Без әйтәмез: бер кеше 20 миллионлы бер халыкның там яртысын дошман күреп, калган яртысын дуст күрәм дип дәгъва кыйлса, аның бу дәгъвасе ап-ачык бер ялгандыр.
Менә шул нигез өстенә бина итеп, без «Тәрҗеман» гәзитәсенең «хиҗаб» кеби кирәкле бер мәсьәләдә телсез шәйтан шикелле тик торуын вә кулыннан килгәнчә хиҗаб күтәрүне кагуын бик зур вөждансызлыкка хәмел итәбез.
Татарларның яртысы булган ирләр — мөэминнәр-мөселманнар, инсаннар булган шикелле, икенче яртысы булган хатыннар да шулай ук мөэминә-мөслимә вә инсаннардыр.
«Тәрҗеман» иясе, мин милләтемә хезмәт итәм дигән булып, 25—26 сәнәдән бирле ирләр өчен бер гәзитә чыгарып торды. Соңга таба «Мәшһүр хатыннар»дан урлаган материаллар, әллә нинди негр сурәтләре берлә тулган һич эшкә яраксыз «Галәме нисван» да чыгара башлады.
«Тәрҗеман» иясе нәрсә язса да, ни чыгарса да, һәр заман мөштәриләрнең кәефен карап, байларның тарелкасын ялап, шул байларның самовар куючы малайлары булган мулла вә ахуннарның гаебен яшереп азапланды. Тагы дөрестрәге: кара сыерга акбур сөртеп ак күрсәтмәкче яки кара карганы сабын берлә юып агартмакчы булды.
«Тәрҗеман»ның теләсәң генә кайсы номерын тотып иснәп карасаң да, тик мөштәри мөляхәзәсе илә генә чыккан гәзитә исе килеп үк торадыр.
«Тәрҗеман»да мөтәгассыйб вә вәхшиләрнең хушына китмәслек бер сәтыр таба алмассың.
Чынлап та, «Тәрҗеман»ның кайсы җире мөтәгассыйбларны рәнҗетсен? «Камус»ымы? Тигәнәк аралашкан «Ак гөлдәстә»семе? Әллә «Йөз сәнә соңра»сымы? Әлбәттә, боларның һичберсе җәһаләт тарафдарларының кәефен җибәрмидер.
«Тәрҗеман» мөхәррирен без хиҗаб күтәрүнең хатыннар мәдәниятенең ачкычы икәнен белми дип әйтә алмыйбыз. Ул, әлбәттә, беләдер. Тик, баягыча, мөштәри аулау гыйшкыйлә мөбтәлядер.
Там — төгәл.
Хиҗаб — хатын-кызларның йөзләрен каплаучы пәрдә (яулык, шәл һ. б.)
Хәмел итү — юрау.
Мөэминнәр — мөселманнар-ирләр.
Инсаннар — кешеләр.
Мөэминә-мөслимә — мөселман хатын-кыз.
Мөштәри — подписчик, язылып алучы.
«Галәме нисван» — «Хатын-кыз галәме» (журнал исеме).
Мөштәри мөляхәзәсе илә — язылып алучылар санын күбәйтү исәбе белән.
Мөтәгассыйб — тискәре, реакционер.
Сәтыр — юл (газета, китап юлы).
Җәһаләт тарафдарлары — наданлык яклылар.
Мөштәри аулау гыйшкыйлә мөбтәлядер — язылып алучыларны күбәйтү кайгысына тартылган.