ТАТ РУС ENG

Хикәя

Алпавытның һич тә дөньяда булмаган сыйфатта алтын башлы, алтын сачлы баласы дөньяга килде.
Алпавыт семьясе үзләренә килгән кунакларга һәрберенә бу баланы күрсәтәләр вә дөньяга каршы гүя аның илә ифтихар итәләр иде.
Баланың атасы, анасы, агасы, апасы, даясе — һәммәсе дә аның ни берлә вә ничек уйнаганын дикъкатьлечә тикшерәләр һәм шуннан баланың зурайгач кем булачагына вә ни кәсеп итәчәгенә хөкем итәләр иде.
Әгәр бала кайчакта шаярып, чүкечне вә йә лампа пумаласын камырга яки катыкка манып, гүя язу язган кеби, идәндәге кыйбатлы паласларны пычратса, атасы:
«Бу бала, шөбһәсез, дәвәйгәч, «Чүкеч» мөхәррире булыр», — дия хөкем итә иде.
Кайвакыт бала үзенең кәгазьдән ясалган кечкенә уенчык өен иптәш балаларының берсенә тотып торырга биреп, бераздан аннан алып, икенчесенә янә шул ук өйне, аннан да алып өченче, дүртенче, бишенчесенә биреп уйнаса, анасы:
«Бу бала, шөбһәсез, «Бәянел хак» нашир вә мөхәррире булыр», — дия кисеп куя иде.
Әгәр кайвакыт бала иптәш балаларына яисә үзеннән берничә яшь зуррак кыз балаларга: «Мин тәти бит, ә?» — дип сөальләр бирсә, апасы шундук:
«Бу энем, Алла боерса, Сәгыйть Рәмиев кеби поэт булыр», — дип алдан хәбәр бирә иде.
Әгәр сабый бала күкрәгенә кечкенә колоколлар вә тәти калайлар тагып уйнаса, агасы:
«Бер дә шиксез, минем энем Буага мөдәррис вә дамелла булыр», — дип өзеп үк әйтә иде.
Әгәр бала гакылсызлык белән кулындагы «Иман шарты»н ертып, чәйнәп ташласа вә аяк астына салып таптаса, даясе:
«Ай, бәбкәм! Син, Ходай кушса, дәү булгач, Кәҗә Якуб булырсың, җәме!» — дип, баланың авызыннан үбеп ала иде.

 

 

Ифтихар итү — мактану.
Дая — бала караучы, няня.
 
("Хикәя". — «Яшен»нең 1908 ел 2 нче (10 сентябрь) санында имзасыз басылган. «Ахыры булачак» дип куелган булса да, ахыры күренмәде. Беренче тапкыр Беренче дүрттомлыкның 3 нче (1956) томына кертелгән.
Текст «Яшен»нән алынган.
«Чүкеч» мөхәррире — Тимерша Соловьев (1875—1947), 1906 елның 20 июленнән 1910 елның маена кадәр Оренбургта чыккан рәсемле көлке журналы «Чүкеч»нең нашире һәм редакторы.
…«Бәянел хак» нашир вә мөхәррире…— 1906 елның 31 мартыннан 1914 елның апреленә кадәр Казанда чыккан «Бәянел хак» газетасы нашир һәм редакторларыннан берсе — Әхмәтҗан Сәйдәшев (1840—1912).
…Буага мөдәррис вә дамелла…— «Буа Нургали» дип йөртелгән әфьюнчы реакцион мулла Нургали Хәсәнев (Болгари), «итагатьле хезмәте» өчен  патша хөкүмәтеннән медальләр алган шәхес.
«Иман шарты» — Аллага ышануны белдерә торган догалар җыентыгы, Казанда 1874 елда басылган; сүзләр (догалар) гарәп һәм татар телләрендә алфавитка салып бирелгән.
Кәҗә Якыб (Кәҗә Якуб) — Якуб Хәлили (Хәлиуллин, 1877— 1945), журналист. 1913 елларга кадәр ул реакцион муллалар йогынтысында була. «Әлислах»та бу хакта түбәндәге юллар бар. «Мәгълүмеңездер: Яңа бистәдә 11 нче мәсҗед мәхәлләсендә иске гъуд* кавеменнән калмыш берничә мөтәгассыйб (мөтәгассыйб — фанатик) — Кәҗә Ягъкуб, Касыйм Габдуллин, Фатих мәхдүм, Зиннәт карт һәм мәсҗед-мәдрәсә һәм мәктәп попечителе Шакир Иблиевләр бардыр. Шулар, үзара киңәшеп, 12 гыйнварда мәхәллә мәктәбенә Кәҗә Ягъкубны җибәрмешләр…» Аннары Кәҗә Ягъкубның балаларны тентеп чыгуы, мөгаллимне куып җибәрүе әйтелә. «Шәкертләр» имзасы белән басылган бу хәбәр: «Без, шәкертләр, югарыда исемнәре мәзкүр адәмнәргә игълан нәфрәт кыйламыз», — дигән сүзләр белән тәмамлана («Әлислах», 1908, 21 январь, № 16, 12—13 битләр). (*Борынгы еврей кабиләләреннән гъәд. Коръән буенча, аларны ислам диненә
өндәргә изгеләрдән Гъуд җибәрелә, бер аллага иман китермәгән өчен бу
халык давыл (сәмум) белән һәлак ителә. Монда «кире беткән» мәгънәсендә).
Ягъкуб Хәлили 1913 елның ноябреннән 1918 ел башына кадәр татар телендә хатын-кызлар өчен Казанда чыккан беренче журнал «Сөембикә»нең нашире һәм редакторы була, «Гыйльме халь» (Казан, 1910), «Иң яңа әлифба» (Казан, 1910) һ. б. дәреслекләр чыгара.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


Комментарий язарга


*