ТАТ РУС ENG

Яңа камустан берничә лөгать 

Казый — ришвәт вә вәкыфләр  ашаучы дигән сүз.
Мөфти — эшсез  вазифа  ашаучы дигән сүз.
Бай — кеше талап, корсак үстерүче дигән  сүз.
Тәкәббер — Казан   татары   дигән   сүз.
Надан — Казан байлары дигән сүз.
Ахун — корсак үстерүче дигән сүз.
Мулла — халыкны    наданлыкка    чакырып,    бәлеш ашап, кымыз эчеп йөрүче дигән сүз.
Мөәззин — мәет   юучы,   кеше   күмүче    бер  каты йөрәк дигән сүз.
Хәлфә — малай     кыйнаучы,   балалар     суктырып, җан газаплагучы дигән сүз.
Мужик — урам буйларында, чат башларында гайбәт сөйләп утыручы дигән сүз.
Әби — сүз йөртеп, бер өйдән икенче өйгә чәй эчәргә баручы вә яки өйләнгән яшь егет илә яшь кыз арасын бозыштыручы дигән сүз.
Кайнана — киленне жаркой итеп ашаучы вә килен өчен үлмәс борын кабер казып куючы дигән сүз.
Шәкерт — утыз  ел  мәдрәсәдә ятып, әлифне таяк дип белмәгән кеше.
Бай баласы — көндез йоклап, төн буенча матур апайлар янында гуләйт итеп, ата малын бетерүче дигән сүз.
Мәдрәсә — акчасыз кешеләргә фатир төшә торган җир дигән сүз.
Игътикяф — наданнарга     чаршаудан     үрмәкүч оясы шикелле тозак кору дигән сүз.   
Хәтем — Коръән  сатып,   акча  җыйнау  дигән  сүз.
Сәүдәгәр — үләксә тиресе ташучы дигән сүз.
Ишан — баш кыйшайтып вә көфер мөһерләре сатып, теләгән кешене оҗмахка вә теләмәгән кешене җәһәннәмгә кертәмен дип йөрүче дигән сүз.
Мөрит — әүвәл ат карагы булып, соңра мыегын кырып, ишанга кул биргән кеше дигән сүз.
Дәҗҗал — бер ягында — җәннәт, икенче ягында җәһәннәм  булган замана ишаны дигән  сүз.

* Камус — сүзлек.
Лөгать — сүз.
Казый — шәригать хөкемнәре буенча хөкем  итүче судья.
Вәкыф — берәр   кеше  тарафыннан   җәмәгать   файдасына    бирелгән мирас малы.
Вазифа — хезмәт хакы.
Ахун — мәхәллә  (шәһәр  яки авылның бер мәчеткә караган өлеше)   башлыгы, баш ахун — бөтен  шәһәр  руханилары  башлыгы.
Хәлфә — кече укытучы.
Игътикяф — берәр  изге  саналган  урыннан    (мәсәлән,  мәчеттән) чыкмый, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яту.
Хәтем — Коръән уку.
Көфер мөһерләре сату — кяфер, динсез дип тамгалау, сүгү.

Комментарий язарга


*