Муллаларны һичбер мөгайян вазифасыз-нисез гавам халкын сакларга кушу бөтенләй ач мәчене май сакларга кушу төсле үк бер ахмаклыктыр дип беләм. Сары май табагы янында торган мәче төсле, мулла да, указ алгач, як-ягына карый, күрә ки: үзенә аерым вазифа (мәгаш) юк. Мулла да ахрысы фәрештә түгел, аның да остабикәсе бар, баласы-чагасы бар, фатир түлисе бар,— ни эшләсен, ачка үлсенме?
Бер заман мулла абзый үзенең кул астында, күзе алдында, теләсә ничек тунарга мөмкин булган сарык көтүе төсле, бернәрсә аңламаган Әхмәтжан, Мөхәммәтҗан абзыйларны күрә дә, әйдә шуларны тунарга, әйдә каезларга! (Кай җирләре кычыта.)
Ну, болай булгач, мулла гаеплеме? Әллә безнең милләт гаеплеме? Әлбәттә, милләт гаепледер. Чөнки милләт шул муллага үзенә җитәрлек мәгаш бирсә, билгеле, мулла мәхәллә обжоры булмас иде.
Шуның шикелле үк, безнең теге песине дә, каравылга куймастан борын, майга бик яхшы туйдырсаң, ул да үзенең каравыллый торган маен ашамас иде.
Менә безнең муллалар шул законсыз, шәригатьсез теләнеп ашарга хәзер бөтенләй үк гадәтләнеп киткәннәр.
Хәтта бәгъзе бер җуан корсаклы муллаларга: «Сезгә жалование чыгачак, фәлән-төгән»,— дип әйтсәң, алла сакласын, алар синең авызына да сугып җибәрерләр, аның өчен ки, әүвәл үк: «Җалование берлә мулла булу дөрест түгел»,— диләр; 2 нче: жалованиенең хәзерге теләнеп җыйган акчалары кадәр булмавыннан куркалар.
3 нче: аларның сөягенә теләнү дәрте шулкадәр урнашкан ки, алар кашында теләнми ашаган бәлеш — бәлеш түгел, теләнми эчкән кымыз — кымыз түгел.
Син аларга теләсәң Сөләйман пәйгамбәр дәүләтен бир,— алар теләнерләр, һәмишә теләнерләр.
Беләсезме, алар шул жалование алу дөрест түгел дигән фәтвалары илә һәм теләнү тугърысындагы сөбатлары илә бичара фәкыйрь, сәфил сала муллаларын ач калдырырга сәбәп булалар.
Сала муллалары, мискиннәр, жалованиене бик дөрестләрләр иде, ләкин баягы бәнарис чапанлы, калып муен, жуан корсаклы муллалар бөтенләй аяк чалалар.
Гавам халкы исә, әлбәттә, шәһәр муллалары белмәгәнне сала муллалары кайдан белсен, дип әйтергә тешләрен кайрап ук торалар.
Тагы да бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаедләрдә имам тора, никах, талак эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була. Бер бай кеше үлсә зияратка да бара.
Җә, бер кешегә бу кадәр хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрест булмасын?
Әүвәл бер кешегә шулкадәр эш бирү дөрест түгел, инде бирелгәч, аңар жалование бирмичә, теләндереп җөртү дөрест түгел.
Бер култыкка ике үгез башы сыймавы, бер көймәче 2 көймәнең койрыгын тота алмаганы һәркемгә мәгълүм була торып, бер муллага әллә тагы 20 төрле эш биргәннәр.
Шулай булгач, ул мулладан нинди укыту, нинди иҗтиһад, нинди хәер көтәргә кирәк? Минем уемча, муллаларны жалованиеле ясарга кирәк — бер; һәм аның өстендәге йөкләрнең һәрберсен аерып, үзенең ияләренә тапшырырга, йөкләтергә кирәк — ике. Никах, талак кеби эшләрне караучы казый үзенә башка, мөнбәргә менеп хотбә сөйләүче хатиб, вагыйз үзенә башка, мәдрәсәгә кереп дәрес укытучы үзенә башка булсын, һәм боларның һәрберсенә аерым-аерым жалованиеләр бирелсен.
