Думаның хәзерге хәле мәче тырнагындагы тычкан хәленә бик охшашлыдыр.
Тычканны мәченең бер иркенгә җибәргән булып, тагы барып басканы кеби, бюрократия дә Думада чын хөррият сөючеләрне, сөйләткән булып, сөйләп бетерер-бетермәс шып иттереп басып аладыр.
Мәҗлеснең башлыгы Головин* да, «хатын, туныңны ки — мин сине чыбык берлә кыйныйм» дигән мискин ир кеби, үзе чын-чыннан хөкүмәт берлән мөбарәзәгә барган кешеләрнең башы була торып та, «гаскәрия назыйре» кеби бер затның алдында сагыйрь булырга мәҗбүр булды. Головинның бу тәнәззеленең мәҗбүрлек вә зарурәте заманнан улдыгыны мөляхәзә иткәндә дә, итмәгәндә дә, бу эш Думаның шәүкәтен вә мәһабәтен югалтты.
Без Думаны моннан мөкаддәм бер номерымызда да шул ике хайван хәленә охшашлы дигән идек, ләкин хәзер безнең бу тәмсилемездә хаклы икәнемезне Зурабов** нотыкы тугърысында булган вакыйгалар бигрәк тә ачык күрсәткәнлектән, янә шул тәмсилемезне тәкрарладык.
Инде хөкүмәткә бер дә тимичә генә яңлыш тиелеп китсә, каршысына тез чүгәргә мәҗбүр булган Думаның дәвам итүе дә, итмәве дә барыбер кебидер.
Бер кеше, комган берлә салкын су алып коенганда, суны тәненә тигезмичә, читкә түккәндин соң: «Әле дә ярый тимәде», — дип куана, имеш. Думаның урта партия кешеләренең хәрәкәте дә шул кешенең коенуы кабиленнән генә булырга охшыйдыр.
Ни булса да, Думаның хәле бик кызганычтыр. Дума ике ут арасындадыр. Хөкүмәт берлә бик каты сөйләшер иде — халык бик кара, халык бик ышанычсыз, хөрриятнең җаннар корбан итәрлек дәрәҗәдә мөкаддәс нәрсә икәнен аңлап җитмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган.
Дума хөкүмәттән халык файдасын яхшылык берлә сорар иде, бу янә дә дошманга: «Абзый! пычагыңны бир әле, мин сине…» — дигән шикелле буладыр.
Дөнья яратылгандин бирле һичкемнең башына Дума башына төшкән кадәр авыр вә мөшкел вә чишүе мөхаль дәрәҗәсендә бер мәсьәлә төшмәгәндер. Дөрест, моны чишәргә имкян бар да, ләкин, ифрат дәрәҗәдә ачы улдыгы кеби, янә ышанычсыз имкяндер.
Нишләмәк кирәк? Нинди тәдбир итәргә кирәк. Будыр ки, бер дәрман бармы?
Бу да «Фикер»нең бер фикередер.
*Головин — II һәм III Дәүләт Думалары рәисе Ф.А.Головин (1867–?).
**Зурабов — II Дәүләт Думасы депутаты А.Г.Зурабов (Кавказдан) (1873–1920).
Мөбарәзә — бергә-бер чыгып сугышу.
Гаскәрия назыйре — хәрби министр.
Сагыйрь булу — кечерәеп калу.
Тәнәззел — түбән төшү.
Мөляхәзә итү — игътибар белән уйлап карау.
Шәүкәт — олылык.
Мөкаддәм — алда.
Тәмсил — чагыштыру.
Тәкрарлау — кабатлау.
Кабиленнән — кебек.
Мөхаль — мөмкин булмаган.
Имкян — мөмкинлек.
Тәдбир итү — чара күрү.
("Думаның хәле". «Фикер»нең 1907 елгы 13 май (18 нче) санында баш мәкалә сыйфатында, имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).