ТАТ РУС ENG

«Тәрҗеман»ның татарларга галякасе

Минем уемча, «Тәрҗеман»ның без татарларга галякасе (бәйләнүе) бөтенләй юктыр. Чөнки, әүвәлән, аның теле — безнең телемезгә бөтенләй кире бер Кырым теледер. Икенче, ул хәзерге хөррият диңгезе ташыган вакытта да һаман черносотенный мәсләк тотып, һәммә бюрократларның, хәтта ишаннар вә муллаларның хәер хаһыдыр. Әбүҗәһелнең рәсүлулла кеби бер әгъля хәзрәтнең каршында торып та күңеленә иман нуры кермәгән шикелле, «Тәрҗеман»ның да заманымыз кеби хөррият заманында борынына хөррият исе кермидер. Әгәр дәрхәкыйкать «Тәрҗеман» хөррият дусты булса, «Уральск менласы ишанлари бетермәк эстәйүр вә «Таң йолдызы» бюрократлари халыкка дошман булган һәрбер зур корсаклари бетермәк эстәйүр» (ягъни бетермәк кирәкмәс) мәалендә бер сүз язмас иде. Безнең татарларга татарларның уяныр заманында 25 сәнә тагы катырак йокларга сәбәп булган «Тәрҗеман»ны алганчы, Истанбулдагы истибдад корбаны булган «Сабах», «Икъдам», «Тәрҗемане хәкыйкать» гәзитәләрен алу тиештер.
«Тәрҗеман» гәзитәсе, гыйльме кәлям берлә, кирәкмәгән «могътәзилә ля әдрияләрне» рәд кыйлучы татар шәкертләре төсле, һаман 25 елдан бирле «Новое время» берлә кычкырышып ятты.
Ул шуның берлә үзенчә мөселманлык, диндарлык сатты. Ләкин «Тәржеман» татарларның андый хәйлә вә дәсисәләргә генә мөкиббән китәр заманы үтмәгән дип уйламасын. Әллә кайчан үткән! Без моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда, ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганда — махорка чорнап тарткан төсле генә, «Тәрҗеман»ны укыдык һәм ихлас багъладык. Инде бөтенләй үзгәрдек!
«Тәрҗеман» гәзитәсе, ялгыз чапканда, үз койрыгыннан алда килә торган ат шикелле, безнең күзебезгә һаман алда төсле күренә иде. Ләкин, хәмедләр улсын, хәзер мәйданга «Таң йолдызы», «Вакыт», «Фикер» шикелле тагы да йөгерек атлар төште. Без «Тәрҗеман»ны шулар скачкасына кушып карадык. Шунда кем алда, кем артта икәнен күрдек.
Инде «Тәрҗеман», зинһар, үзенең «мөтәфәррика» кыйсьмендәге мизаны берлә* безне үлчәп тә азапланмасын, «Милләт» исемендәге зилләт тә чыгармасын һәм шулар берлә безне алдарга да уйламасын, «Камусы гыйльми» дә сатмасын. Барыбер без алданмыйбыз, алданмыйбыз дигәч алданмыйбыз! Вәссәламе галя мәниттәбәгаль һөда!**

* «Төрлеләр» бүлегендәге үлчәве белән.
** Туры юлга ияргән кешеләргә сәлам!
Мәсләк — юл.
Хәер хаһ — теләктәш.
Әгъля — иң бөек.
Дәрхәкыйкать — чынлыкта.
Мәалендә — мәгънәсендә.
Сәнә — ел.
Истибдад — деспотизм.
Гыйльме кәлям — схоластика.
Рәд кыйлучы — кире кагучы.
Дәсисә — мәкер, коткы, интрига.
Хәмедләр булсын — шөкерләр булсын.
Зилләт — хурлык, гарьлек.
«Камусы гыйльми» — «Фәнни сүзлек».

Комментарий язарга


*