Хәзер инде «Шатыр-потыр-апчыхи» гәзитәсе* берлә «Фикер» бер дә кычкырышмыйлар, чөнки Әхмәтҗан абзыйның 10 язганына, 15 сүгүенә каршы «Фикер» гәзитәсе бер мәртәбә генә җавап кайтарган иде. Әхмәтҗан абзый, Гайса каршындагы Дәҗҗал шикелле**, тоздай эреп китте, чыдый алмады, «Фикер»не Окружный исемле казыйга илтеп суктырмакчы булды. Әгәр дә «Фикер» тагы бер-бер сүз әйтсә, Әхмәтҗан абзый Петербургтагы Печатный эшләрне карый торган министрга кар өстеннән җәяү, яланаяк җөгереп барачак, имеш. Шуның өчен, Әхмәтҗан карт хәзердән үк, ихтималдан ихтираз өчен, читеген салган, ди. Үзе күлмәкчән, ди, пич башына менеп, аягын салындырып утырган, ди. Петербург шикелле җырак җиргә чапканда, корсак мишайт итмәсен дип, бабай пич башындагы тараканнар берлә бергә сохарилар гына кимерә, ди. Һәр ничек жиңеләймәкче була, ди. Күзләре Уральскигә терәлгән, ди. Тагы «Фикер»нең сүгүен көтә, ди.
Әхмәтҗан картның «Фикер»не җиңүгә ышанычы тик «Фикер»нең Азиягә якын булуы гына икән. Ни тәкки Куропаткинның*** Японияне җиңүгә ышанычы Япониянең азияле булуы гына иде.
Шул рәвешчә үк, Әхмәтҗан абзый вакытында «Фикер»нең йозрыгын үзенең аркасы берлә кыйнаса кирәк.
*«Шатыр-потыр-апчыхи» гәзитәсе — «Бәянел хак» газетасы.
**Гайса каршындагы Дәҗҗал шикелле — хәдисләрдә Дәҗҗал (алдакчы) дөнья бетәр алдыннан үзен Гайса пәйгамбәр итеп танытучы сыйфатында күрсәтелә. Әмма Гайса пәйгамбәр догалары кешеләрне аңардан коткарачак.
***Куропаткин — Куропаткин А.Н. (1848–1925), патша генералы, хәрби эшләр министры; рус-япон сугышында уңышсыз һөҗүм оештыруы аркасында рус гаскәрләре җиңелүгә дучар була.
Мосаләхә — килешү.
Печатный эшләрне — матбугат эшләрен.
Ихтималдан ихтираз — берәр сәбәп килеп чыгу ихтималыннан саклану.
("Мосаләхә". «Уклар» журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынды).