Имане иҗмали: «Амәнте билишани вә биҗәмитый ма ати мин фәммиһи вә җәмигый ма җаэ вә салә мин сәбилиһишшәриф».
Имане тәфсийли: «Амәнте булмәҗүсияти вә җәмигый гадатиһил-кабихияти вә кәләпүшиһи, вә бишбилле-бишмәтиһи, вә җиләниһи, вә чапаниһи, вә читегиһи, вә кәвешиһи, вә каләнсәвәтел-кадимәти, вә фалиһи, вә мәгъҗүниһи, вә әфиуниһи, вә «Бәдәвам»иһи, вә «Тишекбаш»иһи, вә моракабәтиһи, вә ханәкаһиһи, вә вирдиһи, иләх»*.
(* Кыска иман: «Мин инандым ишанга һәм аның авызыннан, Шәрафәтле юлларыннан килгән һәм аккан барлык нәрсәләренә».
Озын иман: «Инандым мин мәҗүсияткә, аның барлык кабахәт гадәтләренә, кәләпүшенә, биш билле бишмәтенә, җиләненә, чапанына, читегенә, кәвешенә, борынгы бүрегенә, фалена, мәгъҗүненә (исертә торган дару), әфьюнына, «Бәдәвам»ына, «Тишекбаш»ына («Кисекбаш»ына), моракабәсенә, ханәкаһына, вирденә һ. б.».)
Моракабә — экстаз халәте.
Ханәкаһ — ишаннарның мөрит кабул итә торган бүлмәсе.
Вирд — билгеле вакытларда укыла торган догалар, аятьләр.