Байларның кулы кесәсенә керсә, муллаларның авызына тел керә.
Байларның сәдакасы илән муллалар башына мәсих тарта, фәкыйрьләрнең сәдакасы илә маңкасын сөртә.
Байлар өчен хак биреп хезмәт кыйлдырудан сәдака биреп йомышка кушу жиңелрәк.
Байлар үлсә, оҗмахлы икәнен хәерчеләр дә белә, фәкыйрьнекен ишаннар да белмиләр.
Байлар авырый башлагач та, каберен казып куялар; фәкыйрьләрне, үлгәч тә, өч көн ишетмиләр.
Мәсих тарту — бармакларны суга чылатып, башны сыйпау (дини бер йола).