ТАТ РУС ENG

Төш күрдем

Төшемдә гүя … гостиницасында имешмен. Күз алдымда бер стенной календарь тора. Карадым. Карасам, кызыл рәкымнәр илә декабрьнең 31 нче көне дип язылган.

Кич, имеш, шул гостиницаның һәрвакытта җәмгыять ясала торган бүлмәсендә кандилләр ягылган. Җәмгыяте хәйрия мәҗлесе өчен өстәлләр вә урындыклар хәзерләнгән. Җәмгыяте хәйрия мәҗлесе булачак, имеш.

Бу хәзерлекләрне күргәч, мин күземне һаман ишеккә генә терәп тордым. Менә җәмгыяте хәйриянең секретаре, менә хәзинәчесе, менә зур әгъзалары керәләр дип, йөрәгем леп-леп итеп сикереп тора иде, имеш.

Шулай бик интизар берлә көтә торгач, берничә минуттан соң максудым хасил булды.

Әлхәмделилләһ, ишектән җәмгыяте хәйриянең секретарь вә хәзинәчесе вә болардан башка зур кешеләре аллы-артлы килеп керделәр, имеш.

Шундин соң биш-ун минут үтмәде, ни күзем берлә күрим һәм ничек дип языйм: халык арасында, колаклары чабата чаклы булыр, бик зур бер ишәк* килеп керде, имеш. Мин, кешеләр арасында ишәкнең өйгә керүен беренче мәртәбә күргәнгә, бөтенләй гаҗәпләндем, төсем югалды, куркып киттем, имеш.

Курыксам да, бераз ис җыйгач: бу арада Бохара әмире сәяхәттә йөри бит, шул әмир бер сәбәп илә безнең шәһәргә килгәндер дә, тышта кырык градус суык булгач, әмирнең юлдашы булган кадерле ишәкне салкында калдыруны лаек күрмичә, бу гостиницага җылытырга керткәннәрдер, дип уйладым, имеш.

Бу бик кызыклы төш инде. Ләкин тагы да гаҗәбрәк җире бар: теге минем җылынырга кергән ишәгем бик кызык кына итеп, кәмиттә өйрәткән ат шикелле чүмәшеп, бер урындыкка утырды, имеш; утыргач, бу ишәк бакыра башлады, имеш. Бакырган саен, колагы үсә бара, имеш. Берзаман моның колагы эченнән дөбер-дөбер бер тавыш килә башлады, имеш.

Мин бу колак эчендә нинди тавыш бар икән дип уйлап торганда, шул колак эченнән әллә нинди сары бишмәтле итчеләр, кырган мыеклы мөритләр, кәвешче-читекчеләр коела башлады, имеш. Бу кешеләр колак эченнән чыккач та: «Шәригать! Шәригать!» — дип кычкыралар, имеш.

Сары бишмәтле итче, кулына пычак алып, бер куй суя башлады, имеш. Ул, шуны суйганда: «Мин шәригать суям», — дип кычкыра, имеш. Кәвешчеләр, колактан чыкканда, кулларына чүкечләр тотып, кәвеш тегә-тегә чыгалар, имеш.

Алар да: «Без шәригать тегәбез», — дип кычкыралар, имеш. Бер мөрит тә, шул оядан чыкканда, мыегын кыра-кыра чыга, имеш. Ул һәм шулай мыегын, бритвасын «шәригать!» дип кычкыра, имеш. Һәм шуңгар халыкны ышандырмакчы була, имеш.

Шул колакны да колак иясе ишәк дин чишмәсе дип дәгъва итә, имеш. Ул ишәк кешечә сөйләшә, имеш. Колактан берзаман бер аксак каешчы төште, имеш. Ул да үзенең каешларын «диянәт» ди, имеш. Колактан кешеләр агуы һаман туктамый, имеш. Бераздан ике хәлфә төште, имеш. Алар да үзләренең наданлыкларын «диннән» дип кычкырышалар, имеш.

Озакламый шул колактан коелган адәмнәр, тавыш биреп, сихерле колак сахибе ишәкне садыре мәҗлес интихаб иттеләр, имеш. Бу ишәк садыре мәҗлес булгач та, муенына колокол тагылды, имеш. Ишәк үзенең ләззәтле тавышы берлә кычкыра, имеш, колоколын шалтырата, имеш, бии, имеш. Колагын күзенә тартып китереп, ниһаятьсез озын колак яфракларыннан карап, театруның хәрамлыгына фәтва бирә, имеш. Каешчы — үзенең эшлияләреннән, итче — сары бишмәтеннән, мөрид мыегыннан карап, кәвешче кәвеш эченнән кулын тыгып актарып-актарып фәтвалар чыгаралар, имеш. «Театру мотлакан хәрам», — диләр, имеш.

