ТАТ РУС ENG

Кирәкле нәсихәтләр

1)    Звоноксыз чәйханәдә яки ресторанда утырганда, бармакларың берлә
барабан сукма һәм балкашыкны подноска бәргәләп утырма, таки половой
килеп: «Чего надо, барин?» дип сораганда, син: «Ничего не надо», – дип,
половойның йөгереп килүен бушка җибәрмәйәсән.

2)    Шулай ук яныңда мулла затыннан берсе бар вакытта, ни кадәр
борының йомшаса да, яулык алам дип, кесәңә кулыңны тыкма, таки мулланың
сиңа дәрхаль сузылып җиткән кулы буш кайтып, мулла кызармасын вә син дә,
аның кызаруына кызарып, аңар акча биреп әрәм итмәйәсән.
Андый вакытларда борынны җиңгә сөртмәк тә җаиздер.

3)    Ата күркәләр хозурында кызыл киемнәр илә күренмә һәм кесәңдә
базардан алдыгың алмалар яки лимоннар тулпаеп торйыгы хәлдә
полицейскиләр яныннан үтмә, таки сине бомба ыргытучы дип частька
япмайалар.

4)    Әгәр бер вакытта берәр төрле начар эш эшләнгән дип язарга тугъры
килсә, зинһар «вакытта» дип яза күрмә, заманда дип яз. Чөнки «вакыт»
дисәң, мәшһүр «Вакыт» гәзитәсе, мине язган икән дип, әти булып
вәгазьләр бирә башлар.
 

 

Дәрхаль — шундук.
Җаиздер — ярыйдыр.

("Кирәкле насихәтләр". — «Яшен»нең 1908 ел 2 нче (10 сентябрь)
санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Яшен»нән алынган.
Политик актуаль үткенлеге, тапкырлыгы, теле-стиленнән тыш, ахыргы абзац
(4 нче пункт) моның Тукай парчасы булуын искәртә. Аның «Метәшагыйрьгә»
шигырендә җәяләр эченә алынган вакыт сүзе белән бәйләнештә шагыйрь
Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев, 1859—1921) «Шагыйрьгә» дигән шигырь белән
чыгыш ясавына да мәкалә ахырында ишарә бар. Бу парчасында Тукай
шушы хәлләрне исенә төшерә. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


Комментарий язарга


*