Казан. «Бәянел корсак» гәзитәсенең идарәсендә Ахмакҗан бабайда «көфер» пичәтләре сатыладыр.
Соратканнарга һәр тарафка буш җибәреләдер.
Саратов. Татарларга шәһәрнең яхшы урамнарына кереп йөрергә ярамый, дип фәтва бирелгән. Шуның өчен Саратовтан узып киткән мөсафирләр, шәһәрнең яхшы урыннарында гына гиздекләренә күрә, бер дә бу шәһәрдә татар юк икән дип хөкем итеп китәләр. Толчок илә Идел буенда кара эшче татарларның хисабы юктыр.
Уфа. Бәдертдин Нәзирев хәрчәүнәсе хаҗәтханә ясалып, имтиханга барган кешеләр шунда яшел тышлы китапны алып, хаҗәтләрен бетереп кайтачаклар имеш.
Мәкәрҗә. Бу ел мөселманнар җәмгыяте булмас ахрысы, надан татар бәтчәләре Фоли-бержер бакчасында үзләренең кәефендә, кайсы рестораннарда гыйш-гыйшрәт итәләр. Бәгъзесе, Казанда, үзем киткәч, хатын Черек күл, Аркадия бакчаларына чыгып, егетләр илә гуляйт итәр дип тизрәк кайтырга ашыгалар. Казанда Ахмакҗан бабай, Черек күл ишеге төбендә каравыл торып, чапансыз мөселман хатыннарын бакчага кертмәскә тырышса да, Мәкәрҗәдә байларның күңеле тыныч таба алмый. Нәгъләт суккыры! бу ел чапан кигән хатыннардан да гуляйт итүче күп икән.
Багъчасарай. «Тәрҗеман» бабайның социалистлар корсагын яра язганнар. «Тәрҗеман» бабай көч илә ялынып котылып калган.