илерүдә җавабыңызә күрә идарәи кәлям идәчәкемези вәгъдәләшмәлилек иктифа идәрез. Косуратымызый гафу боерасыз, әфәндем.
 

 
Тәрҗемәсе:

«ТӘРҖЕМАН»НЫҢ ЯЛГАНЫ

Милләт белән үзе теләгәнчә эш итеп файда табарга өйрәнгән «Тәрҗеман» бабай 85 нче номерлы газетасында, бер-ике юл ап-ачык ялган гыйбарәләр белән, белмим ни сәбәптәндер, безгә һөҗүм итәргә тели. Ул болай ди:
Үлчәми эш итү, сөйләү шул дәрәҗәгә җитте ки, газеталарның берсендә шәригатьтә тәртип, эзлеклелек юк, хатын-кыз ачык йөрергә тиеш дигән фикер язылып, икенчесендә изге хаҗның мәгънәсез бер нәрсә булуы рәсемдә сурәтләп күрсәтелде.
Шулаймы соң, «Тәрҗеман» бабай, сүзегездә ялгышып китмисезме? Югыйсә, газеталарның күбәюеннән көнләшеп, яздырып алдыручы укучының (подписчикның) берәр меңе кимер дип куркып, безгә карата укучыларыбызда нәфрәт уятырга тырышасызмы?
Без кайсы санда шәригатьтә тәртип юк дидек һәм кайсы газетабызда изге хаҗның мәгънәсез булуы хакында яздык? Мондый ап-ачык ялган куллану сезгә нигә кирәк булды?
Әйе, шуны белегез, без кирәк кадәр йөз өртүнең тиешлеге һәм хаҗның фарызлыгын белеп әйтәбез: мөселманнарның ирекле хатыннары кол хатыннардан аерылып торыр дәрәҗәдә йөз өртү кирәк.
Хаҗ исә мөселман булган һәр алла колына фарыз. Боларны без һич тә инкяр итмәдек. Фәкать, сезнең ише бушбугазларның газетасына акча исраф итеп файда өмет иткән кешеләр кебек, хаҗга гөнаһларыннан арыну өчен китеп тә, тиешсез урыннарга зур акчалар түгеп кайтуларын рәсемләп күрсәттек.
Йә, сез нәрсә кырдыгыз, күрик әле: дөньяда бөтен мәгърифәт «Ха-ха-ха» журналында тупланып беттеме әллә? Яисә Сөләйман ака белән Иван аканың гәпләшүе тукталды да, алардан башка дөньяда мәгърифәтле кешеләр калмады дигән дәгъвәдә каласызмы?
Болай дәвам итсәгез, исемегез «карагруһлар дистәсе»* (* Русчадагы  «черная сотня — черносотенцы»  мәгънәсендә.) (яки бюрократия ялчылары) арасына язылып, тарихларда калачагын яхшы белегез. Аңлар булсагыз, татарчасы менә шулай. Булачак җавабыгызга карап, идарәнең сүзен әйтәчәгебезне вәгъдә итү белән канәгатьләнәбез. Җитешсезлекләребезне гафу итәсез, әфәндем.
 
 

Комментарий язарга


*