Казанда «17нче октябрь союзы»ның члены Ахмакҗан абзый, — и, яңлыш ычкынды ла, — Әхмәтҗан абзый «Габдел хак» исемле гәзитендә* «Фикер»дә качмау хакында яздыгымыза каршы ачуланып, ни әйткәнене үзе дә аңламаенча, бер җавап язган иде. Бунларга каршы рәфикымез «Таң йолдызы» ушбу сурәттә бик яхшы һәм тугъры җавап биргән. Без шуның берлә хәзергә кифаятьләнәмез.
Җавап будыр:
«Габдел батыйль»дә хатыннарга качарга шәригать буенча лязем идеке бик нәҗес, бик әдәпсез, бик әхлаксыз гыйбарәләр берлә, озын иттереп баш мәкалә ясап языладыр. Шул мәкаләдә үк Сабир хәзрәт дигән бер зат кыргызларны көл әнгам, ягъни хайваннар кеби, ди. Бохар күргән хайван берлә күрмәгәне арасында нинди аерма бар икән? Шундук портрет төшертергә дөрест түгеллекене исбат кыйла.
Сәйдәш бабай, мөселманга портрет төшертергә ярыймы, юкмы, диеп, голямага бер сөаль биреп, гәзитәсендә зур бер мәсьәлә ачкан иде. Моны укыган кешеләр, әгәр әүвәлдән Сәйдәш бабайның кем икәнен белмәсәләр, Сәйдәш бабамыз беренче тәкъва кеше, хәтта голямага да көн күрсәтми, дигәннәрдер.
Сәйдәш бабайның үз портретын бер тәкъва түгел адәм кичә безнең «Таң» идарәсенә китереп бирде.
«Габдел батыйль»нең сөаленә голямадан элек без җавап бирәмез: мөселманнарга портрет төшертергә ярый, чөнки Сәйдәш бабай үзе төшерткән. Әхмәтҗан абзый белмичә төшертмәс инде.
«Безнең җиңгинең кырык кат күлмәге, урамга чыкса…» дигән табышмакны, шаять, ишеткәнеңез бардыр.
Һиммәт — тырышлык.
Рәфикъ — иптәш.
Кифаятьләнү — чикләнү.
Нәҗес — әшәке, пычрак.
Бохар күргән — Бохара мәдрәсәләрендә торып кайткан.
Голяма — галимнәр, укымышлылар.
Тәкъва — диндар, шәригать кушканча гына эш итүче.
*«Габдел хак» исемле гәзит — «Бәянел хак» газетасы истә тотыла.
("Тугъры җавап". «Фикер» газетасының 1906 елгы 25 июнь (23нче) санында имзасыз басылган (бу санда ачык имзасы белән чыккан бер язмасы алда китерелде). Беренче мәртәбә биш томлыгына кертелгән. Текст «Фикер» газетасыннан алынды).