Күптән түгел «Казан» миһманханәсендә җәмгыять булып, шундагы җәмәгать җәмгыяте хәйрия файдасына акча сала башладылар. Шулвакыт бер кеше мәшһүр Фатих абзыйга карап:
— Йә, селкен, Фатих абзый! (Ягъни акча сал),— диде.
Фатих, бу сүзгә ачуланып:
— Сез күпме салсагыз да, сезнең ул акчаларыгыз «сәдәхә» дән китми,— диде.
Фатих абзыйның бу сүзе, тыштан караганда, бик мәгънәсез төсле күренсә дә, төптән уйлаганда, бик хикмәтле һәм мәгънәле сүздер. Чөнки дөньяда ике төрле бирү бар: берсе — сәдака, икенчесе — «сәдәхә».
Сәдака дигәне җәмгыяте хәйриягә, ач вә ялангачларга, мәктәп-мәдрәсәләр, дарелмөгаллиминнәр салырга, гәзитә вә журналларга бирүгә әйтеләдер.
Әмма «сәдәхә» дигәне — тимер сандыгында 10 мең, 20 мең тәнкә акчасы яткан ишаннарга, аларның мәхдүмнәренең һәртөрле кирәк урыннарына, трахтир түбәләре ябарга, бильярд, карталарга бирүгә әйтеләдер.
Менә инде Фатих абзыйның «сәдәхә»дән китми» дигән сүзен аңладык бит.
Фатих абзый шикелле кырган мыеклы кеше белми әйтәме соң?
Тагы да Фатих абзый үзе Капчыклы Шашы авылыныкыдыр. Ул авыл кешеләре, ирләре, бала-чагалары — һәммәсе иген чәчү урынына теләнчелек берлә кәсеп итәләр. Шул сәбәпле Фатих абзый «сәдәхә» нәрсә икәнен бигрәк ачык беләдер.
«Сәдәхә» — керәшен сүзедер.
Һәртөрле ярамаган эшләргә акча бирүгә итлакъ улыр.
Сәдәхә — сәдака (монда юри надан хәзрәтләрчә бозып әйтелгән), хәер акчасы.
Миһманханә — кунакханә, гостиница.
Җәмгыяте хәйрия — мәхрүм-гаҗизләргә матди ярдәм итү оешмасы.
Дарелмөгаллимин — укытучылар хәзерләүче мәктәп яки курслар.
Итлакъ улыр — әйтелә.