Татарларның маллары зәкят, фидия, фитра кеби кәкре-бөкре канаулар буенча муллаларның кесәсенә агып кергәнче, җәмгыяте хәйрия исемле бер күлгә җыелсын да муллаларга туры, тиешенчә генә алып бирелсен.
Үзенә башка хатиб, вагыйзләр дигәнемез дә, безнең хәзергә чаклы булган муллаларымыз төсле, мөнбәргә менеп, баласын тирбәтеп җоклатучы хатын шикелле, халык аңламаган тел илә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатмасыннар, тик өч мәртәбә «әлхәмделиллаһ»ны гарәпчә әйтсәләр җитәр. Вагыйзләр безнең үземезнең ана телемез илә безгә, динемезгә, дөньямызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр. Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар. Мөнбәргә менгәч, фәлән мәкам берлә җырлау, төгән көй илә көйләү бик зур ояттыр.
Иске муллаларга алай гавам халкын көйләп тирбәтеп йоклатканчы, бер дә кешесез сахрага чыгып, гарәп шигырьләре көйләсәләр, артыграк булыр иде.
Туктагыз әле, бер хикәят исемә төште. Әүвәл замандарак бер мулланың мөнбәрдә хотбә укыганын күргәч, бер мужик җылаган, ди. Мәсҗедтән чыккач, икенче мужик теге җылаучы мужиктан: «Ни өчен җыладың?»— дип сораган, ди. Җылаучы мужик: «Былтыр минем бер кәҗәм үлгән иде, бу хәзрәтнең сакалы да мәрхүм кәҗәмнең сакалына охшаганлыктан, кәҗәмне сагынып җыладым»,— дип әйткән, ди. Әгәр мулла, мөнбәргә менгәч, үз ана телемез илә җанга әсәрле вәгазьләр сөйләсә, теге мужикны җылатырга кәҗәдән башка да бер нәрсә булган булыр иде.
Без требовайт иткән хатиб жалованиеле булгач, билгеле, аштан калудан куркып, байларның кәефенә килмәгән сүзне әйтми тормас.
Хатибның сүзләре дару хөкемендәдер. Даруны, шифа биргәч, ачы булса да эчәләр бит; шуның шикелле, байлар да калтырап-тетрәп тормаган хатибның сүзләрен йотып калырлар, файдаланырлар.
Муллаларның берсе бигрәк тук, икенчесе бигрәк ач булуының һәм дөрес укыта алмауларының, байларга сатылып, һәртөрле бозыклыкларга юл күрсәтеп, милләтне ашауларының һәммәсенә сәбәп жалованиесезлектер.
Шуның өчен мин үз тарафымнан, муллалар жалованиесез хезмәткә көчләнмәсеннәр, дип әйтергә батырчылык итәмен.
Озакламый аерым мөдәррис, аерым казыйларның ничек булулары хакында да язачагымны вәгъдә итеп, хәзергә каләмемне чәнчеп куямын.
Мөгайян вазифасыз — билгеле бер эш, хезмәт хакы алмыйча.
Фәтва — кистереп әйтү, боерык.
Сөбат — нык тору.
Сәфил — түбән.
Бәнарис — ефәк.
Талак — ир белән хатынның аерылышуы мәсьәләсе.
Казыйлык итү — шәригать законнары буенча судьялык итү.
Иҗтиһад — тырышлык.
Хәер — яхшы, файдалы эш.
Хотбә — Коръән күзлегеннән чыгып мөнбәрдән чыгыш ясау,
речь сөйләү.
Хатиб — оратор.
Вагыйз — үгетләүче.
Җәмгыяте хәйрия — ятимнәргә, фәкыйрьләргә ярдәм итәргә
тиешле ирекле оешма.
«Әлхәмделиллаһ» — «аллага дан булсын, аллага шөкер» дигән
мәгънәне аңлаткан дини гыйбарә.
Мәкам белән җырлау — Коръәнне төрле җирдә төрле тавыш һәм көй белән укыйлар. Монда шуңа ишарә.