ТАТ РУС ENG

Уральскидә дарелмөгаллимин

Әлхәмделилла, бу көнне дә күрдек. Уральск әһалисе, башка шәһәрләрдән калышмакны мөнасиб күрмәйүб, Уральскидә бер дарелмөгаллимин ачмак ниятилә эшкә тотындылар. <…> Дарелмөгаллимин ачмакка тырышмак һәркемгә фарыз улса кирәк. Шуның өчен бу хосуста олугъ-кечүк эшкә тотынып, барча җәмәгать гайрәт әйләмәк ляземдер. Хәзергә дарелмөгаллимин өчен бер өй тәгаен кыйлмак тиешле, соңра хәраҗате хакында мәслихәтләр вакытында күрелер, ялныз бездә тырышу вә гайрәт улсын. Гайрәт вә һиммәт әленнән һич шәй кортылмаз* (* Тырышлык  һәм  омтылыш  кулыннан  бернәрсә котылмас.).
Ушбу көндә җәмәгать дарелмөгаллимин өчен буйдан ун сәнә әүвәл вәкыф итеп калдырылган ике бөек биналарның берсене мәслихәт күреп торалар, һәм бу биналар дарелмөгаллимин өчен бик мөнасиб күренәләр. Бу вәкыф биналарының опекунының сүзенә ышанылса, доходы үзләренең расходына да җитми имеш. Хәтта Гомәр Хөсәенев сорагач, опекун үзенең яныннан бер мең сумнан артыграк расходланганын сөйләгән. Менә шуның өчен, җәмәгатьнең бәгъзе ачык фикерлеләре җыелышып, дарелмөгаллимингә ушбу өйләрне тәгаен кыйлып, Духовный собраниегә гариза вирергә карар бирмешләр. Гаризалары, инша алла, кабул улыныб, эшләре билфигыль вөҗүдкә чыкса кирәк. Дарелмөгаллимин ачу өчен шәһәремездә мәшһүр Мортаза   бай   Гобәйдуллин    «Казан»    миһманханәсене егерме мең тәнкәгә сатып алмакчы булган иде. Моны Мортаза байдан үземез дә ишеттек. Әгәр Мортаза байның агызыннан ушбу сүзләр рия илә генә чыккан булмаса, ушбу ачылачак дарелмөгаллиминнең хәраҗатенә шул егерме мең тәнкәсен тотар, вәгъдәсенә хилафлык кыйлмаз, дип уйлыймыз. Соңра башка байлар да кулларыннан килгән кадәр бу эшкә ярдәм итмәктән кире тормазлар өмидендәмез. Шулай итеп, йөз мең рубля кадәр акча җыйналса, мәзкүр ике өйләрнең берсене дарелмөгаллимин вә икенчесене дарелмөгаллимат ясамак мөмкин булыр. Шул вакыт Уральск бер гыйлем җире, заманында мәшһүр улан Гыйрак шәһәре кеби булыр. <…>
Уральск җәмәгатенең мөфти әһлелислам хозурына Духовный собраниегә җибәрергә хәзерләгән гарзыхальләре будыр* (* Моннан соң гарзыхаль  (хәлне сөйләп  биргән гариза)   китерелә. Аңа кырык   кеше   кул   куйган. Г. Тукай   исеме   6   нчы   булып килә.).
Безнең Уральскидә дә бәгъзе үзләренең интересларыны саклап йөри торган затлар дарелмөгаллимин вә әлмөгаллимат мәдрәсәләренең булуына каршы төшмәсәләр ярар иде.

Хәрап итде безне, аһ, бу җәһаләт,
Нәләр япды безә, аһ, бу сәфаләт *.
(* Хәрап итте безне, аһ, бу наданлык,
Ниләр китермәде һәм бу түбәнлек.)

Идарә.

 

Дарелмөгаллимин — укытучылар  хәзерли  торган  мәктәп. Әлхәмделилла — аллага дан булсын, аллага шөкер.
Әһали — халык.
Мөнасиб күрмәйүб — тиеш күрмичә.
Әйләмәк лязем — итәргә тиеш.
Хәраҗат — чыгым.
Вәкыф — берәр  кеше  тарафыннан     килерен    җәмәгать   файдасына тоту өчен бирелгән мал, милек.
Бөек — монда «зур».   
Инша алла — алла кушса, алла теләсә.
Билфигыль вөҗүдкә чыгу — чынлап та гамәлгә ашу.
Мәзкүр — әлеге.
Дарелмөгаллимат — хатын-кызлар   өчен   укытучылар   мәктәбе.

Комментарий язарга


*