Теге ике хәлфәләрнең бере үзенең галиманә, җаһиланә, мөтәгассыйбанә, гарифанә чыгарган «Төлке теле»** исемле китабыннан фәтва эзли, имеш. Счет суга, имеш.

Шуннан берничә минуттан соң теге колактан коелучылар төрле-төрле сурәтләргә керә башладылар, имеш: кайсы — эт башлы, сыер аяклы; кайсы — аю сурәтле, кәҗә сакаллы; кайсы — ярты торна, ярты мәче, имеш. Пушкин китабындагыча: кайсы рак булган, имеш. Үрмәкүчкә атланып чаба, имеш. Тагы бер төрлесенең башы әтәч, гәүдәсе эт, имеш. Теге хәлфәләр җил тегермәне булдылар, имеш, канатларын селти-селти тансавайт итәләр, имеш. Берсе төя башлы, бурсык аяклы, имеш.

Берзаман болар кычкырыша башладылар, имеш. Бу кычкырыштан эт тавышы, мәче мырылдавы, сызгыру, торна авазы, бүре улавы, сыер мөңрәве, кеше тавышы, тамак кыруы, тегермән канатының ыжылдавы, шакылдаулар — әллә ниләр, әллә ниләр ишетелә, имеш. Тавышны иң әүвәл садыре мәҗлес ишәк үкереп башлап җибәрә, имеш. Һәммә хәшәрәтләр шуңгар иярәләр, имеш. Ул ишәккә ишәк дип әйтергә ярамый, имеш. Шунда тамаша кыйлып торучы бер гайрәтле кеше: «Долой бу ишәкне моннан!» — дип кычкырды, имеш. Аны теге бүкәйләр кыйный башладылар, имеш. Ул гайрәтле кеше бер дога укыды, имеш тә, тегеләргә өрде, имеш. Алар сихерләнгән, имеш, аларны казакъ хатыныча җаулык чорнаган бер убырлы карчык сихерләгән, имеш. Теге кешенең догасыннан соң тегеләр асыл сурәтләренә кайттылар, имеш.

Җәмгыяте хәйриягә дип килгән председательләр, секретарьлар, ни өчен килгәннәрен онытып, бу бичара сихерле колактан чыккан кешеләрне тамаша итәләр, имеш; бик озак карап торгач, председательләр мәҗлестән чыктылар, имеш. Алар чыккач, теге колактан коелган адәмнәр кире колакка кереп яттылар, имеш. Колактан, ерактагы урман эченнән килгән тавыш шикелле генә: «Җәмгыяте хәйрия акчасыннан театру ачу хәрам! Хәлаль диючеләр — кяфер, кяфер! Мәдрәсә дә ачмыйбыз; әлхәмделилла, болай да яхшы торабыз, рәхәтләнеп ашыйбыз, йоклыйбыз, наданланабыз, этләнәбез, төрле сурәтләргә дә керәбез; әлхәмделилла, әлхәмделилла!» — дигән тавышлар ишетелә, имеш.

Ах, шул кызык җиргә җиткәндә генә, хезмәтче малай чәйгә уятты. Яңа ел алдыннан күргән төш хәерле була, диләр иде. Шаять, яман төш булмас. Шәйтани түгелдер әле. Инде йокыга ятканда, кулыма чыбыркы тотып ятам. Төшемдә ишәк күрсәм…

 

*Бик зур бер ишәк — Хәсәнҗан Хөсәенев, Мортаза Гобәйдуллин.
**«Төлке теле» — рус башлангыч мәктәбендә Тукай остазы Әхмәтша Сираҗетдиновның «Төрки теле» исемле китабы истә тотыла.
Рәкым — цифр.
Интизар — зарыгып көтү.
Максудым хасил булды — максатыма ирештем.
Сахиб — ия.
Садыре мәҗлес интихаб иттеләр — җыелыш председателе итеп сайладылар.
Ниһаятьсез — чиксез.
Фәтва бирү — бер эшнең дөреслеге (яки дөрес түгеллеге) турында дин исеменнән өзеп әйтү.
Мотлакан хәрам — һич тә ярамый.
Галиманә — белгечләрчә.
Җаһиланә, мөтәгассыйбанә — наданнарча, фанатикларча.
Гарифанә — белгән булып.
Рак — кысла.

("Төш күрдем". «Фикер» газетасының 1907 елгы 6 гыйнвар (1 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст газетадан алынган.
Фельетон Уральскида татарларның «Казан» кунакханәсендә булып торган җыелышларына пародия рәвешендә язылган. Газетаның бу санында түбәндәге игълан да басылган: Ушбу бу көннәрдә генә мәдрәсәи «Мотыйгия»дән чыктым. Бинаән галәйһи*** дустларым вә якыннарыма игълан итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүбләренең адресын болай язсыннар:
Уральск.
Гостиница «Казань».
А.Тукаеву.
Бакый ихтирам: Г.Тукаев»).
***Бинаән галәйһи — шунлыктан.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*