Шәһәремезнең яшьләре якында булачагы мөхакъкакъ булган «Әдәбият ахшамы»на үзара репетицияләр ясап хәзерләнә башладылар.
Үткән номерымызда вәгъдә кыйлынган лично-почетный потомственный, әллә нинди яшелле-күкле гражданинның өендәге мәҗлеснең тәфсиле бу номерымыздан да «илляһем-фаляһем» кагыйдәсе буенча калды,
«Казан» миһманханәсенең яңа хуҗасы половойларны, конторщикларны кырка башлаган.
Сакаллыларның сакалларын, мыекларын, сакалсызларының кашларын, култык астларын кыркырга, йолкырга керешкән.
Ягъни аның мәгънәсе; 8 тәнкә ала торганнары хәзер — биш, биш тәнкә ала торганнары — өч, өч тәнкә ала торганнарына көч килгән.
Әгәр бу хуҗаның күз алдында бер арыслан бер чыпчыкның авызыннан корт алса, хуҗа әфәнде шуңар гаҗәпләнер иде микән, юк микән? Әллә, бу арыслан барыбер минем шикелле икән, дип карар да китәр иде микән?
Ләкин арыслан, вәхши бер хайван булса да, чыпчык авызыннан корт алып вакланмыйдыр.
Шулай шул инде! Безнең татар байлары баюны тик хезмәтче кысуда, приказчикларны ач тотуда гына дип беләләр. Юк исә эшчене кыркудан борын, миһманханә тәртипләрен яхшырак төземәк кирәк иде.
Яңа хуҗа хәзер миһманханәдәге песигә дә ашны талон берлән бирә башлады, диләр.
Нә исә, хуҗаларга ходай инсаф бирсен. Амин.
Мәхлукулла байның килене кунакка кайтып киткән җиреннән бу көнгәчә кайтмаганлыгының сәбәбе Мәхлукулла байның киленен бик кысып тотдыгыннан икәнлеге хакында хәбәр алдык. Ләкин кешенең семейное положениесенә керешәсемез килмәгән өчен, ул хәбәрне бөтенләй басуны лазем күрмәдек. «Алла бирмәгәнне мулла бирмәс» мәкале бик тугъры сүздер.
«Казан» миһманханәсе, яңа хуҗа кулына төшкәч, бигрәк шакшыланып китте. Өченче көн без берничә кеше чәй эчәргә кергән идек, алдымызга җумаган нәҗес приборлар китереп куйдылар. Соңра икенчеләрне сорап алдык. Аш сорагач, дәхи шурпасыз чи көе пилмән һәм аның янына сасы керән китерделәр. Көчкә ашап чыктык.
Мөхакъкакъ — мәгълүм, ачык билгеле.
«Илляһем-фаляһем» — «коткаручы аллам».
Нә исә — ни булса да.