ТАТ РУС ENG

Партияләр

«Т» гәзитәсе* 38 нче номерында С. Р., С. Д.** партияләренең шәргы шәрифкә мөхаләфәтен дәгъва итәдер. Ләкин ни сәбәпле шәргыгә мөхалиф икәнен ачык әйтмидер.

Минем беләсем килә: ул партияләрнең кайсы җире шәргы шәрифкә кире икән? Әллә ислам шәригате ач мужикларга тукларның җирен алып бирмәслек кадәр үк яки эшчеләрнең эш вакытларын кыскартмаслык вә эш хакларын арттырмаслык ук тар микән?

Тагы да «урталар уңнардан гадел, суллардан гакыйль» димештер. Гәзитәнең бу гыйбарәтеннән сулларның уңнардан да, урталардан да гаделрәк булулары аңлашыладыр.

Суллар гадәләт тарафында бик куәтле булулары берлә исламга мөхаләфәт итеп, кадетлар гакыллы хаиннәр булып, исламга муафәкать итәләр микәнни? Алай дигәнчә, бу гәзитә: «Суллар дәгъваләрендә хаклыдырлар, фәкать аларның теләкләре заманыбызда иҗрасе нәмөмкин теләктер», — димәк берлә генә канәгать итсә, яхшы булмасмы иде?

Әгәр суллар, безнең теләгемез булуы бик ерак дип, гомумән, юлларыннан кире кайтсалар, хөррият өчен кемнәр тартышачак? Хөкүмәтне, забастовкалар вә һәртөрле чуалулар чыгарып, халыкның бу ысуле идарәдән наразыйлыгын фигълән күрсәтеп, Дума ачарга мәҗбүр иткәннәре өчен сулларга тәшәккер иделми, кемнәргә иделер? Дума кадетлар аркасында ачылмагандыр бит?! Мин милләтчеләрнең програмы да, кадетларныкы да, сулларныкы да шәргыгә хилаф дип әйтә алмыйм.

Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый улдыгы кеби, кызганырга лаек инсаннарны да ифрат дәрәҗәдә кызганырга кушуы да табигыйдер.

Миллият сакларга уңнарымыз, хөррият сакларга сулларымыз да булсын; бу — кяфер, теге — дәһри дип кычкыру «карт мөхәррир»*** авызына якышмаса кирәк.

Правительствоны сулларның хәзерге тартышулары гына җиңә алмаганы кеби, кадетларның да ялт-йолт икейөзлеләнеп йөрүләре генә җиңә алмаячактыр. Правительствоны анчак гомум халыкның агаруы вә шөгурләнүләре бервакыт үз-үзенә бетерәчәктер.

Кояш бик якты нурын чәчсә, исе чыкмыйча боз астында катып яткан тирес исләнеп, галәме вөҗүдләп галәме гадәмгә**** арбалар вә вагоннар илә түгелеп, дөнья пакьләнәчәктер.

Бу исә табигыйдер.

Чын рус кешеләре дә чын. Кадетлар да чын. Суллар да чын.

Кара кош та оча. Карга да оча. Чыпчык та оча. Черкидә дә канат бар, ул да оча. (Ләкин очу берлә очу арасында фәрекъ бар.) Арысланның гайрәте, төлкенең хәйләлелеге, куянның куркаклыгы, дуңгызның нәҗеслеге бар. Һичберсенә дә ачуланып булмый. Алла шулай яраткан.

Боларның кайсы шәригатькә хилаф?

 

*«Т» гәзитәсе — «Тәрҗеман» газетасы.
**С.Р., С.Д. — социал-революционерлар, социал-демократлар партияләре.
***«карт мөхәррир» — Исмәгыйль Гаспринский.
****«Терек дөньядан тарих чүплегенә» мәгънәсендә.
Шәргы шәрифкә мөхаләфәтен — кадерле (изге) шәригатькә каршы килүен.
Гакыйль — акыллырак.
Гадәләт — гаделлек.
Муафәкать итү — уңай карау, ярашу-килешү.
Иҗрасе нәмөмкин — гамәлгә ашыру мөмкин булмаган.
Наразыйлыгын фигълән — риза түгеллеген чынлыкта.
Анчак — бары тик.
Шөгурләнү — акыл белән төшенү.
Фәрекъ — аерма.

("Партияләр". «Фикер» газетасының 1907 елгы 6 май (17 нче) санында баш мәкалә сыйфатында, имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*