ТАТ РУС ENG

Уральск хәбәрләре (1)

Уральскидә мәшһүр Мортаза бай, «карак башында ут яна» мәкале кабиленнән, «Фикер» гәзитәсенен үткән номерында басылган «Сырой егет» фельетонын үз муенына алып, моны Нурәхмәт хәлфәдән күрә имеш. Шуның өчен без бу урында Мортаза байга тәнбиһ кыйламыз: безнең Нурәхмәт хәлфә илә һич галякамыз юк. Ул синең якының, син аны рәнҗетмә. Көчең җитсә, безне теләсәң нишләт. Әмма бигөнаһ кешеләргә юк гаепләр тагып йөрмә. Синең ул «Сырой егет» фельетоныннан да кызыграк хәлләрең бар. Ул хәлләреңне Нурый язмый, заман язар.

Гакыйль исәң, нәфсеңә өймә, сакыйн!
Мәкренә җаныңны якмагыл, сакыйн!
Сиңа бакый калмаячактыр заман,—
Гәр шәкый ул, гәр сәгыйд ул, и җәван*!
Мортаза бай! син төзәлмәссең бугай,
Син нигә бигрәк саран булдың болай?!

* Бәхетсез булсаң  да,   бәхетле  булып,   рәхәттә   яшәсәң  дә,   и егет!
Тәнбиһ кыйлу — искәртү.
Галяка — бәйләнеш, алыш-биреш.
Бигөнаһ — гөнаһсыз.
Гакыйль — акыл иясе, акыллы.
Нәфсеңә — үзеңә.
Сакыйн — сак бул.
Бакый — мәңге, мәңгелек.

Комментарий язарга


*