Мәсҗед — муллаларның өч ишекле кибете.
Мәдрәсә — хатынсыз яшьләрнең кыш уздыру өчен җыелып ята торган фатирларыдыр.
Мәктәп — кара өй. Ләкин мужикларның кара өйләреннән бераз аермасы бар: мужикларның кара өенә бәрәннәр вә бозаулар ябалар, мәктәптә исә адәм балалары яталар.
Хәлфә — камчы вә кәвешкиләр илә балаларның сыртларыны яручы.
Мөәззин — фидия вә фитыр бәрабәренә ялланган мәсҗед сторожы.
Бай — Мәскәүдән, яхуд башка бер урыннан көтәргә мал ала белүче кеше.
Корсак — кеше хакыны җийәр өчен булган бер аппарат.
Ишан — Алла илә бәндә арасында васита булып, алдан хәбәр бирүче бер кеше.
Бохари — зур чалма киеп, әфьюн ашап, вак салучы.
Мөҗавир — Русия мөселманнарының акчаларыны аулаучы Хиҗаз мәчеләре*.
Хафиз — унбиш-егерме сумга ялланып, мәсҗед саен хәтем әйтеп, Коръән сатып йөрүче.
Зәкят — малның кере. Шуның өчен һәрвакыт зәкяткә көйгән, черегән, тутыккан, ватылган һәм җимерелгән нәрсәләр генә биреләдер.
Кредит — сумына ун тиен, егерме тиен түләү нияте илә мәскәүләрдән бурычка алынган маллар.
Фанатик — ишаннар тарафыннан күзләре чыгарылган сукырлар.
Интеллигент — кием калыбы.
Бутишник — Казан татарларының бик курка торган бер затлары.
Көтепханә — Казан татарларының фаразынча, эшсез кешеләр кереп утыра торган бер урын.
Зурлар — Казанның Печән базарында кибете булган кешеләр.
Гласный — мәгълүм бер көндә, билгеләнгән бер сәгатьтә шәһәр Думасы залына җыелып, руслар сөйләгәнне тыңлап яки алар сөйләгәндә йоклап утырып, руслар эшләгәнгә пичәт басып утыручы Казан татарлары.
Казан татары — гайбәт белән көн уздыручы кеше.
Татар кибетчесе — кибеткә кергән бер алучыны сүгеп чыгарырга ялланган кеше.
Татар хатыны — ирләрне борчыр өчен яратылган мәхлуктыр.
Галим — «Сөлләм», «Казый»лары илә «Шәрхе мәвакыйф» шикелле схоластикаларны күңелдән белеп, фәтва китапларыны ялгыш-йолгыш моталәга кыйлырлык дәрәҗәдә гарәпчә грамотный булган кеше.
Татар кызы — берни белмәс, дөнья күрмәс бер мәхлук.
Асрау — татар байларының гайре рәсми кече хатыннары. Өмме вәләд булганнан соң гына рәсмияткә чыга.
Кәләпүш — мөселман икәнлекне белгертер өчен киелә торган мәҗүс каләнсәвәсе.
Кәвеш — ягъмурлы көннәрдә өсткә былчырак чәчрәтер өчен эшләнгән аяк киеме.
Чапан — тартып-сузып ирләргә киюе дөрестлек илә фәтва бирелгән җефәк кием.
Бүрек — карга оясы.
*Хиҗаз мәчеләре — кеше өчен ялланып хаҗга баручылар (бәдәлчеләр). Мәккә шәһәре исә Согуд Гарәбстанының Хиҗаз исемле өлкәсенә керә.
Лөгатьләр — сүзләр (сүзлек).
Васита — ике арада йөрүче, арадашчы.
Вак — насбай (тел астына сала торган тәмәке).
Мөҗавир — кабер сакчысы.
Хафиз — Коръәнне яттан белүче.
Бутишник — постта торучы полицейский; урам чатларында будкасы булганга «бутишник» дип атаганнар, ягъни будка хуҗасы.
Гласный — шәһәр Думасы члены.
Моталәга кыйлырлык — аңларлык.
Гайре рәсми — законлашмаган.
Өмме вәләд — бала анасы.
Мәҗүс каләнсәвәсе — мәҗүсиләр бүреге.
Фәтва — нәрсәне дә булса раслау яки кире кагу турында әмер.
("Лөгатьләр". «Яшен» журналының 1908 елгы 3 нче (30 сентябрь) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).