(Русчадан тәрҗемә)
— Тыңлагыз, балаларым, тыңлагыз әле! Менә бабагыз сезгә бер хикәят сөйләсен! Сез тагы, бабай безгә «Соры бүре» вә «Кәкре каен» кыйссалары сөйләр дип уйламагыз. Юк, ул сезгә Неелово авылында (Неелово авылы — мәгънәсе: ашамаган, ач авыл.) ярты айдан бирле фитнә бастыру кыйссасын гына сөйлидер.
Безнең авылның бөтен ашлыкларын, бөтен игеннәрен үткән көзне боз сугып, эштән чыгарып киткән иде. Шундин соң мужиклар, мискиннәр, хезмәт итеп семьяләрен туйдыру өчен, кайсысы шәһәргә китте, кайсысы алпавытларга киттеләр. Ләкин… һәммәсе кире кайттылар. Бу вакытларда ачлыктан изелгән авыл тик Неелово авылы гына түгел, бөтен волостьта ачлык канат, җәйгән иде.
Ничек икмәкнең бәһасе күтәрелде, мужиклар теге, дөнья яратылганнан бирле килә торган ачы вә каты йөрәкле ачлыкны уйлый башладылар. Үзләренең өй эчендә, өй тышында булган дөнья әсбабларын (Әсбаб — кирәк-ярак.) вә тормыш кирәкләре булган барча нәрсәләрен шул авылда Карун тәхетенә утырган оятсыз Иван Ивановичка ярты хакына сатып бетерделәр.
Икмәкнең бәһасе тагы да үсте… Билгеле инде, мужикларны мондый җәһәннәм шикелле тормыш илә кысучыларны вә кысылган мужикларны белмәгән яшь балалар кычкыралар, җылыйлар: «Икмәк!», «Икмәк!»— диләр. Ә өй эчендә бичара крестьянка, үзе ачлыктан кап-кара булып беткән булса да, шул балаларны тыймакчы, җылауларыннан туктатмакчы булып азаплана.
Әмма Неелово авылы янында бер алпавыт бар, ну аның амбарларында ашлык күүүүп!!! Әллә тагы мең пот бардыр.
Менә без, халык берлә бергәләшеп, шул аплавытның аягына җыгылып, бурычка икмәк сорарга уйладык. Алпавытка: «И зур абзый! Безгә бурычка аз гына арыш бир, безне ачка үтермә, зинһар ярдәм ит»,— дидек.
Алпавыт:
— Юк, бирә алмыйм, иптәшләр. Әгәр аз гына иртәрәк килгән булсагыз, бәлки биргән дә булыр идем. Хәзер мин чит падишаһ кешеләренә бөтен арышымны сатып бетердем,— диде.
Бу сүзгә без чыдый алмадык та алпавытка:
— Син ни өчен үз җиреңдәге ачавызларның икмәгем, авызларыннан тартып алып, әллә кайдагы нимечләргә ашатасың? — дидек.
Безнең мондый каты бәрелүебездән алпавыт шүрләгән булырга кирәк. Хәзер янындагы приказчигына һәркайсымызга, күпме сорасак та, арыш салып бирергә кушты…
Ну… 15 көн үттеме-юкмы… Бервакыт становой тройка җикте дә старостага китте… Безне площадька чакырдылар.
Карап торабыз, бер заман бер ызбадан староста берлән исерек становой чыкты:
— Шапки прочь! Ах, сволочьлар, ахрысы сез бунт ясамакчы булдыгыз! Чыгарыгыз, тотып бирегез, бу эшне кем башлады?
Җаваплашмакчы булсак:
— Молчать! Селкенмәңез!.. Сез ни өчен безнең алпавытны таладыңыз, боярның икмәген ник тартып алдыңыз? Ах, кызыл күлмәкләр!— дип акырдылар.
Тавышсыз-тынсыз гына торабыз. Тегеләр тагы да?
— Ник катып калдыгыз, а-а? Боярны ни өчен таладыгыз? Отвечай! — дип каһәрләнделәр.
Без:
— Ваше благородие, балаларымыз да ачтан үлделәр, икмәк кыйбатланды, без ачыктык, нихәл итик? — дидек.
— Замолчать!.. Әй, староста, бу бунтны башлап кемнәр чыгарды? Исемнәрен әйт,— диде.
Бу сүзгә без тагы чыдамадык:
— Ваше благородие, нинди бунт дисез? Бездә һич бунт булмады. Әллә ачлыктан үләргә кушасызмы? Без ни эшлик соң? — дидек.
Мужиклар, телгә килеп, хәрәкәтләнделәр. Площадь буенча тавыш китте, һәркем үз нуждасын сөйләргә тотынды…
Шундин соң становойның йөзендә тагы да зәһәрлек эзләре күренде. Ул тройкага сикереп менде дә:
— Сезгә соңрак кызык булыр,— дип, чаптырып шәһәргә китте.
Иртәгесен көн урталарында безгә казаклар куып китергәннәр. Полковник берлә становой тагы чабып килделәр. Без правление янына хатыннарыбыз, бала-чагаларыбыз, ага-энеләребез, апа-сеңелләребез илә чыктык. Бүрекләрне салдык.
Тук кына, симез генә, түгәрәк кенә полковник, безгә күзен акайтып:
— Ах, мерзавцы! Сволочи!.. Алпавытны талыйсызмы? Бунтари! Барыгыз да тезләнеңез! — диде.
Без карышмадык, бер сүз дә кайтармадык, тик бүрекләремезне генә кулымызда угалап, кыскалап тора идек.
Полковник тагы да:
— Тезләндеңезме? Ишеткән булыңыз, барчаңызны чыбыклап чыгамын! — диде.
Шул сүздән соң суктыру башланды: яшьне, картны, хәтта хатыннарны, балаларны да кызганмыйча нагайка берлә кыйныйлар иде. Ыңгырашкан зәгыйфь тавыш бөтен площадьны тотты. Кыйналган кешеләр күкрәкләре берлән шуып, үрмәләп кенә китәләр. Безнең канымыз илә чирәм өсте кып-кызыл булган…
— Әле дә баш бирмисезме? Чыгарыгыз фитнәчеләрне!.. Каладан сезгә кем килде, таныйсызмы?
— Ваше благородие, һичбер фетнә булмады, без тик ачлыктан икмәк сорарга гына бардык.
— Ә! Сез сорый-сорый талагансыз икән, тагы йөзәр камчы сугыңыз! — дип кычкырды.
Ап-ак сакаллы картларны, яшь кызларны, гөнаһсыз балаларны — берсен дә кызганмыйча сугып чыктылар. Казаклар Неелово авылында 15 көнгә калдылар, безгә җитмәгән җәзаны җиткерер өчен, һәр өй башына 3—4 казак тәгъйин иттеләр (Тәгъйин итү — билгеләү.). Аһ, шул 15 көндә бу казаклар безне бөтенләй бөлдереп, эштән чыгардылар: җә аларга үзеңә юк бутканы бир, җә аракы бир, җә газиз кызыңны бир!..
Тагы исерешеп җыелалар да урам саен халыкны нагайкалап йөриләр. Кызларны, матур кызларны, тартып алып, шаркылдап көлә-көлә, ындырларга, аулакларга алып китәләр.
Онытмагыз, балаларым, онытмагыз: менә ничек Неелово авылында бунт бастырдылар!..