Казан җәмгыятел голямасы, диндә булмаган хиҗабны ихтирагъ итеп, дин исеменнән фәтва вирдектән соңра, хиҗабның тәэсире сәбәпле Казанда янә берничә фәхешханә ачылачак имеш.
Җәмгыятел голяма — галимнәр; монда «муллалар» мәгънәсендә.
Хиҗабны ихтирагъ итү — йөзгә каплый торган пәрдә уйлап чыгару.
Фәтва вирдектән соңра — дини яктан дөрес дип күрсәткәннән соң.